Сценарий к празднику Көзге ярминкә

Раздел Музыка
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:





"Көзге ярминкә"

Мәктәпкә әзерлек төркеме











Зал ярминкә рәвешендә бизәлә. Өстәлгә җиләк - җимеш, яшелчәләр куела.

Залга бер малай керә:

Килде ярминкә, даулап,

Килде ярминкә, шаулап,

Бәхет, муллыклар яулап.

Әй Иш бабай, Иш бабай

Мич башыннан төш, бабай.

Кызыкайлар, дускайлар,

Эшегезне ташлагыз,

Йон йомарлап ятмагыз,

Орчык шырылдатмагыз,

Ярминкәгә барыгыз!

Залга алып баручы белән бергә балалар җырлап керәләр:

И ал бит ул, ал бит шул,

Ай, тырдыр, там - там.

Мал базарда бар бит шул.

Ай, тырдыр, там - там.

Үзен мактап, кеше хурлап

Ай, тырдыр, там - там.

Йөрүчеләр бар бит ул шул

Ай, тырдыр, там - там.

Базарга кил, соңга калма,

Ай, тырдым, там - там.

Иртән биштән килеп җит шул

Ай, тырдым, там - там.

Алып баручы: Балалар белән бергә

Базарга килдем иртән,

Көз көнендә ярминкә

Күңелле була икән.

  1. Сатучы:

Шундый зур безнең базар,

Шундый бай безнең базар.

Алмасы, әй алмасы,

Әй татлы соң, әй тәмле!

Әфлисун, лимоннар

Өелгән катлы - катлы.



  1. Сатучы:

Базар бай, кесәсе ай - вай!

Дарым - шарым, тәңкә ярым.

Күпмегә алсаң, шуңа сатам давай.



  1. Сатучы:

Базарга һәркем килер,

Үзенә кирәген алыр.

Бай килсә - мал алыр,

Ярлы килсә - чабата алыр.



  1. Сатучы:

Бик матур көй уйнар өчен,

Гармун сатып алыгыз.

Бер гармунчы тапмасагыз,

Бергәләп кул чабыгыз.

Әйе шул, шулай шул

Менә шулай кызык ул.

Такмак әйтеп кул чапканга

Ярминкәдә бию кызык ул.

Бию:"Лошкари"

  1. Сатучы:

Собирайся, народ,

Всех ярмарка зовёт!

Вас приглашает щедрая осень,

Приходите, милости просим!

Поработал - отдыхай,

Весели подружку.

Про богатый урожай

Расскажи по стишочку.

Мы капусту поливали

От вредителей спасали.

Вот и выросла она

И хрустяща и бела.

Весь в пупырашках огурчик

Прячет в листья нос.

Что такое, что случилось

Может он замёрз?

Посмотрите - ка морковка

В землю спряталась так ловко.

Только хвостик видно

До чего ж обидно.

У розовой редиски

Как у мышки хвостик.

И теперь мышонок к ней

Прибегает в гости.

Есть у лука перья

Только он не птица.

Он для супа и салата

Очень пригодиться.

Яблоки медвяные

Сочные румяные.

Целая корзина

Не из магазина.

Ягоды - клубнички

Дружные сестрички.

Улыбаются их щёчки

Сквозь зелёные листочки.

Светится на солнце

Груша золотая.

Не было у нас

Такого урожая.

Уродилась золотая

Крупная картошка.

Приготовим из неё

Суп, пюре, окрошку.

Не любит беспорядка

Дед горох на грядке.

Он в стручки горошины

Сложит как положено.

Выростили мы с тобой

Перец сладкий и большой.

Посмотри какой прекрасный

Он зелёный, жёлтый, красный.

Овоща не отыскать

Больше тыквы этой.

Вот она могла бы стать

Для золушки каретой.

Ягода известная

Вкусная, полезная.

Называется она

Чёрная смородина.

Җыр: "Урожай собирай"

Әби керә: Исәнмесез, кадерле балалар, килгән кунаклар. Бәрәкалла никадәрле кешеләр җыелганнар. Ишеткән идем аны бүген "Дуслык" балалар бакчасында ярминкә дип. Хак сүз булган икән. Соңга калмыем дип ашыга - ашыга, йөгерә - йөгерә килдем дә хәлләремм бетеп китте.

Алып баручы: Исәнме, Гөлйөзем әби, хуш киләсең түрдән уз. Әйдә бераз утырып ял итеп ал. Балалар, ә без әйдәгез сезнең белән ярминкә бәйрәмебезне дәвам итик. Ярминкә бәйрәмебез елның сихри, фасылында көз көнендә үткәрелә. Карагыз әле, тирә - як нинди матур. Агачларда матур сары яфраклар. Әйдәгез әле шушы яфракларны кулларыбызга алып бер биеп алыйк.

"Яфраклар" биюе.

Әби: И - и, балалар, сезгә карап балачагым искә төште. Нәкъ шушы вакытта без әти - әниләргә ияреп ярминкә бәйрәменә бара идек. Андагы биюләр, тәм - томнар, уеннар! Ярминкә бәйрәмен бик күңелле бәйрәм итә идек. Без аңа берничә көн алдан әзерләнеп иң матур киемнәребезне киеп килә идек. Бу бәйрәм атна буе сузыла иде. Ярминкә бәйрәмен сез дә күңелле итеп үткәрегез.

Уйнагыз да, җырлагыз да,

Рәхәт чакларыгызда.

Алсу гөлләр чәчәк атсын

Йөргән юлларыгызда.

Алып баручы:

Гөлйөзем әби, матур теләкләрең өчен рәхмәт сиңа. Без дә сиңа ярминкә бәйрәменә дип өйрәнгән матур шигырьләребезне сөйләп, моңлы җырлары-бызны җырлап күрсәтик әле.

Ни арада җәй үткән

Алтын көз килеп җиткән.

Җимешләр өлгергәч бакча

Бигрәк тә матур икән.

Алмалары әй уңганнар

Кызарышып тулганнар.

Балга манып алганмыни

Шундый татлы булганнар.

Һәр көз үзенчә килә ул,

Һәр көз үзенчә матур.

Елмаешып бер биесәк

Көзне ярату булыр.

Җыр: "Тау өстендә бер балан"

Яратам мин, сары төсне,

Бөтен донья сары төсле -

Кыздырасы килми бер дә

Кояш та сабырланган.

Сабыр булганга микәнни

Кояш та сарыланган.

Арыш, бодай бөртекләре

Кояш белән бер төстә.

Сары белән буялмыйча

Калмагандыр бер төштә.

Саргайган яфраклар җиргә

Сарылалар сак кына ...

Сары була белә шулай

Безнең туган як кына!

"Ак кошлар" биюе

Алма исләре таратып

Зәңгәр һаваны чыңлатып

Көз якынлаша.

Ул алып килгән төсләрдән

Аллы - гөлле җимешләрдән

Күзләр камаша.

Көзге табын бай табын

Кыяр, карбыз һәм кавын.

Телем - телем теленгән

Өем - өем өелгән.

Әткәм кебек тырыш көз,

Әнкәм кебек юмарт көз.

Көзләр юмарт булганга

Бик бәхетле, бик шат без.

Җыр "Чыпчык"

Әби: Булдырдыгыз, рәхмәт төшкерләре. Бик матур сөйлисез, җырлыйсыз, биисез икән. И - и, балалар онытып та торам монда килергә чыкканчы тәмле итеп коймак издем, кибеткә кердем.

Тәмле конфетлар булды

Бар дусларны сыйларга -

Чәй эчәргә самавыр да

Куйыйк, әйдә булмаса.

Менә бу самавыры,

Сабырның да сабыры!

Кайный башласа - кайный,

Ташый башласа - ташый.

Нинди матур самавыры!

Ялт - йолт итеп тора ул!

Самавырда кайнаган чәй

Бигрәк тәмле була ул.

-Бәйрәмегез күңелле булсада мин кайтып чәй яңартып, коймакларымны пешерә торыйм әле. Бәйрәмегез беткәч мин дә сезне кунакка көтеп калам. Барчагызда саубулыгыз.

Алып баручы:

-Чакырган җиргә килми калмабыз. Гөлйөзем әби, чакыруыңа зур рәхмәт. Әлегә үзең дә саубулып тор. Балалар, әйдәгез әле тагын бер көзне мактап алыйк.

Сары келәме урманның

Барысын каршы ала.

Бу келәмнең өсләренә

Һәркем үз юлын сала.

Күк йөзләре кызгылт - сары,

Кояш байый сүрелә.

Кояш артларында ап - ак

Вак болытлар күренә.

Көзнең табигате матур,

Бар төсләре сары - ал.

Көз тиз үтәр, кыш та җитәр,

Матурлыкны күреп кал.

Җыр "Көзләр килә көзләр".

Алып баручы:

Күңелле булды кичә

Мичтә коймаклар пешә.

Хәзер инде ял итик,

Бергәләп чәйләр эчик.

Гөлйөзем әбине озак көттерү яхшы булмас, әйдәгез, балалар, кунакка барыйк.

© 2010-2022