Открытое мероприятие “Иң якты йолдыз”

"Описание материала: "Математик кичә “Иң якты йолдыз” Максат: - укучыларны математик терминнарның тарихы белән таныштыру; -математика фәненә кызыксыну тәрбияләү; -дуслык, ярдәмләшү хисләре тәрбияләү. "Тестлар 1. Безнең эрага кадәр 100 еллар элек грек галиме Гиппократ җир шары картасында параллельләр һәм меридианнар үткәрергә һәм аларны цифрлар белән тамгаларга кирәк дип, тәкъдим ясый. Ә 16 нчы гасырда француз математигы Н.Оресм яссылыкта координаталар кертә. Ул яссылыкны ту...
Раздел Математика
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Г Тукай исемендәге Ашытбаш гомуми урта белем бирү мәктәбе математика укытучысы Х.С.Рахматуллинаның 10-11 классларда үткәргән чара эшкәртмәсе.


Математик кичә

"Иң якты йолдыз"

Максат: - укучыларны математик терминнарның тарихы белән таныштыру;

-математика фәненә кызыксыну тәрбияләү;

-дуслык, ярдәмләшү хисләре тәрбияләү.


Тестлар

1. Безнең эрага кадәр 100 еллар элек грек галиме Гиппократ җир шары картасында параллельләр һәм меридианнар үткәрергә һәм аларны цифрлар белән тамгаларга кирәк дип, тәкъдим ясый.

Ә 16 нчы гасырда француз математигы Н.Оресм яссылыкта координаталар кертә. Ул яссылыкны турыпочмаклы сетка белән каплый һәм без хәзер абсцисса, ордината дип атап йөргән турыларны киңлек һәм озынлык дип атый Сорау. Турыпочмаклы координаталар системасы белән кайсы галимнең исеме бәйле?

А Карл Фридрих Гаусс Б Рене Декарт В Пифагор

Г Француа Виет Д Эварист Галуа

2. Бу малай укыган башлангыч мәктәптә укытучы укучыларга 1 дән алып 100гә кадәр саннарның суммасын табарга куша. Ул шулай укучылардан берникадәр вакытка ял итмәкче була. Ләкин малай бу эшне бик тиз, мизгел эчендә башкара. Аның ирсем-фамилиясен әйтегез.

А Карл Фридрих Гаусс Б Рене Декарт В Пифагор

Г Француа Виет Д Эварист Галуа

3. Ул 20 ел яшәгән, шуның 5 елын математика белән шөгыльләнгән. Аның исемен мәңгеләштергән математик ачышлар - бары 60 биттән артык булган китапчык. Бу галимнең исеме.

А Карл Фридрих Гаусс Б Рене Декарт В Пифагор

Г Француа Виет Д Эварист Галуа

4. Әйләнә озынлыгының аның диаметрына чагыштырмасы даими сан икәнен сез беләсез. Бу пи саны. икәнлеген әле Архимед ук исбатлады. Бүген пи с аны миллион тамгага кадәр төгәллек белән исәпләнә.

Сорау. Без бу санны күбрәк нинди рәвештә кулланабыз ?

А 3,14 Б 3,141 В. 3 Г 3,1415 Д.3,1

5. Индеецлар кабиләләрендә бик зур саннарның атамалары булган. Ә менә европалы математиклар бик озак, меңнән соң килүче саннарны үзара бәйләп китүче атаманы кертә алмаганнар. Алар 999 999 дан соң саный белмәгәннәр.

14 нче гасырда немец сәүдәгәре Кара диңгезнең төньяк яры буйлап зур сәяхәт ясый. Ул Иделне аркылып чыга, Азия далалары аша үтеп, бөек ефәк юлы буйлап Кытайга барып җитә.. Ул анда европалылар әле белмәгән күп нәрсәләрне күрә : дарылы ракеталар очышына, китап бастырылу, фарфор җитештерелүгә шакката.

Винециягә кайткач, ул күргәннәрен сөйләп тә бетерә алмый. Бигрәк тә мең, миллион сүзен еш искә ала. Сәүдәгәрләр аңа Миллион дип кушамат тагалар.

Сорау Европага миллион сүзен кем алып кайткан?

А Колумб Б Веспуччи В Никитин Г Марко Поло Д Ал-Хорезми

6. Математика укытучылары бик еш "Теореманы чәйнәп бетердек, йотасы гына калды", диләр. Бер әдәби әсәрдә мондый сүзләр очрый: "Каждая теорема с доказательством тщательно пережевывается на тоненькой облатке чернилами, составленными из мекстуры от головной боли. Ученик глотает облатку натощак и в течение трех следующих дней не ест ничего, кроме хлеба и воды. Когда облатка переваривается, микстура поднимается в его мозг, принося туда же теорему.

Сорау Математикага өйрәтүнең бу юлы турында кайсы китапта әйтелгән?

А "Путешествия Гулливера" Б "Алиса в стране чудес"

В "Приключения Тома Сойера" Г "Остров Сокровищ" Д "Недоросль"

"Киресен әйт" уены.

Бирелгән аңлатмаларны аларга кире аңлатмаларга үзгәртеп, килеп чыккан аңлатманың математикада нинди зурлыкны аңлатуын ачыкларга кирәк.

Шул арада тамашачылар белән уен

"Тәрҗемәчеләр конкурсы"

Күп кенә математик терминнар, шулай ук барлык геометрик фигураларның да диярлек исемнәре грек сүзләреннән килеп чыккан. Сүзләрне грекчага тәрҗемә итегез.

1. Землемерие Геометрия

2. Нарат күркәсе Конус

3. Валик, каток Цилиндр

4. Мяч Сфера

5. Бубен Ромб

6. Воздушный,несущий Вектор

7. Измерение вокруг Периметр

8. Висячий сверху,отвесной Перпендикуляр

9. Струна,стягивающая что-то Хорда

10. Рядом идущи й Параллель

Математик терминны таны

Һәр сорауда сүз математикага кагылышлы әйбер турында бара. Командалар чираттан үз җавапларын әйтәләр. Ләкин һәр подсказкадан соң баллар 20гә кими. Беренче омтылыштан җавап бирә алучы командага 100 балл бирелә.


  1. Озынлык үлчәү берәмлеге.

1) өч арпа бөртеге озынлыгы дип кабул ителгән;

2) баш бармакның беренче буыны озынлыгын күрсәтә;

3) төп инглиз үлчәү берәмлекләренең берсе;

4) 25,4 мм га тигез;

5) Андрсен әкияте героинясы исеме шул берәмлектән алынган.

  1. Ул әйләнәдә юк.

    1. ул төзек дүртпочмакта бар;

    2. фигураның эчке һәм тышкы ягында була ала;

    3. мәйдан тапканда кулланыла ала;

    4. алар икедән ким булмыйлар;

    5. фигураның симметрия күчәре була ала;

    6. параллелограммда кисешәләр һәм кисешү ноктасында урталай бүленәләр.


  1. Санау җайланмасы.

    1. батарейкалар кирәк түгел;

    2. Куллану өчен бик уңайлы;

    3. Аның ярдәме белән позицияле исәпләү системасы килеп чыккан;

    4. Һәрвакытта да күз алдында;

    5. Алардан башка 1 класс укучысына бик авыр;

    6. Биш бертуган бер чоланда яши.

© 2010-2022