Разработка урока по татарскому языку на тему Обобщающее повторение членов предложения (5класс)

Тема: Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау   Максат: Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау, мисалларда ныгыту, дөрес итеп җөмлә кисәкләрен танып белү күнекмәләрен үстерү, табигатькә карата сакчыллык һәм күзәтүчәнлек сыйфаты тәрбияләү.   Дәрес тибы: дәрес-йомгаклау   Дәрес формасы: дәрес-сәяхәт   Җиһаз: мульти-мед. проектор, карточкалар   Дәрес барышы   1.Оештыру моменты. Уңай халәт тудыру. -  Исәмесез, укучылар. Кәефләрегез ничек? -  Кояшлы иртә кебек.    Туган телне, Тукай телен    Өйрән... Изге ният, яхшы кәеф белән дәресебезне башлыйбыз.
Раздел Математика
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау

Максат: Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау, мисалларда ныгыту, дөрес итеп җөмлә кисәкләрен танып белү күнекмәләрен үстерү, табигатькә карата сакчыллык һәм күзәтүчәнлек сыйфаты тәрбияләү.

Дәрес тибы: дәрес-йомгаклау

Дәрес формасы: дәрес-сәяхәт

Җиһаз: мульти-мед. проектор, карточкалар

Дәрес барышы

1.Оештыру моменты. Уңай халәт тудыру.

- Исәмесез, укучылар. Кәефләрегез ничек?

- Кояшлы иртә кебек.

Туган телне, Тукай телен

Өйрәнергә дип килдек.

  • Изге ният, яхшы кәеф белән дәресебезне башлыйбыз.

2. Белемнәрне актуальләштерү

- Укучылар, без үткән дәресләрдә җөмлә кисәкләре турында белешмә алдык. Бүген яңадан кабатлап, белемнәребезне ныгытып куячакбыз.

Слайд№1 Число белән тема.

Слайд№2

Разработка урока по татарскому языку на тему Обобщающее повторение членов предложения(5класс)


  • Сезнең алда табышмак, әгәр җавабын тапсак, бүген дәрестә сөйләшәчәк темабызны билгеләрбез.

  • Сүз кыш турында бара.

  • Дөрес, балалар. Мин сезне кыш күргәзмәсенә чакырам. Күргәзмәгә керер өчен билет алырга кирәк. Сорауларга дөрес җавап бирсәк, күргәзмәгә, берсүзсез, керербез.

Слайд№3

Разработка урока по татарскому языку на тему Обобщающее повторение членов предложения(5класс)

  • Билетларны алдык, күргәзмәгә рәхим итегез.

3.Тема Слайд 4

Разработка урока по татарскому языку на тему Обобщающее повторение членов предложения(5класс)

-Рәсемдә нәрсә күрәсез?(Укучылар җавабы)

- Дөрес, кыш сурәтләнгән. Бөтен тирә-як ап-ак юрган ябынган. Салкын көн. Агачлар ялт-йолт итеп торган ак күлмәк кигән. Бирелгән текст белән танышыйк

Слайд№5 Бирелгән җөмләләрне җөмлә кисәге ягыннан тикшерү.(Укучылар җөмләләрне тикшерә)

Разработка урока по татарскому языку на тему Обобщающее повторение членов предложения(5класс)

Слайд № 6

Разработка урока по татарскому языку на тему Обобщающее повторение членов предложения(5класс)

Бирелгән рәсем буенча фикер алышу.Текст төзү.(Бөтен җир: кырлар, болыннар, урманнар, елга-күлләр карга күмелде. Урманда "шылт" иткән тавыш та юк. Агач кәүсәләренә, ботакларына кар сарган. Җәнлекләр өннәренә, ояларына кереп посканнар. Кар өстендәге эреле-ваклы эзләр генә кыш көне дә урманда тормыш кайнап торуы турында сөйли. Кайбер җәнлекләр күптән инде кар астындагы җылы өннәренә кереп йокыга талган. Кар аларны салкыннан саклый).

  • Дөрес, балалар бик матур эчтәлекле җөмләләр төзедегез. Ә хәзер канатлы дусларыбыз турында сөйләшеп алыйк. Кошлар кыш көне нишли? Без канатлы дусларыбызга ничек ярдәм итәбез? (Балалар җавабы).

Слайд№7 Бирелгән текстка кирәкле җөмлә кисәкләрен куеп яз.

Разработка урока по татарскому языку на тему Обобщающее повторение членов предложения(5класс)

  • Текстта нинди җөмлә кисәкләре төшеп калган?

  • Бу текстка аергычлар өстәп яздык.

  • Нинди җөмлә кисәген аергыч дип атыйбыз?

  • Җөмләдә предметның яки затның төрле билгесен белдереп килгән иярчен кисәк аергыч дип атала.Ул нинди? кайсы? кемнең? нәрсәнең? кебек сорауларга җавап бирә.

  • Дөрес, балалар. Бераз ял итеп алыйк (физкультминутка).

Киек казлар очалар (кулларны як-якка җилпү)

Тирән күлгә төшәләр,(чүгәләү)

Рәхәтләнеп йөзәләр (йөзү хәрәкәте)

Алар аннан чыгалар (басу)

Канатларын кагалар (кагыну хәрәкәте)

Слайд №8, 9

Бирелгән шигъри юлларны дөрес итеп урнаштыр.

Разработка урока по татарскому языку на тему Обобщающее повторение членов предложения(5класс)Разработка урока по татарскому языку на тему Обобщающее повторение членов предложения(5класс)

Cлайд№10

  • Игътибар белән җөмләләрне күзәтегез. Алар нинди кисәкләрдән тора? Мондый җөмләләрне ничек атыйбыз?

  • Бу җөмләләр ия белән хәбәрдән генә тора, алар җыйнак җөмлә дип атала.

  • Рәсемгә карап җөмләләрне җәенкеләндереп языгыз.

Разработка урока по татарскому языку на тему Обобщающее повторение членов предложения(5класс) Разработка урока по татарскому языку на тему Обобщающее повторение членов предложения(5класс)


Слайд№11

Ата-бабаларыбыз кыш турында мәкальләр дә иҗат иткән.Әйдәгез бергәләшеп мәкальләрнең мәгънәләрен ачыклыйк. (Укучылар җавабы. Бирелгән мәкальләрне җөмлә кисәге ягыннан тикшерү һәм нәтиҗәләр ясау).

Разработка урока по татарскому языку на тему Обобщающее повторение членов предложения(5класс) Разработка урока по татарскому языку на тему Обобщающее повторение членов предложения(5класс)

-Бирелгән схемалар буенча җөмләләр төзеп алыйк. Җөмләләрегез кыш темасын чагылдырсын.(Схемалар тактаuа эленә).

4.Өй эшен бирү.

Кошларга җимлек ясау

"Кар ява" темасына инша язарга

5.Дәрескә йомгак ясау. Слайд №12

Разработка урока по татарскому языку на тему Обобщающее повторение членов предложения(5класс)

Укучыларга билгеләр кую

© 2010-2022