Разработка урока по татарскому языку

Дәрес конспекты.5нче класс. “Сөйләм үстерү дәресе. Язгы табигать”. Максат. Укучыларның “Язгы табигать” дигән тема буенча бәйләнешлесөйләм теле үстерү; эшлекле һәм мөстәкыйль фикерләүләрен, күзәтүчәнлекләренкамилләштер; халык авыз иҗаты һәм укучыларның күзәтүләренә нигезләнеп, табигать матурлыгын күрү, саклаутеләге тудыру. Дәресбарышы -Исәнмесез,укучылар. Буген сездә дәресне мин – Ленин районы 4нче санлы мәктәп укытучысыКәримова Лилия Галинур кы...
Раздел Музыка
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Дәрес конспекты.5нче класс.

"Сөйләм үстерү дәресе. Язгы табигать".

Максат. Укучыларның "Язгы табигать" дигән тема буенча бәйләнешле сөйләм теле үстерү; эшлекле һәм мөстәкыйль фикерләүләрен, күзәтүчәнлекләрен камилләштер; халык авыз иҗаты һәм укучыларның күзәтүләренә нигезләнеп, табигать матурлыгын күрү, саклау теләге тудыру.

Дәрес барышы

-Исәнмесез, укучылар. Буген сездә дәресне мин - Ленин районы 4нче санлы мәктәп укытучысы Кәримова Лилия Галинур кызы алып барам. Кулга кул тотынышып, бер-берегезгә елмаегыз.

Елмай әле, син елмайсан,

Яратыр олы-кече.

Доньяда иң матур кеше

Елмайган, көлгән кеше.

Җыр.

-Җырда табигатьнең кайсы мизгеле турында сүз бара?(яз)

-Укучылар, табигатьнең кайсы вакытында очраштык?(Яз)

-Ә яз килүен кайдан беләбез?Табигатьтә нинди үзгәрешләр була? ( кояш җылыта, көннәр җылына, тамчы тама, кар эри, агачлар бөреләнә)

- Димәк, без бүген нәрсә турында сүз алып барабыз?(Без бүген язгы табигать турында сүз алып барачакбыз).

Бүгенге дәрестә төркемнәрдә эшләячәкбез.Өч төркемгә бүленәчәкбез. Сезнең һәр җавабыгыз өчен мин сезгә смайликлар бирәчәкмен.Кайсы төркем күбрәк смайлик җыя, шул җүңүче була.

(Яз .Слайд.)

Дәфтәрләрне ачыгыз, числоны, теманы язып куегыз. Шулай итеп, бүгенге темабыз- Язгы табигать. Балалар, яз сүзен ишеткәч, сезнең күз алдыгызга нәрсәләр килә?Яз сүзенә бәйле сүзләр языйк. Мәсәлән, тамчы, гөрләвек..һ.б. Ике минут вакыт бирәм.

(Җавапларны тыңлау.Смайликлар бирү)

Балалар, яз килүен безгә тагын нәрсәләр хәбәр итә? (Күчмә кошлар)

Яңа сүзләр өстендә эш.

табигать-природа

карлыгач-ласточка

сиртмәкойрык-трясогузка

сандугач-соловей

күчмә кошлар-перелетные птицы

Сүзләрне дәфтәрләргә язабыз.

Карточкалар тарату.

Сезнең алдыгызга карточкалар ята. Мин укыган чакта игътибар белән күзәтеп барыгыз.

Күчмә кошлар кайту вакыты.


Яз җитү белән безнең якка кошлар кайта башлый. Март аенда иң беренче булып кара каргалар килә. Сиртмәкойрык апрель аенда күренә. Карлугач һәм сандугач туган якларына май аенда кайта. Ни өчен кошлар барысы бер вакытта кайтмый икән?

Балаларның җаваплары.Укучылар ә хәзер җавапны текстның икенче өлешеннән эзлибез.

1 төркем кара каргалар , 2 төркем сиртмәкойрык , 3 төркем карлыгачлар турында җавап эзли.

Кара карга бераз гына кардан ачылган урыннардан да үзенә җитәрлек азык таба. Сиртмәкойрыкка су кирәк. Ул елгалар янында туклана. Ә карлыгачлар һавадан азык эзли. Аңа чебен-черки кирәк. Ә алар май аенда гына уяна.

Хәзер сез белдегез инде кошлар ни өчен бергә килмәгәнен.Яз турында сез тагы нәрсәләр беләсегез?

- Илназ, Айнурдан яз фасылына нинди айлар керүен сора.

-....... ул яз фасылын яратамы-шуны сора.

- ........яз көне ул тышта уйныймы?

-........ ул сыерчык оясы ясаганмы?

Хәзер бераз ял итеп алабыз.

(Музыка.Релаксация.)

Иркенләп утырыгыз. Күзләрегезне йомыгыз.Үзегезне язгы урманда итеп хис итегез.Нинди рәхәт, кошлар сайрый, талгын җил . Күзләргә гимнастика ясап алыйк.

1.Еш-еш күзләрне йому,ачу,йому-5кә кадәр санарга.(4-5тапкыр).

2.Күзләрне учлар белән каплап тору.

3.Күзләрне нык итеп йому,3кә кадәр санау.Аннары күзләрне ачып,еракка карау.5кә кадәр санау.(4-5тапкыр).

Төркемнәргә рәсемнәр таратам.Тактада сүзтезмәләр эленгән.Кайсы сүзтезмәләр сезнең рәсемегезгә туры килә?Шуларны табып, картина астына беркетәсез. Беркеткәч, сүзтезмәләдә җөмләләр төзибез.

Сыерчык оясы,ак шәл ябынган, сары урман, яфраклар бөреләнә, елгалардан боз китә, җиргә яфрак түшәлә, яшел пәрдә ябынды, яфрак ява, көн аяз,балалар җиңелчә киенгәннәр, үлән күренә, зифа каен, яшелдән киенгән, умырзая чәчкә ата,салкын урман яфраксыз, көймә агызалар,яз хәбәрчеләре.

Уен.

Рәссамның хаталарын тап.

Слайд.Укучыларга текст тәкъдим ителә. Рәсемнәр урынына сүзләр куеп җөмләләрне язарга кирәк.

Яз җитә. Көндез Разработка урока по татарскому языкубалкый. Җылы яктан Разработка урока по татарскому языкукайта.

Без кошларга Разработка урока по татарскому языку ясыйбыз. Разработка урока по татарскому языку шатланалар.

Сынамышларның кайсысы яз фасылына туры килә.

  1. Имәндә чикләвек күп булса, кыш салкын килә.

  2. Көз бик озак торса, ашлык уңмый.

  3. Язгы ташулар көчле булса, ашлык яхшы уңар.

  4. Кара карга килгәч, бер айдан кар китәр.

Пинг-понг уены уйнау.

Сорауларга тиз һәм тулы җавап бир.

  • Урамда кояш җылытамы?

  • Әйе, урамда кояш җылыта.

  • Җил исәме?

  • Әйе, җил исә.

  • Хәзер яз фасылымы?

  • Әйе, хәзер яз фасылы.

  • Сиңа яз фасылы ошыймы?

  • Әйе, миңа яз фасылы ошый.

  • Җылы яктан кошлар кайтканмы?

  • Әйе, кошлар җылы яктан кайткан.

  • Тышта яңгыр явамы?

  • Юк, тышта яңгыр яумый.

Укучылар, һәр ел фасылы үзенчә матур. Туган ягыбызның табигате бик төрле. Һәр кеше үзенең туган җирен, туган ягын яратырга һәм сакларга тиеш. Табигатьне саклау -аны сез ничек аңлыйсыз?Табигатьне саклау өчен без нәрсәләр эшләргә тиешбез?(өмәләр эшләү, агачлар утыру, елгаларны тазарту, сыерчык оялары ясау). Бу һәрберебезнең бурычы.Балалар, беләсезме, 2013 ел Тирә-як мөхитне саклау елы дип игълан ителде.Ә 15.04 -Бөтендонья экология көне.

Өй эше:

Язгы табигать темасына хикәя төзү.

Йомгаклау.

-Бүген дүрес сезгә ошадымы?

-Кайсы ягы ошады?

-Ниләр беледегез?

Рефлексия. Смайликлар күтәрү.

Бәяләү.


© 2010-2022