Разработка урока по математике в третьем классе

Раздел Математика
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

МАТЕМАТИКА.3 нче сыйныф.

Үткәрде: Яңа Чүте урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Мухатдисова Зәримә Махасим кызы.

ТЕМА: МӘСЬӘЛӘЛӘР ЧИШҮ.

МАКСАТ:укучыларны мәсьәләләр чишәргә өйрәтүне дәвам итү,

схематик сызым сызарга өйрәтү,

телдән һәм язма исәпләүләрне камилләштерү,

логик фикерләүне үстерү,

табигатькә мәхәббәт хисе,сакчыл караш тәрбияләү, бер-береңә ярдәм

итәргә өйрәтү,

ҖИҺАЗ: проектор,компьютер,перфокарталар,яфраклар,балык,кармаклар,

гөмбәләр.

ДӘРЕС БАРЫШЫ: 1).ОЕШТЫРУ МОМЕНТЫ: ХӘЕРЛЕ КӨН,УКУЧЫЛАР!

Математика дәресен башлыйбыз. Бер-беребезгә карап елмайдык. Без шат,ты-

ныч,сәламәт.Бүгенге дәресне файдалы итеп үткәрербез дип ышанам.

Математика дәресенең максаты нинди әле? (Аз сөйлә,күп эшлә).

Дәреснең максатын укып алыйк.

2)Төп өлеш. Проблемалы ситуация тудыру.

П.И.Чайковскийның "Октябрь" көе тыңланыла.

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява.
Җирләр дымлана.

Бу кайчак була? (көз). И.Левитанның "Алтын көз" рәсеме күрсәтелә.

Көзге үзгәрешләрне саныйк әле!

Перфокарталар белән эш.(Көзге яфраклардагы мисалларны чишү).

Күршеләргә ярдәм итегез,алышып тикшерегез.

Гөмбәләрдәге мисалларны дәфтәрләрегезгә язып чишегез.

Ә хәзер тапкырлау һәм бүлүне ничек беләсез икән?

"Веселая таблица» уены уйнатыла.

Тест эшләтелә.(телдән). МӘСЬӘЛӘ сүзе килеп чыга.Балалар

дәреснең темасын әйтәләр.

3)ЯҢА ТЕМА: 41бит №1. Мәсьәлә укыла. Сораулар бирелә.

Нәрсә турында сүз бара? Шарты буенча нәрсәләр билгеле?

3 тапкыр күбрәк нәрсә дигәнне аңлата?(6шар итеп 3 кат алабыз).

Мәсьәләнең соравына җавап биреп буламы?(юк).Нәрсәне белергә кирәк?

(ничә бала футбол уйнаган).

Сызымны сызабыз.

Разработка урока по математике в третьем классе

1юл.6хз=18 2юл. 6+6х3=24

6+18=24

Җавап:барлыгы 24 бала.

4)Физминутка. 1,2,3-форточканы ач.

1,2,3-парталарны сөрт.

1,2,3-чиста һава керт.

5)Яңа белемнәрне ныгыту.№2(язмача).

Өй эше бирү. "Балык каптыру"уены. Балыкка барганыгыз бармы?

Нинди балыклар беләсез? (Балык рәсемнәре күрсәтү). Балыкларны сакларга кирәк.Алар көзен су төбенә ләмгә кереп яталар.Язын өскә күтәреләләр.Боз

астында һава җитми,шуңа күрә бәкеләр тишәргә кирәк.Балык тотабыз.Алар

гади генә түгел,ә математик балыклар.Артларында мисаллар.Чишәргә кирәк.

Геометрик материал.Разработка урока по математике в третьем классе

Разработка урока по математике в третьем классе

Бу геометрик фигураларны укырга.

БД кисемтәсе нинди ике фигурага бүлә?(укырга).

АВСДфигурасын нинди кисемтә ике фигурага бүлә?(укып күрсәтергә).

6).Рефлексия. Нинди дәрес иде? Нәрсәләр эшләдек? Нәрсәләр белдек?

Билгеләрне аңлату.

© 2010-2022