«Тукай һәм музыка»

Тукай    hәм   музыка ачык дәрес конспекты                 Шайдуллина И.С.     Тема: Тукай hәм музыка. Максат: - Композитор З.Хәбибуллиннын иҗат юлын өйрәнүне дәвам итү. - Г. Тукай шигырьләренә язылган җырлар белән таныштыру, белгәннәрен җырлау. - Кабатлау. - Нота өйрәтүне дәвам итү. Җиhазлау: - Г.Тукай hәм З.Хабибуллинның портретлары. - Тукай шигырьләренә язылган җырларга иллюстрацияләр – балаларның үз куллары белән төшерелгән рәсемнәре эленә. - Нота озынлыгын билгеләү өчен авазлар тезмәсе языла. - Ноталарның исемнәрен әйтү hәм нота озынлыгына карап кул чабу. - Музыкаль ребуслар чишү.   Дәрес барышы. 1. Дәресне оештыру: Звонок булды Дәрес башланды Исәнмесез укучылар? Балалар: Исәнмесез. 2. «Туган тел» җырынын 1 куплеты җырлана. Укытучы: - Балалар, без дәресне юкка гына «Туган тел» җыры белән башладык. Буген бездә зур бәйрәм 26 апрель татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның туган көне. Шулай булгач без сезнең белән Г. Тукай шигырьләрен язылган җырлар җырларбыз, яңалары белән танышырбыз.             Безнең бу бәйрәм дәрескә кунаклар да килде. - Укучылар хәзер Тукай шигыренә язылган бер көйне тыңлап китик эле. Тыныч кына утырып диккъать белән тыңлагыз. «Бәйрәм бүген» дигән көй яңгырый (2 купл.). Укучыларга сорау: - Балалар бу нинди характердагы көй? Җавап: Марш характерындагы, дәртле көй. - Ә хәзер мин сезгә 1,2 куплетларны җырлап күрсәтәм. «Бәйрәм бүген» дигән җырның 1,2 куплеты башкарыла. - Бу җырнын исеме ничек? Җавап: - Бу «Бәйрәм бүген» дигән җыр. Укытучы: - Балалар, кайсыгыз әйтә ала Тукай шигырьләренә кайсы композиторларыбыз көй язган? Ж: Исмай Шәмсетдинов (Чыршы), Заhид Хэбибуллин. Укытучы: Г. Тукай шигырьләренә иң күп көй язучы композиторыбыз З. Хәбибуллин турында нәрсә әйтә аласыз? Жавап: З. Хәбибуллин 1910 елда туа, 9 яшьтә З.Хэбибуллин бөтенләй ятим кала hәм Орск шәhәрендәге балалар йортында тәрбияләнә. Беренче тапкыр ул монда скрипка тавышын ишетә. Үзе скрипка ясый hэм шунда көйлэр уйнарга тырыша. 1927 елда Казанга килә hэм музыка техникумынын скрипка классына укырга керә. Скрипка hэм фортепиано өчен кечкенә әсәрләр яза. Укытучы: 1936-40 елларда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы татар опера студиясендә укый, аннары Казанга кайтып, иҗат эшен дәвам итә. Кемнәр җавапны тулыландырырга тели? Г. Тукай шигырьләренә  кайчан җырлар яза башлый? Җавап: 1943 елда Г. Тукай шигырьләренә җырлар яза. Укытучы: укучылар берничәсен атап китик әле. «Иртә», «Бичара куян», «Безнең гаилә». 4. Сөйләшүне дәвам иткәнче тавышны көйләп алыйк. (Җырлап алу күнекмәсе) - Балалар, хәзер З. Хабибуллинның (72 бит) «Безнең гаилә» җыры башкарыла. Укытучы: - Укучылар, бу җырның сүзләрен кем язган? Җавап: Г. Тукай. 5. Г. Тукай шигырьләренә язылган җырларга карата ясалган рәсемнәргә тукталу. 6. Физкультминут [Бию көенә]             1.      Уң кулларны сузабыз (2 т.)                Сул кулларны сузабыз                Ике кулны бергә куеп (2 т.)                Чәбәк – чәбәк итәбез.   2. Уң аякны куябыз, Сул аякны куябыз Ике аякны бергә куеп Тыпыр – тыпыр киләбез.   3. Менә шулай, менә шулай Чәбәк – чәбәк итәбез Менә шулай, менә шулай Тыпыр – тыпыр киләбез.   7. Укытучы: Укучылар, инде ял иттек, җырлап алыйк булмаса. «Бала белән кубәләк» җыры җырлана (77 бит). а) Иҗекләп әйтеп чыгу (Дикция өстендә эшләү) б) җырлау кызлар, малайлар аерым җырлый. Укытучы: ә көен кем язган? Җавап: З. Хабибуллин. 8. Укытучы: - Укучылар ноталарның язылышын искә төшереп, озынлыгын билгеләп китик әле. Ритмик рәсемгә туры китереп кул чабу: ||, П П, ||, П П    П П, ||, П П, || 9. Музыкаль ребуслар чишү. 10. Укытучы: Яшәү шатлыгын арттыра Дәртле hәм моңлы Тукай Дөньяның бар якларына Ак бәхет юллый Тукай. - Безнең бүгенге дәресебез Тукай шигырьләренә язылган көйләргә багышланды. Без сезнең белән дәрестә Г. Тукай шигырьләренә нинди җырлар җырладык hәм тыңладык. Җавап: «Туган тел» «Бәйрәм бүген» «Бала белән күбәләк» «Безнең гаилә» - Укучылар, бу җырлар сезгэ ошыймы? - Эйе. Укытучы: Тукай шигырьләре көйгә салынмасалар да моңга бай, ә көйгә салынганнары күңелебезгә якын шул.   Тукай җыры, Тукай моңы белән Шаулап тора hаман иртәләр Олы җыр ул – матур тормыш яме Олы җырга юк ул киртәләр.   Укытучы: - Балалар, барыгызга да рәхмәт! Дәрестә матур гына катнаштыгыз. - Дәресне җыр белән башладык Җыр белән тәмамлыйбыз.
Раздел Музыка
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тукай


hәм


музыка

ачык дәрес конспекты









Шайдуллина И.С.



Тема: Тукай hәм музыка.

Максат:

- Композитор З.Хәбибуллиннын иҗат юлын өйрәнүне дәвам итү.

- Г. Тукай шигырьләренә язылган җырлар белән таныштыру, белгәннәрен җырлау.

- Кабатлау.

- Нота өйрәтүне дәвам итү.

Җиhазлау:

- Г.Тукай hәм З.Хабибуллинның портретлары.

- Тукай шигырьләренә язылган җырларга иллюстрацияләр - балаларның үз куллары белән төшерелгән рәсемнәре эленә.

- Нота озынлыгын билгеләү өчен авазлар тезмәсе языла.

- Ноталарның исемнәрен әйтү hәм нота озынлыгына карап кул чабу.

- Музыкаль ребуслар чишү.

Дәрес барышы.

1. Дәресне оештыру:

Звонок булды

Дәрес башланды

Исәнмесез укучылар?

Балалар: Исәнмесез.

2. «Туган тел» җырынын 1 куплеты җырлана.

Укытучы: - Балалар, без дәресне юкка гына «Туган тел» җыры белән башладык. Буген бездә зур бәйрәм 26 апрель татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның туган көне. Шулай булгач без сезнең белән Г. Тукай шигырьләрен язылган җырлар җырларбыз, яңалары белән танышырбыз.

Безнең бу бәйрәм дәрескә кунаклар да килде.

- Укучылар хәзер Тукай шигыренә язылган бер көйне тыңлап китик эле. Тыныч кына утырып диккъать белән тыңлагыз.

«Бәйрәм бүген» дигән көй яңгырый (2 купл.).

Укучыларга сорау:

- Балалар бу нинди характердагы көй?

Җавап: Марш характерындагы, дәртле көй.

- Ә хәзер мин сезгә 1,2 куплетларны җырлап күрсәтәм.

«Бәйрәм бүген» дигән җырның 1,2 куплеты башкарыла.

- Бу җырнын исеме ничек?

Җавап: - Бу «Бәйрәм бүген» дигән җыр.

Укытучы: - Балалар, кайсыгыз әйтә ала Тукай шигырьләренә кайсы композиторларыбыз көй язган?

Ж: Исмай Шәмсетдинов (Чыршы), Заhид Хэбибуллин.

Укытучы: Г. Тукай шигырьләренә иң күп көй язучы композиторыбыз З. Хәбибуллин турында нәрсә әйтә аласыз?

Жавап: З. Хәбибуллин 1910 елда туа, 9 яшьтә З.Хэбибуллин бөтенләй ятим кала hәм Орск шәhәрендәге балалар йортында тәрбияләнә. Беренче тапкыр ул монда скрипка тавышын ишетә. Үзе скрипка ясый hэм шунда көйлэр уйнарга тырыша. 1927 елда Казанга килә hэм музыка техникумынын скрипка классына укырга керә. Скрипка hэм фортепиано өчен кечкенә әсәрләр яза.

Укытучы: 1936-40 елларда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы татар опера студиясендә укый, аннары Казанга кайтып, иҗат эшен дәвам итә.

Кемнәр җавапны тулыландырырга тели? Г. Тукай шигырьләренә кайчан җырлар яза башлый?

Җавап: 1943 елда Г. Тукай шигырьләренә җырлар яза.

Укытучы: укучылар берничәсен атап китик әле.

«Иртә», «Бичара куян», «Безнең гаилә».

4. Сөйләшүне дәвам иткәнче тавышны көйләп алыйк.

ырлап алу күнекмәсе)

- Балалар, хәзер З. Хабибуллинның (72 бит) «Безнең гаилә» җыры башкарыла.

Укытучы: - Укучылар, бу җырның сүзләрен кем язган?

Җавап: Г. Тукай.

5. Г. Тукай шигырьләренә язылган җырларга карата ясалган рәсемнәргә тукталу.

6. Физкультминут [Бию көенә]

  1. Уң кулларны сузабыз (2 т.)

Сул кулларны сузабыз

Ике кулны бергә куеп (2 т.)

Чәбәк - чәбәк итәбез.


  1. Уң аякны куябыз,

Сул аякны куябыз

Ике аякны бергә куеп

Тыпыр - тыпыр киләбез.


  1. Менә шулай, менә шулай

Чәбәк - чәбәк итәбез

Менә шулай, менә шулай

Тыпыр - тыпыр киләбез.

7. Укытучы: Укучылар, инде ял иттек, җырлап алыйк булмаса.

«Бала белән кубәләк» җыры җырлана (77 бит).

а) Иҗекләп әйтеп чыгу (Дикция өстендә эшләү)

б) җырлау

кызлар, малайлар аерым җырлый.

Укытучы: ә көен кем язган?

Җавап: З. Хабибуллин.

8. Укытучы: - Укучылар ноталарның язылышын искә төшереп, озынлыгын билгеләп китик әле.

Ритмик рәсемгә туры китереп кул чабу:

||, П П, ||, П П П П, ||, П П, ||

9. Музыкаль ребуслар чишү.

10. Укытучы:

Яшәү шатлыгын арттыра

Дәртле hәм моңлы Тукай

Дөньяның бар якларына

Ак бәхет юллый Тукай.

- Безнең бүгенге дәресебез Тукай шигырьләренә язылган көйләргә багышланды. Без сезнең белән дәрестә Г. Тукай шигырьләренә нинди җырлар җырладык hәм тыңладык.

Җавап:

  1. «Туган тел»

  2. «Бәйрәм бүген»

  3. «Бала белән күбәләк»

  4. «Безнең гаилә»

- Укучылар, бу җырлар сезгэ ошыймы?

- Эйе.

Укытучы: Тукай шигырьләре көйгә салынмасалар да моңга бай, ә көйгә салынганнары күңелебезгә якын шул.

Тукай җыры, Тукай моңы белән

Шаулап тора hаман иртәләр

Олы җыр ул - матур тормыш яме

Олы җырга юк ул киртәләр.

Укытучы:

- Балалар, барыгызга да рәхмәт!

Дәрестә матур гына катнаштыгыз.

- Дәресне җыр белән башладык

Җыр белән тәмамлыйбыз.


© 2010-2022