Ф. Зыятдиновның “ Карга белән Шөпшә” әкияте

Тема: Ф.Зыятдиновның “ Карга белән Шөпшә” әкияте. Максат: 1) Укучыларның логик фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү. 2) Тел һәм әдәбият белән кызыксынучанлыкларын арттыру. 3) Балаларда миһербанлылык уяту, чын дуслык, бер-береңә игътибарлы, ярдәмчел булу сыйфатларын тәрбияләү. Дәрес барышы: I. Оештыру. Укучылар укытучыны басып каршы алалар, исәнләшәләр. Укытучы: -Исәнмесез, укучылар, утырыгыз. Ничек хәлләрегез?Кәефләрегез? Әйдәгез, бер- беребезгә елмаеп, шушы 45 минут эчендә матур мизгелләр бүләк итик, игътибарлы булыйк. Мин бүген дәресебездә сезне бер-берегез белән дус яшәргә, игътибарлы, ярдәмчел, киң күңелле, әдәпле булырга чакырам. Ә хәзер, балалар, тәрәзәдән тышка карагыз әле, нинди матур көн, кояш елмая. Елның бу фасылы сезгә ошыймы? Яз көне безнең нинди үзгәрешләр күзәтелә инде?(кечкенә генә әңгәмә). Укытучы: -Ярар, аңлашылды. Ничек кенә булмасын, табигать-анабыз бүләк иткән һәр ел фасылы үзенчә матур. үзенчә гүзәл.Сез минем фикерем белән килешәсезме, балалар? Укучылар: .... (җавап бирәләр). Укытучы: -Әйдәгез хәзер дәрескә керешик. Бүген безнең ничәсе инде? Атнаның нинди көне? Дәрестә барыбыз да катнашамы?Өй эше итеп нәрсә бирелгән иде? II. Өй эшен тикшерү. Укытучы: -Балалар, алдагы дәрестә без сезнең белән “ Кәҗә белән Бүре” дип аталган татар халык әкиятен укыган идек. Сезгә өй эше итеп,әкиятнең эчтәлеге буенча рәсем ясарга бирелгән иде. Әйдәгез хәзер бер-беребезнең рәсемнәре белән танышыйк.(Укучылар рәсемнәрен күрсәтәләр,бер-ике җәмлә белән аңлатып китәләр). III. Актуальләштерү. Укытучы: -Рәхмәт, укучылар. Әкиятнең эчтәлеген искә төшереп киттек. Ә хәзер әйдәгез әле, әкиятнең рус телендәге вариантын искә төшереп, чагыштырып карыйк. Нинди аерма, үзгәрешләр күзәтелер икән. (Әкиятнең рус телендәге вариантыннан слайдлар күрсәтелә, аермалар табыла). IV. Яңа материал бирү. Укытучы: -Укучылар,без сезнең белән әкиятләр өйрәнүебезне дәвам итәбез. Ә бүген балалар язучысы Фаиль Зыятдиновның “Карга белән Шөпшә” әкияте белән танышырбыз. Әкиятне укый башлаганчы, яңа сүзләр белән танышып китик (экранда сүзлек язылган слайд күрсәтелә). Ә хәзер китапларыбызның 123нче битен ачабыз. Мин әкиятне укыйм, ә сез игътибар белән карап барыгыз. ( Укытучы әкиятне кычкырып, сәнгатьле, балаларга аңлаешлы итеп укый). Укытучы: -Димәк, әкиятне укып чыктык. Хәзер ял итеп алабыз һәм дәвам итәбез. (физкульминутка) Укытучы: -Ике укучы такта янына чыга, ә калганнарыбыз урыннарында эшли. 1) Дүшәмбе су коендым. Сишәмбе рәсем ясадым. Чәршәмбе озаклап юындым. Пәнҗешәмбе йөгердем, сикердем. Җомга футбол уйнадым. Шимбә рәхәтләнеп биедем. Якшәмбе йокым туйганчы йокладым. 2) Җил исә, исә, исә, агачларны селкетә. Җил тына, тына, тына, агачлар үсә, үсә, үсә. Укытучы: -Урыннарыбызга утырабыз, укучылар һәм әкиятне үзлектән укып чыгабыз. V. Ныгыту. Укытучы: -Ә хәзер китапларыбызның 125нче битен ачабыз һәм бирелгән планны төзеп бетерергә тырышып карыйбыз.(Экранда бирелгән план буенча слайдлар күрсәтелә). VI. Өй эше бирү. Укытучы: -Кызлар һәм егетләр! Көндәлекләребезне ачабыз һәм алдагы уку дәресенә өй эше язабыз. 1вариант - әкиятне сәнгатьле,йөгерек итеп укый өйрәнү. 2вариант – дәрестә төзелгән план буенча әкиятнең эчтәлеген сөйли өйрәнү. VII. Йомгаклау. Укытучы: -Шулай итеп, укучылар, без сезнең белән дәрестә нинди әкият белән таныштык инде? Әкият сезгә ошадымы?(әңгәмә). Укытучы: -Ә хәзер дәрестә катнашкан укучыларга билгеләр куябыз. Көндәлекләрегезне ачып куегыз, ә мин йөреп чыгармын. Укытучы: -Ә бүгенгә дәрес тәмам. Сау булыгыз, укучылар.
Раздел Математика
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Ф.Зыятдиновның " Карга белән Шөпшә" әкияте.

Максат: 1) Укучыларның логик фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү.

2) Тел һәм әдәбият белән кызыксынучанлыкларын арттыру.

3) Балаларда миһербанлылык уяту, чын дуслык, бер-береңә игътибарлы, ярдәмчел булу сыйфатларын тәрбияләү.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру.

Укучылар укытучыны басып каршы алалар, исәнләшәләр.

Укытучы: -Исәнмесез, укучылар, утырыгыз. Ничек хәлләрегез?Кәефләрегез? Әйдәгез, бер- беребезгә елмаеп, шушы 45 минут эчендә матур мизгелләр бүләк итик, игътибарлы булыйк. Мин бүген дәресебездә сезне бер-берегез белән дус яшәргә, игътибарлы, ярдәмчел, киң күңелле, әдәпле булырга чакырам. Ә хәзер, балалар, тәрәзәдән тышка карагыз әле, нинди матур көн, кояш елмая. Елның бу фасылы сезгә ошыймы? Яз көне безнең нинди үзгәрешләр күзәтелә инде?(кечкенә генә әңгәмә).

Укытучы: -Ярар, аңлашылды. Ничек кенә булмасын, табигать-анабыз бүләк иткән һәр ел фасылы үзенчә матур. үзенчә гүзәл.Сез минем фикерем белән килешәсезме, балалар?

Укучылар: .... (җавап бирәләр).

Укытучы: -Әйдәгез хәзер дәрескә керешик. Бүген безнең ничәсе инде? Атнаның нинди көне? Дәрестә барыбыз да катнашамы?Өй эше итеп нәрсә бирелгән иде?

  1. Өй эшен тикшерү.

Укытучы: -Балалар, алдагы дәрестә без сезнең белән " Кәҗә белән Бүре" дип аталган татар халык әкиятен укыган идек. Сезгә өй эше итеп,әкиятнең эчтәлеге буенча рәсем ясарга бирелгән иде. Әйдәгез хәзер бер-беребезнең рәсемнәре белән танышыйк.(Укучылар рәсемнәрен күрсәтәләр,бер-ике җәмлә белән аңлатып китәләр).

  1. Актуальләштерү.

Укытучы: -Рәхмәт, укучылар. Әкиятнең эчтәлеген искә төшереп киттек. Ә хәзер әйдәгез әле, әкиятнең рус телендәге вариантын искә төшереп, чагыштырып карыйк. Нинди аерма, үзгәрешләр күзәтелер икән. (Әкиятнең рус телендәге вариантыннан слайдлар күрсәтелә, аермалар табыла).

  1. Яңа материал бирү.

Укытучы: -Укучылар,без сезнең белән әкиятләр өйрәнүебезне дәвам итәбез. Ә бүген балалар язучысы Фаиль Зыятдиновның "Карга белән Шөпшә" әкияте белән танышырбыз. Әкиятне укый башлаганчы, яңа сүзләр белән танышып китик (экранда сүзлек язылган слайд күрсәтелә). Ә хәзер китапларыбызның 123нче битен ачабыз. Мин әкиятне укыйм, ә сез игътибар белән карап барыгыз.

( Укытучы әкиятне кычкырып, сәнгатьле, балаларга аңлаешлы итеп укый).

Укытучы: -Димәк, әкиятне укып чыктык. Хәзер ял итеп алабыз һәм дәвам итәбез. (физкульминутка)

Укытучы: -Ике укучы такта янына чыга, ә калганнарыбыз урыннарында эшли.

  1. Дүшәмбе су коендым.

Сишәмбе рәсем ясадым.

Чәршәмбе озаклап юындым.

Пәнҗешәмбе йөгердем, сикердем.

Җомга футбол уйнадым.

Шимбә рәхәтләнеп биедем.

Якшәмбе йокым туйганчы йокладым.

2) Җил исә, исә, исә,

агачларны селкетә.

Җил тына, тына, тына,

агачлар үсә, үсә, үсә.

Укытучы: -Урыннарыбызга утырабыз, укучылар һәм әкиятне үзлектән укып чыгабыз.

  1. Ныгыту.

Укытучы: -Ә хәзер китапларыбызның 125нче битен ачабыз һәм бирелгән планны төзеп бетерергә тырышып карыйбыз.(Экранда бирелгән план буенча слайдлар күрсәтелә).

  1. Өй эше бирү.

Укытучы: -Кызлар һәм егетләр! Көндәлекләребезне ачабыз һәм алдагы уку дәресенә өй эше язабыз.

1вариант - әкиятне сәнгатьле,йөгерек итеп укый өйрәнү.

2вариант - дәрестә төзелгән план буенча әкиятнең эчтәлеген сөйли өйрәнү.

  1. Йомгаклау.

Укытучы: -Шулай итеп, укучылар, без сезнең белән дәрестә нинди әкият белән таныштык инде? Әкият сезгә ошадымы?(әңгәмә).

Укытучы: -Ә хәзер дәрестә катнашкан укучыларга билгеләр куябыз. Көндәлекләрегезне ачып куегыз, ә мин йөреп чыгармын.

Укытучы: -Ә бүгенгә дәрес тәмам. Сау булыгыз, укучылар.



© 2010-2022