Конспект урока

Тема: Үткән заман хикәя фигыль. 4В сыйныфы.(татар төркеме) Максат:  1)Үткән заман хикәя фигыль темасын ныгыту. 2)Язма һәм телдән сөйләм күнегүләрендә иҗади эшчәнлек булдыру. 3)Әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү. Туган телгә, табигатькә,туган якка мәхәббәт тәрбияләү. Җиһаз: компьтер , (слайдлар), проектор, карточкалар. Материал: дәреслек, (Фираз Фахразович Харисов, Чулпан.Мухаррамовна Харисова, Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2003 ел) , шигырь Муса Җәлил “Куян” Дәрес тибы: үткән материалны ныгыту.Дәрес т...
Раздел Музыка
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Үткән заман хикәя фигыль. 4В сыйныфы.(татар төркеме)
Максат:
1)Үткән заман хикәя фигыль темасын ныгыту.
2)Язма һәм телдән сөйләм күнегүләрендә иҗади эшчәнлек булдыру.
3)Әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү. Туган телгә, табигатькә,туган якка мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһаз: компьтер , (слайдлар), проектор, карточкалар.
Материал: дәреслек, (Фираз Фахразович Харисов, Чулпан.Мухаррамовна Харисова, Казан. "Мәгариф" нәшрияты, 2003 ел) , шигырь Муса Җәлил "Куян"
Дәрес тибы: үткән материалны ныгыту.
Дәрес төре: катнаш.
Дәрес барышы:
I.Оештыру моменты.Уңай психологик хәләт тудыру.
- Исәнмесез, балалар, килгән кунаклар!Хәерле көн.Тышта барыбызда күргәнчә, кыш ае. Бар җирдә аклык, сафлык хөкем сөрә. Бер-беребезгә яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге теләп, татар теле дәресен башлап җибәрик.
II. Актуальләштерү.
Укучылар, күрәсезме кояш ничек елмая(слайд). Әгәр сез дөрес җавап бирсәгез, кояш нурларын тагын да ныграк чәчер.
- Ә хәзер дәфтәрләрне ачтык, бүгенге числоны ,сыйныф эшен һәм Бөек Ватан сугышы сүзтезмәсен язып куйдык.(орфограмманы искә төшерү)
-Әйе, укучылар, тиздән Бөек Ватан сугышы тәмамлануны бәйрәм итәчәкбез,ә 2015 елда 70 еллыгын билгеләп үтәрбез. Истәлекләрне барлау максатыннан без бүген экскурсияга чыгарбыз. Сезнең алда төрле төстәге түгәрәкләр.Бу түгәрәкләр нәрсәне хәтерләтә?(светофорны)(тактада светофор)
-Димәк, 1нче төркемне юлга кызыл төс озатыр.2 нче төркемне яшел төс, ә 3нче төркемгә сары төс юл күрсәтер.
- Табигатьнең матурлыгын күзәтеп без Җиңү паркына килеп җиттек.Без бабаларыбызның батырлыгы алдында баш иеп без чәчәкләр куярга тиешбез. Ләкин без куясы чәчәкләр гади генә чәчәкләр түгел, тылсымлы чәчәкләр.Бу чәчәкләрнең тылсымы нидә икән соң?(Сүзләр язылган, ләкин хәрефләре төшеп калган)
ЯРАЛА...ДЫ, ҺӘЛ...К БУЛГАН, БҮЛӘКЛӘГӘН...ӘР,ТЫР...ШТЫ.
- Чәчәктәге сүзләргә карап, сез нәрсә әйтә аласыз, укучылар?(Бу сүзләргә нишләде, нишләгән сораулары куябыз)
- Димәк,бу нинди сүз төркеме?(фигыль,үткән заман хикәя фигыль )
- Тагын да тулыландырып ничек әйтә аласыз?(Яраланды,тырышты- билгеле үткән заман, һәлак булган, бүләкләгәннәр- билгесез үткән заман) СЛАЙД күзләр белән.

- үз күзләрең белән күргәнне әйтү- билгеле
үткән заман.- ды / - де- ты / - те.

-үзең күрми, кеше әйтү- билгесез үткән
заман. - кан / - кән,ган / - гән
III. Белем күнекмәләрен ныгыту.
-Яхшы, молодцы,укучылар! Юлыбызны дәвам итәрбез.Безнең каршыбызда илебез азатлыгы өчен бар көчен куйган патриот шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле. Ләкин һәйкәл янына узар өчен безгә биремне үтәргә кирәк булачак. Бирем шундый, Муса Җәлилнең "Куян" шигырен сәнгатьле сөйләп, үткән заман хикәя фигыльләрне юклык формасына куярга.
Куян салкыннан
Туңган, куырылган;
Башы салынган,
Колагы шиңгән.
Әйдәгез, дуслар,
Аны терелтик,
Җылы бүлмәгә,
Мәктәпкә илтик.
Куян уянды,
Куркып уйланды,
Сикереп урманга
Чабып югалды.
- Куян, син кайда?
- Яшел тугайда.
- Куян, син кайда?
- Ерак чүлләрдә.
- Куян, син кайда?
- Калын урманда.
- Куян, син кайда?
- Карлы буранда.
Әйдәгез, дуслар,
Кырны, урманны,
Чүлне актарып
Табыйк куянны.

Туңган
Куырылган
Салынган
Шиңгән
Уянды
Уйланды
Югалды

IV. Физминутка.
Уң ягымда уң кулым,
Сул ягымда сул кулым.
Уң якта тора ишек,
Сул якта тәрәзәләр.
Әйләнеп баскан идем,
Сул якта калды ишек.
Шул арада уң як сулга,
Әйләнгән икән ничек?

V.Фразиологизмнардан үткән заман хикәя фигыльләрне табу.
Сәяхәтебезне дәвам итәрбез. Менә без Бөек Ватан сугышы музеена да килеп җиттек.Ләкин анда сакланучы истәлекләрне күрү өчен безне музей ишегеннән тиз генә кетрмәсләр, биремне үтәргә кирәк.Бирелгән фразеологизмнардан уткән заман хикәя фигыльләрне табарга.

1)Җиң сызганып эшләгән.
2)Кул кушырып утырмаган
3)Кул селтәмәгән.
4)Ярдәм кулы сузды.
- Менә без музейга уздык, күргәннәрегезне үткән заман хикәя фигыль белән бер җөмлә белән әйтеп бирә аласызмы?
-Яхшы, Бөек Ватан сугышына бәйле истәлекләрне карадык, безгә юлны дәвам итәр өчен музейдан чыгарга кирәк, ләкин чыгу юлында безне бирем көтеп тора.
VI.Карточкалар белән эш.
-Сезнең алда карточкалар.Анда сүзләр язылган.
Дәфтәр, һәлак булганнар, яраланган, китте, малай, әби, булган, карандаш, язган, китап, барды, очрашкан, кайтты.
-Сезнең бурычыгы

© 2010-2022