«Математик турнир»

"Описание материала: "Математик турнир "Максат: балаларны математика фәне белән кызыксындыру, аларда фикерләү тизлеген, зирәклекне, уйлап табучанлыкны арттыру, коллективта бер-береңә ярдәмчеллек, ихтирам, дуслык хисләре тәрбияләү. "Бу уенда 2 команда: “Өчпочмак” һәм “Квадрат” командалары катнаша. Уен 5-7 нче сыйныф укучылары өчен. Каршыда табло. Анда 1дән 9 га кадәр саннар язылган. Һәр сан астында бер ярыш төре яшеренгән. Нинди сан астындагы ярыш төрен сайлаячагын команда үзе хәл итә. 1 2 3 4 5 ...
Раздел Математика
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Математик турнир

Максат: балаларны математика фәне белән кызыксындыру, аларда фикерләү тизлеген, зирәклекне, уйлап табучанлыкны арттыру, коллективта бер-береңә ярдәмчеллек, ихтирам, дуслык хисләре тәрбияләү.

Бу уенда 2 команда: "Өчпочмак" һәм "Квадрат" командалары катнаша. Уен 5-7 нче сыйныф укучылары өчен.

Каршыда табло. Анда 1дән 9 га кадәр саннар язылган. Һәр сан астында бер ярыш төре яшеренгән. Нинди сан астындагы ярыш төрен сайлаячагын команда үзе хәл итә.

1

2

3

4

5

6

7

8

9

1нче уен. "Әкияттә кунакта"

Һәр командага 3әр сорау бирелә.Бер дөрес җавапка бер очко.Җиңгән команда эмблемасы таблодагы буш шакмакка куелып барыла.

Сораулар:

  1. "Таңбатыр" әкиятендә тычкан Таңбатырга ничә полк тычкан бирә?(2)

  2. Таңбатыр алдында ничә катлы чуен капка була?(7)

  3. Таңбатыр үзенең җәмәгате белән көмеш сарайда ничә көн кунак була?(3)

1.Таңбатыр биек тауда ничә кәҗә тәкәсен очрата?(2)

2. Таңбатыр патшаның кече кызын хатынлыкка алып, ничә көн туй ясый?(40)

3. "Гөлчәчәк" әкиятендә Гөлчәчәк сыерчыкка ничә чәч бөртеген алып бирә?(2)

2 нче уен. "Бәхетле очрак"

Һәр командага 10 сорау бирелә. Җавпны бер сүз белән генә әйтергә. Белмәгәндә "алга" дип әйтергә.

  1. Бишнең квадраты.

  2. Тигезләмәдә дә бар, үсемлектә дә.

  3. Ялгыз да була, аралаш та.

  4. Икеурынлы иң зур сан.

  5. Кубның ничә кабыргасы бар?

  6. 1000 м = см.

  7. Бүлү нәтиҗәсе.

  8. Ягы 100 м булган квадрат мәйданы.

  9. 7 гә капма-каршы сан.

  10. Әйләнә сызу приборы.

1.Тапкырлау нәтиҗәсе.

2. Гади дә була, унарлы да.

3.Өчнең кубы.

4. Кубның ничә кыры бар?

5. 100 см= дм.

6. Өчпочмакның барлык якларының озынлыклары суммасы.

7.Әйбернең ничә тигез өлешкә бүленгәнлеген күрсәтүче сан.

8. Әйләнәнең ике ноктасын тоташтыручы иң озын кисемтә.

9. Почмак үлчәү приборы.

10. Иң кечкенә натураль сан.

3 нче уен. "Кара тартма".

1 командага. Кара тартмада нәрсә?

1.(9 очко.) Грек уйлап табучысы Дедал һәм аның бертуганының улы, бик талантлы егет турында риваять яши. Әлеге егет дөньядагы беренче пычкыны, чүлмәк ясау түгәрәген һәм бу тартмадагы әйберне уйлап таба. Әлеге ачышлары өчен аңа гомере белән җавап бирергә туры килә, чөнки көнче абыйсы биек шәһәр ныгытмасыннан этеп төшерә.

2.(8 очко) Әлеге бик борынгы әйбер җирдә 2000 ел яткан.

3.(7 очко) Археологлар Помпей хәрабәләреннән бронзадан ясалган әлеге предметларны бик күп табалар. Безнең илдә беренче тапкыр ул Түбән Новгород шәһәрендә казу эшләре вакытында табыла.

4.(6 очко) Ул шулкадәр камил була ки, күп еллар буена аның конструкциясе үзгәртелмәгән.

5. (5 очко) Борынгы Грециядә бу предметны куллана белү зур дәрәҗә саналган, ә аны кулланып мәсьәләләр чишә белү җәмгыятьтә бөек акыл иясе булуны белдерә.

6. (4 очко) Әлеге предмет архитектурада һәм төзелештә алыштыргысыз.

7. (3 очко) Салкын һәм ялтыравыклы, аякларын бөкләп бәрхет тартмада ята.

8. (2 очко) Ул бер сызымнан икенчесенә үлчәмнәрне күчерү һәм тигез почмаклар төзү өчен кирәк.

9. (1 очко) Әйләнеп чыкса, түгәрәк сыза.

Җавап: циркуль.

2 нче командага. Кара тартмада нәрсә ?

1.(9 очко) Бу әйбер мең еллар элек уйлап чыгарылган. Төгәл генә кем уйлап тапканы билгеле түгел. Иң беренче аларны клепсидралар дип атаганнар.

2.(8 очко) Бу әйбер һәркемдә дә бар диярлек.

3.(7 очко) Ул еллар үтү белән камилләшә барган, кечерәйгән. Аңа үзгәрешләр кергән.

4.(6 очко) ХХ гасыр башында патша сараен бу әйбер белән атаклы фамилия иясе тәэмин иткән. Әлеге эшмәкәрлекне аның оныгы дәвам итә.

5.(5 очко) Рус телендә бу предмет күплек санда гына кулланыла.

6.(4 очко) Тизлеккә мәсьәләләр чишкәндә кулланыла.

7.(3 очко) Аның белән су, ком, кояш, электрон сүзләре янәшә килергә мөмкин.

8.(2 очко) Аягы юк-йөри,авызы юк-сөйли.

9.(1 очко) Келт-келт итә,

Бер урында гомер итә.

Җавап: сәгать.

4 нче уен. ""Сүзсез генә".

Хәрәкәтләр һәм мимика белән аңлатырга. Жюри әгъзалары осталыкны бәяләп очколар куя.

1 ком. 1.Чәйнек кайнап чыкты.

2. Иртәгә математикадан имтихан.

3. Бүген математика дәресе булмый.

2 ком. 1. Компьютер катып калды.

2. Контроль эшне эшләп булмый.

3. Бүген "Соңгы кыңгырау" кичәсе.

5 нче уен. "Математик табышмаклар".

Командаларга чиратлап өчәр табышмак әйтелә. Бер дөрес җавапка бер очко.

  1. Зур-зур өч тәрәзә бар

Гөлнурларның өендә.

Берәр кына, өчәр яран

Һәр тәрәзә төбендә.

Бүләк итсә ,дусларына

Әгәр ике яранын,

Я, кайсыгыз әйтә ала

Ничә гөле калганын?

  1. Икетәй, микетәй,

Чабып килә ике тай.

Әнә тагын алты тай,

Алтысы да җилле тай.

Шуларга куш ике тай.

Нчәү булды?

Белмәсәң,

Монда торма,чыгып тай.

  1. Бер ялганчы: "Мине дигән,

Аю бигрәк ошатты.

Үз өендә кыстый-кыстый,

Кәрәзле бал ашатты."

Дусты исә, шуны сөйләп,

Шаккатырган күршесен.

Ә күршесе- өч дустын

Һәм бер таныш кешесен.

Бу хәбәрне берәр дусты

Ишеткән ди алардан.

Йә, кем әйтә, тиз арада

Ялган күпме таралган?

  1. Әтием бар,

Әнием бар,

Ике апам.

Әниемнең әнисен дә

Бик яратам.

Ә без аның

Оныклары

Өчәү инде.

Шулай булгач,

Без барыбыз ничәү инде?

  1. Моннан 5 ел элек миңа

Биш яшь тулган.

Әни миннән 5 мәртәбә өлкән булган.

Безгә хәзер ничәшәр яшь

Була инде?

Я белдеңме? Әйдә тизрәк

Уйла инде.

  1. Әти куян, әни куян,

Малай куян,кыз куян,

Аннан тагын ике куян.

Санап кара, ничә туган?

6 нчы уен. "Күңелле дәрес".

Командаларга төсле маркерлар һәм кәгазь бите бирелә. Геометрик фигуралардан гына торган чит ил планетасы кешесе ясарга, аңа исем кушарга. Кайсы команда күбрәк фигура кулланган, шул- җиңүче.

7 нче уен. "Математик тест".

Чираттан командаларга тест сораулары бирелә.

1 ком. Кайсы галимнең бүлмә стеналары математик лекцияләр белән ябыштырылган була?

А) Кюри, Б) Ковалевская , В) Крупская.

2 ком. Беренче "Арифметика" китабының авторы кем?

А) Л.Н.Толстой, Б) М.В.Ломоносов, В) А.С.Пушкин.

1 ком.Кайсы галим яңа закон ачкач "Эврика" дип кычкыра?

А) Пифагор, Б) Архимед, В) Фалес.

2 ком. Кайсы рим цифры Д хәрефе белән тамгалана?

А) 50, Б) 100, В) 500.

1 ком. Кайсы галимнең каберендә шар һәм цилиндрлы һәйкәл тора?

А) Пифагор, Б) Архимед, В) Фалес.

2 ком. Архимед кайда яшәгән?

А) Фиджи, Б) Александрия, В) Сиракуз.

8 нче уен. Көч сынаш.

Һәр команда бер-берсенә өчәр сорау бирә.(алдан әзерләп)

9 нчы уен. "Телеграмма".

Ике командага да анаграммалар бирелә. Һәр төзелгән дөрес сүз өчен бер очко бирелә.

Дорха, манаквал, салим, гафури, дариус, үлүбеч, конзылы, тимәләгез, тырма, учанасы.

Ахырдан уенга йомгак ясала. Таблода кайсы команданың эмблемалары күбрәк куелган, шул команда җиңүче була.

Әхмәтҗанова Резидә Рәдиф кызы,

Арча районы

Урта Сәрдә мәктәбенең

математика укытучысы.


© 2010-2022