Урок по татарской литературе для 11 класса «Г. Афзал иҗатында юмор һәм сатира»

"Описание материала: Дәреснең темасы «Гамил Афзал иҗатында юмор һәм сатира». Максатым: укучыларда шагыйрь иҗатыны мәхәббәт тәрбияләү, аның иҗатына кызыксыну уяту. Шул максатка ирешү өчен мин аның юмор һәм сатира белән язылган шигырьләренә тукталып киттем.Бу шигырьләрне укып,укучылар белән бергә анализлау кулайрак. Дәрестә шулай ук Г.Афзал сатирик шагыйрь гына булган икән дип уйламасыннар өчен ,аның туган ил,туган җир,тынычлык, хезмәт, яшәү мәгънәсе турында да язган әсәрләренә күзәтү ясарга кирә...
Раздел Музыка
Класс 11 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Г.Афзал иҗатында юмор һәм сатира.

Максат:

1)Г.Афзал иҗаты белән тирәнтен танышу;

2)Г.Афзал иҗатына мәхәббәт тәрбияләү;

3)Г.Афзал иҗатына хас үзенчәлекләрне табу;

Җиһазлау: Г.Афзал портреты; Г.Афзалның 1963-2004 нче елларда чыккан шигырьләр җыентыгы; "Гамь һәм моң илчесе" Р.Гаташ; "Казан утлары" 2001 ел №5; Ф.Галимуллин башкаруында "Өф-өф итеп" шигыре; дәреслек. "Татарстан таңнары" җыры,компьютер.

Дәрес барышы:

1.Актуальләштерү.

-Исәнмесез, укучылар! Дәресебезне башлыйбыз. Үткән дәрестә без халык шагыйре Г.Афзалның тормыш юлы белән танышкан идек.

1) Шагыйрьнең тормыш юлын искә төшереп китик әле. (2-3 укучыдан шагыйрьнең биографиясен сорау).

2) Шагыйрьнең нинди мактаулы исемнәре бар.

1977 ел - Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты;

1992 ел - халык шагыйре;

1985 ел - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Ул шулай ук Әлмәт язучылар оешмасының Р.Төхфәтуллин исемендәге һәм Чаллыдагы "Аргамак" журналының С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр лауреаты.

II. Яңа тема өстендә эш.

Г.Афзал поэзиягә шактый озын, бормалы һәм катлаулы юл үтеп килде.

Кайда килеп туктар юл азагы,

Ел үтәсе юлны ай үтәм.

Бөтен гомрем минем - юл газабы,

Аннан татлы газап бар микән.

"Юл газабы"

Юл газабы - бу образлы әйтем генә түгел, ул аның шәхси биографиясенә дә туры килә. Биографиясеннән күренгәнчә, тормыш Гамилне уңга да, сулга да, өскә дә, аска да селкеп карый. Дөресрәге, бүгенге дәрәҗәсенә фәкать тырышлык, батырлык белән ирешкән шагыйрь.

Бәхет балкыр заман,

Ә мин ятып язам.

Күпме сагыш килде өелеп!

Үзем сүнеп ятам,

Үзем көлеп ятам,

Кеше бәхете өчен сөенеп.

Бу юллар авыр вакытларда, авыл өенең түшәменә карап уйланып ятканда иҗат ителгәннәр. Шигырьдә сүнү сагышы да, яшәү шатлыгы да бар.

Егыла Гамил, ләкин тормыш өчен, иҗат өчен көрәшүдән туктамый. Аның өчен иҗат итү, шигырьләр язу үзе өмет һәм дәва чыганагына әверелә.

Сүзлек өстендә эш.

Юмор - тормыштагы мәзәк, көлке хәлләрне чагылдыру.

Сатира - тормыштагы мәзәк, көлке хәлләрдән әче һәм үткен итеп көлү. Безнең дәресебезнең темасы Г.Афзал иҗатында юмор һәм сатира.

Теманы ачыклау өчен Г.Афзал шигырьләре белән танышып китик әле.

Беренче шигыре "Өф-өф итеп". Сораулар. (шигырь Ф.Галимуллин башкаруында тыңланыла)

1) Г.Афзал нинди темага мөрәҗәгать итә (тәрбия мәсьәләсенә).

2) Шигырьнең үзенчәлеге нәрсәдә? (автор баланы ничек тәрбияләргә кирәклеге турында акыл сатмый).

3) Шигырьне каршы якларга бүлегез (беренче өлештә яңа туган балага шатлану, аны тәрбия итү; икенче өлештә малайның кем булып үсүе сурәтләнә).

4) Ике өлештә дә ата-анага тынычлык юк. Ни өчен дип уйлыйсыз? (беренчесендә шатлыктан малай тирәсендә чабып йөриләр, икенчесендә уллары мәҗбүр итә).

5) Автор ни өчен кабатлаулар куллана? (шатлыкның, хәсрәтнең дә дәрәҗәсен арттыру өчен).

"Сайладым, их, сайладым..." шигыре

1) Шигырьдә нәрсә турында сүз бара?

(Әсәр герое бик күп кызлар сайлый, ләкин һәрберсенең кимчелеген таба.)

2) Әсәрне ничә өлешкә бүлергә мөмкин?

3) Һәрбер өлештә каршылыклы вакыйга бирелә һәм алар кайсы яклары белән охшаш? (башта герой кызларны үтереп мактый, аннары гаепләрен табып баш тарта.)

4) Автор көлүнең кайсы алымын куллана?

(Каршылыкта торучы якларның урынын алмаштырып.)

"Кызыл балчык"

1) Шигырьне каршы якларга бүлегез.

(Баштагы өч строфада контора халкы сүз сөйләү, күрсәтмә бирү белән шөгыльләнә, ә ике малай эшли.)

2) Соңгысында каршы якларның урыны алышына: эшләүчеләр тик утыра, кул чаба, ә юкны бушка аударучылар бүләк ала.

3) Автор шигырьдә нинди проблема күтәрә?

(Җәмгыятьтәге күз буяучылыкны, бюрократизмны фаш итә.)

Дәреслектә бирелгән шигырьләрне генә укып калмыйк әле. Күрәсез, Г.Афзалның күпме китабы бар.

1957-2004 елларда Г.Афзалның 30 дан артык китабы дөнья күрде.

("Әйдә, ярар колхозында" шигыре укып кителә).

Бу шигырьдә без укып киткән шигырьләргә охшаш, юмор-сатирага корылган.

Г.Афзал сатирик шагыйрь гына булган, дип уйламагыз. Ул туган җир, туган тел, тынычлык, хезмәт, яшәү мәгънәсе турында да яза.

Беркайда да оҗмах түгел,

Туган илеңнән китмә син,

Изге җиреңнән китмә.

"Туган җиреңнән китмә"

Г.Афзалның бай мирас калдырган атаклы кешеләргә багышлап язган шигырьләре тулы бер цикл тәшкил итә. Алар арасында Г.Тукай, Кол Гали, С.Хәким һ.б. бар. (Һади Такташка багышланган шигыре укып кителә 2 том 199 бит.)

Һәркемгә яшәү көче, илһам биреп торган Туган илгә, туып-үскән җиргә рәхмәт хисләрен Г.Афзал шигырьләрендә дә күрергә мөмкин. ("Дулкын", "Татарстан таңнары" һ.б.). Әйтеп үтергә кирәк, Г.Афзалның күп кенә шигырьләренә көй язылган. Бездә шуларның берсен тыңлап китик әле. ("Татарстан таңнары" җыры тыңланыла). Шул ук вакытта укучыларга тест бирелә (5 минутлык).

Нәтиҗә:

Г.Афзалның сүзләре дөреслеккә туры килә.

Явызлыкны, яманлыкны күрү белән

Яндырыйк без, көйдерик без көлү белән!

Г.Афзал

Г.Афзал хәзер безнең арабызда булмаса да, ул үзенең шигырьләре белән безне тормыштагы явызлыкларга, яманлыкларга күз йомып калмаска чакырга. Безнең яшәү принцибы «Әйдә, ярар" булырга тиеш түгел. Шул вакытта гына безнең җәмгыятьтә дөреслек, яхшылык хөкем сөрәчәк.

Шагыйрь әйтмешли, дөреслекне ярып салган әсәрләр озын гомерле, шулар яши. Мин дә, киләчәктә сез Г.Афзал иҗаты белән кызыксынырсыз дип ышанып калам.

III.Йомгак. Укучыларга билгеләр кую.

Өй эше. "Мыек борам" шигырен укырга һәм анализларга.




Т Е С Т

1.Гамил Афзал кайчан, кайда туган?

1)1920 ел, Казан

2)1921 ел, Татарстанның Актаныш районы

3)1922 ел, Татарстанның Аксубай районы.

2.Г.Афзалның беренче шигырьләр җыентыгы кайчан басылып чыга?

1)1955 елда

2)1956 елда

3)1957 елда.

3.Беренче шигырь җыентыгының исеме

1)"Кар сулары"

2)"Өф-өф итеп"

3)"3амандаш".

4.Юмор, сатира белән язылган шигырьләре

1)"Мыек борам", "Өф-өф итеп"

2) "Батырлык турында", "Мусалар топымы"

3)"Уралым", "Таң".

5.Г.Афзалга Татарстан республикасының халык шагыйре дигән, мактаулы исем ничәнче елда бирелә?

1)1991 елда

2)1992 елда

3)1993 елда.

6.Г.Афзалның нинди мактаулы исемнәре бар?

1).Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты

2).М.Җәлил исемендәге премия лауреаты

З).Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.




ТЕМА: ГАМИЛ АФЗАЛ ИҖАТЫНДА ЮМОР ҺӘМ САТИРА



Казан шәһәре

укытучылары өчен

бирелгән ачык дәреснең

план-конспекты

Укытучы-методист:

САДЫЙКОВА А.Х.



2005 ел, 16 нчы февраль


© 2010-2022