Конспект новогоднего праздника Югалган башмаклар

Раздел Музыка
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

"Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасы"













"Югалган башмаклар"

(1 кечкенәләр төркемендә Яңа ел

программасы)


Төркем тәрбиячеләре:

Бахтиева Н.,

Адгамова К.

Музыка җитәкчесе:

Басыйрова Ч.


2015

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Балалар җинел музыка астында залга керәләр. Чыршы астында башмак сыңары ята.

Т: Балалар, карагыз әле, нинди матур чыршы. Аңа төрле уенчыклар эленгән, ничек матур бизәлгән безнең залыбыз. Сез дә ничек матур киенгәнсез - шундый матурлар, үскәнсез. Карагыз әле нинди матур чыршы тора зал уртасында. Матур бизәлгән - ничек күп уенчыклар эленгән. Ничек матурланган безнең чыршы. Әйдәгез, балалар, чыршыбызга каты итеп кул чабып алыйк әле. (балалар кул чабалар). Ә хәзер безнең .... чыршы турында матур шигырен сөйләп китә.

1 б. Чыршыбыз безнең бизәлгән,

Муенсалар да элгән.

Безгә шундый матур булып

Бәйрәмгә диеп килгән.

Т:Балалар, әйдәгез әле чыршыбызга борылып басыйк та аңа матур җырыбызны бүләк итик.

Җыр "Чыршыкай"

Т: Балалар, карагыз әле, нәрсә ята монда?

Б: Башмак.

Т: Сезнең башмак түгелме бу? Кемнеке икән?

Т: Әллә төлкенеке микән? Әллә куянкайныкымы? Әллә аюныкы микән балалар? Кем югалтты микән бу башмакларны?

(ишектән Петрушка килеп керә)

Т: Балалар, кем килгән соң безгә?

Б:Петрушка!

Т: Петрушка, Петрушка исәнме, кайда сон синең 2 нче сыңар башмагың?

Петрушка: мин чыршы тирәли уйнап әйләнгәндә башмагымның икенче сыңарын югалттым.

Т: Менә бит синең башмагың Петрушка. Башка югалтма яме башмагыңны.

Петрушка:Рәхмәт бик зур сезгә, менә хәзер башмагымны киям дә, куңел ачып биеп алырбыз бергәләп.

Петрушка: Әйдәгез әле балалар утырышыйк, бер-беребезгә карашыйк.

(Петрушка серле капчык ала, эчендә шалтыравыклар).

Т: Петрушка, синең кулыңда нәрсә ул? Нинди матур һәм зур капчык?

Петрушка: Бу капчык гади генә түгел, ул серле (капчыкны кутәреп шалтырата).Күрсәтимме балалар?

Б:Курсәт.

Петрушка: Сабыйларга бүләк итәм,

Өр-яңа уенчыклар.

Сабыйларга бүләк итәм

Матур шалтыравыклар.

Җыр :Шалтыравыклар белән җыр.

Петрушка: балалар карагыз әле - чыршының утлары янмый. Әйдәгез утларын яндырыйк, тылсымлы сүзләр әйтик:

. Әйдәгез "Чыршы, чыршыкай, утыңны яндыр", дип әйтеп карыйк (утлар янмый). Әйдәгез өреп карыйк (утлар янмый). Бер булмаса чәбәкләп карыйк (утлар яна). Юк, балалар, янмый. Әйдәгез әле без Кар кызын чакырыйк, ул безгә чыршының утларын да яндырып та бирер.

Б: Кар кызы, кил монда (3 тапкыр)

(бөтерелеп, биеп Кар кызы керә).

Кар кызы: Мин дусларым Кар чәчәк

Кардан йолдызлар ясап,

Җир өстенә яудырам

Җирне каплыйм кар белән

Мин биимен, уйныймын,

Мин кар - буран яратам.

Шуңа күрә бар дөнъяга

Кар бөртеге таратам.

Т: Кар кызы ярдәм ит әле безгә? Безнең чыршыбызның уты кабынмый?

Кар кызы: Чыршым, чыршым, кабын син

Утларыңны балкыт син?

(чыршы уты яна).

Петрушка: Балалар, безнең чыршы утларын балкытты, әйдәгез моңаеп утырмыйк, бер җырлап-биеп алыйк.

Җыр "Әйдә"

Кар кызы: Дусларым, Кыш бабабыз да бик соңарды бит әле, чакырыйк әле үзен.

Т: Әйдәгез, балалар чакырыйк Кыш бабайны.

Кыш бабай: Киләм, балалар, киләм, атлап түгел чабып киләм! Исәнмесез, улларым, исәнмесез кызларым, минем күз нурларым! Исәнмесез, кадерле кунаклар! Яңа ел белән сезне! Яңа ел яңа бәхетләр, күп шатлыклар алып килсен! Бигрәк матур бәйрәмегез! Бигрәк матур чыршыгыз! Яңа елда шушылай гел бәхетле булыгыз!

Балаларның шат көлүләреннән бакчалар, өйләр яңгырап торсын!

Мин балалар сезнең белән хәзер качышлы уйнап алам, җитезлекләрегезне сынап алам.

Җырлы уен "Кайда безнең кулларыбыз".

Тәрбияче: Кыш бабай ошадымы безнең бабаларыбызның уены?

Кыш бабай: бик ошады балалар, сез бик җитез икәнсез.


(балаларның шигырьләре яңгырый)


Кыш бабай:Балалар, безнең бәйрәмебез күңелле үтсен өчен, әйдәгез әле дусларымны чакырыйм. (чыршы төбеннән Кар кызы Куянны ала)

Т: Балалар, карагыз әле, куянкай да килгән безнең бәйрәмебезгә.

Әйдәгез Куянкайга җырыбызны бүләк итик.

Җыр "Куяннар"

К.к. Бабакай, сиңа ошыймы бәйрәм?

К.Б.: Бик ошый кызым, кызларым, улларым бик уңганнар, акыллылар.

Т: Кыш бабай безнең әле сиңа җырланасы бик матур бер җырыбыз бар, син кил бирегә уз, без сиңа матур җырыбызны багышлыйбыз.

Җыр "Кыш бабай"

К.К. Кыш бабай балаларга бүләкләр бирер вакытың да җитте, онытып та торасың бугай.

К.б. Әйе, кызым, исемдә, ләкин күчтәнәчләрем чана белән буранлы юлда батып калды шул, нишләрбез инде ай-яй.

К.К. Кыш бабам, синең бит тылсымлы йомгагың бар, әйдә шул йомгак белән тартып карыйк.

К.Б. И Кызым бигрәкләр дә акыллы инде үзең, ярый да әле син бар искә төшереп торырга.

(кар кызы чыршы астыннан тылсымлы йомгакны ала, Кыш бабайга бирә).

К.Б. Серле йомгагым тәгәрә син, минем чанамны алып кил син!!!! (Ишеккә таба ыргыта йомгакны, көч белән тарткан хәрәкәтләр ясый, балаларга күчтәнәчләр тарата)

К.б. Рәхмәт, балалар, бик уңган балалар икәнсез. Ләкин безгә китәргә кирәк, Сезгә яңа елымны калдырам.

Яңа ел: Яңа йортның ишеген ачкан кебек

Сезнең янга мин дә килеп кердем

Нигезләрем минем ныклы булсын

Котлы булсын бу ел, котлы булсын.

(Кыш бабай саубуллашып чыгып китә, бәйрәм тәмамлана)



© 2010-2022