Урок математики во 2 классе «Запись вычитания в строчку и столбиком»

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

МББУ "Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе"









Алу гамәлен юллап һәм баганалап язу


Районның математика укытучылары семинарында

Сингапур структураларын кулланып уздырылган

математика дәресе эшкәртмәсе

2 класс.ПНШ.








Югары квалификацион категорияле башлангыч класслар укытучысы Тазетдинова Гөлшат Ринатовна




2013-2014 уку елы

Тема: Алу гамәлен юллап һәм баганалап язу.

Максат: ТБУУГ: кушу гамәлен юллап һәм баганалап язу алымы белән таныштыру;

КУУГ: исәпләү күнекмәләрен үстерү;

РУУГ: алган белем һәм күнекмәләргә таянып эш итү;

ШУУГ: төркемдә эшләү, тырышлык тәрбияләү.

Материал: дәреслек Математика, 2 класс, А.Л.Чекин, 2 кисәк, 59-60 бит, мөстәкыйль эш дәфтәре - 29 бит.

Җиһаз: Сингапур структуралары өчен карточкалар, компьютер, презентация, "Алтын бөртекләре" әкияте.

План

  1. Дәресне оештыру.Уңай психологик халәт булдыру.

"ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН" ("сидеть - встать")

  • Гаиләдә бердәнбер бала (Илдар, Ислам)

  • Гаиләдә уртанчы кыз (Мәрьям)

  • Исемнәрендә "н" хәрефе бар (Ариана, Гөлинә)

  • Гаиләдә беренче бала (Айгөл, Алисә, Ильяс, Камилә)

  • Шушмабаш урта мәктәбенең иң тырыш, иң акыллы, иң матур 2 класс укучылары (барысы да баса).

  • Безнең хөрмәтле кунакларыбыз.

  1. Актуальләштерү.

  1. Матур язу: 68

  2. Число, класс эше язу.

  3. "ИНСАЙД - АУСАЙД СЁКЛ" ("внутренний и внешний круг")

  • 5 дистә 3 берәмлек (4 йөз 2 дистә 7 берәмлек; 6 дистә 0 берәмлек) ул нинди сан?

  • Кушу гамәле компонентларын атагыз.

  • Тапкырлау гамәле компонентларын атагыз.

  • Нәрсә ул периметр? Аны ничек исәплиләр?

  • Нинди фигуралар тигез фигуралар дип атала?

  • Нәрсә ул радиус?

  • Нәрсә ул диаметр?

  1. "КУИЗ-КУИЗ -ТРЭЙД" ("спроси-спроси-поменяйся)

-20 эчендә кушу һәм алуга 3 әр мисал языгыз, 3 партнер белән очрашыгыз.

III. Уку мәсьәләсен кую.

  1. Экрандагы мисалларны чишү (СЛАЙД №1)

  2. Баганалап язу белән чагыштыру. Аерманы табу. (СЛАЙД№2)

  1. Уку мәсьәләсен чишү.

  1. Максатларны ачыклау.

  2. "Түгәрәк" саннардан алуны аңлату. (СЛАЙД№3)

  1. Дәрес материалы өстендә эш.

  1. №1, №2 - алу гамәлен баганалап һәм юллап эшләү.

78-41= 78

- 41

2. №3 - мисалларны юллап язып исәпләү (тактада 1 укучы эшли)

3. №4 - мисалларны баганалап язып исәпләү (тактада 1 укучы эшли)

"МИКС-ФРИЗ-ГРУП" - ял минуты

  • Сфетофорның ничә төсе бар?

  • 24-20 мисалының җавабы ничә була?

  • Кошның ничә канаты бар?

  • Ике әтәчтә ничә тәпи? һ.б.

  1. Дәрес материалын ныгыту.

  1. "СИНГЛ РАУНД РОБИН" - тапкырлау таблицасын сөйләү (1 өстәл - 7 гә тапкырлау, 2 өстәл - 8 гә тапкырлау)

  2. №2 - мөстәкыйль эш дәфтәрендә мисал чишү (гамәл тәртибе)

  3. "РАУНД ТЭЙБЛ" - Киселгән өлешләрне ябыштырып рәсем китереп чыгару, төркемдә фигураның периметрын исәпләү.

-Ни өчен мин сезгә шундый рәсемнәр тәкъдим иттем икән?

1 төркем - чаңгы шуучы балалар рәсеме (Олимпия уеннары, сәламәтлек турында кыска әңгәмә), 2 төркем - җимлек рәсеме (кошларга кышын ярдәм итү турында кыска әңгәмә).

  1. "ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН"

-Кайсы төркем периметрны 1 юл белән исәпләде?

-Кайсы төркем периметрны 2 юл белән исәпләде?

-Кайсы төркем периметрны 3 юл белән исәпләде?

VII. Мөстәкыйль эш.

  1. "КОНЭРС" ("углы") 206, 55, 499, 22

-295 -343 - 89 -236 -509

89 137 34 181 10

-553 -45 -41 -169

  1. 23 19 147



  1. Йомгаклау. Рефлексия.

  1. "Алтын бөртекләре" әкиятен карау.

  2. Нәтиҗә ясау, билге кую.

  3. "ПАРКОВКА"

© 2010-2022