2-3 яшьлек балалар өчен күңел ачу чарасы Көз килде

Раздел Музыка
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

КӨЗ КИЛДЕ

1 нче кечкенәләр төркеме өчен

Максат: Курчак театры персонажлары ярдәмендә балаларның активлыкларын үстерү. Тереклек ияләренә кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү. Балалар өчен таныш һәм аңлаешлы музыка репертуарын куллану. Балаларда шатлык хисләре уяту.

М. Мозаффаровның "Көзге җыр" музыкасы астында балалар Алтын көз белән залга керәләр.

Музыка җитәкчесе: Исәнмесез, балалар! Күрәсезме, безнең зал, ничек итеп матур бизәлгән! Сез дә бәйрәмгә ничек матур киенеп килгәнсез! Алтын көз үзе дә бәйрәмгә килеп җиткән! Чөнки бездә бүген, Көз бәйрәме! Бергәләп күңел ачарбыз, уйнарбыз, биербез! (Алтын көз "Яфрак бәйрәме" (Л. Лерон сүзләре, Р.Еникеева музыкасы) җырын җырлый-җырлый җиргә яфраклар коя).

Алтын көз:

Сары , сары, сап-сары

Агачның яфраклары.

Җил исә, ява яфрак-

Көзнең матур чаклары.

(Туктап кала һәм балаларга карый).

Алтын көз: Исәнмесез, балалар. Мин Алтын көз булам. Көттегезме мине? Менә күпме яфраклар койдым үзегезгә. Әйдәгез бергәләп җыябыз.

(Музыка астында Алтын көз һәм балалар яфрак җыя).

Алтын көз: Карагыз әле, тирә-як нинди матур. Агачларда матур сары яфраклар. Бүген көне дә кояшлы! Әйдәгез әле, балалар уйнап алыйк.

Балалар Алтын көз белән "Кояш һәм яңгыр"("Кояшкай", т.х.җ., Ә. Фәттах эшк.) уенын уйныйлар.

Кояш көлә, кояш көлә

Ул югары күтәрелә.

Кояш көлә, без биибез,

Бик күңелле яшибез.

Алтын көз: Ай, ай балалар, яңгыр ява башлады, тизрәк минем янга килегез!

Балалар зонтик астына качалар. Уен ике-өч мәртәбә кабатлана.

Музыка җитәкчесе: Балалар монда нинди матур өй тора. Кем яши икән монда? Әйдәгез, бергәләп әкият карыйк (балалар утыра).

Балалар "Бу өйдә кем яши?" әкияте карыйлар.

Алтын көз: Бу матур йортта Алсу исемле кыз һәм аның энесе Инсаф яши. Тавыш - тын ишетелми, чөнки алар әле йокыдан тормаган. Беренче булып йокыдан әтәч уянды, "Кикрикүк" дип җырлап җибәрде, шундый каты кычкырды, барысын да уятты. Алсу һәм Инсаф та йокыларыннан уяндылар һәм әтәчкә үпкәләп "Әтәчем! Әтәчем! Ник иртә торасың? Йокыдан син безне иртүк уятасың" дип әтәчне шелтәләп тә алдылар.

Алып баручы: Балалар, әйдәгез әтәчкә җыр җырлап күрсәтәбез.

"Әтәчкәй"(Т. Вафина музыкасы, Г. Вафина сүзләре) җыры башкарыла.

1.Иртән иртүк кем тора?

Әтәчкәй, әтәчкәй.

Канат кагып кычкыра

Әтәчкәй, Әтәчкәй.

2.Иртән иртүк кем тора?

Әтәчкәй, әтәчкәй.

Ул кояшны уята

Әтәчкәй, әтәчкәй.

Алтын көз: Рәхмәт, балалар. Әтәчкә җыр бик ошады. Хәзер әтәчне сыйлыйбыз.

Аша, аша әтәчкәем. (Әтәчне алып куя).

(Ширма артыннан "Ко-ко-ко" дигән тавыш ишетелә).

Алтын көз: Балалар кем анда шулай сөйләшә?

Балалар: Тавык.

Алтын көз: Балалары кем?

Балалар: Чебиләр!

Алтын көз: Дөрес, чебиләр. Әйдәгез тавыкны һәм чебиләрне чакырабыз. Чеп-чеп-чеп. Балалар , ә мин тавык һәм чебиләр турында җыр да беләм, тыңлагыз әле.

Алтын көз "Өй алдында чебиләр" (Л.Б.-Болгари музыкасы, М. Хөсәен сүзләре) җырын җырлый.

Алтын көз:

Өй алдында чебиләр:

"Чип-чип-чип!.. - дип йөриләр.

Кечкенә канатлары,

Муеннары сап - сары.

Лә-лә, лә-лә-лә,

Муеннары сап - сары.

Алтын көз: Җырны тыңладыгыз, хәзер барыгыз, чирәм йолкыгыз, җим эзләгез.

(Ширма артыннан "Һау-һау-һау" дигән тавыш ишетелә).

Алтын көз: Безгә кем килә?

Балалар: "Акбай!"килә.

Алтын көз һәм балалар "Акбай"(Т.Вафина музыкасы, М. Шаһиҗиһанова сүзләре) җырын җырлыйлар.

(Акбайны алып куя, ширма артыннан "мяу-мяу" дигән тавыш ишетелә).

Алтын көз: Балалар кемнең тавышы ул?

Балалар: Песи!

Алтын көз: Әйдәгез чакырыйк песине. Пес-пес-пес!

Алтын көз "Песи" (Л. Хисмәтуллина музыкасы, Р.Гыйләҗева сүзләре) җырын башкара.

Алтын көз:

Безнең песи уйнарга, биергә бик ярата! Ул сезгә шылтыравыклар алып килгән.

"Шылтыравык"(М. Бикбова музыкасы, сүзләре) уенын уйныйлар.

Алтын көз: Хәзер песи бераз ял итеп ала, ә без биеп алыйк.

"Әйдә" (Г. Ильина музыкасы, т.х.с.) биюе башкарыла.

Ширма артыннан Алсу һәм Инсаф күренә, балаларны мактап, күчтәнәч бирәләр. Алтын көз дә балаларга алма бәлеше бирә. Балалар рәхмәт әйтә.


© 2010-2022