Җәннәт аналарның аяк астында

Сыйныф: 7 (татар сыйныфы) Тема: Җәннәт аналарның аяк астында. Максат: Әдәби әсәрләргә таянып ана образын тулырак ачу.Укучыларның төркемнәрдә эшләү күнекмәсен камилләштерү, иҗади фикер йөртү сәләтен, фикерләрен дәлилләү осталыкларын үстерү.Укучыларда укылган әсәрләргә нигезләнеп, газиз әнкәйләрен олылый, хөрмәтли белүче әдәбият сөюче шәхес тәрбияләү. Җиһазлау: китап күргәзмәсе, аудиоязма, ана һәм бала  сурәтләнгән рәсемнәр күргәзмәсе(презентация), әдәби әсәрдән өзекләр, «Балаларга үгет-нәсыйхәт» китабы, түбәндәге эчтәлектә плакат: Ана — бөек исем, Нәрсә җитә ана булуга. Хатын—кызның бөтен матурлыгы, Бөтен күрке ана булуда... (Һади Такташ).Тактага, эпиграф итеп түбәндәге сүзләр язылып куела:           «Ошбу Җиһанда адәм баласы гына түгел, ә төрле җанварлар, терлекләр, кош—кортлар — барчасы да ана ярдәменә таяна...»                                                                                        Радик Фәизов.
Раздел Математика
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

Бакый Урманче исемендәге «2 нче гимназия» муниципаль

бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең

югары квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Минязова Алина Фанисовна

Сыйныф: 7 (татар сыйныфы)

Тема: Җәннәт аналарның аяк астында.

Максат:

  1. Әдәби әсәрләргә таянып ана образын тулырак ачу.

  2. Укучыларның төркемнәрдә эшләү күнекмәсен камилләштерү, иҗади фикер йөртү сәләтен, фикерләрен дәлилләү осталыкларын үстерү.

  3. Укучыларда укылган әсәрләргә нигезләнеп, газиз әнкәйләрен олылый, хөрмәтли белүче әдәбият сөюче шәхес тәрбияләү.

Җиһазлау:

китап күргәзмәсе, аудиоязма, ана һәм бала сурәтләнгән рәсемнәр күргәзмәсе(презентация), әдәби әсәрдән өзекләр, «Балаларга үгет-нәсыйхәт» китабы, түбәндәге эчтәлектә плакат:

Ана - бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга.

Хатын-кызның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда... (Һади Такташ).

Тактага, эпиграф итеп түбәндәге сүзләр язылып куела:

«Ошбу Җиһанда адәм баласы гына түгел, ә төрле җанварлар, терлекләр, кош-кортлар - барчасы да ана ярдәменә таяна...»

Радик Фәизов.


Дәрес барышы.

Укучылар өч төркемгә бүленеп утыра.

I. Уңай психологик атмосфера тудыру.

Г.Тукайның «Туган тел»е белән башланып китә. (Илһам Шакиров башкаруындагы «Туган тел» җырына укучылар да кушыла).

II. Актуальләштерү.

Укытучы: Хәерле көн укучылар! Туган телебез турында җыр башкарып, барыбызның да күңелен күтәрүегез өчен рәхмәт. Минем сезгә шундый сорау бирәсем килә: татар телендә шулай матур итеп җырлый, сөйләшә, аралаша белүегез өчен сез кемгә бурычлы соң?

Укучы: Без туган телебезне яхшы белүебез белән иң элек әниләребезгә бурычлы. Шулай ук әбиләребезгә.

Укучы: Балалар бакчаларындагы тәрбиячеләребезгә, гимназиядәге укытучы апаларыбызга бурычлыбыз.

Укытучы: Әйе. Ә хәзер мин сезгә шигырь юллары укып китәм. Шагыйрь ул юлларны кемгә багышлады икән? Игътибар белән тыңлагыз әле.

(Шигырь укылганда экранга темага кагылышлы балалар ясаган сурәтлр чыга бара, презентация №1)

Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны?

Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларны башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?

Кем елмая җәйге таң атканда

Балкып китә шундук тирә - як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

Тормыш яме - Әнкәй, хатын-кыз.

Укытучы: Димәк, укучылар, безнең бүгенге әдәбият дәресебез кемнәргә багышлана икән?

Укучылар: Әниләргә.

Укытучы: Әйе, дәрестә әдәби әсәрләргә таянып, «Җәннәт аналарның аяк астында» дигән хәдисне расларбыз.

Укытучы: (тактадагы язу укыла).

«Ошбу Җиһанда адәм баласы гына түгел, ә төрле җанварлар, терлекләр, кош-кортлар - барчасы да ана ярдәменә таяна...»

Радик Фәизов.

( Экранга әниләр һәм балалар төшкән матур сурәтләрдән торган презентация №2)

Әни! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле кеше! Бу якты дөньяга килгәч тә, безне йомшак куллары белән сыйпап, җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашып яшәүче газиз әниләребез. Алар тыйнак та, сөйкемле дә, эшчән дә, түземле дә, иманлы да. Әниләр - өйләребезнең яме, ашларыбызның тәме!

Син куанганда куанып, син кайгырганда кайгырып, синең белән бергә сулап яшәүче кем? Синең әниең.

Син авырганда төн йокыларын йокламыйча күз карашы белән иркәләүче кеше кем ул. Әниең! Иң авыр вакытларда без кемгә сыенабыз? Әнигә. Иң дөрес юлны да ана күрсәтер. Әни! Әнием! Әнкәем!

Нинди матур сүзләр. Кадерләп, назлап әйтәбез без аларны. Күңелебездә булган бөтен рәхмәтне дә шушы гади сүзгә салабыз. Һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбызга шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әнкәебезгә шулай дәшәбез.

Укытучы: Укучылар, 27 ноябрь - әниләр көне билгеләп үтәбез, 8 нче март бәйрәмендә дә әниләребезне бәйрәм белән котлыйбыз, эштән кайтуларын тәмле чәйләр, ачык, шатлыклы йөз, матур сүзләр белән каршы алабыз. Әниләрегезгә нинди теләкләр теләр идегез?

Укучы: Сәламәтлек, бәхет...

Укучы: Озын гомер, шатлык, куанычлар...

Укучы: Эшендә зурдан зур уңышлар, корычтай сәламәтлек, ак бәхетләр.

Укытучы: Әниләрегез бәхетле булсын, йөзләреннән елмаюлар китмәсен өчен безгә нишләргә кирәк?

Укучы: Әниләребезне һәрвакыт үзебезнең яхшы билгеләребез, гамәлләрәбез, уңышларыбыз белән сөендереп торырга тиешбез.

Укучы: Гимназияне яхшы билгеләргә генә тәмамлап, югары уку йортларына кереп, аны уңышлы бетереп, яхшы эш урыннарына урнашып, әти-әниләребезгә ярдәм итәргә кирәк дип уйлыйм.

Укучы: Тәрбияле, әдәпле, тәүфыйклы, белемле, акыллы, ярдәмче һ.б уңай сыйфатларга ия булсам.

Укытучы: Әниләр бәхетле булсын өчен балаларның да бәхетле булуы кирәк. Без әниләрне рәнҗетмичә, аларга кайгы-хәсрәт китермичә яшәргә өйрәнергә тиеш. Җиргә килгән һәр адәм баласы үзенең яшәеше белән иң беренче чиратта ул нинди генә булмасын, әнисенә бурычлы.

Матур әдәбиятта укыган әдәби әсәрләрдәге гыйбрәтле мисаллар да безне шуңа өйрәтә. Әдәби мирасыбызның зур өлешен әнигә багышланган әсәрләр тәшкил итә. Шушы кадерле, мәрхәмәтле кешеләребез язучыларыбызның илһам чыганагы булып тора.

Сез әниләр турында нинди әсәрләр беләсез?

Укучы: Ә. Еники «Әйтелмәгән васыять», «Матурлык», Р.Фәизев «Ике әни»,

М. Җәлил «Яшь ана».

Укучы: Х.Сарьян «Бер ананың биш улы», Ш. Хөсәинов «Әни килде»,

Т. Миңнуллин «Әниләр һәм бәбиләр».

Укучы: М. Юныс «Шәмдәлләрдә генә утлар яна», Р. Миңнуллин «Әни кирәк»,

Ф. Зыятдинова «Өебезнең кояшы», К. Тимбикова «Әни кирәк».

(Экранга язучыларның китаплары һәм әсәрләреннән сурәтләрчыга)

Укытучы: Әйдәгез, укучылар, шуларның берничәсенә киңрәк тукталып китик. Өйгә эш итеп һәрбер төркем үзенә бер әсәр сайлап алды. Беренче төркем

Ә. Еникиның «Әйтелмәгән васыять», икенче төркем Ә. Еникиның «Матурлык» әсәрен, ә өченче - М.Җәлилнең «Яшь ана» шигырен.

Сезнең бурыч: әсәрләрнең эчтәлеген кыскача гына искә төшерү һәм әсәрдәге ана бәхетлеме дигән сорауга җавап табу, дәлилләү. Сүзне беренче төркемгә бирәбез.

(Беренче төркемнән бер укучы «Әйтелмәгән васыять» әсәренең эчтәлеген кыскача гына сөйләп, таныштырып чыга.)

Укытучы: Әсәрнең төп герое - Акъәби. Акъәби образына характеристика бирик, нинди сыйфатларга ия әлеге әсәрдәге ана образы.

Укучы: Исеме үк әйтеп тора - Акъәби. Ак, саф, чиста күңелле, намуслы, эшчән, тырыш, сабыр, холыклы. Яхшы кеше булганга авыл халкы да аны ярата, хөрмәт итә. Һәрвакыт хәлен белеп, үзенә дә ярдәм итеп торалар. Шәһәргә киткәндә дә авыл халкының олысы, кечесе озатып кала.

Укучы: Мине бигрәк тә аның сабыр холкы, түземлелеге, туган җиренә булган мәхәббәте сокландырды. Авыру булса да, сер бирмәскә тырыша. Һаман туган авылы, күршеләре янына кайтырга өметләнә.

Укучы: Балаларын, оныкларын ярата. Балаларына югары белем биргән. Аларга авырлык китермәскә, борчымаска тырыша. Ана җанлы.

Укучы:Ә.Еники Акъәби образына дөньядагы иң матур кешелеклелек сыйфатларын туплаган. Ул шул ук вакытта гади дә, фәрештә кебек тә. Чөнки ак сүзе аның исеменә һәрвакыт ияреп килгән. Акбикә, Аксылу, Аккилен, Акҗиңги, Акъәби. Ак - сафлык, пакълек билгесе. Димәк, Акъәби гомер буе бары яхшы гамәлләр генә башкарган. Чиста, саф күңелле. Янындагы кешеләр дә аны яратканнар, хөрмәт, үз иткәннәр.

Укытучы: Әсәрдәге Ана бәхетлеме? Балаларның мөнәсәбәте нинди?

Укучы: Бер яктан бәхетле. Ана балаларын кадерләп, сөеп, назлап үстерә. Җәмгыятькә файдалы, кирәкле кешеләр тәрбияли, үстерә. Берсе -полковник, икенчесе - табиб, өченчесе - фәнни хезмәткәр. Һәрберсенең гаиләсе, баласы бар. Тормышлары тигез. Тормышта үз урыннарын тапканнар. Яхшы, бөтен яшиләр. Зарланырлык түгел. Ләкин яраткан балалары үсеп туган авылларын, үскән җирләрен калдырып шәһәрләргә киттеләр. Башта әти-әнисе янына кайтып торалар, соңыннан кайтулары сирәгәя. Туган-үскән җирләрен оныталар. Бу - ананың күңелен борчый. Акъәби туган якларын онытмауларын тели.

Укучы: 1. Олы улы Суфиян марҗага өйләнә. 2. Моны Акъәби авыр кичерә. Ул гына да түгел, балаларына урыс исемнәре куша. Генадий, Татьяна, Светлана, Рита һәм Борис. 3. Ана моны туган халкыннан йөз чөерү, нәселдән аерылу дип кабул итә. Сүфиянның балалары «Әбиләренә дәшерлек бер башкортча сүз белмичә үсәләр. Суфиян гаиләсендә милләтнең теле, гореф-гадәте югала. Мария Василевнаның йогынтысы көчле була.

Укучы: Авырып, әбекәй шәһәргә килә. Хәле көннән-көн начарая бара. Әби үләсен сизеп, балаларына соңгы теләген, васыятен әйтергә тели - туган җирне, нигезне онытмаска, телне күз карасыдай сакларга, мөселманча күмәргә. Ләкин балалары, сүзне һәрвакыт икенчегә боралар,

тыңларга вакыт таба алмыйлар, кирәксенмиләр дә. Акъәби соңгы васыятен дә әйтә алмыйча дөнья куя.

Укучы: Акъәбинең балалары үз мәнфәгатьләрен генә кайгырталар, игътибарсызлар, аналарының соңгы сүзләрен дә, высыятен дә үтәмәделәр. Буыннан-буынга саклап килгән мирасны таркаттылар. Бу күренешләр, әлбәттә, ананы бәхетсез итәләр.

Укытучы: Укучылар, әсәрдә сурәтләнгән вакыйгалар бүгенге көндә дә бармы? Әсәрдә күтәрелгән проблема актуальмы?

Укучы: Әйе, мәсәлән, Суфьян гаиләсе кебек катнаш гаиләләрнең саны көннән-көн арта. Төрле сәбәпләр аркасында тотрыклы да түгел.

Я әтисе, я әнисе мөселман булуларына карамастан, балаларына туган телне өйрәтмиләр, аңласа да сөйләшмиләр, Генадий кебек. Бу телебезнең югалуына китерә. Гаиләләрендә гореф-гадәтләр, йолалар сакланмый һ.б. Бу - бүгенге көндә иң актуаль проблема.

Укучы: 1. Үсеп, үз гаиләләрен коргач, балалар үз ата-аналары турында оныталар. 2. Кайберләре, хәтта әти-әниләрен, үзләре карамас өчен, картлар йортына тапшыралар. Үз балаларына нинди үрнәк күрсәтәләр. Картайган көннәрендә алар да балаларына кирәк булмаячаклар бит. Бу турда уйламыйлар алар. Картайган көндә әти-әниләре аларның ярдәменә бигрәк мохтаҗ.

Укытучы: Ә. Еникиның «Әйтелмәгән васыять» әсәре иң матур, үзенчәлекле әсәрләрнең берсе. Монда язучы кешеләр арасындагы, ана һәм балалар мөнәсәбәтен гореф-гадәтләре, рухи мирасны саклау һәм туган-үскән җирне, нигезне онытмау кебек мәсьәләләрне күтәрә. Укыган укучы гыйбрәт алсын, хаталар ясалмасын өчен язган.

Укытучы: Ә. Еникиның «Матурлык» әсәренә тукталыйк. 2 нче төркем, сүз сезгә бирелә.

(Бер укучы әсәрнең эчтәлеген сөйли.)

Укытучы: Автор «Матурлык» әсәре аша нәрсә һәм нинди мөнәсәбәтне күрсәтергә омтыла.

Укучы: Ана белән бала арасындагы җылы мөнәсәбәтне сурәтли. Автор матурлыкны күрсәтә: кешенең эчке матурлыгын, Бәдретдинның күңел матурлыгын, ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгын, гаилә мөнәсәбәтенең матурлыгын, табигать матурлыгын.

Укытучы: Бәдретдиннең әнисенә мөнәсәбәте нинди? Ана бәхетлеме?

Укучы: Бәдретдин әнисен бик ярата, хөрмәт итә. Аның скрипкада уйнавы дусларына бик ошый, чөнки скрипка моңнарында алар дусларының әнисенә булган мәхәббәтен, әнисенең улы белән горурлануын күрәләр.

Укучы: Улы әнисеннән: «Ни уйныйм?» - дип сорый. Бала әнисенең яраткан көен уйный. Анага ул көй үзе кадерле түгел, ә улының шул көй аша күрсәткән хөрмәте, җылылыгы кадерле. Әйтерсең шул көй аша ана белән бала үзара аңлаша, сөйләшә. Ана бәхетле.

Укучы: Әлбәттә, бәхетле. Иптәшләрем сөйләгәннәргә өстәп, шуны әйтәсем килә. Чирдән ямьсезләнеп калган әнисеннән Бәдретдин читенсенми, оялмый. Киресенчә, иптәшләре янына әнисен чакыра. Әнисенә ягымлы итеп эндәшә һәм әнисенең яраткан «Салкын чишмә» көен уйный. Ана бәхетле.

Укучы: Минемчә, ананың һәм баласының бер-берсенә хөрмәте, яратуы үзе бәхет. Бәхет, ул кешенең кеше була белүендә.

Укытучы: Ә. Еники «Матурлык» әсәрендә бала белән ана арасында булган мәхәббәт матурлыгын, бөеклеген билгели һәм шушы фикерне зур сәнгать дәрәҗәсенә күтәреп раслый. Нинди генә булмасын, әни әни иде ул. Аны хөрмәт итәргә, яратырга, аның белән горурланырга тиешбез.

Укытучы: 3 нче төркемгә сүз бирелә. М. Җәлилнең «Яшь ана шигыре».

(Төркемдәге 3 укучы «Яшь ана» шигырен бүлеп сәнгатьле итеп яттан сөйли. Шул ук вакытта экранга «Яшь ана» шигыре чыга)

Укытучы: Шигырьнең эчтәлеге белән танышыйк.

(1 укучы эчтәлеген сөйли.)

Укытучы: Төп героебыз кем?

Укучы: 17 яшьлек Сәрвәр исемле кыз.

Укытучы: Үз баласы булмаса да Сәрвәр ана. Ул бәхетлеме?

Укучы: Бәхетле баланы үз баласы кебек кабул итә. Ярата, ана җылысын бирергә тырыша. Бала бәхетле булсын өчен тырыша.

Укытучы: Вакыйга Бөек Ватан сугышы вакытында бара. Сугыш чорында әти-әнисез калган ятим баланы тәрбиягә ала. Яшь ана баланы үз баласыдай сөя, назлый, бөтен ана җылысын бирергә, бәхетле итәргә тырыша, нарасые өчен хәленнән килгәнне эшләргә әзер. Сәрвәр зур хөрмәткә, ана исемен йөртергә лаек.

Укытучы: Өч эчтәлекле әсәр, өч төрле язмыш, өч чор, өч ана. Ләкин өчесен берләштерә торган сыйфатлар бар. Санагыз әле.

Укучы: Өчесе дә ана. Өчесе дә балаларын сөяләр, яраталар, алар өчен бар нәрсәгә әзер. Мәрхәмәтле, сабыр, тырыш, үзенчә бәхетлеләр.

Укытучы: Әйе, алар - Аналар. Һади Такташның язган шигъри юллары моны раслый һәм урынлы:

«Ана - бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга.

Хатыннарның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда.

(Уен - энергизатор «Бердәм гаилә».)

Укытучы: Мин «әти» дигәч - әтиләр, «әни» дигәч - әниләр, ә «бала» дигәч - балалар урыннарын алыштыралар. Икесен әйтсәм, икесе дә алыша. Ә «бердәм гаилә» дигәч, бөтенебез дә бергә урыннарны алыштырабыз. (әлеге уен укучыларның игътибарын җәлеп итү өчен уйнатыла).

Укытучы: Укучылар, безнең татар халык авыз иҗатында да әниләргә багышланган мәкальләр бар, сез нинди мәкаль-әйтемнәр беләсез?

(Укучылар мәкаль-әйтемнәр атыйлар.)

Укытучы: «Ата-ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган әрәм булган», - дигән мәкальне аңлатып бирегез әле.

Укучы: Әти-әниләребез безгә һәрвакытта үзләренең киңәшләрен бирәләр. Нәрсә яхшы, нәрсә начар икәнен аңлаталар. Безне ялгышлардан, авырлыклардан якларга, сакларга омтылалар. Сау-сәламәт, бәхетле булуыбыз өчен тырыша. Яшьләр кайвакыт тыңлап бетермиләр һәм үкенәләр. Ата-ана һәрвакыт яхшылык өчен генә әйтә, аларның әйткәннәренә колак салырга кирәк.

Укытучы: Укучылар, сезнең алдыгызда «Балаларга үгет - нәсыйхәт» исемле китап ята. Тышлыкка игътибар итегез: аста «Сабыйларга бүләк, сатылмый» дип язылган. Иң кадерле, иң кирәкле җан ризыгы булырлык рухи әйберләр бездә беркайчан да сатып бирелмәгән.

Китапның бүлекләренә күз салыгыз әле. Аларның һәрберсе Аллаһ исеме белән «Бисмиллаһи-р-рахмәни-р-рахим» дип башланып китә. Ата-анага багышланган бүлекне ачыйк.

Анда пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең сүзләре китерелгән «Ата-аналарын риза кылучы балалардан Аллаһы Тәгалә дә риза булыр» дип язылган. Берничәсен укып китик. Исегездә калдырыгыз.

(Укучылар укыйлар).

III. Нәтиҗә.

Укытучы: Бүгенге дәресебезне әниләр темасына багышладык. Әсәр һәм мәкаль-әйтемнәрдән чыгып үзегезгә нинди үрнәкләр алдыгыз. Үзегездә нинди сыйфатлар булдырыр идегез.

(Укучылар үз фикерләрен әйтәләр)

IV.Йомгак.

Укытучы: Укучылар, сез дә әниләрегезнең кадерен белегез. Анага булган мәхәббәтегез суынмасын! Әниләрегезне яратыгыз, аларны хөрмәт итүегезне һәрчак белгертеп торыгыз. Әниләр безнең киләчәгебез турында бишек чорыннан ук уйлана башлый. Әниләрне кадерләп, хөрмәтләп яшәргә кирәк. Өйләр ямьле булсын өчен, әни кирәк. Ашлар татлы булсын өчен, әни кирәк! Аналар - безгә кояшлы иртәләр, матур гөлләр, мәхәббәт, батырлык, яшәргә көч бирүче изге җаннар. Чынлап та, җәннәт аналарның аяк астында.

(Актив укучыларга билгеләр куела.)

V.Өй эше.

а) Миниатюр инша «Әниемә теләгем».

б) Әниләргә багышланган шигырь юллары иҗат итү.



© 2010-2022