3 сыйныфлар өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе ««Боеру җөмләләр»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Боеру җөмлә

Максат: 1) укучыларга сөйләү максаты (хәбәр итү, сорашу, ихтыяр һәм хис белдерү) буенча җөмләләрнең төрләре булуын аңлату; боеру җөмләне аерып танырга ярдәм итү; 2) укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү; 3) табигатькә, кошларга карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү; язгы һаваның сәламәтлек өчен файдалы булуын төшендерү.

Материал, җиһазлау: "Татар теле " 3 кл., язгы табигать сурәтләнгән картина, "серле тамчылар", магнитофон, кассета
Дәрес барышы.

1. Оештыру өлеше.

-Исәнләшү.
- Исәнмесез, укучылар!

  • Исәнмесез, саумысез!

  • Хәерле иртә, балалар!

  • Имин үтсен көнегез!

  • Кәефләрегез ничек соң?

  • Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

2 Актуальләштерү.

Өй эшен тикшерү.

Сүзлек диктанты язу.

Гөрләвек, саф, челтер-челтер, сайрый, сыерчык, яңгыр, табигать, дөнья, бөреләр, аңкый, ямьле, ямь-яшел (аңкый сүзенең мәгъ-

нәсен аңлату ).

Релли Коуч

Дәфтәрләрне алыштыру.

Сүзлек диктантының дөреслеген тикшерү (сүзләр тактада).

  • Укучылар, бу сүзләр нинди темага?

  • Бу сүзләр табигать күренешенә, яз темасына.

  • Әйе, бик дөрес. Чөнки безнең хәзерге вакытта табигатьтә елның кайсы фасылы хакимлек итә инде?

  • Яз фасылы.

3. Яңа материал өстендә эш.

-Балаллар тактадагы җөмләләргә карыйк әле. Сез аларны нинди тавыш белән укырсыз.

  1. Гөлләреңә кунган сандугачлар


Иртән сине сайрап уятсын!

2. Туктагыз, зинһар, бүлдермәгез.

Укучылар сез бу җөмләләрне нинди тавыш белән укырсыз икән?

- Көчлерәк тавыш белән укыйбыз.

- Әйе икенче төрле әйткәндә бу җөмләләр әмер , приказ бирәләр.

Димәк эшне куша торган җөмләдә без ! билгесе куябыз. әгәр дә ул тыныч тавыш белән әйтелсә нокта куябыз.

Ә хәзер дәреслектә Фәрит абый безгә нидер әйтергә тели карап китик әле. (124 битне уку)

4. Ныгыту.

Дәреслек буенча эш:

  • дәреслектәге нәтиҗәне уку (125 бит).

Балалар менә безнең яз җитте. Тиздән без урманнарга барырбыз. Урманның да, һәр өйдәге кебек, үз тәртибе, кагыйдәсе бар, һәм безгә аларны төгәл үтәргә кирәк. Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерик әле Әйдәгез боеру җөмләләр белән урманда үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен язып карыйк әле.

  1. Агачларны сындырма!

  2. Кош ояларын туздырма, аларга таш атма!

  3. Урманга баргач урманны чүпләмә!

Сингечес

  • 238 нче күнегүне башкару.

5. Йомгаклау.

Дәрескә йомгак ясау. Билгеләр кую. Өй эше бирү: 237 нче күнегү язарга.


© 2010-2022