2нче сыйныфта әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема. Ш. Галиевнең «Котбетдин мәргән» мәзәк маҗарасын уку.

Максат. Ш. Галиевнең «Котбетдин мәргән» дигән мәзәк маҗарасын укып анализлау.

Бурычлар:

Формасы белән әкиятләргә охшаган мәзәк маҗараны уку;

Матурлыкны күреп соклана белү хисләре уяту;

Балаларда юмор хисләрен үстерү.

Материал. Дәреслек (71-76 нчы битләр), мөстәкыйль эш дәфтәреннән 10, 11, 13 нче биремнәр.

Җиһазлау. Ш. Галиевның «Котбетдин мәргән» әсәренең тулы варианты, төсле карандашлар.

Дәрес барышы

Оештыру.

- Хәерле иртә, укучылар! Көннәрегез имин, кәефләрегез күтәренке, эшләрегез уң булсын! Эш урыннарыгыз дәрескә әзерме? Утырыгыз. Эшебезне башлап җибәрәбез.

Актуальләштерү.

1. «Мөстәкыйль эш дәфтәре»ннән 10 нчы биремне эшләү.

2. Дәрдемәнднең «Әни, әкият сөйләче!» шигырен уку һәм кушылган биремне үтәү.

3. Өй эшен тикшерү.

а) Ике чебенне тасвирлаган юлларны укып күрсәтү;

б) Ике шигырьдәге чебеннәрне чагыштырып, бер-берсенә охшаган якларын әйтү.

III. Яңа материалны аңлату.

1. Ш. Галиевнең укылган, истә калган шигырьләрен искә төшерү.

2. «Котбетдин мәргән» әсәре өстендә эшләү.

а) Әсәрнең тулы вариантын күрсәтү;

ә) «Мәргән» сүзенең мәгънәсен сүзлектән табу;

б) Әсәрне чылбыр буенча укыту;

в) Эчтәлек буенча әңгәмә.

- Ничек уйлыйсың, бу хәл чынлыкта да булганмы?

-Алайса бу әсәр әкиятме?

-Ни өчен автор шулай кызык итеп язды икән? (Көлке тудыру өчен.)

-Кайсы өлешләре сиңа аеруча көлкеле, кызыклы, маҗаралы булып тоелды? Шул юлларны табып укып күрсәт.

3. Шигырьне кабат уку һәм «Котбетдин мәргән төлкене тота алырмы?» дигән сорауга җавап бирү.

IV. Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.

1. Мөстәкыйль эш дәфтәреннән Н. Исәнбәтнең «Мияубикә төше» шигырен уку һәм биремнәрне үтәү.

2. Иркәләп, назлап әйткән сүзләрне табып, сары төскә буяу.

3.Бу әсәрдә нинди маҗаралы, мәзәк хәлләр сурәтләнүен ачыклау.

Дәрескә йомгак.

-Бу уку елында нинди көлкеле, маҗаралы әсәрләр укыдык?

-Мондый әсәрләр безгә ни өчен кирәк?

Өй эше.

1 нче вариант. Ш. Галиевнең «Котбетдин мәргән» әсәрен сәнгатьле итеп укырга.

2 нче вариант. Дәфтәрдәге 13 нче биремне эшләргә

© 2010-2022