Сценарий на выпускной вечер

Раздел Музыка
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Кичә мәктәп ишегалдындагы мәйданчыкта уза. Анда "Хуш, мәктәбем!", "Сау бул, Балачак иле!" дип язылган плакатлар эленә.


Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, ата - аналар, укытучылар һәм укучылар! Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.

Соңгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка. Олы дөньяга юлланган егетләр һәм кызларны алдагы көннәрнең гә җәп матур да, тынгысыз да. Соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың аларның кадерле укучылары белән хушлашу авазы.

("Мәктәп вальсы" яңгырый. Чыгарылыш сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән сәхнәгә уза. Мәйданда вальc бара.

Кыңгырау чыңлый. (Алып баручы егет белән кыз микрофонга килә. )

Алып баручы егет. Ишетәсезме, соңгы кыңгырау чыңын? Ул безне 11 ел буена озата килде. Беренче белем көне дә безнең хәтерләрдә нык саклана әле.

Алып баручы кыз. Балачакның иң кадерле, якты һәм мөкатдәс бәйрәме - тәүге кат мәктәп бусагасын атлап кергән көндер.

Алып баручы.

Баш очыннан ак болытлар ага,

Ак болытлар - безнең балачак.

Балачакка кире кайтып булмый,

Алар шулай ап - ак калачак.

Ак болытлар - безнең балачак.

("Алтын хәрефләр" җыры бапшкарыла. Э.Афзалова сүз., Ч.Фәйзелгатова көе)

Каләм тотып, хәреф язган саен

Укытучым килә хәтергә

Энҗе бөртегедәй сүзләреңнең

Һәр хәрефе бүген хәтердә.

Син өйрәткән һәрбер хәреф алтын

Шул алтыннан сүзләр төзелә.

Укытучым искә төшкән саен

Сагыш тула минем күземә.

Биекләр яулап алган чакта

Искә ала аны һәр бала.

Ул тараткан белем ачкычыннан

Туган илем, гуя нурлана.

Алып баручы егет. Әйдәгез, аяз күкле, якты кояшлы, гамьсез -уйсыз балачакка яңадан әйләнеп кайтыйк әле. Сүзне мәктәп дип аталган "Балачак иле" патшасына - хөрмәтле директорыбызга бирик. Тәүге кат шушы урында басып торганда, ул безне белем иленә чакырган иде. Ә хәзер балаларына олы юлга фатихасын бирсен. Рәхим итегез!

(Мәктәп директоры Низамов Ә.А.бәйрәм белән котлый. Ул чыгышын тәмамлагач, аңа таҗ кидертәләр.)

Алып баручы кыз. Сез балачак иленең иң хөрмәтле кешесе - патшасы. Без сезне хәтеребездә сакларбыз.

("Сез гүзәл кеше икәнсез" җыры яңгырый. Ф.Яруллин сүз., Ә.Хәйретдинов көе)

Килгән чакта башка авырлык,

Җитми калса көч йә сабырлык.

Сиздермичә ярдәм иткәнсез -

Сез иң күркәм кеше икәнсез.

Балаларның теле - кыңгырау,

Гел чыңылдый, ява мең сорау.

Барысына да җавап биргәнсез

Сез иң галим кеше икәнсез.

Укып чыгып, дөнья тануны

Бәхетебезне эзләп табуны

Зур ышаныч белән көткәнсез.

1 нче укучы.

Шул кызчыктай уйнап, болыннардан

Ромашкалар җыйдым бер кочак.

Яланаяк басып яр читенә

Кулын болгый миңа сабыйчак.

Чәчәкләргә карап уйга калдым,

Нигә алар болай моңсулар?

Шаян чишмәдән дә сорап куйдым:

  • Кая ага икән бу сулар?

Балачагым, җәйге йомшак җилдәй,

Битләремне назлап сөясең.

Шаян гына хушлашасың үзең:

Дәү булдың ич, китәм, - диясең.

Йөгерек дулкынлардай ашыгасың.

Тукталмыйсың хәтта беразга...

Ашыкмачы, зинһар, сабый чагым,

Калчы әле, тагын бер язга!

2 нче укучы.

Эх, балачак!

Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Бала булып килә узасым.

Еллар үткәч килә:

Исәнме! -дип

Балачакка кулым сузасым.

Эх, балачак үткән сукмаклардан

Яланаяк йөгереп үтәргә.

Бар дөньяны онытып, сабый булып,

Күбәләкләр куып китәргә.

Балачакта зурлар дөньясына

Сайлар өчен юллар җитәрлек.

Тик еракта калган сабый чакка

Тапмыйм юллар килеп китәрлек.

Тапмам микән, әгәр ул юлларны

Әкиятләрдән эзләп карасам.

Алар бармас микән үткәнемә,

Йомгакларым сүтеп карасам?

("Өйрәтәләр мәктәпләрдә" җыры башкарыла. Татар халык сүзләре, В.Шаинский көе)

Каләм тотып кулларга

Хәрефләрне язарга.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә (2)

Тапкырларга, бүләргә

Нәниләрне сөяргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә (2)

Бишкә бишне кушарга

Хәрефтән сүз ясарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә (2)

Белер өчен бик күпме

Яратырга китапны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә (2)

Таңнар ничек атканын,

Кояш ничек батканын

Өйрәтәләр мәктәпләрдә (2)

Табарга утрауларны,

Биек - биек тауларны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә.(2)

Өтер белән ноктаны

Кайчан кайда куйганны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә (2)

Дуслык кадерен белергә

Сузылсын дип гомергә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә (2)

3 нче укучы. Беренче укытучымның назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, барлык курку хисләрем юкка чыкты.Укытучыбыз безнең сабый күңелебезгә ачкыч таба белде,гадел һәм искиткеч сабыр булды.Ул безнең өчен янып яшәде,балаларны намуслы, кешеләргә карата шәфкатле, мәрхәмәтле булырга өйрәтте. Һәрберебездә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята алды. Рәхмәт Сезгә, беренче укытучыбыз!

(Сүз беренче укытучыга бирелә)

4 нче укучы. Белем сукмакларыннан атлап бара торгач, кире кайтмас 11 көз, кыш, яз һәм җәй айлары үтеп, күңелебездә онытылмас хатирә булып уелып калды.

5 нче укучы. Дәрескә чакырып, кыңгырау чыңлый. Ишектән салмак кына атлап, чәчләренә чал куна башлаган укытучыбыз керә.

Хөрмәтле укытучыларыбыз!

Мәктәптә эшләү дәверендә тормышыгызда үтә җаваплы да, авыр да, кызыклы көннәрегез санап бетергесез күп булгандыр. Сез күпме кеше күңеленә изгелек орлыклары, җуелмас эз салгансыз. Карасаң, бүген дә йөзегездә шул ук мөлаемлык, чибәрлек, очкын чәчеп торган күзләр. Кайчандыр чем - кара чәчләргә генә бераз бәс кунган да, гүя, эрергә өлгермәгән.

6 нчы укучы.

Укытучы якты кояш кебек,

Күңелемне назлап җылыта.

Авыр чакта ярдәм кулы суза,

Сабыр сүзе белән юата.

7 нче укучы.

Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен,

Ничек кенә табыйм сүзләрен?

Менә минем чәчәк бәйләменең

Бирәм Сезгә иң - иң гүзәлен.

(Укучылар укытучыларга чәчәк бәйләмнәре тапшыра.)


("Мәктәп" А.Хәмзин сүз., Ф.Мортазин көе)



8 нче укучы.

Җылы караш, назлы сүзләреңнән

Тойдым синең йөрәк җылыңны.

Укытучым, иң кадерле кешем,

Бүләк итеп ал син җырымны.

9 нчы укучы.

Белем сере белән сукмаклардан

Ачтың миңа юлның яктысын.

Укытучым, җырларымда чагыла

Изге уйларымның чаткысы.

10 нчы укучы.

Кулларыңны суздың, кыңгырау - сорау

Тынгы бирмәгәнгә күңелгә.

Укытучым, җырым кыңгыраудай

Юлдаш булсын гомер - гомергә.

Алып баручы.

Баш очыннан ак болытлар ага,

Ак болытлар - безнең хыяллар.

Хыялларга очар канат кирәк

Алар шулай акка буялган.

Ак болытлар - безнең хыяллар.

11 нче укучы. Безнең тормышыбыз, тәртибебез һәм укуыбыз өчен янып - көеп йөрүче, һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы сыйныф җитәкчебез!

Мәктәп елларында Сез безгә тәрәк, кирәк чакта язгы җилдәй йомшак, ә кайчагында кырыс та булдыгыз. Сез безгә җил - яңгыр тидермичә, үә балагыздай якын күреп, ярдәм кулын суздыгыз. Безнең киңәшчебез һәм сердәшчебез булдыгыз. Сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет - нәсихәтләрегезне беркайчан да исебездән чыгармабыз. Рәхмәт Сезгә, барысы өчен дә.

("Мәктәп еллары" җырын Гарәфетдинова Алия башкара.

М.Минһаҗев көе)

Сагным искә аласыңмы, беләм,

Кыңгыраулы мәктәп елларын

Алда нинди язмыш

Көтсә дә мин

Шул елларны ахры уйлармын.

Кушымта.

Кая илтеп, кая алып бара

Бу катлаулы тормыш юллары

Матур бер җыр булып калсын иде

Күңелләрдә мәктәп еллары.

Оясыннан китә кош баласы

Канатлары ныгып хәл кергәч,

Без дә шулай читкә таралырбыз

Мәктәп яше тулып өлгергәч

Бу чакларның моңлы хатирәсе

Сагындырмый әле бүген дә

И, мәктәбем, гомер буе синең

Кыңгыравың чыңлар күңелдә.

12 нче укучы.

Әнкәй кулларына сыенып үстем,

Күңеленең тоеп аклыгын.

Васыять алдым юлларыма

Сабырлыгын аның, сафлыгын...

13 нче укучы. Хөрмәтле әти - әниләребез! Һәрдаим сезнең җылылыкны тоеп яшибез без. Армый - талмый тәрбияләвегез, бәла - казалардан саклап үстерүегез, тырышлыкларыгыз өчен бүген Сезнең алдыгызда баш иябез. Тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә, һәрвакыт күңел түрендә булырсыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез, ышаныгыз безгә.

(Сүз XI сыйныф укучыларының әти - әниләренә бирелә)


Алып баручы.Бүген мктәптә - соңгы кыңгырау, ләкин тормышыгызда ул соңгысы булмасын. Алган белемәрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын.

Алып баручы егет.

Соңгы кыңгырау яңгырый бүген.

Яңа юл яра гомер агышы.

Соңгы кыңгырау - әнкәй догасы,

Изге юл тели аның тавышы.

Алып баручы кыз.

Очар кошлар без ямьле бу язда,

Юл җиңел булмас, сынаулар алда.

Киңәш бирергә, ярдәм итәргә,

Абый - апалар булмаслар янда.

Алып баручы егет.

Мәктәп елларын онытмыйк, дуслар

Туган оясын онытмый кошлар.

Соңгы кыңгырау,еракта калып,

Еллар узгач та колакта чыңлар.

Моңлы җыр булып колакта чыңлар.

(Соңгы кыңгырау яңгырый. "Соңгы кыңгырау" җыры башкарыла. Ф.Сафин сүз., Р.Вәлиуллин көе)

Дәшә серле юллар

Башта төрле уйлар,

Яшь йөрәктә кайный мең сорау

Якты юллар теләп,

Матурлыкка өндәп,

Саубуллаша көмеш кыңгырау.

Бир кулыңны, дустым,

Озын юлга чыктык,

Тау артында болыт аллана.

Безнең юллар бара

Ерак офыкларга,

Офыктагы серле таңнарга.

Ямансу да кебек,

Аерылуны белеп,

Урамнарны җырлап бер урау.

Көмеш тавыш тынмый.

Йөрәкләрдә чыңлый

Соң мәртәбә чыңлый кыңгырау.

Хәерле юл!

Ашыгабыз, һаман ашыгабыз,

Ни көткәнен белми һичкем дә -

Сезнең юллар вакыт кулында гел.

Сезнең юллар язмыш иркендә.

Хәерле юл!

Хәерле юл, сезгә, укучылар!

Максатларга барып җитегез.

Ашкынганын гомер юлларыннан

Язмышны да узып китегез!

Хәерле юл сезгә, хәерле юл!

"Хуш, мәктәбем" җыры башкарыла (Ф. Галимов көе, Миләүшә Сафина сүзләре).

Еракларга чакыра безне олы юллар,

Таралыр чак җитте төрле якларга.

Сүз бирәбез, мәктәп, бүген синең алда

Ватан ышанычын мәңге акларга.

Кушылсыннар, әйдә, дуслар безнең җырга

Аерылышу бүген торсын онытылып.

Яңгырасын, мәктәп, иркен залларында

Яшьлегебез безнең шаулы җыр булып.

Сау бул, хуш, мәктәбебез, - җитте китәр вакыт,

Хәерле юл теләп кал син, кал безгә,

Киткән кошлар кебек очып кайтырбыз бер

Белем биргән шушы изге нигезгә.






© 2010-2022