- Преподавателю
- Музыка
- Сценарий “Әниемнең җылы кочагы”
Сценарий “Әниемнең җылы кочагы”
Раздел | Музыка |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Уметбаева Э.А. |
Дата | 24.10.2015 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
МБДОУ «Детский сад» общеразвивающего вида с приоритетным осуществлением деятельности по познавательно-речевому направлению развития детей №59 «Дружба»
"Әниемнең җылы
кочагы"
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме өчен сценарий
Составила муз. руководитель:
Уметбаева Эльмира Амирзяновна.
I кв. категория
Набережные Челны
2015
"Әниемнең җылы кочагы"
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме өчен
Матур итеп киенгән балалар, әниләре белән залга керәләр.. Зал буйлап түгәрәк ясыйлар.
Алып баручы: Кадерле әниләр, әбиләр, апалар! Бүген ,балаларыбыз сезне , бәйрәм белән котларга җыелдылар. Бәйрәмебезне вальс белән башлап җибәрик.
Малайлар һәм кызлар әниләрен вальска чакыралар.
ВАЛЬС.
Әниләр һәм әбиләр урыннарына утыралар, балалар ярымтүгәрәк ясап басалар.
1 бала: Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә.
Нигә кояш көлеп карый
Беләбез һәммәбез дә.
2 бала: Килеп җитте 8 Март,
Әниләр бу сезненң көнегез.
Сез үстергән балалардан бүген
Кайнар котлау кабул итегез.
3 бала: Безне назлап үстергәнгә,
Әниләр рәхмәт сезгә.
Һәрвакыт эшчән булганга,
Әниләр рәхмәт сезгә.
Һәрвакыт тырыш булганга
Әниләр рәхмәт сезгә.
4 бала: Җырым бүләк итәм әнием сиңа,
Онытылмас гомер-гомергә.
Бу җырымны сиңа багышладым
Җырлыйм аны сиңа бүген дә.
Әниләр турында ҖЫР.
(Җыр бетүгә, мотор тавыша ишетелә)
Алып баручы: Ай, балалр, нәрсә бу? Кемдер безнең бәйрәмгә ашыга ахрысы.
(Велосипедын этеп Кәрлә килеп керә, кабызмакчы була, кабынмый)
Алып баручы: Нәрсә булды? Балалр бу Кәрлә икән бит.. Ул мәктәп баласы. Нишләп йөрисең монда? Балалар әйтегез әле, велосипедны кабызып буламы?
Балалар: Юк. Аның бит моторы юк.
Кәрлә: Ничек инде юк? Менә бит др-р-р-р...
Алып баручы: ярый инде сезнеңчә булсын. Исәнме Кәрлә!
Кәрлә: Исәнмесез балакайлар, шаянкайлар, малайлар һәм кызыкайлар.
Алып баручы: Исәнме. Исәнме, Кәрлә! Бик күптән инде бездә күренмәдең. Кунакка да килмисең.
Кәрлә: беләсезме, бер дә вакытым юк бит. Эшем күп шундый. Мин бит инде - Кәрлә мәктәп баласы. Ничә ел инде беренче класста утырып кара әле син. Күпме балалар белән таныштым. Миңа мәктәптә тәмле ашатулары гына ошый.
Алып баручы: Әй. Син, Кәрлә. Тик эшкә өйрәнә алмыйсың, һаман шундый тәмле тамак икәнсең. Ә без балалар белән, синең килүеңә бик шат.
Кәрлә: Мин дә бик шат. Сез дә, мин дә шат. Әйдәгез алайса, бергә утырым мультфильм карыйк.
Алып баручы: Тукта әле, нинди карау ди. Бүген бездә бәйрәм бит.
Кәрлә: нинди бәйрәм?
Алып баручы: Сигезенче март - Әниләр бәйрәме.
Кәрлә: Тагын да әйбәтрәк, димәк барыбыз бергә, әниләр белән дә, әбиләр белән дә бергә мультфильм карыйбыз.
Алып баручы: Тукта әле Кәрлә. Күрәсеңме күпме кунак килгән, безнең бәйрәм программабыз да әзер түгел әле.
Кәрлә: Ә сез беләсезме соң, кыенлыклардан тиз чыгу юлын кем таба?
Алып баручы: Бу бәлки синдер Кәрлә?
Кәрлә: Юк ла. Ничә ел инде беренче класста укып карагыз. Башың эшләр җиреннән эшләмәс. Бу Убырлы Дибаевна.
Алып баручы: Убырлы? Йә, ярар мактама әле Убырлыны, ул явыз эшләр генә эшли белә. Кәрлә: Сез нәрмә инде, аннан да акыллы зат юктыр, хәзер шалтыратам.
(Кәрлә, Убырлы Дибаевнага шалтырата)
Кәрлә: Алло, алло! Исәнмесез!. Миңа Убырлы Дибаевна кирәк иде, чакыра алмассыз микән?
Убырлы: (яздырылган тавыш) . Әйе-әйе, тыңлыйм сезне.
Кәрлә: Ә-ә-ә-әй , сәлам убырлы.
Убырлы: Син мени әле бу Кәрлә.
Кәрлә: мин инде, мин. Мин балалар бакчасында.
Убырлы: Бер дә аптырамыйм, беренче класстан икенче класска күчә алмагач, балалар бакчасына бармыйча булдыра алмассың.
Кәрлә: Миңа синең ярдәмең кирәк. Балаларга бик кызык итеп бәйрәм программасы ясарга иде.
Убырлы: Ярар балалар теләгәчч, хәзер килеп җитәрмен.
(мотор тавышы. Убырлы керә)
Убырлы: Исәнмесез, балалар. Мин Убырлы Дибаевна булам. (баш иеп исәнләшә)
Кәрлә: Балалар һич тә телевизор карарга теләмиләр.Бәйрәм ял итеп үтәргә тиеш инде.
(Убырлы арлы-бирле йөри.)
Убырлы: Мин сезгә балар, барыбер телевизор карарга тәкъдим итәр идем.Ләкин ул безнең тылсымлы булачак. Барлык тапшырулар да сез катнаша аласыз. Ә мин инде, соң мин - алып баручы... йә ничек?
Алып баручы: Ярый алайса без риза, шулай бит балалар? Димәк башлыйбыз?
Кәрлә: Ә мин сезне үземнең "Самсунг" телевизорыннан карап торырмын.
(Йөгереп чыгып китә)
Убырлы: Минем гримны әйбәтләгез әле.. Йөзләрем ничек, киемем? (кызлар матурлый)
Убырлы: Исәнмесез, кадерле телевизор караучылар! Бүгенге бәйрәм көнендә 59 нчы балалар бакчасының 11 нче төркем каналы сезгә 8 март бәйрәменә багышланган тапшыру тәкъдим итә. Туры элемтәне кушабыз.
1 бала: Аяклар тими идәнгә
Дәртләнеп биегәндә.
Йөрәкләр җырлый берләшеп
Парлашып биик әйдә.
(Балалар башкаруында "Татар биюе")
Убырлы: Үзебезнең тапшыруларыбызны дәвам итәбез. Безнең телевидениебезгә би-и-ик күп смс - хәбәрләр килә. Әәәә менә монысы Хат тапшыручы Печкиннан икән, посылка китерәм, көтегез дигән.
( музыка тавышы ишетелә)
Печкин: Дөрес килдемме? Миңа балалар бакчасы кирәк иде. Язгы бәйрәм монда утәме?
Убырлы: Әйе Печкин, син дөрес килгәнсең.
Печкин: Беренче хатым - балалар 59 нчы балалар бакчасыннан. Алар үзләренең әниләрен шушы бәйрәм белән котларга телиләр. Ә үзләренең теләкләрен алар җыр аша җиткерәләр.
Убырлы: Бүләккә җыр тапшыруы аша, балалар җылы тнләкләрен җиткерә.
( ҖЫР)
Кәрлә: Икенче хатны ачыйк, җитмәсә әле тартмасы да бар.. Беләм, беләм, монысы миңа.Монда кәнфитләрдер инде.
Печкин: Юк Кәрлә, бу хатлы тартма Яз кызыннан.. ләкин тартманы мин сезгә болай гына бирмим.
Убырлы: Яхшы алайса, балалар үзегезнең уңганлыгыгызны күрсәтегез әле.
1 бала: Яз килә, яз килә
Елмая, көлә кояш.
Илебез буйлап атлый
Чәчәкле ай, матур яз.
2бала: Тамчы бии тып та тып,
Тамчылар сикерәләр.
Аларны булмый туктатып
Алар Яз китерәләр.
3 бала: Аксакал кыш инде озак тормас
Вакыт уза, китә ул бездән.
Шаулап - гөрләп капчыклары белән
Кояшлы яз килер яңадан.
(ҖЫР)
Убырлы: Балалар синең биремне үтәде Печкин.
Печкин: Әйе, бик матур сөйләделәр. Тартма сезнеке.
(тартманы эзли)
Печкин: Кая соң әле ул тартма. Мин аны сезә тапшырам дип сумкама тыктым. Нишләргә инде хәзер. Яз кызының биләмәләренә кире кайтам инде. Бәлки шунда табармын.
Убырлы: Техник җитешмәүчәнлекләр аркасында программабыз авырлыклар кичерә. Ләкин без моңсуланмыйбыз, Яз кызын - үзен бирегә чакырыйк.
Балалар: Яз кызы! Яз кызы!
(матур көй астына Яз кызы керә)
Яз кызы: Исәнмесез балалар! Минем якын дускайларым. Мин Яз кызы. Мин урман, кырларны, басуларны, кышкы йокыдан уятам. Ә сезгә җылы көннәр алып килдем.
Алып баручы: Исәнме Яз кызы!.
Рәхим ит, түрдән уз!
1 бала: Әй, Яз матур, Яз- матур!
Хуш киләсең, үз бире.
Кунак булып килер дип,
Күптән көттек без сине.
2 бала: Әй, Яз-матур, Яз-матур!
Хуш киләсең үз бире.
Шатланышып җыр белән
Каршылыйбыз без сине.
( ЯЗ ТУРЫНДА ҖЫР, рус телендә)
3 бала: Асыл кошлар ояда
Оялары пыяла.
Уйнамыйча, шаярмыйча,
Кем яшәгән дөньяда.
Яз кызы: Дөрес, балалар. Әйдәгез әле бер уйнап алыйк.
Татар халык уены "Түбәтәй.
Залга ачулана, ачулана Әби керә.
Әби: Бу нинди хәл бу. Яңа өйләрне җыештырып чыктым гына бит әле. Бу кем индек тагын. Чык әле ул тартмадан тизрәк.
Убырлы: Ярар, ярар, хәзер чыгам. Югыйсә безнең телевизорны бөтенләй эштән чыгара.
Әби: Чык дим, чык. Бөтен җирдәге тузаннарны сөртеп чыктым. Син каян килеп чыктың? Кибеткә күптән кергәнең юк мы әллә, кара инде өс-башыңны. (киемен карый)
Убырлы: Нәрсә булган киемемә? Бик матур. Ә сезгә тынычланырга киңәш итәр идем. Шундый уңган, шундый булган хатын-кыз мондый көндә ачуланып йөрергә тиеш түгел инде.
Әби: Нинди көн?
Убырлы: Балалар, әбекәйгә әйтегез әле.
Балалар: 8 Март- хатын-кызлар бәйрәме.
Әби: Эх, яшь чаклар, кесә тулы борчаклар. Идәннәргә баса-баса биесе килгән чаклар.
(Татар көенә Әби белән Убырлы бииләр)
Әби: Рәхәтләнеп тә биедем инде. Утырып торыйм әле.
Убырлы: Әбекәй, син беләсеңме, балалар үзләренең әниләрен ничек яратканны. Менә карап утыр.
(уен "Үз балаңны тап)
Убырлы: Әниләрен генә түгел, әбиләрен дә ничек яраталар алар.
1 бала: Минем әбием бик әйбәт
Гел көлеп кенә тора.
Балакаем диеп әйтеп
Сөеп иркәләп тора.
2 бала: Зәңгәр күгемдә ал кояш
Сүнмәсен, балкып янсын.
Әбиләрнең нурлы йөзе
Гел көләч булып калсын.
3 бала: Ак яулыклы, көләч йөзле,
Шат күңелле, әйбәт тә.
Кем ул диеп сорыйсызмы?
Дәү әнием әлбәттә.
(Әби турында җыр)
Яз: Балалр, сез шундый уңганнар. Бәйрәмегез шундый матур булды. Әниләргезне, әбиләрегезне бигрәк матур котладыгыз. Тик менә Печкин гына минем сезгә дип әзерләгән бүләгемне югалткан. Ә анда сезнең күчтәнәчләр иде.
Әби: Кайгырма, кызым! Минем сандыгым төбендә балаларга дип саклап тоткан күчтәнәчләрем бар.
Сандыкны ачып әби белә Яз-кызы күчтәнәчләр тарата.
Алып баручы: Рәхмәт, әбекәй. Рәхмәт, Яз кызы. Ттагын бер барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз.
Әби белән Яз кызы һәм Убырлы рәхмәт әйтеп чыгып китәләр.
Балалар зал тирәли әйләнеп, музыка астына төркемгә чыгалар.