Слова песен (тексты тат.)

Предлагаю вашему вниманию тексты песен кряшенского народа и, которые написала моя сестра. Эти песни можно услышать по татарскому радио, увидеть клипы на телевидении и найти в просторах Интернета. Все произведения написаны на татарском языке. Их можно разучивать на уроках музыки в 4 классе как национально - региональный компонент по теме "Музыка моего народа" или учить как номера художественной самодеятельности накружках по вокалу , или слушать на класссных часах.                                 ...
Раздел Музыка
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Баллы сөю
Хәмит Маткәримов көе, Людмила Аланлы сүзләре

1. Бал кортлары бал җыя,
Кәрәзләргә коела.
Чын күңелдән әйткән сүзең
Балдан татлы тоела.


Кушымта:
Татлыдан татлы балым син,
Йөрәккәем, назым син.
Күреп тә, сөеп тә туймас
Җанга якын ярым син.


2. Бал кортлары уңганлыгын
Алдың мәллә үзеңә?
Татлы сөю кәрәзенә
Эләктең бит, түз генә!


Кушымта.


3. Бердәнберем - син, диеп әйт,
Яшермичә сүзеңне.
Тиңем итеп сайлаганга
Яратам ич үзеңне!

Кушымта.



Әнә шул сүзең

Керәшен халык җыры

1. Агыла да болыт агыла,
Кыйблалардан җилләр искәндә,
Өзелә лә үзәк,өзелә
Сез, дусларым, искә төшкәндә

Кушымта:

Әнә шул сүзең,
Яратам үзең.


2. Тәрәзәләреңне ачып куй,
Тәгәрәп лә керсен пар алма.
Пара алма кебек пар килгәнсез,
Кавыштырган сезне замана.

3. Бер алманы бишкә бүләек,
Бер-беребез өчен, беребез үләек.
Кар сай булса, сукмак салырсың,
Кирәк булса, хәйлә корырсың.

4. Утыртаек гөлләр бакчага,
Гөл бакчалары ла тулганчы.
Ташлап китмик туган якларны,
Мәхрүм итмик сөйгэн ярларны.



Бергә яшик, туганнар
М. Хөсәенов музыкасы, Әхтәм Фәтхи сүзләре


1. Урап - урап яуса кышның көчле бураны,
Кар көртләре күмеп китсә барыр юлларны.
Бер - береңә илтә торган эзне җуйганда,
Бураннарга каршы бергә барыйк, туганнар.


2. Күңел күген каплаганда язмыш бураны,
Чит җирләрдә туганнарсыз яшәп буламы?
Аймыл булып, күзгә моңнар, яшьләр тулганда,
Яшьне сөртик тә елмаеп, яшик, туганнар.


3. Язмыш бураны кар өйсә кайтыр юлларга,
Араларны аермасын ерак елларга.
Кар ерып кайтыйк карамый көчле буранга,
Уйнап - көлеп, җырлап - биеп, яшик, туганнар!







Ак күгәрчен
Фәнис Мотыйгуллин сүзләре, Людмила Аланлы музыкасы


1. Үткәннәрне искә алып кына
Бер тынычлык тапмыйм җаныма.
Әллә мин дә ак күгәрчен булып,
Барыйммы соң очып яныңа?


Кушымта:

Үзем генә булып калырмын да,
Мин кайтырмын сиңа яңадан.
Ак күгәрчен безгә икебезгә
Бәхет теләп очсын һавада.


2. Иңнәреңә синең кунармын да
Чәчләреңнән назлап сөярмен.
Канатларым сирпеп йомшак кына
Иреннәрең тәмен сизәрмен.


Кушымта.


3. Ак булганым өчен күкләремнән
Алырсыңмы мине аерып?
Әллә тагын бәхет канатларын
Ыргытырмы язмыш каерып?


Кушымта.



Телисеңме?
Людмила Аланлы музыкасы һәм сүзләре


1. Телисеңме, ап - ак карлар булып,
Иңнәреңә синең явамын.
Салкыннарда җан җылыңны биреп,
Бүләк итәм хисем кайнарын.


Кушымта:

Бик теләсәң, гөлләр була алам
Балкытырга нурлы йөзеңне.
Бәхетле мин, якты йолдыз итеп,
Яннарыңда тоям үземне.


2. Телисеңме, шат тамчылар булып,
Тамамын мин иркә язларда.
Мәхәббәтем җылысына төреп
Тирбәтермен, иркәм, назларда.


Кушымта.





Сандугачым чиядә
Л. Аланлы музыкасы, Р. Шәмсиева сүзләре.


1. Бер сандугач оя корды
Өй каршында чиядә.
Йокыларымнан уята
Чут - чут сайрап иртәдә.

Кушымта:

Сандугачым, сайравыңа
Кушыла җырчы кошлар.
Уйга калып, моңга талып,
Җырлыйсы иде, дуслар.


2. Сайра, кошкай, сайра әле,
Ташлама син ояңны.
Син сайрарсың, мин җырлармын,
Бергә саклыйк без аны.

Кушымта.

3. Сандугачым, җылы яктан
Парлашып кайтты язым.
Чут - чут сайрап, тәрәз аша
Салды кайту авазын.

Кушымта.



Язлар
Илнат Фәрхуллин көе, Людмила Аланлы сүзләре


1. Язлар... Язлар...
Алып килә назлар,
Сихри нурлар сибә дөньяга.
Шатлык булып,
Илһам булып килә,
Бу җанымнан шигъри моң ага.


Кушымта:

Язлар... Язлар...
Йөрәк җилкенүдән
Хисләр сыймый күңел ярына!
Язлар - ташкын!
Аның кочагында
Барам тәүге сөю ягына...


2. Язлар… Язлар…
Саф мәхәббәт килер,
Җанга шатлык нуры таратыр.
Сөю-назга,
Бәхетләргә төргән
Бу язларны һәркем яратыр.


Кушымта.



Су буйларында йөрдем

Л. Аланлы кое, Рәмзия Габделхакова сүзләре

1. Су буйларында йөрдем,
Үз чишмәмне эзләдем.
Җил уйнаган комнарымда
Уелып калды эзләрем.

Кушымта:

Су буйларында йөрдем,
Суга салдым серләрем.
Сине яратып туярга
Җитмәстер гомерләрем.

2. Су буйларында йөрдем,
Уйландым да моңландым.
Көлүеңне хәтерләткән
Чишмә җырын тыңладым.

Кушымта.

3. Чишмә җырларын тыңладым,
Эчтем баллы суларын.
Күз алларымда сыннарың,
Миңа сузган кулларың.

Кушымта.



Карлыгандай күзләрең

Айдар Әгъләмов көе, Людмила Аланлы сүзләре

1.Күңел бакчамда син - иркә гөлем,

Сылу чәчкәгә тиңлимен үзең.

Карлыгандай кара күзләрең (бэк)

Гашыйк булганымны сизмәдем.

Кушымта:

Карлыгандай күзләрең,

Наз тулы елмаюлы сүзләрең.

Сине генә сөям бит, гүзәлем,

Уйлап гел сине яна бит йөрәгем,

Карлыгандай күзләрең.

2. Яннарымнан узсаң, күз сирпеп кенә,

ам ааааааа аааммммм

Йөрәгем син дип ашкынып тибә.

Карлыган кебек кара күзләрең (бэк)

Күрмичә ничек түзәрмен?

Кушымта.

3. Татлы иреннәрең карлыган төсле

бум ба бум бара бара баджя
Күзләреңә карап туялмам төсле.

Мәхәббәткә күмеп назлап иркәләр (бэк)

ммммммммм ача ача
Әйдә, барыйк бергәләп!

Кушымта.











Яңа ел белән!
Людмила Аланлы сүзләре, Айдар Әгъләмов музыкасы

1. Төнлә белән карлар яуган,
Яктылыкка дөнья төренгән.
Шатлык белән, бәхет белән
Җыр агыла хәзер һәр өйдән.
Бәйрәм көтә бүген йөрәкләр,
Бездән сезгә изге теләкләр:
Яңа елда - шатлыклар да,
Сөенечләр насыйп булсын сезгә, дуслар!
Яңа елда, бар җиһанда
Якты хисләр сезне урап алсын, дуслар!

2. Бәхетлеләр артсын җирдә,
Өмет белән карыйк бу дөньяга.
Күктә хәтта йолдызлар да
Безнең өчен генә якты яна!
Бәйрәм көтә бүген йөрәкләр,
Бездән сезгә изге теләкләр:
Яңа елда - шатлыклар да,
Сөенечләр насыйп булсын сезгә, дуслар!
Яңа елда, бар җиһанда
Якты хисләр сезне урап алсын, дуслар!





Озату көе

Керәшен халык җыры

1. Җаулыклар дай элдем лә мин читәнгә,
Җилбер генәй лә, җилбер лә итәргә.
Туганайлар җөриләр, ай, китәргә,
Һич белмәйбез лә ни хәлләр итәргә.

2. Китәсең лә, туганкай, син китәсең,
Аткынайга ла авыр ла итәсең.
Аткынайга авыр ла син итмисең,
Безнең җанга ла җамансу итәсең.

3. Сезнең урамыгыз ла җәшел чирәм,
Таптый гынай ла, таптый ла кайтырбыз.
Сезнең күргәндә ләй сый - хөрмәтне
Мактый гынай ла, мактый ла кайтырбыз.



© 2010-2022