Сценарий Новый год на татарском языке

Раздел Музыка
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


"Яңа елны Пиня белән каршы алу."

Сәхнә урманны хәтерләтә,киселгән агач төбендә телефон тора.(Сәхәнәдә Кар кызы чыга)

Кар кызы: "Бәйрәм киче тын һава

Тәћкә-тәћкә кар ява."

(Телефон шалтырый,Кар кызы трубканы ала.)

Кар кызы: Алло!Алло!Тыңлыйм.Кыш бабай, бу синме?

Кыш бабай: Әйе, бу мин.

Кар кызы: Син мине яхшы ишетәсеңме?Бабай син безнеә очрашу урынын онытмадыңмы? Казаныбызның иң матур чыршы бәйрәм-нәрен онытып буламы соң. Бәйрәмгә мин дусларым белән киләм.Ярый бабай сау бул Милли мәдәният үзәгедә очрашырбыз . (Агач төбенд әттәч качып тыңлап тора).

Әтәч: Кара әле син бу Кар кызын гына!Тиз генә мине озатып яңа елны каршы алмакчы була. Юк!Ул миннән тиз генә котыла алмас. Нишләргә?Нәрсә уйлап табарга икән?(Кикрикүк дип кычкыра)

(Схнәгә себеркегә утырыпУбырлы карчык килеп чыга)

Убырлы: Уф! Соңга калдым дип торам.Но шәп оча да инде минем реактив себерке.Нәрсә анда кычкырып бөтен дөньяны яңгыратасың.Синең тавышыңны ишетеп себеркем үзеннән-үзе бу якка борылды,Уф!(Көй яңгырый Убырлы типтереп бии башлый)

Әтәч: Убырлы туташ, туктагыз инде,минем сезгә бик мөһим бер эшем бар ,синең ярдәме кирәк.Һәм бик тиз.

Убырлы: Мин бит эшләмим, хәзер өйдә утырам .Яңача яшәү рәвеше алып барам .Әйтергә кирәк, пенсиягә китәргә туры килде.Көчем дә бетте ,сәламәтлегем какшады,кәеф тә китте.Сиңа ярдңм итң алмам.

Әтәч: Әй Убырлы туташ, ярдәмегездән ташламагыз. Ярдәм итегез.Мине озатып Яңа елны каршы алырга җыеналар. Кар кызы белән этне ничектә юлларыннан туктатыйк.

Убырлы: Ярар инде ярдәм итәм.Тик бу минем соңгы эшем булыр.Әйдә тегендә барып уйлашыйк.

(Куян белән Пиня чыга)

Куян : Әй үләм. Көлә -көлә эчем катты Ншләп шулкадәр әкрен йөрисең соң син ? Әй, Пиня, син кайда калдыә инде тагын.

(Алпан - тилпән килеп пингвин Пиня керә.)

Пиня: Менә мин дә килеп Җиттем.Бик кызу йөрим мин.

Куян : Бу кызу дип аталамы инде ?(Көлә) Мин сиңа берәр куянның ничек чапканын күрсәтермен әле.

Пиня: Мин бит куян түгел .Мин пингвин!Минем уйлавымча, пингвиннар арасында мин иң-иң беренче чемпион .

Куян: Ай,үләм !Алайса пингвиннар арасында мин ниндиерәк булам соң?

Пиня: Син-дөнья чемпионы инде.Кара әле,әй урманның матурлыгы!

Куян: Әй,урман - урман инде.

Пиня: Карале,нинди матур агачлар!

Куян: Ник,синең агач күргәнең юкмы әллә?

Пиня: Безнең Антарктидада агачлар үсми шул.

Куян: Әллә кишер дә үсмиме?

Пиня: Юк бездә бер нәрсә дә үсми.

Куян: Ә бездә бөтен нәрсә дә үсә.

Пиня: Бөтен-бөтен нәрсә дәме?

Куян: Ну,почти бөтенесе дә инде.әфлисүн белән банан үсми .Мин аларны яратмыйм да.

Пиня: Синең кунакка чакыруыңа мин шундый шат.Күпме кызыклы әйберләр күрдем !

Куян: Неәрсә сездә кар да юк?

Пиня: Бездә җәен дә,кышын да кар гына инде?

Куян: Сез ничек түзәсез соң салкыга?

Пиня: Түзәбез инде.Безгә ошый да әле анда.Син шуны белеп тор: Антарктида-дөньяда иң әйбәт урын .Ләкин анда менә шундый матур Яңа ел чыршысы гына юк.

Куян: Пиня, ә Пиня сез анда уйныйсызмы соң?

Пиня: Әлбәттә: куышлы,качышлы уйныйбыз,я боз тибеп шунда.

Ә сез уйныйсызмы соң?

Куян:Уйнамаган кая.Без әле биибез дә.(музыка астындак Куяннар бии-бии сәхнәгә чыгалар.)

Куян: Әй, мин бөтенләй онытканмын, безне бит Кар кызы көтеп тора. Йөгерик тизрәк.

(Сәхнәнең икенче ягыннан Әтәч белән Убырлы чыга.)

Убырлы: Әтәч син Кар кызы белән этнеә монда киләсен точно беләсеңме ?

Әтәч: Мәктәптә иинде, мәктәптә.

(Бу арада сәхнәнең икенче ягыннан Кар кызы җырлап чыга .)

Убырлы: Без синең белән оперативниклар.

Әтәч: Разведчиклар диген.

Убырлы: Башың бер генә дә эшләми! Без хәзер басып алу группасы.Кыш бабай килгәнче ,Кар кызы белән Яңа елны кулга тљөшерергә кирәк.

Әтәч: Уф,яратмыйм шул Кыш бабайны!Ул урманда шундый суык ясый, мин "ә"дигәнче туңам.

(Ерактан музыка ишетелђ)

Әтәч: Әнә,Кар кызы җыры ишетелә.Точно,точно Кар кызы.

Убырлы: Ур-ра! Урра! Кар кызы!

Әйдә качып торабыз.

(Кар кызы Яңа ел белән килеп керә.Убырлы качкан җиреннән чыга.)

Убырлы: Әй матурым,саумы, килдеңме? Без сине килмәс дип борчыла башлаган идек .

Әтәч: Без сине шундый кљттек.

Убырлы(хәйләле елмаеп) Ах! Нинди матур синең киемең! Ах, нинди матур силуэт! Нинди фигура! Нинди мода! Әйбәтлђп карарга кирәк! Бас әле Кар кызы,менә шушында. Карыйк әле без сине. Бас, бас.Әй, нинди матур теккәннәр! Чит илнеке булса Бурда Моден, Мәскәүнеке булса- Поле чудес.

Әтәч: Казанныкы булса- Татшвейсбыт!

Кар кызы: Юк , миңа бу киемне Кыш бабай бүләк итте.

Убырлы: Нинди матур! Кая әле, кая, борыл әле!

((тиз генә бау белән Кар кызын һәм этне бәйләп куялар) Әхә эләктегезме!

Кар кызы: Җибәрегез,җибәрегез безне.Бездән башка әйрәм булмаячак.

Убырлы: Булмый шул.Безгә шул кирәк тә.(Убырлы белән Әтәч бии башлыйлар.Шул арада куян белән пингвин килеп чыга)).

Куян: Пиня,эш харап Кар кызы убырлы кулында. Мин Кыш бабай янына чаптым, син Кар кызын коткара тор.

Пиня: Әй,сез! Монда кайсыгыз Убырлы карчык?

Әтәч: Үләм бу нинди ямьсез нәрсә?

Убырлы: Кемнәрне генә күрмәдем гомеремдә .Ә мондыйны беренче тапкыр күрәм.Марсиян бу, я булмаса айдан төшкән.

Пиня: Кайсыгыз сезнең убырлы?Кайсыгыз Кар кызын рәнҗетте?

Убырлы:Ничек минем белән шулай сөйләшәсең син ә?(ат тавышы ишетелә,Убырлы Кыш бабайдан куркып Кар кызын чишә, качмакчы була,өлгермиУбырлы белән әтәч агач төбенә кача.Ул арада Кыш бабай килеп җитә.)

(Кар бөртекләре биюе)

Кыш бабай: Я,нишлибез инде без синең белән Убырлы, ә?Тагын язмыш очраштырды үзебезне.

Убырлы: Кыш бабай,монда минем гаебем юк.Мин пенсиягә чыккан идем инде.Тик әнә әтәч кенә башымны әйләндерде.Китәсем килми.Яңа ел белән Кар кызын бәйрәмгә җибәрмим дигәч җәлләп кенә риза булган идем.

Кыш бабай: Эх,әтәч сиңа ничек оят түгел?Син бит тагын 12 елдан безгә кунакка әйләнеп киләсең бит. Юк белән баш катырып йәрисең.Нишләтим инде мин сезне?

Убырлы белән әтәч: Кыш бабай безне, зинхар, гафу итегез, гаебебезне таныйбыз.

Әтәч: Мин дә үз гаебемне аңладым яңа елны эт елына бирергә ризамын.

Кыш бабай: Балалар гафу итәбезме?

Кар кызы: Барыгызны да бәйрәмгә чакырабыз!Әйдәгез әле бергәләп иске елны озатык.

("Иске елны озату Җыры")

Эт(шигырь сљйли): Яңа йортныҗ ишеген ачкан кебек

Сезнең яңга яңа гасыр булып мин килдем

Нигезләрем минем ныклы булсын,

Котлы булсын бу ел,яңа гасыр.

Беләм,миннән һәркем нидер көтә,

Шатлык,сөю бәхет өмет итә.

Җирдә бәхет һәрчак ныклы булсын!

Котлы булсын бу ел,котлы булсын!

Кыш бабай: Балалар, безнең бәйрәмгә тагын нидер җитми.

Кар кызы: Чыршы утлары җитми.

Кыш бабай: Балалар. Чыршыдан бергәләп сорыйк әле. Чыршы,чыршы ян!

(Чыршы яна)

("Төрле,төрле утлар яна"җырын җырлыйлар.)

Кыш бабай: Бик эссе булып китте уеннар уйныйк әле.

(Таяк белән катырып калу)

Кыш бабай: Хәзер балалар, миңа вакыт җитте. Мин үземнең бөтен вәкаләтләремне Яңа елга тапшырам. Сезгә йомшак җилләрне, кар бөртекләрен, бүләкләремне калдырам. Сау булыгыз!

© 2010-2022