Сценарий ко дню учителя для Ветеранов

бирәбез. Алып баручы: Танылган язучы Лена Шагыйрьжан мондый сүзлэр әйтә: «Җир йөзендәгеиң-иң матур теләкләрне кемгә багышларга дияр белән караган, укытучысы, остазы хәзербашкарылачак җыр, хөрмәтле ветераннар, сезгә бәйрәм сәламе булып янгырасын.Сезнен алда ____ Алып баручы: яулыклы газиз ханымнар бөркелә. Ниндигенэ авыр заманнарда да яулык астына калдылар. белән, балаларыгызның оныкларыгызның үткәрегез. Бу концерт сезгә бәйрәмбүләге.
Раздел Музыка
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



ВЕТЕРАННАР ӨЧЕН УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ БӨЙРӘМЕ.







Алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар һәм ветераннарыбыз. Бүген безнең илебез зур бәйрәм - укытучылар көнен билгеләп үтә. Укытучылар көне - ул халыкара бәйрәм, чөнки барлык кешеләр дә укучылар булганнар һәм аларның һәрберсенең укытучысы бар.

Очрашу кунелле булсын,

Табыныгыз мул булсын!

Кунел-шатлык белән тулсын,

Ялыгыз гөрләп торсын.

Бәйрәм белән котлау өчен сүзне_______________________________

бирәбез.

Алып баручы: Танылган язучы Лена Шагыйрьжан мондый сүзлэр әйтә: «Җир йөзендәге иң-иң матур теләкләрне кемгә багышларга дип сорасалар, мин, башым иеп, үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән Укытучыга дияр идем». Чыннан да, элек-электән халкыбыз Укытучыны бик ихтирам иткән, аңа хөрмәт белән караган, аны Остаз дип бөекләгән. hәр кешенең - эшченең дә, язучының да, галимнең дә, укытучының да укытучысы, остазы булган.

Алып баручы: Ә хәзер башкарылачак җыр, хөрмәтле ветераннар, сезгә бәйрәм сәламе булып янгырасын.

Сезнен алда ____ нчы сыйныф укучысы______________________.

Алып баручы: Ак яулыклы газиз ханымнар йөзеннән сафлык, изгелек нурлары бөркелә. Нинди генэ авыр заманнарда да алар шул ак яулык астына качырып динебезне, рухыбызны саклап калдылар. Бөтен гомерләрен балалар тәрбияләүгә багышлаганнар, аларны зур тормыш юлына озатканнар. Хөрмәтле ветераннарыбыз, картлык көннәрегезне тән һәм җан тынычлыгы белән, балаларыгызның һәм оныкларыгызның сезнең турында тирән кайгыртуын, җылы мөнәсәбәтләрен тоеп үткәрегез.

Бу концерт номеры сезгә бәйрәм бүләге.

(Бию)______________________________________________________________________.

Алып баручы: Картлык hәркемгә килә. Гомер көзенә якынайган саен сезнең дә ярдәмгә мохтаҗлыгыгыз арта. Акыллы киңәшләрегез белән яшьләрне тәрбияләүгә үз өлешегезне кертәсез. Киләчәктә дә сезгә исәнлек-саулык, балалар игелеге, имин тормыш телибез.

Ә хәзер ерак араны якынайтып килгән кунагыбыз Мәһдиев Рамиль башкаруында ______________________________көен тыңлап үтик.

Алып баручы: Хөрмәтле, кунаклар! Концерт программабыз шуның белән тәмам.

Хәзер бәйрәмне чәй табыны янында давам итәбез.

© 2010-2022