Интегрированный урок: Фәрит Яруллин һәм аның “Шүрәле”се

VII- класс   Тема: Фәрит Яруллин һәм аның “Шүрәле”се. (Музыка һәм әдәбият дәресе белән берлектә интеграль дәрес) Максат: Композитор Ф. Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән укучыларны таныштыру. Әдәбият, сәнгать һәм музыканың бербөтенлеген исбатлау. Балет төшенчәсе белән таныштыру, Ф. Яруллинның “Шүрәле” балетын өйрәнү. Сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү. Җиһазлау: Компьютер, баян, дәреслекләр, композиторның биографиясе, иҗаты буенча компьютер презентациясе.   Дәреснең барышы: 1.                      Дәресне оештыру өлеше: 1)                      Исәнләшү. (Музыка һәм татар теле укытучыларның балалар белән исәнләшүе) 2)                      Дәреснең темасын, максатын укучыларга җиткерү. Татар теле укытучысы: Укучылар, без бүгенге әдәбият дәресебезне музыка укытучысы белән берлектә алып барырбыз. Чөнки бүгенге дәрестә без сезнең белән әдәбият, сәнгать һәм музыканың бербөтен икәнлеген тоярга, шуңа ышанырга омтылырбыз. Дәресебезне композитор Фәрит Яруллинның тормышын, аның иҗатын, аның өчен иң кадерле булган “Шүрәле” балеты аша ачарга тырышырбыз. Шуңа күрә дә дәресебезнең темасын “Фәрит Яруллин һәм аның “Шүрәле”се” дип атарбыз. 2.                      Дәреснең төп өлеше: 1)                      Фәрит Яруллинның биографиясе: Табигатьнең зирәклегеме, әллә саранглыгымы- кешегә гомер дигәнең бик тә чикле, үлчәп кенә бирелгән. Ул менә шушы вакыт арасына сыярга, кешелек тарихында үзеннән билгеле бер өлеш – күңел хәзинәсен калдырып китәргә тиеш. Заманның нинди генә чоңгылларына эләкмәсен, кагыйдә буларак, зур шәхесләр үзләренә тигән гомердә әйтәсе сүзләрен әйтеп өлгерәләр. Гаҗәп хәл: Тукайга моның өчен нибары егерме җиде ел вакыт җиткән. Композитор Фәрит Ярулли үзенең “Шүрәле” балетын Тукай яшендә тәмамлый һәм Бөек Ватан сугышына китә. Ул матурлык хакына яшәде, иҗат итте һәм һәлак та булды. Фәрит Яруллин үзенең иртә үлеме һәм “Шүрәле”сен сәхнәдә бөтенләй күрми китүе белән зур бер серне дә алып китте. Шул серне аңларга тырышу теләге безне каядыр ерак офыкларга чакыра, тәгәри киткән йомгак шикелле үзенә ияртә.   Халык әкиятләренә нигезләнеп, Тукай әкият – поэма яза, Шүрәлене Кырлай урманнарына кертеп җибәрә. Калганы инде билгеле: Былтыр атлы егет хәйлә белән Шүрәленең бармакларын бүрәнә ярыгына кыстыра...   Музыка укытучысы: Әдәбиятта яки музыкада булсын, сәнгать дөньясында теләсә кайсы әсәр – шәхеснең дәвамы, йөрәк тибеше, күңел кайтавазы... Ф.Яруллинның “Шүрәле”се музыкаль әсәр. Ул балет. Ә нәрсә соң ул балет? - 2 бит Балет – ул  театральләштерелгән,  сәхнәләштерелгән  музыка  белән баетылган бию  күренеше.   “Шүрәле” балетының  либреттосын  Әхмәт Фәйзи яза. - 3 бит Либретто  итальянчадан  тәрҗемәсе  китапчык, ягъни  әдәби текст – балетның эчтәлеге. Укучылар, әлеге  тыңланып кителгән музыкаль әсәр  -  увертюра  дип атала. Ә нәрсә  соң ул  увертюра?    Увертюра  француз сүзеннән алынган  -  ачыш дип  атала,  оркестр  башкаруында  кыскача гына  балетның  төп  эчтәлеген  ачып  бирү. Әсәрнең увертюрасы  безне  зур,  каршылыклы, давыллы  -  романтик  дөнья  белән очрашуга әзерли.    “Шүрәле” балеты 3 күренештән 4 картинадан тора. Балетта  музыка  әйдәүче көч, ул  безне,  тыңлаучыларны  алдан  ук әсәрнең  әчтәлеге  белән  таныштырып бара.Укучылар, ә хәзер сезнең  белән  балетның  эчтәлеге, ягъни  либреттосы белән  якыннанрак танышып  үтик   әле. (укучыларның күренешләр  эчтәлеген  сөйләп китүе)   Музыка  укытучысы:   Укучылар, арыдыкмы?  Әйдәгез  бераз  ял  итеп,  биеп  алыйк.   Балетның  геройлары  кемнәр?  Без  аларга  кыскача  гына  характеристика  биреп  китик  әле. Укучылар:   Балетның  геройлары:  Шүрәле,  Былтыр  һәм  Сөембикә.   Музыка  укытучысы:   Шүрәле  холык  -  фигыле  буенча  нинди  зат:  Уңаймы?  Тискәреме? Җавапны  без  музыкаль  клипны  караганнан соң  әйтербез. Укучылар: Шүрәле  шаян,  мәкерле. Музыка  укытучысы:   Аның  тискәре  һәм  мәкерле  зат  булуы  көй  һәм  хәрәкәтләр белән  ничек  күрсәтелә? 1.                      Көйдәге  шомлы  авазларның  яңгырашы. 2.                      Ямьсез  хәрәкәтләр  белән  биюе. Ә  кем  ул  Былтыр?   Укучылар:  Авыл  егете.  Яшь  һәм  бик  көчле, зирәк. Музыка  укытучысы: Былтырның  биюендә  аның  характеры  чагыламы?  Былтыр  биюен  карап  үтик  әле. Музыка  укытучысы:  Гаделлек  сөйгән  батыр  һәм  тәвәккәл  егет  икәнлеге  күренеп  тора. Ә Сөембикә  образына  нинди  характеристика  биреп  була? Сөембикә биюен карап образны сүрәтләп китик әле.  Укучылар:  Сөембикә  -  саф  мәхәббәт  өчен  яратылган  гүзәл  һәм  эчкерсез  җан. Музыка  укытучысы: Дөрес укучылар, Сөембикә  образының  көй  аша  сафлыгы,  мәхәббәте,  кичерешләре  күренә.
Раздел Музыка
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

VII- класс

Тема: Фәрит Яруллин һәм аның "Шүрәле"се. (Музыка һәм әдәбият дәресе белән берлектә интеграль дәрес)

Максат: Композитор Ф. Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән укучыларны таныштыру. Әдәбият, сәнгать һәм музыканың бербөтенлеген исбатлау. Балет төшенчәсе белән таныштыру, Ф. Яруллинның "Шүрәле" балетын өйрәнү. Сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Компьютер, баян, дәреслекләр, композиторның биографиясе, иҗаты буенча компьютер презентациясе.

Дәреснең барышы:

  1. Дәресне оештыру өлеше:

  1. Исәнләшү. (Музыка һәм татар теле укытучыларның балалар белән исәнләшүе)

  2. Дәреснең темасын, максатын укучыларга җиткерү.

Татар теле укытучысы:

Укучылар, без бүгенге әдәбият дәресебезне музыка укытучысы белән берлектә алып барырбыз. Чөнки бүгенге дәрестә без сезнең белән әдәбият, сәнгать һәм музыканың бербөтен икәнлеген тоярга, шуңа ышанырга омтылырбыз. Дәресебезне композитор Фәрит Яруллинның тормышын, аның иҗатын, аның өчен иң кадерле булган "Шүрәле" балеты аша ачарга тырышырбыз. Шуңа күрә дә дәресебезнең темасын "Фәрит Яруллин һәм аның "Шүрәле"се" дип атарбыз.

  1. Дәреснең төп өлеше:

  1. Фәрит Яруллинның биографиясе:

Табигатьнең зирәклегеме, әллә саранглыгымы- кешегә гомер дигәнең бик тә чикле, үлчәп кенә бирелгән. Ул менә шушы вакыт арасына сыярга, кешелек тарихында үзеннән билгеле бер өлеш - күңел хәзинәсен калдырып китәргә тиеш. Заманның нинди генә чоңгылларына эләкмәсен, кагыйдә буларак, зур шәхесләр үзләренә тигән гомердә әйтәсе сүзләрен әйтеп өлгерәләр. Гаҗәп хәл: Тукайга моның өчен нибары егерме җиде ел вакыт җиткән.

Композитор Фәрит Ярулли үзенең "Шүрәле" балетын Тукай яшендә тәмамлый һәм Бөек Ватан сугышына китә. Ул матурлык хакына яшәде, иҗат итте һәм һәлак та булды.

Фәрит Яруллин үзенең иртә үлеме һәм "Шүрәле"сен сәхнәдә бөтенләй күрми китүе белән зур бер серне дә алып китте. Шул серне аңларга тырышу теләге безне каядыр ерак офыкларга чакыра, тәгәри киткән йомгак шикелле үзенә ияртә.

Сәнгатьтә иҗатның үзеннән дә зуррак бер нәрсә бар, ул да булса - әсәрнең авторы, аны дөньяга тудыручысы. "Шүрәле"се генә түгел, композиторның шәхесе дә бердәй дәрәҗәдә үзенә тарта, кызыктыра безне. Зур рухи байлык калдырган иҗатчалар һәммәсе дә шулай, чөнки әсәр белән авторны бер-берсеннән аерып карау мөмкин түгел. Күңел батырлыгы кылыр өчен кеше гомере буе әзерләнә. Фәрит Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгәндә без күп кенә сорауларга җавапны аның балачагыннан, ул яшәгән чордан, мохиттан, композиторның шәхесеннән эзләргә тиеш булабыз.

<Приложение1>

Татар теле укытучысы:

1913 елның апрель ае сөекле шагыйребез Габдулла Такуйны бу якты дөньядан алып китте. Ә 1914 елның гыйнвар ае җиргә булачак композитор Фәрит Яруллинны бүләк итте. Габдулла Тукайны искә төшерүем тикмәгә генә түгел. Ф.Яруллинның әтисе Заһидулла Яруллин барыбызга да таныш булган "Тукай маршы" авторы. Тукайга булган мәхәбәтен З. Яруллин үзенең улы Фәриткә дә кечкенәдән бирә алган. Әле Фәрит укый да белмәгән бер көнне ул Г.Тукайның әкиятләр җыентыгын алып кайта. Кышкы озын кичләрнең берсендә әлеге иҗатка гашыйк гаилә бергә җыела. Әтиләре Фәрит өчен скрипка ясый, ә әниләре Г. Тукайның әкиятләрен укый. Фәритнең күңеленә иң хуш килгәне, тирән эз калдырганы "Шүрәле" әкияте була. Шул көннән башлап ул шушы образ белән яши башлый. Хәтта Шүрәлене чын-чынлап барлыгына да үз-үзен ышандырып бетерә. Укучылар, ә Шүрәле чынлап та халык авыз иҗатында булганмы, әллә аны Г. Тукай гына уйлап тапканмы?

Буыннан буынга күчеп, телдән- телгә сөйләнеп килгән татар халык әкиятләрендә нинди генә җеннәр, убырлы карчык, дию пәриләре турында сөйләнми... Шүрәле - әнә шундый әкияти затларның берсе. Халыкның күзаллавынча, ул үзе дә адәмчәрәк кыяфәтле, йонлач, бармаклары очлы һәм озын, маңгаенда мөгез. Көчле- куәтле түгел, ләкин мәкерле, кешеләрне кытыклый торган сәер гадәте бар. Кети-кети уйный башласа, адәмне кытыклап үтерүе дә ихтимал, имеш.

Укучы:

Халык әкиятләрендә Шүрәленең икенчерәк төрлесе дә бар. Анысы, төн буе карурманда чаптырып, крестьянның атын газаплый икән. Әмма кеше дигәнең хәйләкәр: атының сыртын сумалага буяп җибәрә. Шүрәле, бер менеп атлангач, кире төшә алмыйча шунда ябышып кайткан да, соңра кешеләр аны базга салып, өстенә керосин сибеп яндырганнар, янәсе.

Укучы:

Халык әкиятләренә нигезләнеп, Тукай әкият - поэма яза, Шүрәлене Кырлай урманнарына кертеп җибәрә. Калганы инде билгеле: Былтыр атлы егет хәйлә белән Шүрәленең бармакларын бүрәнә ярыгына кыстыра...

Музыка укытучысы:

Әдәбиятта яки музыкада булсын, сәнгать дөньясында теләсә кайсы әсәр - шәхеснең дәвамы, йөрәк тибеше, күңел кайтавазы...

Ф.Яруллинның "Шүрәле"се музыкаль әсәр. Ул балет. Ә нәрсә соң ул балет?

<Приложение2> - 2 бит

Балет - ул театральләштерелгән, сәхнәләштерелгән музыка белән баетылган бию күренеше.

"Шүрәле" балетының либреттосын Әхмәт Фәйзи яза.

<Приложение2> - 3 бит

Либретто итальянчадан тәрҗемәсе китапчык, ягъни әдәби текст - балетның эчтәлеге.

Укучылар, әгәр либретто үзгәрә икән, аның музыкасы да азмы -күпме үзгәрә. Әхмәт Фәйзи либреттосына язылган музыканың күп өлеше үзгәрешсез кала, ләкин байтак урыннар кабаттан эшкәртелә.

Либретто яңартылу уңаеннан кайбер бүлекләр, туй һәм янгын күренешләре өр - яңадан языла. Балет тарихында либретто һәрвакыт алдан йөри, ләкин әсәр язмышын ахыр чиктә музыканың көче, тирәнлеге, яңалыгы хәл итә.

Фәрит Яруллинга кыска гына вакыт эчендә "Шүрәле" балетына көйләрне, партияләр, күренешләр өчен музыканы язарга һәм өлгертергә, балеттагы фантастика белән чынбарлыкның табигый кушылып китүенә гармониягә ирешергә кирәк.

<Музыка>

Укучылар, әлеге тыңланып кителгән музыкаль әсәр - увертюра дип атала. Ә нәрсә соң ул увертюра?

<Приложение2> - 4 бит

Увертюра француз сүзеннән алынган - ачыш дип атала, оркестр башкаруында кыскача гына балетның төп эчтәлеген ачып бирү.

Әсәрнең увертюрасы безне зур, каршылыклы, давыллы - романтик дөнья белән очрашуга әзерли.

"Шүрәле" балеты 3 күренештән 4 картинадан тора. Балетта музыка әйдәүче көч, ул безне, тыңлаучыларны алдан ук әсәрнең әчтәлеге белән таныштырып бара.

"Шүрәле" балетының иң характерлы һәм мөхим билгесе - аның катлаулы симфоник үсешкә, лейтмотивлар системасына корылган булуында. Күргәнебезчә, балетның 1 нче өлешендә үк 3 лейтмотив бәрелеше - Шүрәле, Былтыр, Сөембикә кичерешләре. Ә нәрсә соң ул лейтмотив?

  • Лейтмотив ул нинди дә булса образны, күренешне, идеяны характерлаучы музыкаль тема. (Спектакльдә образның сәхнәгә чыгу өлешендә яңгырый)

<Приложение2> - 5 бит



Укучылар, ә хәзер сезнең белән балетның эчтәлеге, ягъни либреттосы белән якыннанрак танышып үтик әле.

(укучыларның күренешләр эчтәлеген сөйләп китүе)



Музыка укытучысы:

Укучылар, арыдыкмы? Әйдәгез бераз ял итеп, биеп алыйк.

Музыка укытучысы:

Балетның геройлары кемнәр? Без аларга кыскача гына характеристика биреп китик әле.

Укучылар:

Балетның геройлары: Шүрәле, Былтыр һәм Сөембикә.

Музыка укытучысы:

Шүрәле холык - фигыле буенча нинди зат: Уңаймы? Тискәреме? Җавапны без музыкаль клипны караганнан соң әйтербез.

<Видеофайл1>

Укучылар:

Шүрәле шаян, мәкерле.

Музыка укытучысы:

Аның тискәре һәм мәкерле зат булуы көй һәм хәрәкәтләр белән ничек күрсәтелә?

  1. Көйдәге шомлы авазларның яңгырашы.

  2. Ямьсез хәрәкәтләр белән биюе.

Ә кем ул Былтыр?

Укучылар: Авыл егете. Яшь һәм бик көчле, зирәк.

Музыка укытучысы:

Былтырның биюендә аның характеры чагыламы? Былтыр биюен карап үтик әле.

<Видеофайл2>

Музыка укытучысы:

Гаделлек сөйгән батыр һәм тәвәккәл егет икәнлеге күренеп тора.

Ә Сөембикә образына нинди характеристика биреп була? Сөембикә биюен карап образны сүрәтләп китик әле.

<Видеофайл3>

Укучылар:

Сөембикә - саф мәхәббәт өчен яратылган гүзәл һәм эчкерсез җан.

Музыка укытучысы:

Дөрес укучылар, Сөембикә образының көй аша сафлыгы, мәхәббәте, кичерешләре күренә.

Татар теле укытучысы:

Балет нигезенә сюжет итеп Г.Тукайның "Шүрәле" әкияте алынган дидек. Ә бит әкияттә Сөембикә образы юк. Авторлар әлеге образны ни өчен либреттога керткәннәр? Һәм ни өчен кызның исеме Сөембикә? Беренчедән, кыз образын кертү, батыр, көчле Былтырның мәхәббәте өчен көрәшүен ачу өчен кирәк. Икенчедән, Сөембикә татар халкының матурлыкка, сафлыкка өндәп торучы образы.

Музыка укытучысы:

Шүрәле образы бүгенгесе көндә дә актуаль булып кала, ул безнең шагыйрьләребезгә, сынчыларыбызга, композиторларыбызга тынгылык бирми, яңадан - яңа әсәрләр иҗат итүгә илһам биреп тора. Хәзер без сезнең белән Хәким музыкасы, Зиннур Хөснияр сүзләренә язылган "Шүрәле" җырын җырлап китик әле.

("Шүрәле" җыры) <Рисунок>

Татар теле укытучысы:

Фәрит Яруллин, беренче татар балетын иҗат итеп, Шүрәлене сәхнәләрдә һәм музыка дөньясында яшәтергә тиеш була. Ул татар музыкасында беренчеләрдән булып яңа өлкәгә - әкиятләрдәге фантастика дөньясына үтеп керә. Аны музыка телендә сүрәтләве белән сәнгатьчә ачыш ясый. Хәтта җен - пәриләрне тасвирлаганда да милли колоритны саклау осталыгына ирешә. Музыкасында чынбарлык белән хыял -әкият дөньясы икесе ике якта таралып ятмый, алар балетның тулаем хореографиясендә сыешып, бербөтен булып яшиләр.



Йомгаклау: Укучылар, бүген без музыка дәресе белән татар әдәбиятен берләштереп,бу ике сәнгать төренең бер бөтен икәнлеген исбатладык. Беренче татар балетын тудыручы композиторыбыз Ф.Яруллинның музыка өлкәсендәге казанышларын күрә алдык, аның биографиясе белән таныштык һәм кайбер музыка төшенчәләрен дә искә төшердек. Балетта булган образларга татар әдәбиятының мәшһүр әсәрләренә таянып характеристика бирдек.

© 2010-2022