Урок по математике «4 не кушу һәм алу»

"Выдержка из материала: Тема : “4 не кушу һәм алу.” Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү: дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген әйтү; күмәк төзелгән план буенча эшләү: үткәнгә карап бердәй бәяләү дәрәҗәсендә эш утәлешенең дөреслеген бәяләү; ясалган хаталарны исәпкә алу һәм эшне бәяләгәннән соң төзәтүләр кертү.Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү: башкаларны ишет һәмтыңлый белү.Уткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белу; дәреслект...
Раздел Математика
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе

Актаныш муниципаль районы

Татарстан Республикасы







Математикадан дәрес конспекты


1 сыйныф




"4 не кушу һәм алу"



Башлангыч сыйныф укытучысы:

Ганиева Гөлнара Мәҗит кызы.



2013, Декабрь

Тема : "4 не кушу һәм алу."

Максат : 4 не кушарга һәм алырга өйрәтү; саннар төзелешен һәм 10 эчендә исәпләү күнекмәләрен үстерү; сумманы , аерманы табуга мисаллар чишүне ныгыту; укучыларның логик уйлау, фикерләү сәләтен үстерү; үзбәя куярга һәм парларда эшләүне тәрбияләү; туган авылга, туган ягыбызның табигатенә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү.

Шәхескә юнәлтелгән УУЭ.

* Уку эшчәнлегенә үзбәя куя белү;

* Математиканы әйләнә-тирә дөнья белән бәйли белү;

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү: дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген әйтү; күмәк төзелгән план буенча эшләү: үткәнгә карап бердәй бәяләү дәрәҗәсендә эш утәлешенең дөреслеген бәяләү; ясалган хаталарны исәпкә алу һәм эшне бәяләгәннән соң төзәтүләр кертү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү: башкаларны ишет һәм

тыңлый белү.

Танып-белү универсаль уку гамәлләре:

Танып-белү максатын билгеләү, кирәкле информация туплау; үткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белу; дәреслектән, тормыш тәҗрибәсеннән, дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга жавап бирү.

Предметара бәйләнешләр: Математика. Әйләнә-тирә. Әдәби уку.

Кулланылган дәреслек һәм ярдәмлекләр: Математика дәреслеге 1 класс. 1 кисәк «Математика» Г.В.Дорофеев, Т.Н. Миракова; Эш дәфтәре 1 класс, 1 кисэк. Г.В.Дорофеев, Т.Н.Миракова.

Җиһазлау: Компьютер, биремле карточкалар, рәсемнәр.

Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты. (Уңай психологик халәт тудыру).

-Хәерле көн укучылар. Барыгыз да бер-берегезнең кулын тотыгыз. Сез иптәшегездән килгән җылыны тоясызмы? Кулларыгызны ныклап тотыгыз. Сезне кояш җылыта дип хис итегез, ә хәзер бер-берегезгә карап елмаегыз. Нинди рәхәт булып китте. Шулаймы? Менә бу җылылык, елмаюлар безгә дәрестә бер-беребезгә ярдәмләшеп эшләргә ярдәм итәр дип уйлыйм.

II. Актуальләштерү.

  1. Телдән исәпләү.

  • 3 не 2 гә арттырырга?

  • 3 не 2 гә киметергә?

  • санаганда 5 тән соң килә торган санны күрсәтергә?

  • 6 санының күршеләрен әйтегез?

  • 1 һәм 2 саннарының суммасын күрсәтергә?

  • Бүлмәдә 3 бала бар иде, 1 се чыгып китте. Ничә бала калды?


  1. Гамәл тамгаларын куярга. (тактада эш)

1 * 2=3

2 * 1=1

9 * 3=6

3* 3=0

4 * 3=7

2 * 2=4

  1. Телдән мәсьәләләр.

  • Ботакта 3 чыпчык бар иде, тагын 3 чыпчык очып килде. Агачта барлыгы ничә кош булды? (6)

  • Ике тычканның ничә колагы бар? (4)

  • Тавыкның ничә аягы бар? (2)

-Молодцы! Сез сәяхәткә барырга яратасызмы? Без сезнең белән сәяхәт итәрбез.

-Тактада нокталар, нокталар янында цифрлар. Шушы нокталарны тоташтырырга кирәк.

И 2 .

Б 1 .

К 3 .

Ч 4 . Ә 5 .

6 . Н

Й 9 . Ә 8 . 7 . Т

-Нәрсә килеп чыкты?

-Без бүген дәрестә туган авылыбыз буйлап сәяхәт итәрбез.

-Әйдәгез әйбәтләп утырыйк. 1нче тукталышка кадәр сөйләшеп барыйк.

-Без кайсы республикада яшибез?

-Туган авылыбызның исеме ничек?

-Менә без беренче тукталышка килеп җиттек.

Туган авыл турында сөйләү.

-Бик күп еллар элек Чулман суы ( хәзерге Кама) аръягыннан, Барҗа авылыннан Бикчәнтәй исемле карт үзләреннән ерак булмаган Салагыш авылы янындагы бер атауга күчә. Анда бер-ике ел яшәп, урынын ошатмый безнең якларны килеп карый.

Монда урманлык, куаклык һәм төрле җимеш агачларына бай урын була, иң яхшысы челтерәп аккан чишмәләре, уңдырышлы туфрагы кызыксындыра.

-Димәк, иң беренче безнең авылга күчеп килүче Бикчәнтәй исемле кеше була, һәм авылга да аның исеме бирелә.


  • Без хәзер икенче тукталышта.

III. Уку мәсьәләсен кую. ( укучылар тактада парлап эшлиләр)

1+4= 5-4=

2+4= 6-4=

3 +4= 7-4=

4 +4= 8-4=

5+4= 9-4=

6+4= 10-4=

  • Ә хәзер парлар алмашынып, бер-берегезнең эшләрен тикшерик.

  • Без монда нинди эзлеклелек күрәбез? Дөрес, санга 4 не кушабыз, саннан 4 не алабыз. Дәреснең темасын әйтә алабызмы?

  • Әйе, 4 не кушу һәм алу.

-Сәяхәтебезне дәвам итик. Туган авылыбыз чишмәсе турында сөйләү.

-Чишмә янына барып килик әле.

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

  1. Дәреслек белән эш.

№ 6, 113 бит телдән.

V. Физминут.

-Һәр кешегә үзе туган яклар матур да, кадерле дә, якын да. Һәркемнең туган авылы турында мактап сөйлисе дә , җырлыйсы да килә һәм һәр кеше үзенең туган авылын тагын да үстерү, баету максатыннан үзенең өлешен кертә.

Әңгәмә.

VI. Дәфтәрләрдә эш.

  • Дөрес итеп утырып, числоны язабыз.

  1. №1, 112 бит, дәфтәрдә чишәбез, парларда тикшерәбез.

- Авылда яшәүче кешеләр нинди эш белән шөгыльләнәләр? Иген үстерәләр, фермада эшлиләр һ. б.

- Сөйләшә - сөйләшә " Урманга " килеп җиткәнбез. Авылыбызны бик матур куе урманнар чолгап алган.

-Әйдәгез, уйлап алыйк әле.

3. № 5 бирем, 113 бит рәсемнәр буенча мисаллар төзергә һәм аларни чишәргә. (Укучыларның җаваплары)

Әңгәмә.(рәсем буеча)

-Урман җәнлекләре нишлиләр? Урманда нәрсә килеп чыккан? Пожар кайдан килеп чыккан икән? Урман безнең байлыгыбыз . Урманны сакларга кирәк. Урманда пожар чыкмасын өчен нинди кагыйдәләрне онытмаска кирәк? (укучыларның җаваплары)

4. № 7, 113 бит. Кисемтәләрнең озынлыгын үлчәү һәм чагыштыру.

"Урман җәнлекләренең" биремен үтәү.

  1. Эш дәфтәрләрендә эшләү.

№1 телдән.

№ 2 мөстәкыйль эшлиләр.

VII. Ныгыту.

  • Сәяхәтебезне дәвам итик. "Буа" тукталышы.

Авылны ике урамга аерып торучы буа. Анда балык күп , диләр. Әйдәгез, кем күпме балык тота? Балыкларны чиләккә сала барабыз.

Компьютерда эш.

1. 3 һәм 2 саннарының суммасы

1) 6 2) 5 3) 4

2. 10 санын 3 кә киметергә.

1) 4 2) 5 3) 7

3. 9 һәм 4 саннарының аермасы

1) 3 2) 2 3) 6


  1. 5 не 5 кә арттырырга

1) 10 2) 3 3) 8


  1. 8 һәм 3 саннарының аермасы

1) 4 2)7 3) 5

2. Эш дәфтәрендә №5 биремне эшләү.

VIII . Рефлексия.

-Әйдәгез дәрескә нәтиҗә ясыйк. Нәрсә белдек? Бүген дәрестә нинди яңалык алдыгыз? Нәрсә ошады? Сез нинди сорауларга төгәл җавап бирдегез? Ә кайсы сорау авырлык тудырды?

-Миңа сезнең дәрестә актив эшләвегез ошады. Туган авылыбызны яратырсыз, аны үстерүгә, табигатен саклауга өлешегезне кертерсез дип ышанып калам.

-Ә хәзер алдыгыздагы түгәрәкләр ярдәмендә бүгенге дәрестәге эшегезне бәяләгез.( кызыл- "5"ле, яшел- "4"ле, сары- "3"ле.)


© 2010-2022