Методик эссе: «Безнең күңелебездә яшәгән акчарлаклар» (Ричард Бахның “Чайка по имени Джонатан Ливингстон” әсәре буенча)

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат zip
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Эссе: "Безнең күңелебездә яшәгән акчарлаклар"

Тормыш - язылган кануннардан күпкә киңрәк.

Өмет - хыялдагы шәүлә булса, тормыш - чынбарлык ул.

М. Селимович "Без ни өчен яшибез?", "Нәрсә ул - тормыш?". Кеше фани дөньяда шул сораулар белән яшидер, уйласаң. Ә бу сорауларга кайвакыт җавап та таба алмыйсың. Кайберәүләр өчен ул югары белем алып, карьера ясау, кайберәүләргә - яңа ачышлар ясап, яңа үрләр яулау, югары нәтиҗәләргә ирешү, ә кайберәүләргә - тәрбияле балалар үстереп, гаилә учагын саклау. Аларга җавап буларак шундый юллар да китерелгән: "Бар нәрсәне белергә омтылу, яңалык ачу, ирекле булу... Шул камиллеккә ирешкәч кенә, аны башкаларга аңлату, тапшыру". Кеше үз алдына төп максатны куярга тиеш: "мин белергә, аңларга телим; мин нәрсәне булдыра алам, ә нәрсәне булдыра алмыйм?". Уйлый торгач, күренекле язучы Шәриф Камалның "Акчарлаклар" әсәре искә төште. Әлеге әсәрдә автор бер урыннан икенче урынга күчеп эш эзләүче сезонлы кешеләрне диңгез өстендә ирекле очып йөргән акчарлаклар белән чагыштыра. Биредә канатсыз акчарлаклар, Р. Бахның акчарлаклары белән чагыштырган вакытта, өметсезлекне, чарасызлыкны күрсәтә. Хәтта төп геройларның да тормышы билгесезлектә кала, алар үз максатларына да ирешә алмыйлар. "Чайка по имени Джонатан Ливингстон" әсәрендә исә акчарлаклар - ирек, чиксез мәхәббәт символы. Акчарлакларга кеше кебек сөйләшү, уйлау, иреккә омтылу, фикерләү сәләте, хис-кичерешләр хас. Аларда яшәү мәгънәсе дә, яшәү өмете дә, хыяллар да бар. Хыяллар булганда гына, бар нәрсәгә ирешеп була, ди автор. Минем уйлавымча, яшәү мәгънәсе - кешеләргә кирәкле, бар эшкә үзеңнең күңелеңне биреп эшләгән эштер ул. Үз гомереңдә берничә кешене булса да шатландырып яши алсаң, димәк, гомерең заяга узмаган. Без кайчак тормыштан зарланабыз, авырлыклар килсә куркып калабыз. Шулай да һәркем үзенең кулыннан килгән эшне башкарса, якындагы кешеләрен бәхетле итәргә тырышса, яшәү мәгънәсе дә шуннан килеп чыга, минемчә. Өмет-хыялларыбыз җимерелгән чакта да үз кыйблаңны саклап кала белергә кирәк. Тормыш - кырыс сынау ул. Кеше дигән исемне йөртәсең икән, димәк, үзең сайлаган юлның авыр, чатырманлы булуын яхшы аңларга тиешсең. Кешенең хыяллары да, мөмкинлекләре дә чиксез. Кешегә тормышта нәрсәгә дә булса ирешү, рухи яктан үсү өчен күп көч, үз алдыңа максатлар куярга кирәк. Ләкин тынычланып, бар нәрсәгә ваемсыз карый торган кешеләр дә бар. Ә Ливингстон, Данко кебек кешеләр безнең арабызда күбрәк очраса, яшәүнең мәгънәсе кызыграк, кешеләр дә рухи яктан көчлерәк булыр иде. Тормышта һәрберебез алдына килгән тагын бер сорау борчый: "Нәрсә ул мәхәббәт?" Минемчә, яратыр өчен күптөрле сынаулар аша үтәргә, яратыр өчен өйрәнергә дә, якын кешеләреңнең күңел дөньясын кабул итә белергә дә кирәк. Ялгызлыктан котылу өчен, сине аңлый белгән, хөрмәт иткән, ныклы таяныч була алган кешене табарга да кирәк. Мәхәббәт иректән башка яши алмый. Ирек ул - бар җиһанны ярату дигән сүз, минем фикеремчә. Бер-береңә ышанган вакытта гына ирекле мәхәббәт турында сүз йөртергә мөмкин бит тормышта. Тормышта һәркем үз язмышына үзе хуҗа, әмма авырлык килгәндә янәшәңдә яраткан, сине аңлаган кеше булу кирәк. Мәхәббәт - могҗизалы көч, диләр. Сөю-мәхәббәт кеше күңеленә яңалык, дәрт, көч алып килә. Димәк, мәхәббәт кешенең талантына да бәйле. Эшемнең нәтиҗәсе итеп шуны әйтәсем килә: тормышыңда очраган кыенлыкларны, куркуны җиңә алсаң, син үзеңә ышанырсың һәм бар нәрсәгә дә ирешерсең.

© 2010-2022