5-6 яшьлек балалар өчен интегральләштерелгән музыка шөгыле Космонавтика көне

Раздел Музыка
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Космонавтика көне

Интегральләштерелгән музыка шөгыле

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме өчен

Бурычлар: Балаларны космонавтика үсешенең тарихы белән, йолдызлар, йолдызлык белән таныштыру. Космоска кызыксыну уяту. Туган илгә, туган якка мәхәббәт тәрбияләү. Балаларның сүз байлыгын активлаштыру. Тирә-як, дөнья турында белемнәрен арттыру, иҗади фикерләү мөмкинлекләрен үстерү.

Cәнгатьле итеп җырлау күнекмәләрен ныгыту. Бию хәрәкәтләрен импровизацияләргә өйрәтү.

Балаларның активлыкларын үстерү, шатлык хисләре уяту.

Дәрес барышы:

Музыка җитәкчесе:

Бик матур бүген кич:

Күк йөзе сипкелле,

Ә түрдә - түгәрәк ай,

Анысы миң шикелле.

Нур чәчә зур миңе,

Җемелди сипкелләр.

Матур да, күркәм дә

Йолдызлы бу кичләр.

("Йолдызлы кич",Фәнис Яруллин шигыре).

Балалар, сез төнлә һавага карарга яратасызмы? (Балалар җавабы.) Төнлә һавада нәрсә күреп була? Ә йолдызларны саный алыр идегезме? Ә ни өчен кояш - көндезләрен, ә йолдызлар төнлә яктырта? Ни өчен айда кешеләр яшәми?

Барлык йолдызлар да - ялкынланып янучы бик зур шарлар алар. Кайберләре хәтта Кояштан да күпкә зуррак.

Кояш - Җиргә иң якын урнашучы йолдыз ул. Кояш көндезләрен яктыртып кына калмый, ул әле безгә көн ясаучы да. Җиргә ерак урнашкан йолдызларның тонык җемелдәве көндез күренми. Аларны төнлә Кояш булмаганда гына күреп була.

Безгә Кояш кечкенә кебек күренә. Ләкин ул бик зур. Кояш Җирдән 109 тапкыр зуррак. Кояшта тереклек юк, чөнки анда бик эссе: 15 миллион градус. Шуңа күрә Кояшка космик корабльләр очмаячак.

Ай үзе яктылык чыганагы түгел, ул көзге сыман Кояш яктысын чагылдыра. Кешеләр берничә тапкыр Айга менә алдылар. Алар Айга автомат аппаратлар - луноходлар җибәрделәр. Луноходлар белән Җирдән торып идарә итәләр. Ай - Җирнең бердәнбер табигый иярчене. Айда һава юк, шунлыктан анда кешеләр яши алмый.

("Әйләнә - тирә дөнья", А. А. Плешаков).

Күп кенә йолдызларның исемнәре бар: Поляр йолдыз, Сириус, Вега, Регул, һ.б. Зур йолдызлар йолдызлыклар булып тоташа: Зур һәм кечкенә Җидегән Йолдыз, Кучкар, Үгезбозау, Игезәкләр, Кысла, Арыслан, Кыз, Үлчәү, Чаян, Укчы, Кәҗәмөгез, Сукояр, Балык һ.б.

Космос кешене һәрвакыт кызыктырган. Башка планеталарда тереклек , һава бармы икән соң?

Моннан йөз ел элек Калуга шәһәрендә яшәгән укытучы Константин Эдуардович Циолковский йолдызларны телескоптан күзәтергә яраткан һәм аларны өйрәнгән. Ул башка планеталарга очып барырлык очу аппараты уйлап таба. Тик аны ясарга мөмкинлеге булмый. Үзенең фәнни китапларында аларның сызымнарын , фикерләрен язып калдыра.

Күп еллар үткәч, илленче елларда конструктор Сергей Павлович Королёв җитәкчелегендәге галимнәр космик спутник ясыйлар. Аны космоска җибәреп карыйлар. Очу уңышлы үтә.

Шуннан соң алар галәмгә спутникта этләр җибәреп карыйлар. Лайка, Белка, Стрелкалар белән дә бу очышлар да уңышлы үтә.

Галимнәр уйлап тапкан ракеталар ярдәмендә галәмгә Җирнең беренче ясалма иярченнәрен, Айга һәм башка планеталарга автомат станцияләр җибәрәләр.

Шуннан соң гына галәмгә кешеләр оча башлый. Галәмгә очкан кешеләрне космонавтлар дип атыйлар. Юрий Алексеевич Гагарин - иң беренче космонавт. Ул 1961 нче елның 12 нче апрелендә "Восток" кораблендә кешелек тарихында беренче тапкыр Җир тирәли очыш ясый. Ул 108 минут оча.

Хәзер космонавтлар космик станцияләрдә озаклап яшиләр һәм эшлиләр. Биредә алар фәнни тикшеренүләр үткәрәләр. Медицина һәм техник күзәтүләр алып баралар, Җирнең өске өлешен өйрәнәләр, ураган, тайфуннарның якынлашуын, һава торышын төгәл билгелиләр, радио - телевизион космик элемтәне тәэмин итәләр. Менә нинди авыр һәм кызыклы космонавт эше.

Балалар, ә сезнең комонавт буласыгыз киләме? (Балалар җавабы.) Космонавт нинди булырга тиеш? Космонавт бик зур чыдам кеше булырга тиеш. Булачак космонавтлар очышка озак еллар әзерләнә. Алар спорт белән шөгыльлләнәләр, парашютта сикерәләр, центрифугада әйләнәләр, аерым камерада озак яшиләр. Космонавт әле тирән белемле дә булырга тиеш.

Балалар:

1.Кешелек бу батырлыкны

Һич чыгармас исеннән:

Зәп-зәңгәр булып күренгән

Материклар өстеннән,

Өстеннән чиксез суларның

Сәламнәр юллый-юллый,

Галәмдә очып йөрде ул

Һәм кайтты җырлый-җырлый.

"Йолдызлар белән сөйләшеп...", Ю. Гагаринга, Рәшит Гәрәй.

2.Туган якта куәт җыйгач,

Китәрбез әле ары.

Күзләр күктә: әйтерсең без

Очар кош балалары.

Җирдә туып үссәк тә без,

Хыяллар гел югары.

Алсу битләр - ал кояштай,

Без - кояш балалары!

"Без - кояш балалары!", Разил Вәлиев.

"Яшь космонавтлар" (Г. Мөхәммәтшин сүзләре. Ф. Әхмәтов музыкасы) җыры башкарыла.

1.Әле җирдә яшәсәк тә,

Күккә тарта йөрәкләр.

Гагариннаи кебек кыю

Булу безнең теләкләр.

2.Зәңгәр күктән җем-җем итеп

Йолдызлар чакыралар,

Тиздән "Восток" корабында

Безне каршылар алар.

Кушымта:

Үсеп җитәрбез,

Күкләр гизәрбез.

Киң илебезне

Данга бизәрбез.

Балалар белән "космик" уеннар уйнала.

"Айга очыш". Уенда дүрт бала катнаша. (Озын бауның уртасында ай, ике очында ракеталар). Сигнал буенча "ракеталарын Айга кайсы тизрәк якынайта".

Балалар:

1.Бер минут тик тормыйм:

Оста конструктор мин.

Самолёт та ясыйм,

Космолёт та ясыйм.

Хәзер төзеп ташлыйм.

Я, кайсыннан башлыйм?

Эшләп бирәм җырлап, чынлап.

2.Менә сезгә - "Восток",

Бусы булыр - "Восход".

Ә монысы - "Ал таң",

Үзем уйлап тапкан

Яңа космик кораб...

Йолдызларга карап,

Бер очармын җырлап, чынлап.

"Коструктор" уены уйнала. Геометрик фигуралардан ракета ясыйлар.

Бала: Зәңгәр күктә,

Гел үзенә дәшеп,

Якты йолдыз балкыр.

Ракеталар алып китәр сине -

Сызылып калыр ялкын. "Максат", Разил Вәлиев.

"Ракетодром" уены уйнала. Идәнгә берничә обруч - ракета куела. Балалар күбрәк, ракеталар азрак була. Музыка астында кем тизрәк урын алып кала.

Кызлар чәчәкләр белән бию башкара. Дәрес ахырында бергәләп иҗади эш эшлиләр. Музыка астында бергәләп "Космос" аппликациясе ясыйлар.


© 2010-2022