Решение текстовых задач ( 9 класс)

Текстлы мәсьәләләрне белемнәрне ныгыту дәресендә, мөстәкыйль эшләр вакытында , факультатив дәресләрдә кулланырга мөмкин. 9 класста " Текстлы мәсьәләләр чишү " дигән темага эллектив курс программасында да кулланырга мөмкин. Биредә эшкә һәм хәрәкәткә карата мәсьәләләр бирелгән. Текстлы мәсьәләләр 9 һәм 11 класста имтихан эшләрендә күп очрый, һәм укучылар күп очракта югалып калалар. Шуңа күрә текстлы мәсьәләләр чишәргә өйрәтү бик кирәк. Текстлы мәсьәләләр төрләре бик күп, шуңа күрә  мәсьәләләр  чиш...
Раздел Математика
Класс 9 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Хәрәкәткә мәсьәләләр.


1. Туристлар группасы 5 сәгатьтән кире кайту шарты белән агым уңаена көймәдә китә. Елганың агым тизлеге 2 км/сәг; үз тизлеге 8 км/сәг. Әгәр кайтыр алдыннан 3 сәгать яр буенда булырга уйласа, алар елга буйлап нинди ераклыкта китәргә тиеш?

2. Аралары 30 км булган ике пункттан бер-берсенә каршы ике җәяүле юлга чыга. Әгәр беренчесе 2 сәг. алдан чыкса, ул икенчесен 4,5 сәг. соң очрата! Әгәр икенчесе 2сәг. алдан чыкса, ул беренчесен 5 сәг. соң очрата. Аларның тизлеге нинди?

3. Аралары 80 км булган А пунктыннан В пунктына автобус юлга чыга. Ярты юлны үткәч, ул 10 минутка тоткарлана һәм 20 км/сәг тизлеген арттырып В пунктына вакытында килеп җитә. Юлның беренче өлешен автобус нинди тизлек белән барган?

№4. Ике пристань арасы 21 км. Моторлы көймәгә бер пристаньнан икенчесенә барып кире кайту өчен 4 сәг кирәк. Ул 24 минут туктап тора. Әгәр агым тизлеге 2 км/сәг булса, көймәнең үз тизлеген табарга.

5. Аралары 27 км булган А һәм В пунктыннан ике велосипедчы юлга чыга. Алар 1 сәг. соң очрашалар һәм туктап тормыйча юлларын дәвам итәләр. Беренчесе В пунктына 27 минутка соңрак килеп җитә. Һәрберсенең тизлеген табарга.

6. Көймә 18 км агым уңаена һәм 2 км агымга каршы юл үткән вакыт эчендә сал 8 км юл үтә. Көймәнең үз тизлеге 8 км/сәг булса, агым тизлеген табарга.

7. Катер 7 сәгатьтә агым уңаена 60, агымга каршы 64 км юл үтә. Икенче вакытта 7 сәгатьтә агым уңаена 80 км, агымга каршы 48 км юл үтә. Катерның үз тизлеген һәм агым тизлеген табарга.

















Эшкә мәсьәләләр.

1. Эшчеләр берникадәр вакыт аралыгында 160 ящик бушатырга уйлый-лар. Алар бер сәг. кә 12 ящикка күбрәк бушатып, планлаштырганнан 3 сәг. алдан төгәллиләр. Алар бер сәг. кә ничә ящик бушатканнар?

2. Ике тракторчы 234 литр ягулык тотканнар. Беренче тракторчы икенчесенә караганда 1,5 сәг. кә күбрәк эшли, ләкин бер сәг. кә 0,5 литрга азрак ягулык тота. Әгәр икеседә ягулыкның яртысын тотсалар, бер сәг. кә һәркайсы күпме ягулык тотар?

3. Ике мастер заказны икесе бергә эшләгәндә 6 сәг. тә үти. Әгәр беренчесе 9 сәг. эшләгәннән соң аны икенчесе алыштырса, ул 4 сәг. тә эшләп бетерә. Һәрберсе аерым эшләсә заказны ничә сәг. тә үтәр?

1. Машинистка берникадәр вакыт аралыгында 200 бит язарга уйлый. Һәр көнне 5 биткә күбрәк эшләп, ул эшне 2 көнгә алдан төгәлли. Машинистка бер көнгә ничә бит язар?

2. Беренче ателье 180 костюм, икенчесе 161 костюм тегәргә тиеш. Ләкин беренчесе көнгә 2 костюмга күбрәк тегә һәм эшне 3 көнгә алдан төгәлли.

Һәр ателье бер көнгә ничә костюм тегәр?

3. Ике машина бергә эшләсә катокны 20 минутта чистарта. Әгәр беренчесе 25 мин эшләгәннән соң аны икенчесе алыштырса, ул 16 минутта эшләп бетерә. Һәрберсе аерым эшләсә катокны күпме вакытта чистартыр?

____________________________________________________________________________________


© 2010-2022