“Уңай һәм тискәре саннар” темасын кабатлау. Смарт дәрес. (6 класс)

Тема: «Уңай һәм тискәре саннар» темасын кабатлау.Максат: укучыларның “Уңай һәм тискәре саннар” темасы буенча алган белемнәрен системалаштыру.Бурычлар:1.Төрле тамгалы саннарны кушу һәм алу күнекмәләрен ныгыту, камилләштерү; рациональ саннарны чагыштыру һәм тигезләмәләр чишү кагыйдәләрен кабатлау.2.Логик фикер йөртүне, игътибарлылыкны һәм грамоталы математик сөйләмне үстерү; үз белемеңне тикшерергә өйрәтү; сөйләм телен, телдән исәпләү күнекмәләрен камилләштерү; чагыштырырга, аналаз ясарга, нәтиҗәл...
Раздел Математика
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

МББУ "Күңгәр урта гомуми белем мәктәбе"







"Уңай һәм тискәре саннар" темасын кабатлау. Смарт дәрес.

Математика, 6нчы сыйныф



I нче категорияле укытучы Әхәтов Марат Габделбәр улы



2014-2015 нче уку елы

Тема: «Уңай һәм тискәре саннар» темасын кабатлау.

Максат: укучыларның "Уңай һәм тискәре саннар" темасы буенча алган белемнәрен системалаштыру.

Бурычлар:

  1. Төрле тамгалы саннарны кушу һәм алу күнекмәләрен ныгыту, камилләштерү; рациональ саннарны чагыштыру һәм тигезләмәләр чишү кагыйдәләрен кабатлау.

  2. Логик фикер йөртүне, игътибарлылыкны һәм грамоталы математик сөйләмне үстерү; үз белемеңне тикшерергә өйрәтү; сөйләм телен, телдән исәпләү күнекмәләрен камилләштерү; чагыштырырга, аналаз ясарга, нәтиҗәләр чыгарыру сәләтен арттыру.

  3. Үз-үзеңә ышаныч, бер-береңә дустанә мөнәсәбәт һәм предметка ныклы кызыксыну тәрбияләү; башкаларны тыңлый һәм аңлый белергә өйрәтү.

Дәрес төре: мультимедиа дәрес.

Дәрес тибы: гомумиләштерү һәм үзләштерүне тикшерү.

Дәрес озынлыгы: 45 минут.

Җиһазлау: проектор, интерактив такта һәм SMART Notebook 10 программасы,эш карталары, дәреслек ( математика 6 класс, авторлары: Н. Я. Виленкин В. И., Жохов А. С., Чесноков С. И. )

.

Дәрес барышы:

I Оештыру өлеше.

Сәламләү, укучыларның эш урынын, дәрескә әзерлеген барлау, өй эшләрен тикшерү өчен дәфтәрләрен алыштыру.

II Актуальләштерү.

1.Телдән исәпләү. Уңай һәм тискәре саннар белән гамәлләрне кабатлау.

Интерактив такта белән эш.

  • Такта янына бер бала чакырыла, мисалны телдән исәпләп дөрес җавапны сайлап кирәкле баганага “Уңай һәм тискәре саннар” темасын кабатлау. Смарт дәрес. (6 класс) тамгасы куя (слайд 2).

Бу вакытта башка укучылар тактадагы җаваплар белән килешү-килешмәвен белгертеп түбәндәге таблицага "+" яки "-" тамгасы куеп баралар.

пример

-5-2

-2-(-5)

-5+(-2)

2-5

5-(-2)

-2+5

5-2

-5-(-2)

-5+2

Тактада дөреслекне тикшергәч һәр дөрес җавап өчен 1балл куела.

-Укучылар, без әле генә нинди гамәлләр башкардык?

- -5;-2;2;5; бу саннарны без ничек атыйбыз?

-Укучылар, без бүгенге дәрестә уңай һәм тискәре саннар темасын ныгытып, кабатлап китәрбез.

Укучыларны дәреснең максаты белән таныштыру.

III Белем һәм күнекмәләрне ныгыту, үстерү.

  1. И“Уңай һәм тискәре саннар” темасын кабатлау. Смарт дәрес. (6 класс)“Уңай һәм тискәре саннар” темасын кабатлау. Смарт дәрес. (6 класс)кенче эш аналогия буенча дөрес җавапны сайлауга багышлана (слайд 3).

Дөрес җавап Дөрес түгел җавап

“Уңай һәм тискәре саннар” темасын кабатлау. Смарт дәрес. (6 класс)

2. Тапкырчыгышның тамгасын билгеләгез (слайд 4)

3.Йолдызчык урынына + яки - тамгасы куегыз (Слайд 5)

Укучылар тактага чираттан чыга һәм йолдызчыкны бозып + яки - тамгасын куялар

4. Мисаллардагы хатаны табыгыз: (слайд 6)

Укучыларга дөрес түгел мисалны табарга һәм төзәтергә тәкъдим ителә. Әгәр мисал дөрес сайланмаган икән ул юка чыга, ә төзәтергә кирәклесе кала.

5. Саннарны чагыштырырга: (слайд 7)

Икенче бит ачыла һәм гамәлләрнең дөреслеге тикшерелә (слайд 8).

“Уңай һәм тискәре саннар” темасын кабатлау. Смарт дәрес. (6 класс)

6. Саннарны үсү тәртибендә тезегез (слайд 9)

Бер укучы тактада саннарны турыпочмаклыкка урнаштыра, башка балалар урыннарда эшли.

7.Аналогия буенча саннарны кимү тәртибендә тезү (слайд 10).

“Уңай һәм тискәре саннар” темасын кабатлау. Смарт дәрес. (6 класс)8. Тигезләмәне чишегез: (слайд 11)

Тигезләмәне урыннарда чишәләр. Беренче чишкән укучы тактага чыгып алтыпочмаклыкны сайлый.

Җ“Уңай һәм тискәре саннар” темасын кабатлау. Смарт дәрес. (6 класс)авап дөрес булмаса тамгасы чыга

“Уңай һәм тискәре саннар” темасын кабатлау. Смарт дәрес. (6 класс)

к“Уңай һәм тискәре саннар” темасын кабатлау. Смарт дәрес. (6 класс)ире кайтып “Уңай һәм тискәре саннар” темасын кабатлау. Смарт дәрес. (6 класс) дөрес җавап сайлана

К“Уңай һәм тискәре саннар” темасын кабатлау. Смарт дәрес. (6 класс)иләсе слайдка күчелә(слайд 14)

Калган тигезләмәләр дә тәртип буенча чишелә.(слайд 17).

Ял минуты: "Күзләр белән өчпочмак яса"

“Уңай һәм тискәре саннар” темасын кабатлау. Смарт дәрес. (6 класс)

(Укучылар геометрик фигураларны күз алларына китерәләр.)

9.Аңлатманың кыйммәтен табу (слайд 21).

10.Аңлатманың кыйммәтен табу (слайд25).

IV Йомгаклау.

  1. Өй эше бирү.

  2. Дәрескә рефлексия:

Укытучы дәрес башында нинди максатлар куелганын, укучылар ул максатка ирешә алганмы икәнен сорый. Укучыга дәрестә катнашуы, куелган максатларга ирешә алуын исэпкэ алып үзенә смайлик ярдәмендә бәяләмә бирергә тәкъдим ителә (слайд 26).

  1. Билге кую.

Өй эше (слайд 27).

© 2010-2022