Новогодний сценарий Яңа елда кунакта

Новогодний сценарий на татарском языке для второй младшей группы детского сада. Включает в себя стихи, песни, современные танцы. Персонажи: Ведущий, Дед Мороз и Снегурочка, лиса, заяц, снеговик. Был проведен с детьми 3 лет, которые только первый год начали ходить в детский сад, очень интересно и увлекательно.
Раздел Музыка
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сценарий.

2 кечкенәләр төркеме өчен.

Яңа елга кунакка.

Балалар тәрбиче белән бер-бер артлы залга керәләр.

Алып баручы: Бүген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз

Яңа җырлар җырларбыз.

Нинди матур безнең чыршы

Җем-җем итеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

Котлы булсын яңа ел.

Балалар, без сезенең белән чыршы бәйрәменә җыелдык. Карагыз әле кышкы урманны, ул актан бизэлгэн, тирә-якта шундый матур, безнең чыршыбыз да бүген тагын да матуррак киенгән.

Сиңа карап сокланабыз,

Сиңа карап биибез.

Әйдә әле бергәләшеп

Бер әйләнеп җырлыйбыз.

ПЕСНЯ "Чыршыкай-матуркай"

1 бала: Исәнме чыршы, исәнме

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

2 бала: Чыршыбыз, чыршыбыз,

Безгә кунакка килгән.

Төрле-төрле уенчыклар

Аңа эленгән.

3 бала: Без бүген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз

Матур җырлар җырларбыз.

ЖЫР: ЗИМУШКА-ЗИМА

Алып баручы: Балалар карагыз эле, ниндидер матур ой, кем яши икэн монда. Карыйк эле. Тук-тук-тук.

Карчэчэк: (чыга) мина купме кунак килгэн. Исэнмесез, балалар.

Карчәчәк: Мин, карчәчәк, карчәчәк,

Яшим урманда бик шәп.

Җәнлекләр белән мин дус,

Гөмерләрем узмый буш.

Куяннар ңәм аюлар

Килә миңа киңәшкә.

Миңа авырлык килсә,

Алар килә иптәшкә.

Исәнмесез, кунаклар, сезне күрүемә бик шат.

Алып баручы: Без дә бик шат. Ләкин син нишләп берүзең соң? Кая кыш бабай? Безнең балалар аны бик сагынып көттеләр.

Карчәчәк: Шулайдыр. Кыш бабайны һәркем зарыгып көтә. Туктагыз әле., кемдер бик ашыгып килә бугай, бэлки эле Кыш бабай узе килэдер.

(көй астына КУЯН белән ТӨЛКЕ керә)

Төлке:Көлтә-көлтә койрыгым

Болгый-болгый барамын

Кетәкләккә кереп мин

Куян, чебеш аламын.

Урманнан чыгам

Корсак астым чуар.

Койрыгым сырлы

Хәйләм күп төрле.

Куян: Ә мин куян-куян,

Кечкенә генә.

Бик йомшак кына

Бик куркак кына

Ике колагым,

Озынкай гына,

Аягым җиңел,

Мамыктай гына.

Төлке: Исәнмесез балалар. Сездә әллә бәйрәмме? Әйдәгез күңел ачыйк, бергәләп биеп алыйк

Карчэчэк: ягез эле минем кар бортеклэрем, чыгыгыз, матур койгэ эйлэнегез.

БИЮ: " СЕРЕБРИСТЫЕ СНЕЖИНКИ"

Карчәчәк: Менә ничек матур биедек.

Берәз арып та киттек.

Ә хәзер бер утырып ял итеп алыйк.

Төлке: (Кар өеменә күрсәтә)

Карале нинди өем тора. Әйдәле куянкай, утыр әле шунда.

(Чыршы янындагы урындыкка утыра)

Куян: Ой, ой, ой, нәрсә бу, Бу кар өеме бит, селкенә. Кемнедер кар басып киткән ахры. Әйдәгез әле балалар, булышыйк,кем микән бу кар астыннан тартып чыгарыйк.

Төлке: Әй, карагыз , әле, бу бит кар бабай икән.

Куян: Кар бабай әйдә тор,

Сорауарга җавап бир.

Куян и төлке: ничек килеп эләктең монда?

Кар бабай: Мине сезнең янга кыш бабай җибәрде.

Куян: Кар бабай, ул сандыгында нәрсә бар?

Кар бабай: анысы сер булып калсын. Бу сандыкта синен өчен дә, төлке бер нәрсә дә юк.

Төлке: мин нишләптер туңып киттем, ай салкын, салкын.бәлки бер жылынып алырбыз.

Куян: эйе, эйе, эйдэгез эле куянкайлар, тезелегез, бер биеп алыйк.

Төлке: биегез, биегез, мин монда гына бииим, хэм сандыкны саклап торам.(Сондык кырыена утыра.) Төлкедән нәрсә яшерәләр микән, әкрен генә карый торам.ай, нишләргә инде,, монда бит йозак тора.(тартып карый)

БИЮ: "ТУСОВКА ЗАЙЦЕВ"

(Толке бию вакытында йозакны торлечэ ачып карый, ача алмый.)

Качәчәк: Ах, син хәйләкәр төлке, нинди хэйлә корып утырасын әле син? Кеше әйберен алырга ярамый, балалар килегез әле монда.

Куян: Нәрсә булды Карчәчәк?

Карчәчәк: Безнен хэйләкәр төлкебез сандыкны ачып. Анын эчендәге серне чишмәкче була.

Кар бабай: Сандыкны да Кыш бабай җибәрде.Балаларның бүген чыршы бәйрәме диде, син сандыкны илт, ә мин тиздән килеп җитәрмен диде.

Карчәчәк: Балалар безне барыбызны да бәйрәмгә чакырганнар бит. Ә менә төлке балалар алдында миңа синең өчен бик оят. Син урманда кал, без сине узебез белән ала алмыйбыз.

Төлке: гафу итегез инде мине балалар. Мин бүтән алай эшләмәм.

Карчәчәк: ярый гафу итәрбез.ләкин соңгы тапкыр.киттек балалар.

ИГРА-ПОЕЗД

Кар бабай: Ту-тууу. Туктадык. Без килеп җиттек.

Карчәчәк: Менә сезне бакчага китердек, мин уземнең тиешле эшләремне башкардым., безгә китергә дә вакыт, саубулыгыз...

Балалар: сау булыгыз.

Алып баручы: Безнең бәйрәмебез дәвам итә. Җырлыйбыз да , биибез дә, күңел ачабыз, ә кая соң әле безнең кадерле кунагыбыз, Кыш бабабыз? Әйдәгез әле бергәләп аны чакырыйк. Кыш бабай, кыш бабай, кил безгә.

(балалар чакыра, КЫШ БАБАЙ керә)

Кыш бабай: Исәнмесез, балакайлар,

Юксынмагыз, килдем мин,

Миннән башка бәйрәм булмас,

Көтәсездер , дидем мин.

Күрәм чыршыгыз бизәлгән,

Сез дә усеп җиткәнсез.

Рәхмәт сезгә балалар

Мине сагнып көткәнсез,

Бәйрәм инде күптән башланган, ә чыршының утлары әле дә янмаган. Әйдәгез әле бергәләп чыршының утларын яндырыйк. Тиз тиз итеп чыршыга өрәбез (дует) , Кулларны чәбәклибез (хлопают) , аякларны тыпырдыйбыз (топают) , Бер, ике, өч, чыршы утларыңны кабызчы"

Әйдә килегез тизрәк,

Ясыйк матур түгәрәк.

Сезгә кунаклар килгән,

Уйныйк, җырлыйк бергәләп.

ЧЫРШЫ ТИРӘЛИ ҖЫРЛЫ : "ПРИСЕДАЙ"

Карчәчәк: Бабакай, без әле синең турында җыр да беләбез.. Син утырып ял итеп тор.

ҖЫР КЫШ БАБАЙГА КУЧТЭНЭЧ"

Кыш бабай: Ә сез минем турыда шигырьләр беләсезме соң?

Алып баручы: Беләбез бабакай, беләбез.

1 бала:Уянып, бүген иртән,

Карасам тәрәзәгә,

Ак сакаллы Кыш бабай

Кар алып килгән безгә.

2 бала: Будет ёлочка гореть

Огоньками ярко,

Дед Мороз, Дед Мороз

Принесёт подарки

3 бала:

4 бала:

Кыш бабай: булдырдыгыз балалар,

Нинди әйбәт җырлыйсыз

Яшел чыршы янында.

Бүләк биреп, мин сезне

Шатландырыйм тагын да.

. Хәзер ачкычымны алыйм да, шушы тылсымлы ачкычны алып серле сандыкны ачыйм әле. Ә сез игтибар белән тыңлап торыгыз.

Бер , ике, өч , сандыгым ачыл.

Әллә ишетелә инде

Кыңгыраулар чыңлавы.

Күземә күренәме,

Уенчык ялтыравы. Әйдәгез әле уйнап алыйк.

ИГРА НА МУЗ ИНСТРУМЕНТАХ

Карчәчәк: кыш бабай, синең серле сандыгыңда тагын нәрсәләр бар икән?

Кыш бабай:монда матур бию дэ бар икэн.

"ТАНЕЦ "ГУБКИ БАНТИКОМ"

Кыш бабай: Монда тагын нидер куренэ эле.Хәзер карыйбыз, бер, ике, өч.. ( Кар түгәрәкләре чыгара)

Әйдәгез кар атышлы уйнап алыйк.

ИГРА СО СНЕЖКАМИ

Карчәчәк: Кыш бабай кыш бабай

Кунакка килдең безгә.

Уйнадык та, җырладык та,

Бәлки биерсең син дә.

Кыш бабай: Син дә, кызым тик торма,

Аякларың тыпырдат.

(бииләр балалар белән)

Кыш бабай: Ай,арыдым, мин бит инде карт балалар. Матур итеп җырладыгыз, биедегез, уеннар уйнадыгыз, ә инде безгә китәргә вакыт җитте. ( китергә җыеналар)

Алып баручы: тукта әле Кыш бабай, Син бит әле балаларга бүләкләр таратмадың.

Кыш бабай: Онытып та торам икән, кая эле кызым Карчәчәк булыш әле миңа. Ләкин моның өчен тылсымлы сүзләр әйтергә кирәк. Бер , ике, өч, сандык ач.

(кыш бабай белән карчәчәк бүләкләр тараталар, котлап чыгып китәләр.

Алып баручы : Менә балалар безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты. Әйдәгез тагын бер чыршы тирәле бер жырлап алыйк

"ПЕСНЯ "МАЛЕНКАЯ ЕЛОЧКА" вместе с родителями..( Чыгып китәләр)

© 2010-2022