Конспект урока на тему Песенность (на татарском языке Җыр сыман әсәрләр)

Раздел Музыка
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

3 сыйныф - 1 чирек - 2 дәрес.

Тема: Җыр сыман әсәрләр

Максат: Җыр сыманәсәрләрне тыңлап аларның үзенчәлекләрен билгеләү.

Бурычлар: балаларда музыкага мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияләргә, музыкаль тәэсирләрен баетырга;

- җырлау кагыйдәләрен искә төшерү;

-табигый яңгыравыклы тавыш белән җиңел, көчәнмичә һәм аһәңле итеп җырлау;

- җырларны бергә башлау һәм тәмамлау.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

1) Әсәрләр тыңлап һәм гади көйләрне импровизацияләп музыкаль ижат тәҗрибәсе булдыру

2) Әсәрнең сәнгатьчә-образлы эчтәлеген, музыкаль телен анализлау.

3) Музыкаль башкару ниятен коллектив иҗатта үтәү.

4) Үз-үзенең башкаруына төзетмәләр кертү.

Эшне оештыру төрләре: фронталь, индивидуаль, парлап эшләү.

Җиһазлау һәм материал: презентация, компьютер, баян, музыка уен кораллары, Р.Щедрин, М.Глинка портретлары.

Дәреснең технологик картасы

Дәрес этаплары

Дәрес барышы

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Оештыру.

Эшчәнлеккә мотивлаштыру

1. Уңай халәт тудыру.

Хәерле көн, балалар! Бер-беребезгә яхшы кәеф бүләк итик, уңышлар телик!

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

Бер-берсенә теләкләр телиләр.

Актуальләштерү.

Максат: яңа белем алуга әзерлек, дәреснең темасын формалаштыру.

"Без - өченчеләр" җырлау күнегүен өйрәнү. Вокаль хор эше.

"Көзге моң" - җырның 2 куплетын өйрәнү.

2. Укучыларда белем алуга ихтияҗ тудыру. Проблемалы сораулар ярдәмендә дәреснең темасын ачыклау:

Р.Щедринның "Конек-Горбунок" балетыннан "Төн" фрагментын тыңлау.


Балаларга җырлау күнегүен дөрес итеп өйрәнергә ярдәм итү

-Исегезгә төшерегз әле, үткән дәрестә без нәрсә турында сүз башлаган идек?

Бүген дәрестә нәрсә турында сүз булыр икән? Бу сорауга җавпны сез бер музыкаль әсәр тыңлагач җавап бирерсез

-Әйтегез әле, бу әсәр ничек яңгырады? Нинди китка охшаган?

- Димәк без бүген нәрсә турында, нинди әсәрләр турында сөйләшәчәкбез?

Балалар җырлау күнегүен өйрәнәләр.

Җыр, бию һәм марш үсеш алып, җыр сыман, бию сыман, марш сыман әсәрләргә әверелүләре турында.


Балалар әсәрләрне игътибар белән тыңлыйлар

- Бу әсрдә без җырга охшаган музыка ишеттек.

Җыр сыман әсәрләр турында.

Музыкаль башкару ниятен коллектив иҗатта үтәү.

Үз-үзенең башкаруына төзетмәләр кертү.



Әсәрнең сәнгатьчә-образлы эчтәлеген, музыкаль телен анализлау.


Яңа тема өстендә эш.

Р.Щедринның "Конек Горбунок" балеты турында белешмә

-"Конек-Горбунок" щкиятен кем язган?

- Әкиятнең эчтәлеген исегезгә төшерегез

-Бу әкияткә нигезләнеп, композитор Р.Щедрин балет иҗат иткән. Исегезгә төшерегез әле, нәрсә ул балет?

-Менә сезнең алдыгызда шушы әкияттән өч сурәт: 1)Алтын балыклар биюе

2)Төн

3)Царь Горох

-Әле яңграган әсәр шушы сурәтләрнең кайсысына туры килә?

-Ершов.

Балалар "Конек-Горбунок" әкиятенең эчтәлеген кыскача сөйләп китәләр.

Балет - музыкаль спектакль. Анда геройлар бер-берсе белән хәрәкәтләр, мимика, бию ярдәмендә аңлашалр.


"Төн"не сурәтләгән рәсемгә. Чөнки бу әсәрнең музыкасы караңгы, шомлы, тылсымлы яңгырады.

Фикер алышуда катнашу, үз фикереңне дәлилләп әйтә белүгә ирешү.

Әсәрләр тыңлап һәм гади көйләрне импровизацияләп музыкаль ижат тәҗрибәсе булдыру


Әсәрнең сәнгатьчә-образлы эчтәлеген, музыкаль телен анализлау.

Үткән материалны ныгыту.






М.Глинка "Сусанин ариясы" "Иван Сусанин" операсыннан фрагмент - тыңлау, анализлау.

"Уятыйм әле җир шарын" М.Шәмсетдинова музыкасы - җырны өйрәнә башлау

-Хәзер без М.Глинканың "Иван Сусанин" операсыннан өзек тыңлыйбыз. Бу операда 300 ел элек булган вакыйгалар сурәтләнгән. Рус җирләренә поляк илбасарлары һөҗүм иткәннәр. Операның төп герое - Иван Сусанин - крестьян үзенең Туган иле өчен үлә. Поляклар Сусанинга Мәскәүгә юлны күрсәтергә кушалар. И.Сусанин дошманнарны кире чыгалмас юлга, сазлыклы урманга алып керә. Ул үзе дә, дошманнар да үлә.

- Хәзер без шушы операдан өзек тыңлыйбыз. Бу өзек ничек яңгырый?

Бу әсәрне ничек атый алабыз? Бию сыманмы...?

Балаларга җырны дөрес итеп өйрәнергә ярдәм итү






Балалар әсрне тыңлыйлар.

-Бу әсәр моңсу, кайгылы, сагышлы яңгырады.

-Җыр сыман. Чөнки аның көеен көйләп була.

Балалар җырны өйрәнәләр, 1 куплетны сәнгатьле башкаралар.

Әсәрнең сәнгатьчә-образлы эчтәлеген, музыкаль телен анализлау.

Музыкаль башкару ниятен коллектив иҗатта үтәү.

Үз-үзенең башкаруына төзетмәләр кертү.

Рефлексия

Дәрестәге эшчәнлекне анализлау, укучыларның эшчәнлеген бэялэү һәм киләчәккә максат билгеләү.

- Нинди музыкаль әсәрләр белән таныштык, тыңладык?

- Нинди җыр өйрәндек?

Бүген дәрестә без нәрсә белән шөгыльләндек?

җыр сыман әсәрләренең үзенчәлекләрен билгеләдек. Әсәрләр тыңладык

Өйрәнелгән материал буенча мәгълүмат бирә белү.

Үз эшчәнлегеңә бәя бирә белү


© 2010-2022