• Преподавателю
  • Музыка
  • Методическая разработка сценария Су буенда кичке уен (Вечерние игры у воды) Хозина И. А

Методическая разработка сценария Су буенда кичке уен (Вечерние игры у воды) Хозина И. А

Раздел Музыка
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

" Су буенда кичке уен " фольклор бәйрәм үткәрү өчен сценарий

Төзүчесе-автор: Хозина Ирина Александровна

Туймазы районы Кандра авылы музыка

мәктәбенең музыка теориясе укытучысы.

Тәрҗемәче: Ә. М. Мирзаһитов исемендәге Кандра

авылы 2-нче урта мәктәбенең туган тел

укытучысы Латыйпова Филүсә Тәлгәт кызы һәм

Кандра авылы 1-нче урта мәктәбенең туган тел

укытучысы Әхтәриева Вәсилә Гәрәй кызы .

Кичке уеннар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм

йолаларыннан саналган.Җәйге матур кичләрдә, кояш баткач, картлар

яткач,су буйлары, урман аланнары, ямь-яшел болыннар яшьләрнең шат

авазларына күмелгән. Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка

да тынып тормаган. Анда җырлы-биюле түгәрәк уеннары, ике урам арасында

җыр ярышлары, шаян такмаклар әйтешү, күмәк һәм ялгыз биюләр,кызыклы

уеннар уйналган.Кичке уеннарда егетләр һәм кызлар бер-берсе белән

танышкан-кавышканнар,күрешкән-сөешкәннәр, вәгьдәләр бирешкәннәр.

Шуңа күрә дә кичке уеннар яшьләрнең иң яраткан урыны булып саналган.

Гомумән хәзер традицион халык уенннарының актив кулланыштан китүе

ачык күренә. Әгәр дә без киләчәк буыннарны милли традицияләрдә

тәрбиәләү зарурлыгын таныйбыз икән, халык рухының аерылгысыз бер

өлешен тәшкил иткән уеннарыбызның югалуына юл куймаска тиешбез.

Уен ул - катнаш сәнгать һәм мәдәният төре,аның байтагында көй, бию,

махсус җайланмалар катнаша. Аларны сүз белән тасвирлап бетереп булмый,

моның өчен махсус схемалар, ноталар, рәсемнәр булуы зарур.

Максат:

1)Балаларның җырлы-моңлы , биюле уеннары аша гасырлар буенча

үткәрелгән татар халык йола бәйрәмнәрен саклап калу;

2) Киләчәк буынны милли традицияләр нигезендә тәрбияләү;

3) Уен барышында җанлы диалог, һәртөрле сөйләшләр, көлке, җор сүз,

импровизация аша балаларның сөйләм телен үстерү, мантыйкый (логик)

фикерләвен арттыру;

Бурычлар:

1) Балаларны уен аша татар халык йолалары белән таныштыру;

2) Киләчәк буыннарны милли традицияләрдә тәрбияләү нигезендә халкыбыз

рухының аерылгысыз бер өлешен тәшкил иткән уеннарыбызның югалуына

юл куймау;

3) Халкыбызның милли трдицияләрен җыйнау, матбугатта бастыру , аларга

кабаттан "җан өрү" хәстәрен күрү;

Җиһазлау: курчак, эскәмбия, читән, йорт, 3 көянтә, 6 чиләк, елга макеты ,

чәчкәләр.

( "Бормалы су" көенә 3 кыз чыга)

1 кыз: Кумәк бию, уен көлке

Була кичке уенда.

Кызлар -егетләр жыела,

Таллыкта, су буенда.

2 кыз: Пар табыш лы, эсир алыш

Кичке уенда була

Таныштыра, дуслаштыра

Яшьләрне шушы йола.

3 кыз: Жырлар, биюләр өзелмәс.

Шатлык өстәр гармун да.

Укенерсез килмәсәгез,

Кызык булачак монда!

(Лилия эскәмбиядә утырган килеш бишек җырын җырлый, курчагын йоклатып өйгә кертеп бәллүгә сала. Көянтә - чиләкләр белән кызлар чыга, сөйләшәләр.)

« Әлли-бәлли » Мөхәммәт Садри сүзләре Әнвәр Бакиров көе

1.Әлли-бәлли, ак бәби,
Ак бишектә ят, бәби.
Әлли-бәлли, бәбием,
Балдан татлы нәнием.

2.Әлли-бәлли ит, бәби,
Тәмле йоклап кит, бәби.
Әлли-бәлли, бәбием,
Балдан татлы нәнием.

3.Әлли-бәлли, бал гына,
Йокы сиңа ял гына.
Әлли-бәлли, бәбием,
Балдан татлы нәнием.

4.Йокла, йокла, багалмам,
Үскәч бишеккә салмам.
Әлли-бәлли, бәбием,
Балдан татлы нәнием!

Методическая разработка сценария Су буенда кичке уен (Вечерние игры у воды) Хозина И.А.

( "Бормалы су" көенә көянтә-чиләкләр тотып кызлар керә)

4 кыз: Кызлар! Әйдәгез , Лилияне кичке уенга чакырабыз.

Барыбыз: Әйдәгез!

5 кыз: Лилия кичке уенга чыгасыңмы?

6 кыз: (Лилия тәрәзәдән карый һәм әкрен генә:) Хәзер чыгам. (чыга) Исәнмесез кызлар!

Кызлар: Исәнме Лилия.

( Егетләр читән артында утыралар һәм кызларны күзлиләр. Берсе тавышланмагыз дип ишара ясый, икенчесе җиңел генә башына сугып ала. Марсель кинәт килеп чыга, калганнар аның артыннан.)

Малайлар: А-ХААААА!!!! ( Кызлар куркып китәләр)

1 егет: Исәнмесез, саумысыз!

Нигә кәҗә саумыйсыз.

2 егет: Әтәчегез күкәй салган

Нигә чыгып алмыйсыз.

7 кыз: Әй, Әпсәлам, Әпсәләм!

Сәлам бирдем әссәлам!

Сездән безгә тиештер бит..

Малайлар: Сәлам!

Барысы кызлар: Шуннан.

3 егет: Тугыз ким уннан.

Барысы кызлар: Шуннан.

4 егет: Утырга да шуган.

Барысы кызлар: Шуннан.

5 егет: Кишер белән суган..

Барысы кызлар: Шуннан?

6 егет: (аптырап) Егетләр, ярдәм итегез әле миңа!

(Егетләр кул селтиләр. Җырларга җыеналар, бер-берсенә капма-каршы басалар.)

7 егет: Эй, егетләр,кызлар, әйдәгез әле, жырлап алыйк!

Барысы : ( уртада басып торалар , өч төркемгә бүленеп җырлыйлар.)

"Без җырлыйбыз"

1)Без җырлыйбыз шаян җырлар,

Ә сез тыңлап торыгыз.

Әнә килә автомобил,

Булыр безнең җырыбыз.

О-хо-хо, о-хо-хо! Булыр безнең җырыбыз. 2 тапкыр (уртада басып торучы балалар урыннарында кала, калганнары ике яктан бии-бии капма-каршы "П" хәрефе ясап баса, кызлар уң, малайлар сул якта.)

2.Кызлар: ( кызлар малайларга каршы һәрбер аяктан икешәр тапкыр тыпырдап, кулга-кул тотынышып яки алъяпкыч итәкләрен тотып килә)

2) Әнә килә автомобил ,

Төягәннәр калайлар.

Безнең авыл малайлары ,

Туксан яшьлек бабайлар.

О-хо-хо, о-хо-хо! Туксан яшьлек бабайлар. 2 тапкыр (артка китәләр)

3.Малайлар: ( егетләр кызларга каршы һәрбер аяктан икешәр тапкыр тыпырдап, кулларын бер-берсенең иңнәренә куеп киләләр)

3)Әнә килә автомобил,

Төягәннәр капчыклар.

Безнең авылның кызлары,

Сиксән яшьлек карчыклар.

О-хо-хо, о-хо-хо! Сиксән яшьлек карчыклар. 2 тапкыр. (артка китәләр)

4. Барысы : ( уртада торучы балалар алга атлый куллары итәкләрендә)

4) Тыпыр,тыпыр, тыпырдашып

Бергә басаек әле

Уйнап-көләп, җырлап-биеп,

Күңел ачаек әле.

О-хо-хо, о-хо-хо! Күңел ачаек әле. (артка китәләр)

О-хо-хо, о-хо-хо! Күңел ачаек әле.

Методическая разработка сценария Су буенда кичке уен (Вечерние игры у воды) Хозина И.А.

1 кыз: (алга чыгып)

Булды-булды. Кызлар !Малайлар!

Без биредә бик шаулашабыз.

Әйдәгез, чишмәгә суга барабыз.

Барысы кызлар: Әйдәгез, әйдә!

Малайлар: Без дә барабыз!

Барысы кызлар: Юк, без сезне алмыйбыз!

1 юн.: Барабыз! (ышаныч белән)

2юн.: Сезгә ярдәм итәрбез!

Барысы : Без барабыз !

2 кыз: Әйдәгез, чиләкләрне алаек.

( Көянтә-чиләкләрен алып җырлый-җырлый биеп баралар) Су юлы (татар халык җыры, башкара Сөмбел Билалова )

"Су юлы» (татар халык жыры, башкара Сөмбел Билалова)

1.Әйдә, иркәм, алып барам
Чишмәләргә, суларга;
Чишмәләрдән су алганда
Су чәчрәтеп уйнарга.

Ай, җаныем, суларда
Су чәчрәтеп уйнарга.

2.Суда сусар йөзә микән,
Салкын суга салмыйча?
Син бәгъремне сагнып көтәм,
Юлдан күзем алмыйча.

Ай, җаныем, суларда
Су чәчрәтеп уйнарга.

3.Суда сусар йөзәдер лә,
Сулары сай булса да;
Бәгърем, хатлар язсана
Өч кенә юл булса да.

Ай, җаныем, суларда
Су чәчрәтеп уйнарга.

4.Су буенда акбүз атлар -
Бар да каеш нукталы;
Сагынмамын, димә, җаныем,
Сагынырсың, туктале.

Ай, җаныем, су юлы,
Бик сагындым бу юлы.

Методическая разработка сценария Су буенда кичке уен (Вечерние игры у воды) Хозина И.А.

3 кыз: Нинди ямьле чишмә буе!

4 кыз: Әй, кояшкай, зәп-зәңгәр күк,

Безгә карап көләсезме.?

5 кыз: Сайрар кошлар, саф чишмәләр.

Безнең җырны ишетәсезме?

6 кыз: Бик күңелле монда, әйдәгез, жырлап алабыз!

(Җырлы-биюле уен. Түгәрәкләнеп басалар)

Барысы :

"Бормалы су" Нәкый Исәнбәт сүзләре Заһид Хәбибуллин көе

(Түгәрәк буйлап йөриләр уң якка алмашлап атлыйлар.)

1.Ай бормалы, бормалы ла, Бормалы су буйлары,
Бормалы су буйларында
Үскән зифа буйлары.
(Түгәрәк буенча йөриләр, сул якка алмашлап атлыйлар.) Ал матурмы, гөл матурмы, Гөл булыйм юлларыңда;
Ирмен дигән ир егетнең
Гөл шиңмәс кулларында.

Кушымта:

Ал гөл дә таң гөл, ( уртага баралар)
Сез кадерле яшь кызлар,
Сез уңган, сез чибәр, ( артка чигәләр ) Ил күгендә йолдызлар.
Дан безнең кызларыбызга, ( уртага баралар)
Гөл сибик юлларына.
Эшләре яңгырар аларның ( артка чигәләр )
Безнең ил җырларында.

(Түгәрәк буйлап йөриләр уң якка алмашлап атлыйлар)

2.Айкалмасын, чайкалмасын Китергән суларыгыз.
Кайсы йолдыз асларында
Йөрегән юлларыгыз?!

(түгәрәк буйлап йөриләр суң якка алмашлап атлыйлар)
Ал матурмы, гөл матурмы
Гөл булыйм юлларыңда.
Ирмен дигән ир егетнең
Гөл шиңмәс кулларында.

Кушымта:

(Капма-каршы басалар, ике яктан да берәр кеше чыгып парлап әйләнәләр, кире басалар,барысы да әйләнеп чыкканчы бииләр)

Яшь чаклар бер чак, Яшь гөлнең кадерен бел.
Ал белем, алга бар,
Белем гөле сүнмәс гөл.
Дан безнен кызларыбызга,
Гөл сибик юлларына.
Эшләре яңгырар аларның
Безнең ил җырларында.

Методическая разработка сценария Су буенда кичке уен (Вечерние игры у воды) Хозина И.А.

7 кыз: Әйдәгез уеннар уйныйбыз .

Барысы : Әйдәгез, әйдәгез.

1 кыз: Нинди уен уйныйбыз?

Барысы : " Капкалы уен"ын уйныйбыз

2 кыз: Яңа утырткан капканы

Баганасы бик шома.

Капка эләктереп калмасын

Ычкынырга чамала.

(Егетләр, кызлар парлашып басалар,парлары белән капкадан чыгалар.Көй беткәндә кайсы пар уртада калса , шуларга җәза бирелә.) Бер кыз белән егет кулларын өскә күтәреп басалар, калганнар капкадан чыга башлый. Капкачылар кемнедер тотып калалар. Җәза бирәләр.

Татар бию көе.

3 кыз: Марсельне нишләтәбез?

Барысы : Мәзәк сөйләсен.

3 егет: Марсель: Юк, мин табышмак әйтәм.

Сырлы, сырлы, сырлы ул,

Безнең белән җырлый ул,

Биетә дә, җырлата дә,

Күңелле ул, моңлы ул.

Я, нәрсә ул, әйтеп карагыз

Барысы : Гармун.

4 юн: Ә гармунда кем остарак уйный, ягез әле,егетләр

(Нияз гармунда уйный татар җыры яки татар биюе. Калганнар парлап әйләнәләр).

4 кыз: Айсылуны нишләтәбез?

5 егет: Жырласын.

Барысы: Юк, биесен

"Такмаклар"

( Бер кыз бии- 1 куплет дәвамында, 2-нче куплетында балалар такмаклар әйтә, 3-нче куплетта кул чабалар. Кыз биюдән чыга, ә егет керә.)

I ч. 1ч.) Кыз чыга бии;

2ч.) Балалар такмак әйтә.

Бие, бие, бие але, биегәне юк але

Биегәне булмаса да матур бии бит әле

3ч.) Кул чабалар, кыз биюдән чыга, егет керә

IIч.) 1ч.) Егет чыга бии;

2ч.)Балалар такмак әйтә;

Уфадан килгән егет оек чабата киеп

Монда килеп, итек киеп

Нишләп йөрисең биеп.

3ч) (Кул чабалар)

IIIч.) Балалар бии.

Методическая разработка сценария Су буенда кичке уен (Вечерние игры у воды) Хозина И.А.

5 кыз: Кызлар, егетләр! Уйнадык та, җырладык тә,

биедек тә! Әйдәгез кайтыйк инде.?

Барысы: Эй, койтасы килмий бит але!

6 кыз: Кайтыик инде, әни өйде су көтә .

Барысы: Ярар! Әйдәгез!

7 кыз: Чылтырап аккан чишмәгә

Суга дип барган идем.

Тиз генә әйләнеп өйгә,

Кайтырбыз дигән идек.

1 кыз: Әле айлы кич җитмәгән,

Янмый күктә йолдызлар.

6 егет: Су алырга дип чишмәдән

Ашкына безнең кызлар.

7 егет: Балкырлар барлык йолдызлар,

Елмая безнең кызлар.

(Кызлар көянтә-чиләкләрен тотып горур басып торалар, егетләр аларга елгадан су алып чиләкләрен көянтәгә эләргә ярдәм итәләр. Кайтыр юлга чыккач җырлыйлар.)

"Бормалы су"

2.Айкалмасын, чайкалмасын
Китергән суларыгыз.
Кайсы йолдыз асларында
Йөрегән юлларыгыз?!
Ал матурмы, гөл матурмы,
Гөл булыйм юлларыңда.
Ирмен дигән ир егетнең
Гөл шиңмәс кулларында.

Кушымта:

Яшь чаклар бер чак,
Яшь гөлнең кадерен бел.
Ал белем, алга бар,
Белем гөле сүнмәс гөл.
Дан безнен кызларыбызга,
Гөл сибик юлларына.
Эшләре яңгырар аларның
Безнең ил җырларында.

Файдаланылган әдәбият:

  1. Акбирова Ләйсән Рәүф кызы,татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Открытое мероприятие "Единство традиций двух народов";

  2. Кәримова Ф.С. Мәктәпкә бәйрәмнәр, кичәләр.- Чаллы: «Мәгърифәт»

  3. Давлетова Венера Асгатовна, учитель начальных классов. Насипова Гузель Шайхетдиновна, учитель начальных классов tatbavmousosh1.narod.ru/olderfiles/4/Su_buenda_kichke_uen.doc ;

  4. Мөхәммәтҗанова Җ.Ф. «Су буенда кичке уен»;

  5. Сафина Гөлнура Мөхәмәтфатиховна «Ә б и е м д ә к у н а к т а»

  6. Хозина И.А. Набор нот в нотном редакторе «Sibelius»;

  7. Хозина И.А. Подбор мелодий песен;

  8. Р. Ф.Ягъфәров " Ал кирәк, гөл кирәк: Уеннар китабы- Казан: Мәгариф, 1995.-126 б.






© 2010-2022