Исследовательская работа с презентационным материалом

Раздел Музыка
Класс -
Тип Презентации
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

МБОУ "Бардымская средняя общеобразовательная школа"

СП "Красноярская основная школа"













Сара апаның моңлы көйләре.

Выполнила:

ученица 8 класса(14 лет)

Рангулова Алсу

Руководитель: Нурлина Л.М.



2016

Йөрәкләргә керә,назлый күңелләрне

Сара апаның моңлы көйләре.

Кайдан килгән аңа моң бәйләме?

Гөлбакчадыр туган җирләре.

Сара апаның җыры яңгыраса,

Йөрәк хисләремне уята,

Уйландыра,җанны уята.

Күзгә яшьләр китерә,җылыта...

Күпме тыңлап,күпме хисләнсәм дә,

Аңлатырга сүзләр аз кебек.

Аның сүзе,аның моңлы көе

Гөрләп килгән яшьле яз кебек.

Халыкның аерым бер мәхәббәт белән яраткан җырчылары. Артистлары, композиторлары була. Иҗат кешесенә булган мондый зур ихтирам әлбәттә халыкның иң талантлы улларына , кызлары,на хәм әйтергә кирәк, бик сирәгенә генз эләгә. Менә шундыйларның берсе, халыкның ихтарамын яулаган чиксез мәхәббәтен казанган композитор Сара Садыйкова.

Сара гариф кызы Садыйкова 1906 елның 1нче нояберендә казанда туа. Аңа Бибисара дип исем кушалар., Бибисара җырлап-биеп куңел ачып утырган мәҗлес вакытында дөньяга килә. Кечкенәдән кыз җырга-моңга гашыйк булып үсә. Сабакка барыр вакыты җиткәч, аны ул чорда дан тоткан кызлар мәктәбе- Фатиха Аитова мзктәбенә укырга бирәәләр. Аны тзмамлагач, Сара, педагогия техникумына укырга керә. Биредә уку кызыклы, куңелле була. Укытучылар бик тырышып яхшы тәрбия бирәләр. Күренекле укытучылар эшлиләр. Солтан Габәши техникумда җыр дәресләре укыта, хор түгәрәге оештырып җибәрә. Бу түгәрәк татар музыка тарихында хор кулҗтурасы үсешенә тәүге адымнарның берсе була. Солтан Габәши хорга иң матур тавышлы кызларны сайлый. Сараның матур ягымлы тавышы аның күңеленә хуш килә.1922 елның көзендз Сара Садыйкова Мәскәүгә, Чайковский исемендәге консерваторияга техникумдан укырга җибәрелә. Имтихан тоту консерваториягә җиңелдән булмый, бик авыр була. Ак сакаллы профессорлар, Сараны тыңлагач, аның моңлы, чишмә кебек челтерәп аккак тавышын ишетәләр. Аннан , "хорошо" диләр, Сараның музыканы ишетү сәләтен тикшерәләр. Бер зур рус професср роялҗ янына барып көй уйный. Сара ишетеп, отып уйнап җырларга тиеш була. Бу көй татар халкында ул чорда популяр булган "Айхайлук" көенә охшаган була. Сара диккатъ белән тыңлап көйне уйнап, җырлап бирә. "Молодец, схватила, абсолютный слух!»-дип Сараны консерваториягә кабул итәләр.

Сара бик тырышып укый. Вокал буенча укыткан професcор Цебущенко Сараның тавышын флейта тавышына охшаш, колакка ягымлы дип бик ярата( музыка теориясендә мондый тавышны белҗконте дип атыйлар).Аңардан ФранцШуберның романсларын, Эдвард Григның "Сольвейг"ын, Алябьевның "Сандугачын" җырлата. Сараның тавышын , матур итеп, дөрес итеп куеп, хәттә Сараны Казаннан килгән татр кызы икәненә ышанмаслык була, аны югары дәрәҗәгә күтәрә. "Газизәкзй", Эрбет". "Салкын чишмә". Уел" кебек татар җырларны җырлап Сара Садыйкова профессорны шатландыра.

Сара тумыштан булган моңлы тавышын бозмый, татар җырларын онытмый, бу аңа киләчәктә кирәк була. Консерваториядә ул беренче мәхәббәтенГазиз айдарскиийны очрый. Талантлы егетне ул Казанда "Тахир-Зөхрә " спектаклендә Тахир ролен уйнаганда, артисның хәрбер хәрәкәтенә гашыйк булган була. Үз фамилиясе Валитов, Зеленодолск районыннан Айдар авылыннан булган, шуңа күрә сәхнә псевдонимы Айдарский булган. Гастрольләргә йөреп, бер-берсен белеп 1924 елда Сара белән Газиз гаилә корып җибәрәләр. 1925 елда Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәммәтов, Василий Виноградов Татарстан республикасынын төзелүенә 5 елга "Сания" операсын иҗат итәләр.

Татар музыка тарихында опера спектакле сәхнәгә кую бик зур вакыйга була. СараСадыйкова хәм Газиз Айдарскийларны Казанга чакырып кайтаралар. Алар опера өстендә бик тырышып эшлиләр. Сания ролен оста итеп Сара Сдыйкова башкара. Сания ариясен искиткеч югары дәрәҗәдә халыкка җиткерә. Музыкаль яңгырашы да спектаклҗнең бик отышлы була. Бу вакытта , татар музыкасына профессиональ үсеш кертүче композитор . музыка дөньясындагы талант СалихСәйдәшев килә. Драма театр аның профессионал музыкасы белән баетыла. "Асылъяр" Казан сөлгесе" "Наёмщик" әсәрләрендә уйный Сара. Мәскәүдә "Эшче" театры нда гастрольләр белән төрле төбәкләрдә булалар. 1925 елны гаилнең баласы Әлфия туа. Газиз Айдарский авырый, аныңда тубекулёз табалар, ул вакытсыз үлә. 1934 елны Мәскәүдә П.И.Чайковский исемендәге консерватория каршында татаропера студиясе ачыла. Сара Садыйкова биредә композизия , музыка теориясе буенча укый. 1938 дә укып тәмамлый. 1939ел. Качалов исепендәге Казан Дәүләт драма театры бинасы. "Качкын" спектакле белән татар опера театры ачылачак.. Биредә Сара Садыйкова Рәхан ролен башкара. Татар опера театры ачылгач, сәхнздз татар спектакльләре куела башлый. Мансур Мозаффаровның "Галиябану" Нәҗип Җигановның " Ирек" "Илдар". Җәүдәт Фәйзинең "Башмагым" спектакльләрендә Сара Садыйкова җаваплы рольлрне уйный, халак мәхәббәтен яулап ала. Татарстан хөкүмәте татар опера театры өлкәсендәге хезмәте өчен Сара Садыйковага 1939 елда Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирә.

1939 елда Сара театр музыканты Юлий Крещелюнаска кияүгә чыга. Ләкин сугыш башлангач сугышка китеп, Юлий хәбәрсез югала. Каты кайгыда Сараның кулына газета килеп керә.Анда Әхмәт Ерикәйнең "Көтәм сине " дигән шигыре басылган була.

"Син кайларда йөрисең икән

Алтыным көләч йөзле иркәм.."

Мөлдерәмә яшьләре арасыннан салмак кына көй туа. "Көтәм сине" тангосын язуы белән Сара Садыйкованың композиторлык иҗаты башлана Сара композитор хезмәте юлын сайлый.

1951 дә Мирхәдәр Фәйзинең "Ак кафак" әсәренә музыка яза. "Баҗалар", "туй узгач" "әнә килә автомобиль " х.б күп әсәрләргә музыка дөнья күрәләр. Кхпме матур җырлар туа. "Әй язмыш , язмыш" җыры Сибгат Хаким белән Сара Садыйкованың бергә эшләгән ңырларының берсе.

Үзенең иҗат гомерендә ул 400 гә якын җыр,30 дан артык спектакльгә музыка, 2 музыкаль комедия иҗат итә.

Композиторның халык аеруча хуплап каршы алган көйләреннән "Казан кичләре","Дөнья матур,дөнья киң","Җидегән чишмә" һәм башкалар.

1977 нче елда Татарстан халык артисткасы,1984 нче елда

Россиянең сәнгать эшлеклесе,1990 нчы елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләренә лаек була.1986 нчы елның 7 нче июнендә ,композитор ,җырчы, актриса Сара Садыйкова каты авырудан соң вафат була.

Ә безгә, Барда ягында яшәүчеләргә, композитор аеруча якын. Ул безгә районыбызның гимнын бүләк итте. Бардага килгәч, Барда ягын күреп, безнең гимн булмаганга күрә. 1972 елда Сара апа Мостафа Ногман сүзләренә язылган матур җыр тудыра, хәзер ул район гимны булып санала.

-Изге җаннар җирдә кими бара,

Бәгырьләргә тагын кан сава.

Җырың гына калды микәнни соң?!

Соңгы ядкарь булып дөньяга

Киләчәкне күрер кешеләрнең

Кешелеген җирдә сакларга,

Мәңгелек җан иңдерергә иде

Синең кебек изге затларга.

И моңлы кош ! Син бит кешеләргә

Сандугачлар телен өйрәттең.

Сагына сине күлдә кыр казлары,

Сагына сине бөдрә ак каеннар,

Чишмә,сулар,кырлар,тугайлар.

6


© 2010-2022