Внеклассное мероприятие «Новогодние приключения»

"Выдержка из материала:"А."б. "Бик "дөрес! "Булдырдыгыз!"Миндә "начар "хәбәрләр "бар. "Бәйрәмегезгә "килгәндә "аларны "урладылар. "Кемнәр "икәнен "таный "алмадым, "ләкин "Кыш "бабай "сездән "коткаруларын "сорап "кына "кала "алды. "А."б. "Хәзер "нишлибез "инде? "Кыш "бабайсыз "бәйрәм "була "алмый "бит. "Фея: "Сезгә "аны "эзли "чыгарга "туры "киләчәк. "Тик "сак "булыгыз... "Ә "миңа "китәргә "вакыт."А."б. "Рәхмәт "сиңа, "Фея."А."б. "Балалар, "Кыш "бабай "белән "Кар "кызын "коткарабызмы?"Балалар: "Ә...
Раздел Музыка
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Яңа ел маҗаралары!

А.б. Исәнмесез, балалар!

Яңа ел белән сезне!

Яңа ел котлы булсын!

Бәхетләр елы булсын!

Шатлыклар елы булсын!

Кырларда иген уңсын,

Табыннар гел мул булсын,

Бәрәкәтле ел булсын!

Чыршының утларын кабызу.

Бала.

Ап-ак мамык кар ява

Акка төреп дөньяны.

Буген безне үз янына

Яшел чыршы җыйнады.

Бала (русча)

Бала.

Бар табигать ап-ак кардан

Калын юрган ябына.

Ә без килдек бергәләшеп,

Яшел чыршы янына.

Бала (русча)

Бала.

Без җыйналдык бүген монда

Яңа ел бәйрәменә.

Яшел чыршы тирәсендә

Җыр җырлап әйләнергә.

Җыр " Чыршы" (җыр беткәнче кул чабалар)

Утыралар.

А.б. Туктагыз әле, безнең бәйрәмебез түгәрәк булсын өчен кемнәрдер җитми бит. Әйеме , балалар?

А.б. Әйе шул. Ә кем җитми? Ягез әле, бергәләп искә төшерик.

Бергә. Кыш бабай һәм Кар кызы!

А.б. Ә кайда йөриләр икән соң алар? Үзләрен күргән-белгән кеше юкмы?

А.б. Бая Кыш бабай белән телефоннан сөйләштем. Юлга чыктык, хәзер килеп җитәбез, көтегез, диде.

А.б. Шулаймени? Алайса, берни эшләр хәл юк, көтәргә туры килә.

А.б. Ой, балалар карагыз әле, чыршыда ниндидер хат тора. Яле, карыйк. Монда табышмаклар язылган, мөгаен Кыш бабабыз куеп киткәндер. Әйдәгез үзләре килгәнче, җавапларын табып куыйк.

1. Килә бары кыш җиткәч,

Иске ел үтеп киткәч.

Үзе белән һәрвакыт

Яңа ел алып килә.

Бүләк тулы капчыгын

Иңенә салып килә.

Кем була икән бу?

Балалар: Кыш бабай!

А.б. Дөрес, менә икенче табышмак.

2. Мы слепили снежный ком,

Шляпу сделали на нем.

Нос приделали, и в миг.

Получился …(Снеговик)

А.б.

3. Кыш бабайның юлдашы,

Аның белән гел бергә.

Шуңа аны җәй көне

Мөмкин түгел күрергә.

Җәй көне ул бөтенләй

Мөмкин хәтта эрергә.

Суга әверелергә.

А.б. Монысы кем була икән, балалар?

Балалар: Кар кызы.

А.б.

4. Прилетают к нам зимою

И кружатся над землёю.

Очень лёгкие пушинки.

Это белые ... (Снежинки)

А.б. Бик дөрес! Булдырдыгыз!

А.б. Ой, карагыз әле, кар бөртекләре үзләре дә күренәләр түгелме.

Кар бөртекләре биюе.

Фея: Исәнмесез! Мин балалар "Тансылукай" бакчасына дөрес эләктемме?

Балалар: Әйе.

Фея: Балалар, сез Кыш бабай белән Кар кызын көтәсездер инде. Миндә начар хәбәрләр бар. Бәйрәмегезгә килгәндә аларны урладылар. Кемнәр икәнен таный алмадым, ләкин Кыш бабай сездән коткаруларын сорап кына кала алды.

А.б. Хәзер нишлибез инде? Кыш бабайсыз бәйрәм була алмый бит.

Фея: Сезгә аны эзли чыгарга туры киләчәк. Тик сак булыгыз... Ә миңа китәргә вакыт.

А.б. Рәхмәт сиңа, Фея.

А.б. Балалар, Кыш бабай белән Кар кызын коткарабызмы?

Балалар: Әйе.

А.б. Кая барыйк, каян эзләп табыйк?

А.б. Әәә, туктагыз әле, узган елны бабабызны Убырлы карчык урлаган иде. Әйдәгез аның янына барабыз.

Чыршыны әйләнеп чыгалар, Убырлы янына килеп җитәләр.

Убырлы урам себереп йөри: Абау, болары кемнәр инде тагын? Тукта әле, тукта, сез теге, Казан балалар бакчасыннан түгелме соң?

А.б. Исәнме, Убырлы. Әйе шул, балалар бакчасыннан. Узган елны Кыш бабай белән Кар кызыбызны урлаган иден, менә быел тагын урладылар. Синдә түгелме алар?

Убырлы: Ииии, мин бит инде узган елны ялгышлык эшләгәнемне аңладым, бүтән берәүгә дә явызлык кылганым юк. Туктагыз, хәзер мин аны казанымнан карыйм әле, бәлки күрсәтер.

Убырлы казанын карый башлый, Шухыр-шухыр, шухырдан, әрле-бирле, шухырдан...

Убырлы: Ой,балалар, хәтта минем казан да кая икәннәрен күрә алмый. Бәлки уенчыклар кибетенә кереп карарсыз, анда күрмәделәр микән? Балалар, киткәнче миңа берәр матур җыр бүләк итмәссез микән?

А.б. Әлбәттә, убырлы карчык, без бик күп җырлар беләбез.

Җыр " В Новогоднем лесу"

Уенчаклар кибетенә килеп чыгалар. Чыршы тирәли курчаклар басып тора. (кыз, буратино, куян,....)

А.б. Ой, балалар, карагыз әле, нинди матур курчаклар (берсенә кагылып китә, кинәт алар бии башлыйлар)

Курчаклар биюе.

1 курчак. -Исәнмесез, сез кемнәр?

А.б. Без 330 нчы балалар бакчасыннан Кыш бабай белән Кар кызын эзлибез. Алар бәйрәмебезнең иң зур кунаклары.

2 Курчак: -Әйе шул, Кыш бабай безгә дә бик кирәк. Менә бүген ул безне терелтте.

А.б. Алайса сез аның кайда икәнен беләсез инде?

3 Курчак: Хәзер кая икәнен белмибез.

А.б. Нишләргә, каян табарга инде аларны?

1 Курчак: Маша янына барыгыз, бәлки ул беләдер?

А.б. Ярый, рәхмәт сезгә.

Маша: Мишкааа! Не догонишь, не догонишь!

Мишка гонется за Машкой.

А.б. -Здравствуйте, милые Маша и Медведь!

Мишка: Здравствуйте! Вы кто?

А.б. Мы из детского сада.

Маша: Ух тыыы, сколько тут друзей! А что вы тут делаете?

А.б. Мы ищем, Снегурочку и Деда Мороза- они шли на наш праздник, но какие-то злые люди их украли. Может вы знаете?

Мишка: Я не видел, целый день гоняюсь за Машей, никак не могу её поймать.

Маша: А давайте мы вам поможем их найти.

А.б. Ну давайте.

Маша: (смотрит на небо) Ух тыыы, посмотрите как много сегодня звезды, такой чистый воздух. А я их нашла, я их нашла.

А.б. Где же они?

Маша: Вооон, видите, там что то движется.

Мишка: Возьмите моноколь.

А.б. (карый). Ой, чыннан да Кыш бабай белән Кар кызы күренә. Аларны бит инопланетяннар алып киткән.

А.б. Смотрите, они приблежаются.

Инопланетяннар биюе.

1.-Исәнмесез, без марсеаннар, Кыш бабай белән Кар кызын китердек.

А.б. Сез аларны нигә урладыгыз?

2. -Без аларны урламадык, үзебезнең чыршы бәйрәменә алып бардык.

А.б. Шулаймы? Сез дә Яңа елны каршылыйсызмы?

3. Әйе, Яңа елны башта без каршы алабыз, аннан соң гына сезгә китә. Марс Кыш бабасы авырып китте, шуңа җиргә төшәргә туры килде, ачуланмагыз безгә.

4. Безгә китәргә вакыт. Күңелле ял итегез! Яңа ел тиздән килеп җитәр.

А.б. Ярый инде алайса, сау булыгыз!

Китәләр...

А.б. Менә нихаять табылдылар. Балалар, әйдәгез бергәләп чакырыйк әле.

Бергә: Кыш бабай! Кар кызы! (2 тап)

Кыш бабай: -Исәнмесез, минем нәниләрем! Безне озак көттегезме, эзләдегезме?

Кар бураннар туздырып,

Барыгызны туңдырып.

Килгән чакта бәйрәмгә,

Юлыктык без бәлагә.

Менә барысы да яхшы төгәлләнде. Бар да үз урынында, без сезнең янда. Бергәләп бәйрәм итик.

Кар кызы: -Исәнмесез, дусларым! Бәйрәмегез күңелле, мөбәрәк булсын! Яңа елыбыз бары тик куанычлар, шатлык- сөенечләр генә алып килсен!

Котлы булсын Яңа еллар!

Сөенечле ел булсын.

Һәммәбезне куандырсын,

Шатлыкта гына узсын!

А.б. Рәхмәт сезгә, кадерле кунаклар! Кыш бабай, балаларыбыз сезгә дип матур җырлар, шигырьләр өйрәнделәр, тыңлагыз әле.

Бала.

Безгә Кыш бабай килгән,

Яңа ел алып килгән.

Капчыгына күп итеп

Бүләкләр салып килгән.

Бала.

Көттек сине сагынып,

Исән-саумы. Кыш бабай?

Өләш бүләкләреңне,

Капчыгыңны чиш давай!

Бала.

Без көттек бик күптән

Яңа ел килә, дип.

Сиңа дип сөйләргә

Шигырьләр өйрәндек.

Бала.

Яңа ел сиңа да

Сөенеч китерсен.

Тагын бер ел үткәч,

Яңадан килерсең.

Кыш бабай: -Балалар, менә хәзер Яңа елның килгәнен генә көтәсе калды инде. Әйдәгез әле, без аны бергәләп чакырып карыйк. Бәлки килеп тә җитәр.

Бергә: Яңа ел, Яңа ел!

Кыш бабай: Күренми, әйдәгез тагын чакырыйк.

Бергә: Яңа ел, Яңа ел!

Фея килеп керә.

Фея: Яңа елны көтәсезме?

Кыш бабай: Әйе шул, син Фея, монда нишләп йөрисең, без бит сине чакырмадык?

Фея: Ә мин сезгә Яңа елны алып килдем, ул югалган, берүзе елап утыра иде.

Кыш бабай: Иии, шулай мени? Әнә, үзе дә күренә. Балалар, әйдәгез, кул чабып, басып каршы алыйк әле үзен. Безгә быел ат елы килә.

Яңа ел керә.

Яңа ел: Исәнмесез! Минем елым барыгызга да бәхет, шатлыклы ел булсын!

А.б. Рәхмәт, Яңа ел! Әйдә, түрдән уз, синең турында бер җыр җырларбыз.

Җыр "Яңа ел"

А.б. Кыш бабай, аякларың да талгандыр, әйдәгез бергәләп биеп тә алыйк әле.

Кыш бабай белән Кар кызы татарча бииләр.

Кыш бабай: Ой-ой-ой! Бик арыдым, ууууф эри дә башладым бугай инде...

Өреп суыту.

Шигырьләр.

Җыр "Тик-так"

Уен- җыр "Сорау-җавап"

Кыш бабай: Ой, бигрәк уңган, булган балалар йөри икән сезнең бакчага. Матур шигырьләр, җырлар белән ничек күңелле итеп Яңа елыбызны да каршы алдык. Ярый, балакайларым! Безгә китәргә вакыт, башка бакчаларда да безне көтәләрдер.

А.б. Бабакай, син бер ни дә онытмадыңмы?

Кыш бабай: Юк, нәрсә онытыйм инде?

А.б. Ә балаларга бүләкләр? Алар бит ничек итеп әзерләнделәр.

Кыш бабай: Ииии, картлык, онытып та торам икән шул, ничек итеп мин сезне бүләксез калдырыйм инде, хәзер-хәзер.

(Капчыгын эзли)

Кыш бабай: Тукта әле, кызым, минем капчыгым кая соң? Эзлик әле әйдә.

(Эзлиләр)

Кар кызы: Бабакай, ул марс кешеләре алып киткән чакта югалмады микән?

Кыш бабай: Ах, харәп булдык.

Маша килеп керә.

Маша: Не догонишь, не догонишь!

Мишка: Маша, отдай мешок, это не твой.

Маша: Ммм, тут сколько вкусняшек, сейчас я их съем.

Кыш бабай: Бу минем капчык түгелме соң? И, балакаем, тукта, тукта, бир син ул капчыкны миңа, балалар бүләксез кала бит. Капчыкны ала. Хәзер сиңа да бирәм.

Кыш бабай:

Менә, балалар, сезгә

Яңа ел бүләкләре.

Матур, рәхәт яшәгез-

Шул минем теләкләрем!

(бүләк тараталар)

Кар кызы:

Яңа бәхет, зур уңышлар

Алып килсен Яңа ел.

Шатлык белән үтсен һәр көн,

Котлы булсын Яңа ел!

Кыш бабай: Безгә китәргә вакыт, сау булыгыз! Исән-имин яшәргә язсын.................

А.б. Сау бул Кыш бабай, сау бул Кар кызы!

А.б.Теләкләр.

Тәмам.





© 2010-2022