Внеклассное мероприятие «Әлифба бәйрәме»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Укытучы: Хөрмәтле укучылар, кунаклар!

Бүген безнең зур бәйрәм-

Әлифба бәйрәме

Әлифба ярдәмендә сез хәрефләр танырга, алардан иҗекләр, сүзләр төзергә өйрәндегез.

Тырыштыгыз, булдырдыгыз!

-Хәзер сүзне укучыларга бирәбез.(Укучылар шигырь сөйлиләр)

  • Әниемнең әнисе Аня

Әбием була минем.

Әби генә түгел әле,

Ул минем дәү әнием

Өйрәндем мин күп хәрефләр, Ярослав

Тырышып , тирләр түгеп

Мин яратам "Л" хәрефен

Кабатлыйм мин "Л" диеп

"И" хәрефе ипидә бар, Слава

Бар ул ил һәм иректә

"И" хәрефе икелегә

Укымыска өйрәтә

Фил бүрәнә ташып йөри Данил

Кара урман эчендә

һаман тора күз алдымда

Күрсәм дә тик төшемдә

Бәр барабан,уйна быргы, Ева

Бар кешеләр ишетсен,

"Б" дан башка бәйрәм югын
Барчасы белеп торсын

А" хәрефе-алмада, Влад

"А" хәрефе-агачта.

"А" хәрефен яратабыз,

Өйрәнебез иң башта.

Егор Туры итеп утырып,

Каләмне дөрес тотып,

Яза башлыйбыз дәфтәрдә

Чиста һәм матур итеп

Укытучы: ( Әйе шул, укучылар, без дәрестә матур язарга һәм укырга өйрәндек. Әйдәгез, кунакларыбызга мәктәп турында җыр бүләк итәбез

( Җыр "Өйрәтәләр мәктәпләрдә")

1Каләм тотып кулларга

Хәрефләрне тезәргә,

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Тапкырларга, бүләргә,

Нәниләрне сөяргә,

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

2 Бишне бишкә кушарга,

Иҗектән сүз ясарга,
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпәрдә.

Белер өчен бик күпне,
Яратырга китапны,

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрлә.

3.Буквы разные писать,

Тонким пёрышком в тетрадь,

Учат в школе, учат в школе, учат в школе.

Вычитать и умножать,

Малышей не обижать,

Учат в школе, учат в школе, учат в школе.

4 К четырём прибавить два,

По слогам читать слова,

Учат в школе, учат в школе, учат в школе.

Книжки добрые любить,

И воспитанными быть

Учат в школе, учат в школе, учат в школе.

Укытучы: Кем тапкыр, кем зирәк,

Әйтеп бирсен тизрәк.

Без биремнәр бирәбез

Сездән җавап көтәбез.

( Интерактив такта ярдәмендә биремнәр бирелә):

Ребята, Кузя не может открыть дверь. Давайте ему поможем. Для этого мы должны выполнить задание :

  • Из ряда слов выбрать одно лишнее слово(1 слайд)

  • Отгадайте загадки(2слайд)

Урманнан чыгар, кыр буйлап чабар(куян)

Соры төсле, урманда йөри, сарыклар эзли(бүре)

Җәен урманда патша, җәен кардан да аста( аю)

Үзе хәйләкәр,кызгылт -сары төсле, тавыкларны орлый( төлке)

Ул чыршы кебек усал(керпе)

  • Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр(3слайд)

  • Ребята, помогите девочке и мальчику выбрать одежду( 4 слайд)

Укучы(Лиза) Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә.

Дуслык булса, яшәү дә күңелле,

Уңай була һәрбер эшең дә.

( "Төремкәй " әкиятен сәхнәләштерү)

Укучылар шигырь сөйлиләр:

И, Әлифбам, син тәүге фәннәрнең тәүге баскычы.

Син, кадерле, син туган телемнең алтын ачкычы.

Укырга да өйрәттең, язарга да өйрәттең.

Син кадерле, син туган телемнең алтын ачкычы.

И, Әлифбам, син кулымда балкыйсың, нәкъ, нур булып,

Һәр баланы зур бәхеткә итүче, ак юл булып.

Укытучы:Бөтенебезгә дә дуслык кирәк,

Дустан башка булмый яшәргә.

Шуңа күрә дөнья буйлап

Кирәк дуслык орлыклары чәчәргә

("Шалкан "әкиятен сәхнәләштерү)

Укучы(Илья): Музыка, кил безгә,

Калдырма безне бер көнгәдә

Синнән башка тора алмыйбыз

Мәктәптә дә, өйдә дә.

( Музыкаль оркестр)

Укучы (Тагир): Өйрәнербез киләчәктә

Бик күп, бик күп нәрсәгә.
Ә хәзер, рөхсәт итегез сезгә

" Әлифба" җырын бүләк итәргә

(" Әлифба" җыры)



  1. И, Әлифбам, син тәүге фәннәрнең тәүге баскычы.

Син, кадерле, син туган телемнең алтын ачкычы.

Кушымта.

Укырга да өйрәттең, язарга да өйрәттең.

Син кадерле, син туган телемнең алтын ачкычы.



  1. И, Әлифбам, син кулымда балкыйсың, нәкъ, нур булып,

Һәр баланың зур бәхеткә итүче, ак ел булып.

Кушымта.

  1. И, Әлифбам, син тәүге фәннәрнең тәүге баскычы.

Син, кадерле, син туган телемнең алтын ачкычы.

Кушымта

Укытучы: - Кадерле балалар,хөрмәтле кунаклар!Бәйрәмебез ахырына якыннашты.Безгә бүген бик күңелле булды,Сезгә дә бәйрәм ошагандыр.

Игътибар белән тыңлаган өчен бик зур рәхмәт!









© 2010-2022