Открытый урок по татарскому языку

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Исемнәрнең юнәлеш килеше.

Максат:

1.Юнәлеш килеше белән танышу, юнәлеш килешендәге сүзләргә дөрес сорау куярга, җөмләдә юнәлеш килешендәге сүзләрне билгели белергә өйрәтергә, [к] тартыгына тәмамланган исемнәрнең юнәлеш килешендә ике к хәрефе белән язылганын төшендерү.

2.Өйрәнгән орфограммаларны кабатлау, җөмләдә исемнәрне таба белүне ныгыту, килешләр турында булган белемнәрне тирәнәйтүне дәвам итү.

3.Төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү, бердәм хәрәкәт итәргә, белем алырга өйрәтү, татар телен өйрәнүгә омтылыш уяту.

Тибы: "Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру".

Җиһазлау:карточкалар, дәреслек, проектор, ноутбук,презентация

Методлар һәм алымнар:

әңгәмә, парларда эшләү, фронталь эш, төркемләп эшләү

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру(йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп).

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты (уңай психологик халәт тудыру)

Исәнмесез укучылар.

Укучыларым, игътибар итегез әле, бүген көн нинди матур! Әйдәгез, без дә бер-беребезгә матур итеп елмаеп дәресебезне башлыйк!(слайд2)

Якты чырай, яхшы кәеф

Күрәм мин йөзегездә.

Исәнмесез! Хәерле көн!

Телим бөтенегезгә. Исәнмесез укучылар. Утырыгыз.

- Бүгенге дәресне мин, Гөлфия Габдельбаровна алып барам. Хәзер безнең татар теле дәресе булачак.

Татар теле минем, туган телем,
Сөйләшүе рәхәт ул телдә.
Шул тел белән көйлим...
Шул тел белән сөйлим
Милләттәшем булган һәркемгә.

Татар теле минем, туган телем,
Саклый аны батыр милләтем.
Әби-бабам теле,
Ата-анам теле,
Күңелем тулы аңа хөрмәтем.

Укучылар без сезнең белән үзебезнең туган телебездә сөйләшүебез, аралашуыбыз, бер-беребезгә фикерләребезне әйтә алуыбыз, иптәшебезне тыңлый алуыбыз белән бик бәхетле.

2. Актуальләштерү.

1. Өй эшен тикшерү.

- Соңгы дәресләрдә нәрсә турында сөйләштегез? ( Исем, килешләр)

- Исемнең килешен билгеләр өчен нәрсә эшләргә кирәк?(слайд 3)

- сорау куябыз;

-мәгънәсен ачыклыйбыз;

- кушымчасын табабыз.

-Ә ни өчен сүзләргә кушымчалар куела?( Җөмләдә сүзләрне бер- берсенә бәйләр өчен).

Экранда чыккан җөмләләргә тиешле кушымчалар куеп укыгыз.(слайд4)

1. Салкын җил исә. - Ни өчен кушымча куелмый?( Б.к.)

2. Кешенең белемен сүзеннән аңларсың. -Ни өчен -нең кушымчасы куйдыгыз?

3. Юл... чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын.

Бу җөмләдәге юлга сүзе нинди килештә? Ни өчен?

-Үткән дәресләрдә баш һәм иялек килеше турында сөйләштек. Ә бүген кайсы килешне тирәнтен өйрәнербез?

3. Дәреснең темасын һәм максатын ачыклау.

(Балалар теманы әйтәләр).

- Ни өчен юнәлеш килеше дип атала? Нәрсәне аңлата икән бу сүз? (Юнәлеш килеше юнәлешне (направление) күрсәтә.)

Димәк,бүгенге дәрестә нинди килеш турында сөйләшәчәкбез? (юнәлеш килеше)

Дөрес, дәреснең темасы "Юнәлеш килешендәге исемнәр".

Матур язу.

Дөрес итеп утырдык. Дәфтәрләрне дөрес итеп урнаштырдык. Бүгенге числоны, сыйныф эшен язып куябыз. Әйдәгез, хәзер матур язу үрнәген язабыз.(слайд 5)

1. Матур язу.

Юю Үү Юю Үү

Тырышкан табар, таш...... кадак кагар.

Мәкальнең мәгънәсен аңлатырга.


4. Проблемалы ситуация тудыру.(слайд 6) Укучылар, димәк без бүгенге дәрестә нинди сорауларга җавап табачакбыз? - Юнәлеш килешендәге исем нинди сорауларга җавап бирә? - Юнәлеш килешендәге исемнәргә нинди кушымчалар ялгана? Юнәлеш килешендәге сүзләргә дөрес сорау куярга, кушымчалар ялгарга, җөмләдә юнәлеш килешендәге сүзләрне билгели белергә өйрәнебез. - Әйе укучылар, без бүген сезнең белән шушы сорауларга җавапны ныгытырбыз, дәлилләрбез. Ә хәзер экранга күз салыйк. Бирелгән җөмләләрне дөрес итеп тутырып укыйбыз. (слайд 7,8,9) кая? мәктәп... Мин кино... барам шугалак... китапханә... (слайд 10)

1. МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР структурасы ярдәмендә исемнәрнең юнәлеш килеше турында өйрәнгәннәрне системалаштырбыз.(слайд 11) Уртага һәркем бүгенге дәреснең темасын язып куя. 1нче өлешкә сорауларын , 2нче өлешкә кушымчаларын, 3нче өлешкә мисаллар, 4 нче өлешкә юнәлеш килешендә булмаган сүзләрне язабыз.

-Укучылар, сезнең өстәлдә кәгазь ята. Эшкә керештек. Сезгә 3 минут вакыт бирелә. Башладык!

  • Рәхмәт укучыларым. Хәзер һәр командадан бер укучы безгә язганны укый бара, калганнар өсти.


Билгеләмә

Исемнәрнең юнәлеш килеше

Сораулары

Кушымчалары

Мисаллар

Капма-

каршы мисаллар

Төркемнән 1 укучы үзләренең моделе белән таныштыра

2. Китап белән эш. 188 нче күнегү.

Биремне укыйбыз.( Җөмләләрне татарча әйтегез. Исемнәргә сораулар куегыз. Алар нинди килештә килгән?)

- Мин тәрҗемә ясадым, ләкин хаталарым бар. Сез шул хаталарны табып төзәтегез.(слайд 12)

Ложку положи в шкаф.- Кашыкны шкафта куй.

Нож положи в сервант. - Пычакны сервантның куй.

Хлеб положи в пакет. - Ипине пакет сал.

Пальто повесь на вешалку. - Пәлтәне элгечләр эл.

Садись на диван.- Диван утыр.

-Ни өченбукушымчаларныкуйдыгыз?

5. Белемнәрне ныгыту.

- Алдагы эшне без ТИК - ТЭК - ТОУ(крестики нолики) структурасы ярдәмендә үтәячәкбез.

- Моның өчен сезнең өсләлләрегезгә карточкалар куелган .

- Икенче номерлы партнер әлеге битләрне өстәлнең уртасына, тәртип буенча 3*3 рәвешендә урнаштыра.

Сез хәзер сүзләрдән юнәлеш килешендәге исемнәр кертеп 3 җөмлә төзергә тиеш буласыз. Ләкин теләсә ничек түгел, яки горизонталь , яки вертикаль, яки диагональ буенча.

Башка сүзләр өстәргә ярый.

Җөмләләр төзи башлаганчы, сез сүзләрне нинди тәртиптә кулланасыз , язып куярга тиеш буласыз. Сезгә моның өчен 3 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды.(Таймер куела).

Рефлексия. Үзбәя.

Бүгенге дәрес сезгә ошадымы? Бүгенге дәрестә нәрсәне яттан белергә кирәк дип уйлыйсыз? Бу дәрестә сезне нәрсә шатландырды? Нәрсә борчыды? Киләсе дәрестә нинди килеш белән танышачакбыз? Актив катнашуыгыз өчен рәхмәт.

Укучылар үз эшләренә бәя бирәләр.

(слайд 13)5.Уен. " Кайсы сүз артык?"

Дәфтәр, ручка, ипи, карандаш;

Яз, көз, җәй, кыш, ел;

Кояш, елан, эшче, тиен, каен;

Урманга, кешенең, өстәлгә, мәктәпкә.

-Бу калган сүзләрне юнәлеш килешендә дәфтәргә языгыз.

(слайд 14)2. Төшеп калган кушымчаларны өстәп, мәкальләрне укыту (һәр төркемнән чиратлап укыйлар .(слайд 4)

Акыллы сүз... ни җитә.

Тел Төмән... илтә.

Ана бала... авызыннан өзеп каптыра.

Һәркем... үз иле газиз.

Явызлык... өйрәткән кешедән ерак йөр.

Юмартның ашы - авыру... дару, саранның ашы - кеше... агу.

Мактану хур итә, тыйнаклык... ни җитә.

3.146 нчы күнегү(80 бит)

1нче юлдагы сүзләрне партнер А яза, икенче юлдагыларын партнер Б.

Дәфтәрләрне алмашып, бер-берсенең эшен тикшерәләр.

МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР (Frayer Model) - обучающая структура, помогающая учащимся глубоко понять и осознать изучаемые понятия и концепции. Участники рассматривают какое-либо понятие с разных сторон, записывая его обязательные и необязательные характеристики, примеры и антипримеры (то, что не может являться примером).

«крестики-нолики» - обучающая структура, используемая для развития критического и креативного мышления, в которой участники составляют предложения, используя три слова, расположенных в любом ряду по вертикали, горизонтали и диагонали.

© 2010-2022