Рабочая программа по татарскому языку 2кл

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Аңлатма язуы 2 нче сыйныф өчен татар теле фәненнән эш программасы:

  1. Дәүләт стандартының Федераль компонентына нигезләнгән башлангыч мәктәпләрнең татар теле фәненнән үрнәк программасына;
  2. 29.08.2011 елда ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган гомумбелем бирү учреждениеләре өчен региональ базис укыту планына (Приказ №9282/11);
3. 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган "Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү" турындагы боерыгына (Приказ №373); 4. РФ һәм ТР "Мәгариф турындагы Закон" ына; 5. Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән "Перспектив" концепциясе һәм белем бирүнең яңа стандартлары таләпләренә туры килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләр исемлегенә; Башлангыч гомуми белем бирүнең төп программасы федераль дәүләт стандартларын (Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, №373,0610.2009) аныклаучы һәм үстереп җибәрүче норматив документ булып тора. Татар теле дәресенең максаты: -укучыларда уңышлы аралашу сәләте булдыру -әйтмә һәм язма сөйләмне үстерү, кара-каршы сөйләшү осталыгы, монолог төзү һәм шулай ук гомуми культура күрсәткече булган грамоталы язу күнекмәләре булдыру, укучыларны тел фәненең төп мәгълуматлары белән таныштыру һәм шулар нигезендә аларның тамга символик һәм логик фикерләвен үстерү, татар теленең башка телләр белән берлектә дөньяның фәнни картинасын тудыруда катнашуы,аның милләте саклап калуда, халыкның, шәхеснең үзенчәлеген югалтмауда ышанычлы нигез, җәмгыятнең яшәешенә зарури шарт булуы турында күзаллау барлыкка китерү. Бурычлар: -балаларның сөйләм осталыгын, фикерләү сәләтен һәм иҗади хыялын үстерү, ана телендә аралашу максатына, бурычларына,шартларына туры килгән тел чаралары сайлый белергә, уй-фикерләрен төгәл белдерергә һәм әңгәмәдәше әйткәнне тәңгәл аңларга күнектерү; -телнең лексикасы, фонетикасы һәм грамматикасы буенча программада күрсәтелгән башлангыч белемнәрне үзләштерүгә ирешү; -укучыларда дөрес уку һәм язу күнекмәләре булдыру, диологта катнашырга һәм аларны зур, катлаулы булмаган монолог тибында төзеп әйтергә, тасфирлама, хикәяләү, фикер йөртү төрендәге кечкенә текстлар төзергә өйрәтү, уңышлы аралашу сәләте тәрбияләү Эчтәлекнең структурасы Башлангыч сыйныфларда ана телен өйрәнү -балаларга тел белеме буенча системалы мәгълүматлар бирү һәм сөйләм үсешен тәэмин итүдә беренчел этап.Бу чорда ана телен өйрәнү башка фәннәр белән тыгыз бәйләнештә алып барыла.Татар теле дәресләрендә телнең системасы тирәнтен өйрәнелә,сөйләм культурасы үзләштерелә. Кече яшьтәге балаларның аралашу гамәлендә актуаль булган ситуацияләрдә кирәкле осталык һәм күнекмәләр булдырыла, сөйләм җанрының төрләре (записка,хат,котлау, чакыру язу) үзләштерелә.Орфография һәм пунктуацион кагыйдәләре фонетика, морфология, морфемика һәм синтаксисны өйрәнү кысаларында үзләштерелә. Ана теленең орфография принциплары белән танышу да кертелә. Дәреслекне төзүче авторлар (И.Мияссарова, К.Фәйзрахманова) тәкъдим итә торган УМК (программа , ике кисәктән торган дәреслек, методик кулланма, мөстәкыйль эш дәфтәре), ана телен укытуның традицион формаларын читкә какмыйча, укучыларда тел берәмлекләренә, заман таләпләреннән чыгып, уңай мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлтелә. Дәреслекне төзүче авторлар 2 сыйныф укучысының яшь үзенчәлегенә нигезләнеп эшләгәннәр. Дәреслекләрдә "яшәүче" геройлар Әминә белән Әмир укучыларга программа материалын үзләштерергә ярдәм итәләр. Татар теле дәресләрендә укучыларның сүз байлыгын арттыру, даими рәвештә орфоэпик һәм орфографик нормаларны төгәл үтәү максатыннан,"Дөрес әйт""Дөрес яз" сүзлекләре һәм "Аңлатмалы сүзлек" белән эшләүгә нык игътибар ителә.Дәреслекнең беренче кисәгендә укучылар яңа сүзләр белән танышалар,ә икенчесендә әлеге сүзләр белән сүзлекләр ярдәмендә эшләп, аларның дөрес әйтелеше һәм язылышы ныгытыла."Аңлатмалы сүзлек"тән яңа өйрәнгән сүзнең мәгънәсен ачыклыйлар.Шул сүзләр белән сүзтезмә һәм җөмләләр төзетү, аларны диалог һәм монологлар төзүдә файдалану укучыларның сүз байлыгын арттырачак, бәйләнешле сөйләм оештырырга ярдәм итәчәк.Сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру төрле язма эшләр үтәгән вакытта да алып барыла.Сүзлек, искәртмәле, сайланма,күрмә, хәтер, иҗади,ирекле,аңлатмалы диктантлар,зур булмаган текстны күчереп язу кебек эшләрдә дә андый күнекмәләр булдырырга ярдәм итә.(Диктант өчен үрнәк текстлар дәрес планында бирелә.Текстлар (язма эшләр) укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры китереп, телне белү дәрәҗәсен истә тотып сайлана)

Белем бирүнең төп юнәлешләре: "Татар теле" фәненең материалы түбәндәге юнәлешләрдә бирелә : телнең системасы (лингвистика фәненең нигезләре), сөйләм, лексика, фонетика,графика, сүз составы(морфемика),грамматика (морфология һәм синтаксис), орфография, сөйләм үстерү. Уку эшчәнлегенең универсаль гамәлләре Татар телен укытуда укучыларга танып белүгә этәргеч бирү, уку эшчәнлегендә мөстәкыйльлек, иҗатка омтылыш тәрбияләү, хезмәттәшлекне оештыра,эшне планлаштыра,уку хезмәтендә максат кабул итү,аңа ирешү өчен этапара бурычлар кую һәм аларга ирешү өстендә эшләү осталыгы булдыру зур әһәмияткә ия."Татар теле" фәнен өйрәнгәндә, укуда кирәкле акыл эшчәнлегенең гомуми алымнары формалаша чагыштыру, гомумиләштерү, классификацияләү,абстрактлаштыру.Эшне башка зат тикшерүеннән үзең тикшерүгә, нәтиҗәле генә түгел, эш алымнары бәяләүгә бик кирәкле регулятив гамәлләр. Дәресләрдә сүзнең аваз схемасын куллану, җөмлә кисәкләренең астына сызу,сүзнең мәгънә кисәкләрен билгеләү һәм башка шундый эшләр тамга-символик уку гамәлләре булдырырга ярдәм итү.модельләштерү-тойгы объектның билгеләрен графика яки тамга-символик формага күчерү, шул модельне өйрәнелә торган фәннең гомуми законнарына буйсындырып үзгәртү,өйрәнгән теманы схема, сызым,план формасында күрсәтү Мондый универсаль эш гамәлләренә ия булу башка фәннәрне өйрәнүгә ныклы нигез була. Программада сәгатьләр бүленеше: Телне өйрәнүнең системалы эчтәлеге 136 сәг Фонетика һәм орфоэпия -49сәг Беренче сыйныфта алган белемнәрне, эш осталыгын һә күнекмәләрне ныгытып,тирәнәйтеп, гомумиләштереп, системалаштырып,лингвистик компетенция булдыруга нигез салу.Сузык һәм тартык авазларны дөрес аерып, сүзне ижекләргә бүлеп,андагы авазларны ачык әйтеп, хәрефләрне дөрес атап, сүздә аваз-хәрефләрнең санын һәм эзлеклелеген билгеләү. Калын һәм нечкә сузык авазларның икенче функциясен - сүзнең калын һәм нечкә әйтелешен билгеләү -гамәли үзләштерү Е,я,ю хәрефләренең сүз башында һәм сузык авазлардан соң ике аваз белдергән очракларын танып белү һәм шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес уку, күчереп язу Ъ ь хәрефләренең аваз белдермәгәнлеген истә тоту, шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес уку. Баш һәм юл хәрефләрен дөрес куллануга күнегү һәм биремнәрне аңлап башкару. Авазларның, сүз басымының мәгънә аеруда катнашуы, дәресләрдә өйрәнгән сүзләрне тиешле басым белән әйтү. Графика- 5 сәг Татар алфавитын төгәл, хәреф исемнәрен дөрес итеп яттан белү.Төрле сүзлек һәм белешмәлекләр белән эшләгәндә, алфавиттан файдалану.Беренче хәрефенә карап, сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштыру.

Сүз -45 сәг Сүзнең предмет (кем? нәрсә?), хәрәкәт(нишли?) һәм билге (нинди?)атамасы булуы.Сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аера белү.Сүзтезмә һәм җөмләләрнең сүзләрдән төзелүе.Һәр җөмләнең нинди дә булса максат белән әйтелгәненә гамәли күзәтүләр.Тамыр сүзләр.Татар телендә сүз тамырның сүз башында булуын, үзгәрмәвен, кушымчаларның тамыр сүзгә сингармонизм законына бәйле рәвештә ялганып килүен күзәтү.(җир ,җирле, җирлеләр, җирсезлек,) Кеше исемнәрен, фамилияләрен, шәһәр, авыл ,елга, исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу. Җөмлә-11 сәг Сөйләмне җөмләләргә аеру.Терминын кулланмыйча, җөмләнең нинди максат белән әйтелүенә күзәтүләр, шул максаттан чыгып, аңа дөрес интонациягә сайлау, хикәя, сорау җөмләләрнең азагында интонациягә бәйле рәвештә тыныш билгеләре куя белү Җөмлә төзү алгоритмын гамәли үзләштерү 1.Җөмләнең үзәге итеп,нинди дә булса эш, шөгылҗ, хезмәт, эшчәнлек, хәл, хәрәкәт, хәбәр сайлау. 2.Моны кем башкара ала? 3.Бу эш, хәл, хезмәт, хәрәкәт кайда, кайчан, ничек булырга мөмкин? Җөмлне төзүче баш кисәкләр . Ия һәм хәбәр.Аларны җөмләдә табу схемалар, сызыклар белән күрсәтү.Сораулар ярдәмендә җөмләдә сүзләр бәйләнешен билгеләү. Дәрестә укып тикшергән җөмләләрне ишетеп язу. Бәйләнешле сөйләм - 26 дәрес Бәйләнешле сөйләмдә җөмләләрне узара бәйләнеше.Бер темага берләштерелмәгән аерым җөмләләрне текст белән чагыштыру.Текстның темасын билгеләү.Текстны кисәкләргә бүлү, шул кисәкләрдән берләштерү чараларын текстлар эчендә күзәтү.Зур булмаган текстларга исем кую.Укыган әсәрнең эчтәлеген сөйләү.Сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя язу.Җөмләләрне тиешле тәртиптә урнашттырылмаган кечкенә текстларны тикшерү һәм төзәтеп язып кую.Шигырь, мәкаль,әйтем табышмаклар ятлау. Язма эшләр: сүзлек диктанты, искәртмәле диктант,сайланма диктант, күрмә диктант,хәтер диктанты,иҗади диктант,аңлатмалы диктант,ирекле диктант, контроль диктант.



Әдәбият исемлеге 1. Мияссарова И. Х., Фәйзрахманова , Татар теле татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныфы өчен дәреслек 2 кисәктә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2012. 2. Мияссарова И. Х., Фәйзрахманова , Татар теле Методик кулланма Татар теле татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныфында эшләүче укытучылар өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2012 3. Мияссарова И. Х., Фәйзрахманова , Татар теле Мөстәкыйль эш дәфтәре Татар теле татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныфы өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2012 Электрон ресурс: 1. Pedsovet. Su > Фаилы для скачивания > Родной язык 2. Rusedu.ru>detail/5936.html 3. Mon.tatarstan.ru>rus/info.php…









Татар теленнән эш программасы

№т/б

Дәреснең темасы

Сәг.сан

Дата

Искәрмә

План.

факт

Авазлар һәм хәрефләр-49

1

Тылсымчы китапханәсенә рәхим итегез. "Дөрес әйт" һәм "Дөрес яз» сүзлеге.

1

02.09



2

Авазлар һәм хәрефләр.

1

04.09



3

Авазлар һәм хәрефләр темасын ныгыту.

1

05.09



4

Сузык авазлар.

1

06.09



5

Калын һәм нечкә сузыклар.

1

09.09



6

Сузык авазлар темасын ныгытуга күнегүләр.

1

11.09



7

О,Ы хәрефләре.

1

12.09



8

Сүзләрдә О,Ы хәрефләрнең язылышы.

1

14.09



9

О,Ы хәрефләре.Сүзлекләр белән эш.

1

16.09



10

Ө,е хәрефләре.

1

18.09



11

Ө,е хәрефләре һәм аларның язылышы.

1

19.09



12

Э,е хәрефләре.

1

21.09



13

Э,е хәрефләре аларның язылышлары

1

23.09



14

Күнегүләр өстендә эш. Сузләрдә э-е , ө-е,о-ы хәрефләрен язу.

1

25.09



15

Сузык авазлар темасын йомгаклап кабатлау.

1

26.09



16

Иҗекләр.Сүзләрне иҗекләргә бүлү.

1

28.09



17

Сүзләрне юлдан юлга күчерү.

1

30.09



18

Контроль күчереп язу. "Авазлар һәм хәрефләр "темасы буенча.

1

02.10



19

Хаталар өстендә эш:Авазлар һәм хәрефләр .Тартык авазлар.

1

03.10



20

Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар.

1

05.10



21

Парлы һәм парсыз тартык авазлар.

1

07.10



22

М,н,ң хәрефләре.

1

09.10



23

Сүзләрдә м,н,ң хәрефләренең язылышы.

1

10.10



24

В хәрефе.

1

12.10



25

Күнегүләр өстендә эш.Сүзләрдә в хәрефен язу.

1

14.10



26

К,г хәрефләре.

1

16.10



27

Кабатлау.К,г хәрефләренең язылышы.

1

17.10



28

Күнегүләр өстендә эш.Сүзләрдә к,г хәрефләрен язу.

1

19.10



29

Х,һ хәрефләренең язылышы.

1

21.10



30

Х,һ хәрефләре.

1

23.10








31

Сүзләрдә й хәрефен язу.

1

24.10



32

Е,е хәрефләре.

1

26.10



33

Сүзләрдә Е,е хәрефләрен язу.

1

28.10



34

Күнегүләр өстендә эш.Е,е хәрефләре.

1

30.10



35

Я хәрефе.

1

31.10



36

Кабатлау.Сүзләрдә я хәрефен язу.

1

02.11



37

Ю хәрефе.

1

11.11



38

Сүзләрдә ю хәрефен язу.Күнегүләр өстендә эш.

1

13.11



39

Искәртмәле диктант"Яңгырау һәм саңгырау тартык авазларның"язылышы.

1

14.11



40

Хаталар өстендә эш"Яңграу һәм саңграу тартыкларның"язылышы. Теманы ныгытуга күнегүләр .

1

16.11



41

Саңграу тартыкларының яңгыраулашуы.

1

18.11



42

Сүзләрдә саңграу тартыкларның яңгыраулашуы.

1

20.11



43

Бертөрле ике тартык аваз хәрефләренең янәшә килүе.

1

21.11



44

Сүзләрдә янәшә килгән бертөрле аваз хәрефләрен язу.

1

23.11



45

Ь хәрефе(нечкәлек һәм аеру билгесе).

1

25.11



46

Ь хәрефе.Күнегүләр өстендә эш.

1

27.11



47

Ъ хәрефе(калынлык һәм аеру билгесе).

1

28.11



48

Сүзләрдә ъ (хәрефе)калынлык һәм аеру билгесенең язылышы.

1

30.11



49

Контроль күчереп язу.Сүзләрдә ь,ъ хәрефләрен язу һәм сүзләрне юлдан-юлга күчерү.

1

02.12



Графика - 5 сәг.

50

Графика.Алфавит.

1

04.12



51

Алфавит.Күнегүләр өстендә эш.

1

05.12



52

Контроль диктант.Сүзләрдә "ь,ъ хәрефләрен" язу.

1

07.12



53

Хаталар өстендә эш.Сүзләрдә" ь,ъ хәрефләрен "язу.

1

09.12



54

"Аваз һәм хәрефләр". Тест.

1

11.12



Сүз - 45 сәг.

55

Сүз.

1

12.12



56

Сүз җирлеге.

1

14.12



57

Сүзнең тамыры.

1

16.12



58

Сүзнең тамыры .Күнегүләр өстендә эш.

1

18.12



59

Тамырдаш сүзләр.

1

19.12



60

Күнегүләр өстедә эш.Тамырдаш сүзләр.

1

21.12



61

Хикәя"Кышкы уеннар".

1

23.12



62

Хаталар өстендә эш"Сүз"темасын ныгыту.

1

25.12



63

Кушымчалар.

1

26.01



64

Кушымчалар темасын кабатлауга күнегүләр .

1

11.01



65

Искәртмәле диктант "Җөмләләрдә тамырдаш сүзләрнең язылуы".

1

13.01



66

Тамырдаш сүзләр ,кушымчалар темасын йомгаклап кабатлау.

1

15.01



67

Сүзләрнең мәгънәләре .Предметны белдерүче сүзләр.

1

16.01



68

Предметларны белдерүче сүзләр.

1

18.01



69

Искәртмәле диктант"Предметларны белдерүче сүзләр".

1

20.01



70

Хаталар өстендә эш "Предметларны белдерүче сүзләр".Кабатлау.

1

22.01



71

Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф.

1

23.01



72

Ил,шәһәр,авыл,елга,күл исемнәрендә баш хәреф.

1

25.01



73

Контроль күчереп язу"Кеше исем, фамилияләрендә,шәһәр,авыл,елга исемнәрендә баш хәреф"

1

27.01



74

Хайван кушаматларында баш хәреф.

1

29.01



75

Теманы ныгытуга күнегүләр өстендә эш.


30.01



76

Контроль диктант"Кеше исем,фамилияләрендә,шәһәр,авыл,елга,хайван кушаматларында баш хәреф.

1

01.02



77

Хаталар өстендә эш.Үткәннәрне кабатлау.


03.02



78

Йомгаклап кабатлау.Исемнәрдә баш хәрефнең язылуы.

1

05.02



79

Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр.

1

06.02



80

Предметның эш-хәрәкәтен белдерүче сүзләр.

1

08.02



81

Күнегүләр өстендә эш "Эш-хәрәкәте белдерүче сүзләр"

1

10.02



82

"Эш-хәрәкәтне белдерүче сүзләр.Тест.

1

12.02



83

Ныгытуга күнегүләр "Эш-хәрәкәтне белдерүче сүзләр".

1

13.02



84

Күнегүләр өстендә эш.

1

15.02



85

"Ял көнендә"темасына хикәя төзеп язу.

1

17.02



86

Эш-хәрәкәтне белдерүче сүзләр. Күнегүләр өстендә эш.

1

19.02



87

Аңлатмалы диктант.

1

20.02



88

Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр. Эш-хәрәкәтне белдерүче сүзләр.

1

22.02



89

Билгене белдерә торган сүзләр.

1

24.02



90

Предметларның төрле билгеләрен белдерүче сүзләр.

1

26.02



91

Күнегүләр өстендә эш.Билгене белдерә торган сүзләр.

1

27.02



92

Җөмләдә билгене белдерә торган сүзләр.

1

01.03



93

Кабатлау.Билгене белдерә торган сүзләр.

1

03.03



94

Билгене белдерә торган сүзләр. Тест.

1

05.03



95

Рәсем буенча хикәя язу.

1

06.03



96

Ныгытуга күнегүләр. Билгене белдерә торган сүзләр.

1

08.03



97

Кабатлау.

1

10.03



98

Контроль диктант.Билгене белдерә торган сүзләр.

1

12.03



99

Хаталар өстндә эш. Үткәннәрне кабатлау.

1

13.03



Җөмлә - 11 сәг.

100

Җөмлә.

1

15.03



101

Сөйләмне җөмләләргә аеру.

1

17.03



102

Җөмлә төзүче баш кисәкләр (ия,хәбәр).

1

19.03



103

Җөмлә.Җөмләдәге сүзләрнең үзара бәйләнеше.

1

20.03



104

Кабатлау.Җөмләдә сүзләрнең үзара бәйләнеше.

1

31.03



105

Җөмлә ахырында тыныш билгеләре.

1

02.04



106

Ныгытуга күнегүләр. Җөмләләрдә тыныш билгеләре.

1

03.04



107

Җөмләдә ия белән хәбәрне билгеләү.

1

05.04



108

Кунегүләр өстендә эш.Җөмләдә ия белән хәбәр.

1

07.04



109

Контроль күчереп язу.

1

09.04



110

Хаталар өстендә эш.Ныгытуга күнегүләр.

1

11.04



Бәйләнешле сөйләм - 26 сәг.

111

Бәйләнешле сөйләм.

1

10.04



112

Сөйләм.Сөйләмнең әһәмияте.

1

12.04



113

Сөйләмнең үзенчәлекләре.

1

14.04



114

Текст.Текст темасын билгеләү.

1

16.04



115

Текст.Текст кисәкләре.

1

17.04



116

Рәсем буенча хикәя язу.

1

19.04



117

Ныгытуга күнегүләр.

1

21.04



118

Бәйләнешле сөйләм.Хат язу.

1

23.04



119

Кабатлау.Күнегүләр өстендә эш.

1

24.04



120

Изложение.

1

26.04



121

Хаталар өстендә эш.Ныгытуга күнегүләр.

1

28.04



122

Бәйләнешле сөйләм.Йомгаклап кабатлау.

1

30.04



123

Контроль диктант.

1

01.05



124

Хаталар өстендә эш. Сөйләшү әдәбе.

1

03.05



125

Уку елында өйрәнгәннәрне кабатлау.Сүзләрдә:а,ә,о,ө ,ы хәрефләрен язу.

1

05.05



126

Ныгытуга күнегүләр.

1

07.05



127

"Дөрес яз, Дөрес әйт " сүзлеге белән эш.

1

08.05



128

Сүзләрдә к,г хәрефләрнең язылышы.

1

10.05



129

Сүзләрдә й хәрефенең язылышы.

1

12.05



130

Текст белән эш.

1

14.05



131

Күнегүләр өстендә эш.Кабатлау.

1

15.05



132

Үткәннәрне кабатлау.Тест.

1

17.05



133

Ныгытуга күнегүләр.Кабатлау.

1

19.05



134

Еллык йомгаклау контроль диктанты.

1

21.05



135

Хаталар өстендә эш.

1

22.05



136

Кабатлау.

1

24.05












© 2010-2022