- Преподавателю
- Математика
- Гади вакланмаларны кушу һәм алу темасын кабатлау
Гади вакланмаларны кушу һәм алу темасын кабатлау
Раздел | Математика |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Нигматуллин Х.Г. |
Дата | 01.01.2015 |
Формат | doc |
Изображения | Есть |
Татарстан Республикасы
Тәтеш муниципаль районы
МБГБУ "Алабирде гомуми урта белем бирү мәктәбе"
Укытучы: Нигматуллин Хабир Габслямович, I квалификацион категорияле математика укытучысы
Фән: математика
Класс: 5
Тема: Гади вакланмаларны кушу һәм алу темасын кабатлау.
Максат:
-
Вакланма төшенчәсен ныгыту;
-
Аралаш һәм ялгыз вакланмаларны кушу һәм алу кагыйдәләрен кабатлау һәм куллану;
-
«Математика» фәненә кызыксыну уяту, укучыларның хәтерләрен, уйлау- логик фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкларын үстерү. Коллективта эшләү, бер-береңне тыңлый белү, аралашу культурасы тәрбияләү.
Материал: 5 класс өчен "Математика 5" дәреслеге, Н. Я. Виленкин һ.б.
Җиһазлау:
-
ноутбук,
-
проектор,
-
презентация,
-
үзлектән башкару өчен мисаллар язылган карточкалар
-
Фотоаппарат
Дәрес тибы: белемнәрне системалаштыру дәресе
Метод: Сингапур структураларын куллану
Үткәрү вакыты: 2.02.2015 ел.
Дәреснең барышы
-
Оештыру моменты.
-
Актуальләштерү (Презентация белән алып барыла)
< Презентация. Слайд 1-5 > Гади вакланмалар
-
Вакланманың санаучысын һәм ваклаучысын әйт
3
8
5
6
-
Фигураның нинди өлеше буялган? Вакланма ярдәмендә яз!
-
Вакланмаларны укы:
1
7
2
5
7
10
< Презентация. Слайд 7 > Цифрлар ярдәмендә яз!
А) тугыздан бер;
В) утыздан дүрт;
С) уннан алты;
Д) җидедән биш;
Е) биштән тугыз;
Ж) тугыз бөтен сигездән унбер;
З) ике бөтен уникедән сигез.
( Биремне үтәгәч, биткә-бит партнерлар бер-берсе җавапларны тишерәләр)
< Презентация. Слайд 8 > Исәпләргә:
(№3 партнердан башлап, чиратлап бер кәгазь битендә башкаралар)
< Презентация. Слайд 9 > Гади вакланмаларны кушырга һәм алырга
(Биремне үтәгәч, иңгә- иң партнерлар бер-берсе җавапларны тишерәләр)
-
< Презентация. Слайд 10 >
-
Вариантлап сорауларга җаваплар бирәләр.
-
< Презентация. Слайд 11 -14 >
Ленмнград блокасының өзелүенә 71 ел
< Презентация. Слайд 15 >Исәпләгез! Станокта балалар ничә сәгать эшләгәнен белерсез
-
< Презентация. Слайд 16 > Физкультминутка
Ял минуты
Без сезнең белән хәзер аз гына ял итеп алабыз. Сез хәзер бер-берегез артыннан басасыз. Музыка уйный башлау белән беренче укучы, ул лидер, нәрсә эшли сез дә шуны эшләргә тиеш буласыз. Хәрәкәтләрне сыйныф буенча эшлибез. Музыка бетүгә лидер алышына .Беренче укучы артка барып баса. Хәзер инде икенче укучы лидер була, һәм шулай дәвам итәбез, бар укучы да лидер булганчы.
Барыбыз да урындыкларны рәтләп, бер-беребез артыннын бастык.
Музыка башланды. (Музыканы туктатабыз һәм җибәрәбез).
- Рәхмәт, урыннарга утырабыз.
-
< Презентация. Слайд 17 > Исәпләгез, нинди сүз ясалыр?
(Биремне №1 партнердан башлап, чиратлап бер кәгазь битендә башкаралар)
< Презентация. Слайд 18 > Сигналлар белән эш. Укытучы берничә җавапны әйтә: исәпләгез, җавап дөрес булмаса - сул кулны, ә дөрес булса - уң кулны күтәрегез!
< Презентация. Слайд 19 > «Счет-эстафета». Тактада һәр өстәл өчен мисаллар язылган . Һәр командадан беренче кеше үз баганасындагы мисалны эшли дә, акбурны икенче иптәшенә бирә, һ. б.
-
< Презентация. Слайд 20 > Мөстәкыйль эш
(Биремне үтәгәч, биткә-бит партнерлар бер-берсе җавапларны тишерәләр)
< Презентация. Слайд 21 > Катнаш саннарны аралаш вакланма рәвешендә күрсәтергә:
Аралаш вакланмаларны катнаш саннар рәвешендә күрсәтергә:
VIII. Дәресне йомгаклау
Билгеләр кую.
IX . Өй әше
Теманы кабатлап, контроль эшкә әзерләнергә
X. Рефлексия
Укучыларга үз фикерләрен язу өчен кәгазьләр таратыла
КРИТЕРИАЛЬ БӘЯЛӘҮ
Бүген мин дәрестә……..белдем
кызык (күңелле) булды………….. …
кыен булды………
Мин …. күнегүләрне башкардым
мин белдем……
хәзер мин ……..эшли беләм
мин үземне ………….хис иттем
мине ………гаҗәпләндерде
мин……өйрәндем
минем ………..килеп чыкты
мин ………..булдырдым
мин ……………….бәялим
минем ………..эшлисем килә
Укучыларның дәресне бәяләү язмалары җыеп алына.
Рәхмәт, сау булыгыз!!!