- Преподавателю
- Начальные классы
- КВН – ярыш «Без Тукай шәкертләре!»
КВН – ярыш «Без Тукай шәкертләре!»
Раздел | Начальные классы |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Муртазина С.Н. |
Дата | 21.01.2014 |
Формат | doc |
Изображения | Есть |
Арча районы Яңа Кенәр лицее филиалы -
Түбән Оры башлангыч мәктәбе.
(1-4 сыйныфларда уздырылган сыйныфтан тыш чара)
Уздырды: I квалификацияле
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Мортазина С.Н.
2014 ел
Тема: КВН - ярыш «Без Тукай шәкертләре!»
И туган тел, и матур тел,
әткәм- әнкәмнең теле
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Габдулла Тукай
Максат: 1. Г. Тукай тормышы һәм иҗаты буенча белемнәрне тирәнәйтү. 2. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Укуда, татар телен өйрәнүдә кызыксыну тәрбияләү. 3. Аңлап сөйләү күнекмәләрен үстерү. Игътибарлы, ихтирамлы булырга өйрәнү. Җиһазлау: такта, рәсемнәр, ребуслар, альбомнар, китаплар күргәзмәсе. Дәрес барышы.
- Оештыру.
- Һәр команда үзенең девизын әйтә.
- Беренче тукталыш. Сез Габдулла Тукай тормышын яхшы беләсезме? Тест биремнәрен үтәү.
3. Икенче тукталыш. Г. Тукай иҗатын өйрәнүне дә тикшереп китик . Бу юллар кайсы әсәрдән? Аларны кем әйтә?
- Юк, кирәкми, мин өйрәнмим,
- Көн озын ич, ул уенның мин һаман вактын табам
Беренче һәм икенче бирем буенча җюрига сүз бирелә. 4.Өченче тукталыш. Г.Тукай шигырь-табышмакларының җавапларын табыгыз.
"Ел фасыллары"
-
Боз һәм кар эреде, 2. Ашлыклар үсте,
Сулар йөгерде, Башаклар пеште,
Елап елгалар, Кояш пешерә,
Яшьләр түгелде, Тиргә төшерә,
Көннәр озая, Халык ашыга,
Төннәр кыскара. Китә басуга,
Бу кайсы вакыт? Урагын ура,
Я, әйтеп кара. Бу кайчан була?
3. Кырлар буш кала, 4. Һәр җир карланган,
Яңгырлар ява, Сулар бозланган,
Җирләр дымлана - Уйный җил,буран,
Бу кайчак була? Бу кайчан, туган?
5.Дүртенче тукталыш. Бу предмет кайсы әссәрләрдән? (Балта, алма, тарак; Ярык бүрәнә, ат, поднос)
6. Бишенче тукталыш. Шүрәлене барыбыз да яратабыз. Бу әкият героен кем ничек ясар икән? (Күз бәйләп рәсем ясау.)
7. Алтынчы тукталыш. Һәр командага өй эше итеп Г. Тукайның берничә шигыренә ребус әзерләргә иде. Командалар әзерләнә.
8. Җиденче тукталыш. Игътибар белән тыңлагыз. Мин хәзер һәр командага табышмак әйтәм, җавапларны чиратлап әйтәсез. Җаваплар Г.Тукай әсәрләреннән.
- Нәкъ кеше кебек үзе ,
- Туннарга киендерә,
- Кешенең якын дусты,
- Чуар, йомшак күлмәге,
10. Йомгаклау. "Туган тел" җырын җырлап КВН-ярышны тәмамлау. Җюри нәтиҗәләр чыгара. Җиңүче команданы билгели. Истәлек бүләкләр бирү. Укытучы Шулай итеп, укучылар, безнең бүгенге уен - ярышыбыз тәмамланды. Күренеле якташыбыз - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын бик яхшы беләсез икән. Барыгызга да рәхмәт, сау булыгыз!