Праздник Осени в средней группе с татарским языком обучения

Раздел Музыка
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Уртанчылар төркемендә көз бәйрәмен үткәрү сценариясе

Бәйрәмнең максаты. Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, авыл хуҗалыгы хезмәтенә хөрмәт һәм кызыксыну уяту, икмәккә мәхәббәт тәрбияләү.

Оештыру өлеше. Балалар белән алдан хәзерлек эшләре алып барыла: шигырьләр, җырлар өйрәнелә, рәсемнәр ясала. Бәйрәм буласы зал яфраклар, плакатлар белән бизәлә, уртага икмәк, яшелчә, җиләк-җимешләрдән торган өстәл куела.

(Күңелле көйгә балалар залга узып урындыкларына янына барып басалар)


А.б. - Хәерле көн балалар,әти -әниләр һәм килгән кунаклар. Без бүген көз бәйрәменә җыелдык.

Көз җиткәч табигать гуя бер сихри дөньяга әверелә. Бөтен җир алтын күлмәк кигән кебек була. Яңгырлар ява,кошлар җылы якларга китеп баралар. Бакчада күп төрле җиләк-җимешләр,яшелчеләр өлгерә.

1бала-Яфракларын коя-коя

Бакчабызга килде көз

Алтын,сары яфракларны

Кулыбызга алдык без

2бала- Ни арада җәй үткән,

Алтын көз килеп җиткән.

Җимешләр өлгергәч,бакча

Бигрәк тә матур икән!

3бала- Алмалар эй унганнар,

Кызырашып тулганнар,

Алга манып алганмени,

Шундый татлы булганнар.

4бала- Әткәм кебек тырыш көз,

Әнкәм кебек юмарт көз.

Көзләр юмарт булганга.

Бик бәхетле,бик шат без.

(Күңелле көйгә Керпе керә)


А.б.- Балалар, карагыз әле, кем килде безгә кунакка?

Балалар- Керпе!

Керпе- Исәнмесез балалар! Дөрес, мин- керпе!Мине сезнең янга көз җибәрде, ул сезне урманга кунакка чакыра! Барасызмы?

( Күңелле көйгә, залны урап баралар, шул вакытта тәрбияче ике агач чыгарып куя. Балалар урындыкларга утыралар)


Керпе- Балалар карагыз әле монда нинди матур гөмбәләр үсә.

Әй , гөмбәләр, килегез,

Матур итеп биибез.

Мин бүкәнгә утырып,

Карыйм күзем тутырып.

(Бүкәнгә утыра)

(«Гөмбәләр» биюе башкаралар)

Керпе- Эх оныттым, миңа бит кышка әзерләнергә, гөмбәләр җыярга кирәк.

А.б.- Керпе юкка кайгырма әле син, безнең балалар җитез. Хәзер алар сина булышырлар.

(Уен «Гөмбә җыю»)

Керпе- Бик зур рәхмәт балалар! Менә күпме гөмбә җыелды. Күңелле булып китте, биисе дә килә.

А.б.- Ә син безнең белән бергә «Чок да чок» биюен биеп ал.

(Бию «Чок да чок» )


Керпе - Ай, арыдым!

А.б.- Син керпе дускай утырып ял ит, ә безнең кызлар синең турында матур җыр җырлап күрсәтерләр.

(Җыр «Маленький ежик»)

Керпе- Бик матур җырлыйсыз кызлар! Рәхмәт сезгә, сезнең белән шундый күңелле булды. Ләкин миңа китәргә кирәк. Сау булыгыз!(чыгып китә)

(Күңелле көй астына Антошка керә)


А.б.- Кем бу балалар?

Балалар- Антошка!

А.б.- Син мени әле бу ялкау малай? Безнең балалар әле синең турында җыр да беләләр.

(Җыр «Антошка»)

А.б.- Антошка, ярамый инде кеше эшләгәндә ял итеп йөрергә.

Антошка- Нәрсә булган, может минем эшлисем килмидер. Мин яратмыйм эшләргә. Арам мин.

А.б.- Алай ярамый инде дустым. Ашарга яратасыңмы?

Антошка- Яратам!

А.б.- Татар халкында бер макаль бар "Кем эшләми- шул ашамый". Менә бу кечкенә балалардан үрнәк ал. Алар быел бик тырышып эшләгәннәр, ә хәзер бәйрәм итәләр. Көз турында бик матур шигырләр дә өйрәнделәр.

5бала-Килә шаулы,алтын матур көзем

Оча яфрак,исә көзге җил.

Табигатен бигрәк сокландыргыч!

Хуш киләсең,көзем,әйдә кил!

6 бала- Осень все позолотила,

Золотое все кругом,

И березки, и осинки

Золотым горят огнем!

7 бала- Улетают птичьи стаи,

Меньше света и тепла,

Листья с кленов облетают,

Значит осень золотая

В наш родимый край пришла.

8бала- Вот художник, так художник,

Всё вокруг позолотил!

Даже саамы сильный дождик

Эту краску не отмыл!

Отгадать загадку просим:

Кто художник этот?

Барсы- Осень!

А.б.- Антошка ошадымы сина шигырләр?

Антошка - Ошады. Мин башка алай булмыйм, киләсе килгәндә мин дә шигырләр өйрәнермен.

А.б.- Ярар ышанып карыйк инде Антошкага, балалар.

Антошка- Ярар балалар миңа кайтырга вакыт җитте. Саубулыгыз!(чыгып китә)

(Салмак көй астында кулына яфраклар тоткан Көз керә)


Көз- Хәерле көн, балалар!

Мин -Көз. Килдем сезгә.

Көзге байлык кулымда.

Муллык белән байлык телим

Кем очраса юлымда.

Буш кул белән килмәдем, сезгә яңгырлар алып килдем.

А.б.-Ә безнең балалар яңгырдан курыкмыйлар,хәзер алар сиңа шуның турында җырлап күрсәтерләр.

9 бала - Нам совсем не страшно

Бегать под дождем!

Если дождик сильный,

Зонтики возьмем!

(Җырлы бию "Дождик")

7бала-Моңлы,гүзәл,

Матур аяз көннәр,

Мул игенәр-

Синең бүләген

Сокландыргыч синең табигатең,

Бигрәк матур,ай-һай,күлмәген.

Көз - Рәхмәт матур сүгезгә!

8бала-Көз-сылу килгән ерактан

Нәрсә генә алмаган

Нинди бүләк кирәклеген

Әйтәсең дә аңлаган.

9бала-Көз шулай төрле төсләргә

Буйый бәтен җирне дә

Җиләк-җимеш белән сыйлый

Шатландырып безне дә.

А.б.- Көз, ә безнең балалар әле синең турында матур җыр да беләләр, тыңлап ал әле.

(Җыр «Көз»)


Көз-Бигрәк матур җырлыйсыз,балалар,рәхмәт сезгә.

10 бала-Оча яфрак,уйный яфрак

Һаваларда әйләнеп.

Бүген,бүген,бүген,бүген

Яфракларның бәйрәме

(Яфраклар белән бию)

Көз- Бик матур биедегез кызлар. Ә хәзер әйдәгез әле уйнап алабыз.

(Уен "Яфраклар җыю")

Көз - Сез бик унганнар, бик күп җырлар, шигырләр беләсез. Бәйрәмегез өчен рәхмәт. Сез миңа бүген бик күп бүләк бирдегез, миндә сезгә матур күчтәнәч алып килдем. Бу быелгы оннан пешерелгән тәмле,баллы пирог. Кызганычка каршы миңа китергә вакыт җитте. Сау булыгыз балалар!!!

Балалар-Сау булыгыз!!!

(Тәрбиячеләр балалар белән бергә,куңелле көйгә залдан чыгып китәләр)

Репертуар:

1. «Гөмбәләр» биюе Луиза Батыр - Болгари муз.

2. «Чок да чок» җырлы бию Е. Микшанцева муз.

3. «Дождик» җырлы бию Е. Микшанцева муз.

4. «Антошка» Ю. Энтина сүз., В. Шаинский муз.

Катнашучылар: Зурлар - Керпе, Антошка, Көз

Балалар - Гөмбәләр


© 2010-2022