3-4 яшьлек балалар өчен күңел ачу чарасы Әбинең ишегалдында

Раздел Музыка
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Әбинең ишегалдында

(Өч - дүрт яшьлек балалар өчен күңел ачу чарасы)

Бурычлар.

Өлкәннәргә ягымлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Йорт кошлары, хайваннары турында күзаллауларын йомгаклау, аларга карата кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү.

Балаларда игелеклелек тойгылары уяту, аларны җырлар, уеннар белән тасвирлау.

Балаларның активлыкларын үстерү, шатлык хисләре уяту.

Әбинең ишегалды: йорт, кое, тәрәзә каршында эскәмия, анда йомшак уенчык мәче. Эскәмиянең икенче башында чынаякта сөт,бер савытта ярма. Койма буенда сыер, кәҗә. Йорт каршында уенчык әтәч, тавык, чебиләр.Эт яшереп куелган. Балаларның урындыклары ярымтүгәрәккә куелган.

Күңелле татар халык көе яңгырый. Әби (тәрбияче) балалар янына чыга.

Әби. Нәниләрем - балакайларым миңа килгән. Исәнмесез. Кунак булыгыз. Утырыгыз. Беләсезме, минем ишегалдында нәрсәләр яши? Барысын да бүген сезгә күрсәтәм. Мырауҗан исемле песи яши миндә. Ул төн буе тычкан аулый, ә көндез кояшта кызынып ята һәм мыраулый. Беләсезме ничек?

Балалар җавап бирә.

Әби. Чакырыйк әле песине.

Әби һәм балалар песине чакыра: «Пес - пес». Әби песине кулына ала, сыйпый. Балаларны да песине сыйпарга янына чакыра.

Әби. Балалар песи турында кем сөйләр икән?

Беренче бала.

Песи, пескәем.

Мамык өскәең

Бигрәк нәни шул

Иркә үскәнем.

Икенче бала.

Бик йомшак кына,

Бик юаш кына.

Йомылып ятса,

Йон - йомгак кына.

(«Песи җыры». Н.Исәнбәт.)

Әби. Балалар, песине нәрсә белән сыйлыйк икән?

Балалар җавап бирә һәм чынаяктан песине ашаталар. Әби һәм балалар «Песи» җырын (Р.Гыйләҗева сүзләре, Л.Хисмәтуллина музыкасы) башкара.

Мияу - мияу, мияулап,

Песи килде сөт сорап.

«Мияу - мияу, мияу, - ди, -

Сөт бир», - диеп мияулый.

«Мияу - мияу, мияу - мияу».

Сыйладылар сөт белән,

Мырауҗан ашап туйды.

Мырауҗан ашап туйды,

Аннан җыр көйләп куйды:

«Мыр - мыр, мыр - мыр»!

Әби.Әле минем ишегалдында чуар тавык, чебиләре белән һәм әтәч яши. Әтәч иртән иртүк мине йокыдан уята. Ә чуар тавык кырт - кырт килеп җим чүпли, чебиләрен чакыра.

Бала чыгып шигырь сөйли.

Бала.

Әтәчем! Әтәчем!

Син торасың иртүк,

Кычкырасың бик күп:

«Кикрикүк, кикрикүк!»

Әби. Балалар, нәрсә белән сыйлыйк икән тавык - чебиләрне?

Балалар әскәмиядән савытны алып, ярма сипкән булып кыланалар: «Чеп - чеп - чеп…»

Бергәләп «Әтәчкәй» җырын (Т.Вафина сүзләре һәм көе) башкаралар, бер - бер артлы аякларын югары күтәреп, кулларын болгап (әтәч канатларын кага) атлыйлар, «Кикрикүк» дип кычкыралар.

Иртән иртүк кем тора?

Әтәчкәй, әтәчкәй.

Канат кагып кычкыра

Әтәчкәй, әтәчкәй.

Иртән иртүк кем тора?

Әтәчкәй, әтәчкәй.

Ул кояшны уята

Әтәчкәй, әтәчкәй.

Йорт ягыннан эт өреп чыга. Балалар урындыкларына чабып барып утыралар. Әби һәм балалар этне каулап җибәрәләр «Акбай, кер ояңа!»

«Кошлар ишегалдында» уены уйнала. Әби балаларны дүрт төркемгә бүлә: чебиләр, тавыклар, үрдәкләр, казлар.

Әби. Иртән иртүк чебиләр -

Балалар. Чи - чи - чи! Чи - чи - чи!

Әби. Дәшә аларны тавык -

Балалар. Кот - котыйк! Кот - котыйк!

Әби. Елга буенда казлар -

Балалар. Ка - га - га! Ка - га - га!

Әби. Кайтып килә үрдәкләр -

Балалар. Бак - бак - бак! Бак - бак - бак!

Әби. Ә әтәч киңәш бирә:

  • Тузмагыз төрле җиргә,

Күрәмсез, яңгыр килә.

Балалар. Кикрикүк! Кикрикүк!

Дәү әни балаларга табышмак әйтә: «Үлән ашый, май ташый».Балалар җавабын әйткәч, сыерны күрсәтә.

Әби. Менә безнең Сөтлебикәбез. Ничек итеп мөгри ул?

Балалар җавап бирә.

Бала.

Сыер кайта көтүдән,

Авызында - яшь үлән.

Сыер кайта кич белән,

Безне сыйлар сөт белән. («Сыер» Ә.Ерикәй)

Әби. Балалар, нәрсә ул анда, бакчада кәбестәне кимерә? Әле мекердәп тә ала: «Мә-ә-ә»?

Балалар җавап бирә. Әби уенчык кәҗәне якынрак куя.

Бала.

Кәҗә - кәҗә - мәкәрҗә,

Керә безнең бакчага.

Ярата кишерен дә,

Ярата суганын да,

Кәбестәсен, барчасын -

Ярата ул барын да. (Г.Гыйлаҗетдинова)

Әби. Менә минем ишегалдындагы кошлар, хайваннар белән таныштык та. Әйдәгез, бераз ял итеп, биеп алыйк.

Балалар әби белән бергәләп татар халык җыры «Әпипә» көенә бииләр. Балалар әби белән саубуллашып китәләр.








Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесы №6 «Кояшкай» балалар бакчасы Нурлат шәһәре Татарстан Республикасы




Әбинең ишегалдында

(Өч - дүрт яшьлек балалар өчен күңел ачу чарасы)





Музыка җитәкчесе: Гыйзәтуллина Альмира Риваловна

1нче квалификацион категорияле

2011 - 2012 нче уку елы


© 2010-2022