Казаным - башкалам

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программаларында 1-11нче сыйныфлар ( Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харсова)  6-сыйныфта әдәбият дәресендә “Казан һәм аның тарихи һәйкәлләре” темасына 2 сәгать бирелә. Мин бер дәресне “Казаным – башкалам” дип алдым. Бу татар әдәбияты дәресе  татар  төркемнәрендә укучы 6 нчы сыйныф укучыларына каралган.  Дәрес проект методына корылган, укучыларга тема һәм планы бирелә, эшләү юнәлеше тәкъдим ителә. Power Point программасында презентация әзерләнә.   Укучылар үзләренең мавыгуларына карап, индивидуаль биремнәр сайлыйлар.  Башкалабыз Казанга нигез салыну, аның исеменең килеп чыгышы, шәһәрнең тарихи үткәне, тарихи һәйкәлләре, бүгенгесе  турында иҗади рәвештә проектлар  әзерлиләр. Тарихчылар,  экскурсоводлар, шагыйрьләр төркемнәре  аерым темалар өстендә эшлиләр. Укучылар алдына түбәндәге таләпләр куела: 1.Алган белемнәрне кулланып, Казан турында материаллар җыярга. 2.Казанның истәлекле урыннары турындагы белешмәне тикшерергә. 3.Сайлап алынган тема буенча туган якка мәхәббәт, горурлык хисе уята торган әсәрләр сайларга    Әлеге  дәрес проекттан соң укучыларның Казан турындагы белемнәре ныгытыла,өстәмә белемнәр өстәлә; әдәби телдә дөрес, матур итеп сөйләү күнекмәләре булдырыла; Казан шәһәренең архитектура һәйкәлләренә ихтирам итү хисе тәрбияләнелә; укучыларда үзләренең дә Казаныбыз, илебез язмышын ышанып тапшырырдай шәхесләр булып үсеп җитүләренә омтылыш булдырыла. Компьютер белән һәм интернет челтәрендә эшли белү күнекмәләре камилләшә. Газета-журнал, китаплар белән махсус  әзерләнәләр. Мөстәкыйль рәвештә һәр төркем  презентацияләр әзерли.
Раздел Музыка
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Бәрлебашы төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениясе



6 нчы сыйныф өчен (татар төркеме)

дәрес темасы:

Казаным - башкалам.


Әзерләде: Бәрлебашы төп гомуми

белем бирү мәктәбенең татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Миңнуллина Фәридә Фәрит кызы


2012

Максат.

1. Проект эшләре аша республикабыз башкаласының тарихы белән таныштыру.

2.Бәйләнешле сөйләм телен, иҗади эшләү күнекмәләрен үстерү.

3.Башкалабызга, аның тарихи урыннарына кызыксыну тәрбияләү, укучыларда башкалабызга карата горурлык хисе уяту.

Дәрес тибы: катнаш

Җиһазлау: проект эшләре, презентацияләр, компьютер, мультимедиа проекторы, кроссворд, "Әй, Казаным" җыры.

Дәрес барышы

I.Оештыру өлеше.

1. Исәнләшү.

Дежур укучының рапорты.

2. Уңай психологик халәт булдыру.

- Кәефегез ничек?

- Балкыган кояш кебек.

Татар телен, Тукай телен

Өйрәнергә дип килдек.

II.Актуальләштерү. Без бүген сезнең белән Татарстаныбызның башкаласы Казанга сәяхәт итеп кайтачакбыз, аның хәзерге тормышы белән генә түгел, ә данлы һәм шанлы тарихы белән дә танышырбыз. Тарихын проектларыгыз нигезендә ачарбыз. Шулай итеп безнең дәресебезнең темасы - "Казаным - башкалам". Г.Тукайның Казан каласы турында әйткән сүзләрен игътибар белән укыйк әле. Ул мәдәният учагы булган Казанны яратып түбәндәге сүзләрне әйткән:

И Казан! Дәртле Казан!

Моңлы Казан! Нурлы Казан!

III. Төп өлеш.

Укытучы:

- Казан - Идел буе регионында иң зур мәдәният-сәнгать үзәкләренең берсе. Ул-Татарстанның башкаласы. Шәһәрдә җитмеш җиде милләттән булган 1 миллионнан артык кеше яши. Ул Россиянең өченче башкаласы статусын йөртә. Казанда күп төрле завод-фабрикалар, театрлар, уку йортлары һәм спорт комплекслары урын алган. 2 013 елда Казан шәһәрендә Универсиада уеннары узачак. "Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк",- дигән бик матур мәкаль бар татар телендә. Әйдәгез, без Казанның салыну тарихы белән танышып китик.

Проектларны яклау.

  1. Укытучы сүзе. Дәреснең темасыннан чыгып һәр төркем проект эше эшләде. Сүзне тарихчыларга бирәбез. Беренче төркем безне Казан шәһәренең тарихы белән таныштырыр. Риваятьләр белән таныштырып китәрләр.

Тема. Казан шәһәренең тарихы.

Проектның планы.

1.Казан шәһәре.

2. Риваятьләр.

Тарихчыларның чыгышы тыңлана.

Укучы.

- Казанның ерак гасырлардан килгән олуг тарихы бар. Казан каласына якынча 1005 елда нигез салынган. Әлеге шәһәр Идел буе Болгар дәүләтенең төньяк чикләрен саклау максаты белән төзелә башлаган. Соңрак 12-13 гасырлар чигендә, монгол-татарларның явы вакытында, Болгар дәүләтенең иң зур шәһәрләре - Болгар, Сувар, Биләр шәһәрләре - җимерелүләргә дучар ителгәч, монгол яуларыннан читтә калган Казан шәһәре исән калган кешеләргә сыену урыны булган һәм әкренләп яңа дәүләт - Казан ханлыгының башкаласына әйләнгән. Казан шәһәре Көнбатышның һәм Шәрыкның зур дәүләтләре, шәһәрләре белән тыгыз элемтәләр алып барган ул заманда Казан. Үзенең таш пулатлары, мәчет манаралары, шәһәр ныгытмалары, имән капкалары ерактан ук күренеп торган. Казан халкы үзенең башкаласының салынуы турында бик күп кызыклы риваятьләр сөйләп калдырган.

Укытучы.

Риваятьләр белән танышып китик. Әйдәгез, тарихчылар төркеме сүзне дәвам итеп борынгы Казанга сәяхәт итәргә ярдәм итегез әле!

Беренчедән, риваятьнең нәрсә икәнлеген искә төшерәләр.

(Риваять - борынгы заманнардагы тарихи вакыйгаларны сурәтләгән, тарихи фактларга нигезләнгән халык авыз иҗаты әсәрләре.)

(Укучыларның риваятьләре - "Суга төшкән казан", "Алтын чабак", "Туйбикә казаны", "Кайный торган Казан", "Шәһәрнең этләргә калуы ").

Укытучы:

-Казанның данлы тарихы белән таныштык, ә хәзер тарихи һәйкәлләр белән танышып китик. Безгә моны эшләргә экскурсоводлар төркеме ярдәм итәчәк.

Башта Казан темасына багышланган кроссворд эшләп алырбыз. Әгәр дә дөрес итеп сорауларга җавап тапсак, горизонталь буенча Казан ханлыгының иң данлыклы ханбикәсе исеме килеп чыгар.

  1. Татар халкының иң күңелле милли бәйрәме.(Сабантуй)

  2. Казанның бер районы.(Авиатөзелеш)

  3. Казан шәһәре нинди елга янында урнашкан?(Идел)

  4. Казан шәһәренең мэры.(Метшин)

  5. Татарстан территориясендәге борынгы шәһәр. (Болгар)

  6. 2013 елда Казанда үтәчәк ярыш.(Универсиада)

  7. Казанга "пар ат"ка утырып килгән шагыйрь.(Тукай)

  8. Казан шәһәренең иң матур мәчетләренең берсе. (Кол Шәриф)

  • Горизонталь буенча нинди исем килеп чыкты.(Сөембикә)

Бик әйбәт эшләдегез. Хәзер сүзне экскурсоводларга бирәбез.

Тема: Тарихи һәйкәлләр.

Проектның планы.

1.Казан Кремле.

2.Сөембикә манарасы.

3.Спас манарасы.

4.Кол Шәриф мәчете.

5. Казан дәүләт университеты.

Укытучы сүзе. Рәхмәт укучылар.

Ял итү. Көй уйный. Әкрен генә басабыз

Азрак ял итеп алабыз

Тиз-тиз чүгеп алабыз

Аннан туктап алабыз

Уңга таба бөгелеп

Сулга таба бөгелеп

Салмак кына әйләник

Тын гына утырыйк.

Укытучы.

Ә хәзер сүзне шагыйрьләргә бирик.

Алар Казан турында шигырьләр әзерләп килергә тиешләр иде. Рәхим итегез!

Тема. Казаным.

Укучыларның шигырьләрен тыңлау.

Укытучы. Бик яхшы укучылар. Чыннан да Казанның үткәне данлы һәм шанлы, хәзергесе матур, киләчәге тагын да матуррак булыр дип ышанасы килә. Презентация карап китәрбез.(Казан күренешләре "Әй,Казаным" җыры астында күрсәтелә)

Укытучы сүзе. Укучылар, без бүген Казан тарихы , аның тарихи һәйкәлләре турында күп мәгълүматлар алдык.

Тактадагы сорауларга җавап бирәбез, соңрак җавапларны бәяләрбез. (Укучыларның җаваплары, үзбәя)

1. Кремль атамасы татарча нинди сүздән килеп чыккан? (кирмән)

2. Сөембикә манарасы ничә катлы? (җиде)

3. Казан дәүләт университеты кайчан ачыла? (1804 елда)

4. Аның беренче ректоры итеп кем сайлана? (Н.И.Лобачевский)

5. Казан Кремлендә 1996 елның ахырында мәчет төзелеше башлана. Ул кем исемен йөртә? (Кол Шәриф)

6. Казанда күпме халык яши? (1 млн.артык)

7. Казан ничә районга бүленгән? (җиде)

8. Казанның җәяүлеләргә генә йөрү рөхсәт ителгән урамы. (Бауман урамы)

IV. Рефлексия. Сезгә проектлар өстендә эшләү ошадымы? Ни өчен?

Укучылар, без үзебезнең башкалабызны белик, 1000 елдан артык

тарихы булган Казаныбыз белән горурланыйк.

Билгеләр кую.

V. Өй эше бирү, укучыларның җавапларын бәяләү.

-Менә безнең дәресебез ахырына якынлашты. Көндәлекләрегезне ачабыз, өйгә эшне язабыз: "Казанга сәяхәт" темасына хикәя язарга. Дөрес җавапларыгыз, матур фикерләрегез өчен бик зур рәхмәт! Саубулыгыз!









© 2010-2022