Сыерчык безгә кунакка килгән

     Балаларның танып – белү үсешен, сөйләм үсешен, физик үсешен, эстетик  сәнгать үсешен, комуникатив үсешен  ныгыту; биш эчендәге саннарны танып белергә өйрәтү, бишкә кадәр санау күнекмәләрен үстерү, сан ягыннан тигез төркемнәргә бер предмет өстәп яки алып, төркемнәрдә тигезлек булдырырга мөмкин икәнлекне аңлату; җөмләләрдә сүзләрне яраштырырга һәм дөрес итеп төзергә өйрәтү; табигатькә, тереклек ияләренә сак караш,  мәхәббәт   тәрбияләү, аларны кайгыртырга өйрәтү. Ел дәвамында өйрәнгәннәрне н...
Раздел Математика
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

"Гомуми үсеш бирүче № 7 Актаныш балалар бакчасы"



"Сыерчык безгә кунакка килгән".

Уртанчылар "б" төркемендә йомгаклау шөгыле





Югары категорияле тәрбияче Вазиева Х.М.


-2015-

Максат: биш эчендәге саннарны тану, бишкә кадәр санау, сан ягыннан тигез төркемнәргә бер предмет өстәп яки алып, төркемнәрдә тигезлек булдырырга мөмкин икәнлекне аңлату;

Белем бирү бурычы: тәүлек бүленешен атарга өйрәтү, бишкә кадәр санау күнекмәсен үстерү, кошларны танып белү; җөмләләрдә сүзләрне яраштырырга һәм дөрес итеп төзергә өйрәтү;

Тәрбия бурычы: табигатькә, тереклек ияләренә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү.

Методик алымнар һәм чаралар: сүзле уен, хәрәкәтле уеннар, практик эш, сорау бирү, нәфис сүз, мактау, бәяләү.

Белем бирү өлкәләренең интеграциясе : уеннар, аралашу.

Үстерү бурычы: ориентлашуны, бәйләнешле сөйләмне үстерү.

Белем бирү өлкәләре: танып - белү үсеше,сөйләм үсеше, физик үсеш, эстетик сәнгать үсеше, комуникатив үсеш.

Җиһазлау: дидактик уеннар: дидактик уеннар "Атнада ничә көн?", "Тәүлек бүленешен ата!", "Ел фасылларын әйт", "Предметлар нинди геометрик фигурага охшаган?"; сыерчыкка кием; магнитофон; проектор, ноутбук, предметларны геометрик фигуралар белән тоташтыру өчен балалар санынча карточкалар; төзү өчен тарату материаллары.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар.

Балалар: Исәнмесез, хәерле иртә!

I кереш өлеш.

Д/к уен. "Атнада ничә көн?"

Тәрбияче: Балалар, бүген атнаның ничәнче көне әле ?

Балалар: Бүген атнаның дүртенче көне.

Тәрбияче: Ягез, дүртенче көнне кайсыгыз "сәгатьтән" күрсәтә?

Балалар: Такта янына чыгып күрсәтә.

Д/к уен: "Тәүлек бәленешен ата!" (төсле карточкалар)

Тәрбияче: Балалар, сез бүген балалар бакчасына кайчан килдегез?

Балалар: Иртә белән.

Тәрбияче: Әйдәгез, бу рәсемнәргә карап, тәүлекнең кайсы вакыты икәнен әйтеп күрсәтегез әле.

Балалар: Иртә.

Тәрбияче: Иртә белән нишлибез, балалар?

Балалар: Иртә белән йокыдан торабыз, юынабыз, зарядка ясыйбыз.

Тәрбияче: Иртәдән соң кайсы вакыт килә?

Балалар: Көндезге вакыт.

Тәрбияче: Көндез икәнен каян белеп була?

Балалар: Көндез балалар уйныйлар, ашыйлар.

Тәрбияче: Тагын нинди вакытны атамадыгыз?

Балалар: Кичке вакыт.

Тәрбияче: Кич белән кешеләр нәрсә эшлиләр?

Балалар: Кич кешеләр ял итәләр, телевизор карыйлар.

Тәрбияче: Тагын тәүлекнең нинди вакыты калды ?

Балалар: Төн.

Тәрбияче: Төнлә кешеләр нишли инде?

Балалар: Төнлә белән кешеләр йоклыйлар.

Тәрбияче: Бу рәсемнәр бөтенесе бергә нәрсәне аңлата?

Балалар: Бер тәүлекне.

Тәрбияче: Тәүлек сүзен ничек аңлыйсыз?

Балалар: Ул - бер көн дигән сүз.

Тәрбияче: Әйе, балалар, көннәр, айлар, еллар бар. Без аларны сезнең белән ел фасылларына бүлеп өйрәнәбез.

II Төп өлеш.

Тәрбияче: Табышмак әйтәм балалар, игътибар белән тыңлагыз.

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде.

Елап елгалар

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара

Бу кайсы вакыт

Я, әйтеп кара.

Балалар:Бу яз вакыты.

Тәрбияче:Кем язган әле бу шигырьне?

Балалар: Габдулла Тукай.

1.слайд.Тукай портреты.

Тәрбияче : Кем соң әле ул, Габдулла Тукай?

Балалар: Ул татар халкының бөек язучысы.

Тәрбияче: Аның нинди бәйрәме булып үтте.

Балалар:Туган көне.

Тәрбияче: Әйе, ямьле яз вакытында туган безнең Габдулла Тукай.

Тәрбияче: Ә хәзер елның кайсы вакыты булды инде, балалар?

Балалар: Яз вакыты.

Тәрбияче:Тагын нинди ел вакытларын беләсез?

2 слайд.Ел фасыллары. (чыгып күрсәтәләр.)

Балалар: Көз вакыты.

-кыш вакыты;

-Җәй вакыты;

-Яз вакыты;

3слайд. Яз картинасы. "Яз билгеләрен ата!"

Туп белән уен.

- Карлар эри;

- Сулар ага,

- Тамчылар тама;

- Кошлар кайта;

- Агачлар йокыларыннан уяна;

- Үләннәр шытып чыга;

- Кошлар кайта...

Тәрбияче.Яз айлары искә төшерик әле?

Балалар: март, апрель, май.

Тәрбияче: Язны авылга кемнәр алып килә?

Балалар: Яз хәбәрчеләре, кара каргалар, сыерчыклар.

Магнитофонда күчмә кошлар тавышы ишетелә.

Тәрбияче: Кошлар адашканнар әле, юнәлешләр күрсәтеп алыйк.

Физкультминут (Балалар басалар)

Юнәлешләрне билгеләү,хәрәкәтләр белән күсәтү.

Өс,ас, уң, сул, ал, арт, ян, киң, тар, биек, тәбәнәк.

Сюрпризмомент. Сыерчык очып килеп керә.

Тәрбияче:Нинди кош килгән безгә, балалар?

Балалар: Сыерчык килгән.

Сыерчык: Исәнмесез, балалар? Сезне сагынып килдем мин, урманда калган дусларымнан сезгә хат китердем.

Балалар:Исәнме, сыерчык, без дә сезне сагынып көттек, оялар ясап элдек.

Сыерчык: Авылда матур оялар күп, урмандагы дусларыма оялар җитмәде.

Менә сезгә алардан хат китердем.

Тәрбияче укый: - Исәнмесез, балалар. Безгә оялар ясап ярдәм итмәссезме? Сезгә биремнәребез дә бар.

Тәрбияче :-Булышабызмы?

Балалар: Булышабыз.

4слайд.

1 бирем

Дидактик уен "Бер сүз белән әйт!"

Төзү материалларын , саннарны, йорт хайваннарын, йорт кошларын,

җиләк җимешләрне ата!

2 бирем. 5 кә кадәр уңай һәм кирегә санау.(бармакларын күрсәтеп саныйлар)

3 бирем.Төзү материалларының исемнәрен ата! (төзү материаллары өстәл өстендә)

4бирем. Йортларны үсә бару тәртибендә дөрес урнаштыр.

5 бирем. Хәзер өстәлегездәге карточкалардагы рәсемнәрне, аңа охшаган геометрик фигура белән тоташтырасыз.

Тәрбияче: Өстәлдә тәлинкәдә геометрик фигуралар бар.Шул геометрик фигуралардан сыерчыкларга оя ясап куегыз. Сыерчыклар шатлансыннар.

III Йомгаклау.Төзү . Сыерчыкка оя.(өстәлдә эш)

Тәрбияче: Без сыерчык турында җыр да беләбез. Әйдәгез, җырлап күрсәтик әле.

Җыр: Сыерчык.

III Йомгаклау.

Тәрбияче :- Нинди шөгыль булды әле безнең хәзер? Сезгә ошадымы?

© 2010-2022