Внеклассное мероприятие по математике

Бүген без телевизор  экраннарыннан сез  һәр  атна саен  карый  торган  “ТАМЧЫ-ШОУ” интеллектуаль - күңел ачу уенына  җыелдык. 1)        Шоу-уенда катнашучылар – 7-8 нче сыйныф укучылары – математика буенча белемнәрен күрсәтергә тиеш. Алар әле шулай ук видеотабыш-макны белергә, математиканың башка  предметлар белән бәйләнешен дә күрсәтергә тиеш. Капитаннар конкурсында команда җитәкчеләре үзләренең командалары өчен өстәмә очколар яулый. Белемнәреннән кала командалар әле тапкырлыкларын да сынатмас...
Раздел Математика
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТАТАР ТАУ ИЛЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ






Ачык чара



Внеклассное мероприятие по математике







интеллектуаль - күңел ачу уены









Укытучы:

Идрисова Гүзәлия Хәйдәровна






МАКСАТ:

1) Математика фәне буенча белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү;

2) Математика фәненең башка фәннәр белән бәйләнешен күрсәтү, белемнәрне яңа ситуациягә күчерү кебек алымнарны формалаштыру; математик кузаллауларны җәелдерү; иҗади фикерләүне, игътибарны, хәтерне һәм сөйләмне үстерү; бөек математиклар белән таныштыру;

3) Укучыларда игътибарлылык, яңа информацион технологияләр куллану аша математика белән кызыксыну, фәнгә, туган якка, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.






Кичә барышы:

А. Бүген без телевизор экраннарыннан сез һәр атна саен карый торган "ТАМЧЫ-ШОУ" интеллектуаль - күңел ачу уенына җыелдык.

Шоу-уенда катнашучылар - 7-8 нче сыйныф укучылары - математика буенча белемнәрен күрсәтергә тиеш. Алар әле шулай ук видеотабыш-макны белергә, математиканың башка предметлар белән бәйләнешен дә күрсәтергә тиеш. Капитаннар конкурсында команда җитәкчеләре үзләренең командалары өчен өстәмә очколар яулый. Белемнәреннән кала командалар әле тапкырлыкларын да сынатмаска тиеш була.

Бүгенге уеныбызда катнашалар:


  1. 7 нче сыйныфның "Нур" командасы;

  2. 8 нче сыйныфның "Түгәрәк" командасы;

  3. Командалар исемнәре, девизлары, үзләре белән таныштыралар.

А. Командалар белән таныштык. Хәзер аларның белемнәрен, тапкырлыкларын тикшерәбез.

1 ТУР

"ТАРИХ ТӘГӘРМӘЧЕ"

("Бөек математиклар")

1) Ул юрист яки философ булырга хыялланган, ләкин математик булып киткән. Ул математикага турыпочмаклы координаталар системасын керткән. Кем ул?

(Декарт)

2) "Башлангычлар" исемле китап авторы. Бу китапта геометрия фәненең төп принциплары язылган.Кем ул?

(Евклид)

3) Казан дәүләт университетында эшләгән кайсы математик 28 яше тулганчы ук КДУ профессоры дәрәҗәсен ала һәм кафедра мөдире итеп билгеләнә?

(Н.Г. Четаев)

4)Математиклар мәктәбен оештырган галим. Бокс буенча олимпия чемпионы. Аның теоремасын белмәгән кеше юктыр.

(Пифагор)

5. Әйләнә озынлыгының диаметрга чагыштырмасын тапкан галим. Ул дошман корабльләрен көзгеләр ярдәмендә яндырган.

(Архимед)

6. Геометрия турындагы фикерләрне кискен үзгәрткән Казан шәһәрендә яшәгән галим.

(Лобачевский)

2 ТУР

1. Вопрос по видеосюжету:

« За три козы заплатили 6 тыс. рублей. По чему пошла каждая коза?»

(По траве)

2. Вопросы по литературе

1) Известный писатель и поэт сказал:

Мы почитаем всех нулями

А единицами себя.

Кто автор этих строк?

(А.С.Пушкин)

2) Сова задала задачу: "Если дюжина яиц стоит полторы кроны, то сколько стоит одна курица?" Как Сова решила её?.

(Курица стоит на месте столько, сколько ей захочется!)

3 ТУР

А. Сезгә өй эше бирелгән иде. Командалар саннар кергән мәкальләр

табарга тиеш иделәр.

Өй эше:


Саннар кергән мәкальләр табу. Сез һәрбер мәкальгә икешәр сан кергән төрле халык мәкальләрен табарга тиеш идегез. Ә хәзер сезнең бу биремне ничек башкаруыгызны тикшереп карыйк

А. Ә хәзер реклама. Без реклама күрсәткән арада сүзне жюрига бирәбез.

4 ТУР


А. Әлеге тур - капитаннар бәйгесе.


Һәр команданың капитаны бирелгән сорауларга дөрес җавап биреп, үз командасына өстәмә очко китерергә мөмкин.

1 нче команда капитанына сораулар:

  1. Санның йөзенче өлеше ничек атала?

  2. Ноктаның беренче координатасы

  3. Шарттан алып җавапка кадәр үтелгән авыр юл

  4. Исбатланмыйча кабул ителгән җөмләләр

  5. Пространствода фигураларның үзлекләрен өйрәнүче фән.

  6. Гади санның бүлүчеләре саны.

  7. Иң зур бөтен тискәре сан

  8. Графигы координаталар башлангыч аша үтүче туры булган функция.

  9. Цифрлар белән нәрсә языла?

10.Үзгәрешлеләрнең теләсә нинди кыйммәтләре дә дөрес булган тигезлек

2 нче команда капитанына сораулар:

  • 1. Ноктаның икенче координатасы ничек атала?

  • 2. Диагональләре үзара тигез булмаган ,ләкин туры почмак ясап кисешүчепараллелограмм

  • 3. -200 дән 200 гә кадәр барлык саннар тапкырчыгышы ничәгә тигез?

  • 4. Биеклек, биссектриса, медианалары тәңгәл килүче өчпочмак

  • 5. 1 пот ничә кг га тигез?

  • 6. Грек алфавитының беренче хәрефе

  • 7. Иң кечкенә гади сан

  • 8. Рациональ һәм иррациональ саннардан торган күплек

  • 9. Графигы гипербола дип аталучы функция.

  • 10. Турыпочмаклы өчпочмакның туры почмагына каршы ятучы ягы


5 ТУР

А. Бу тур - сезнең игътибарлылыгыгызны тикшерүгә. Сезгә хәзер 4 слайд тәкъдим ителә. Сез аларны игътибар белән күзәтеп, шулардан чыгып төзелгән сорауларга җавап бирергә тиеш буласыз.

1 слайд

Внеклассное мероприятие по математике

2 слайд

Внеклассное мероприятие по математике

3Внеклассное мероприятие по математике слайд

Внеклассное мероприятие по математике

4 слайд

Внеклассное мероприятие по математике

Ә хәзер сорауларны тыңлагыз.

1) 3 рәсемдәге 2 рәттә ничә 5 цифры төшерелгән?

2) 2 рәсемдә өчпочмакка камалган әйләнәләр сурәтләнгән. Ә бер сызым башкалардан үзгә. Аның номерын атарга.

Хәзер нәтиҗә ясау өчен сүз жюрига бирелә. Жюри нәтиҗә-ләрне әйтә.

Йомгаклау. Бүләкләү.

Җиңүче команданы котлыйбыз.

Сез бүген белемнәрегезне тикшердегез, ныгыттыгыз. Күрәсез, белемле булу өчен сезгә әле бик күп белергә, тирәнтен өйрәнергә кирәк. Мөхәммәт пәйгамбәр дә: "Бишектән башлап ләхеткә кадәр белем алыгыз", - дигән. Белмәгәнне белергә беркайчан да соң түгел. Белем дөньясы - иге-чиге булмаган галәм ул. Шул галәмдә югалмас өчен бөтен көчегезне куегыз. Уңышлар сезгә!

© 2010-2022