Математический КВН Путешествие в историю математики (на татарском языке)

Раздел Математика
Класс 5 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

МБГББУ "ТР Буа муниципаль районы

Күл-Черкен төп гомуми белем мәктәбе"


Математический КВН Путешествие в историю математики (на татарском языке)


Математический КВН Путешествие в историю математики (на татарском языке)




Автор:

Югары кваликацион категорияле

математика укытучысы

Халирахманова Г.Р.


"Математика тарихына сәяхәт"

Бүгенге "Тапкырлар һәм зирәкләр" ярышы "Математика тарихына сәяхат" дип атала. Ярышыбызның тәртибе белән танышып китик. Ярыш 4 бүлектән тора. Һәр ярышта сезгә уңышлар, игътибарлылык, тизлек һәм зирәклек телим.


  1. " Саннар патшалыгында"

Саннарны язу өчен кешеләр төрле ысуллар уйлап чыгарганнар. Борынгы Рус дәүләтендә саннарны өсләренә махсус тамга ( титло) "~" куелган хәрефләр белән билгеләгәннәр.

Әлифбаның беренче 9 хәрефе - берәмлекләрне, икенче 9 хәреф - дистәләрне, соңгы 9 хәреф - йөзләрне аңлаткан. Ун меңне "тьма" дип йөрткәннәр. Ягъни әйтеп бетергесез күп.

1 - a 1000 - ≠ a 1000 000 - ☼

2 - в 10 000 - тьма @ 321 - тка

3 - г 100 000 - :ä:

Саннарны язуның хәзер заман. Кулланыла торган унарлы системасын европалылар гарәпләрдән алганнар. Гарәпләр исә аны Һиндлылардан алган булганнар. Шуңа күрә европалылар аларны гарәп цифрлары, ә гарәпләр һинд цифрлары дип йөриләр.

Европага 10 система 1120 елда инглиз галиме сәяхәтчесе Аделард тарафыннан кертелгән. 1600 елга кадәр дөньяның күпчелек илләренә кертелә.

Борынгы Римда исә инде 2500 ел элек кулланылган цифрлар әле дә кулланыла I- 1; V- 5; X- 10; L- 50; C- 100; D- 500; M- 1000.

Калган саннар әле цифрларны кушып я алып язылган.

Мәсәлән: XXVII - 27( кушып)

Кечерәк цифр - зуррагыннан алда торса ул икенчесеннән алып укыла.

Мәсәлән: IX= 10-1=9; XC= 100-10=90

1.бирем

MC ML XX XIX - санын әйтегез

Җавап: (1989)

CCXCVII + XLIX= ( СССХLVI ) 297+49=346

2.бирем

Түбәндәге саннарның ничә ноле бар?

Миллион(6), триллион(12), квинтелион(18), квадрелион(15), секстелион(21) миллиард(9)

2) "Җиде кат үлчә-бер кат кис"

(7кат уйла -бер кат әйт!)

Борынгы Русиядә озынлык үлчәү берәмлекләре сыйфатында нәрсәләр кулланганнар.

Фут - табан - 31 см 1.Кыек сажин - 248см поприще, чакрым,

Зур.бар-дюйм-25мм 2.Колачлы сажин - 176см аршын

Ярд - 91см 3.Терсәк - 45см

Iбирем.

1)3 кыек сажинга тигез манара биеклеге ничә метр

(744см, 7м44см)

Һәм

15 терсәк тукыманың озынлыгын әйтегез

675см - 6м75см

2)10кыек сажин - 24м80см

20 терсәк - 9м

!! Петр I вакытында барлык үлчәү берәмлекләре бер системага кертелгән.

Элекке заманда масса үлчәү берәмлекләре дә кулланганнар. Искә төшереп китик әле.

Мыскал - 4г

Сатуда - кадак - 96 мыскал

Пот - 40 кадак

Берковец - 10 пот

IIбирем.

Бу берәмлекләрне хәзерге үлчәү берәмлекләрендә күрсәтегез.

Кадак - 384гр

Пот - 40 х 384 = 15кг 936гр

Берковец- 10 х 15 936 = 159 кг 360гр

3) "Белеме булган - меңне егар"

1. Математика фәненә күп өлеш керткән математикларыбыз бар.

I. Бирем

- Шуларны саныйк әле.

Карл Гаусс, ндрей Николаевич Колмогоров, Пифагор, П.Ферма, Р.Декарт, Г.Лейбниц, И.Бернулли, Л.Эйлер, Б.Болцано, Паскаль, Лебедев, Виет, Евклид, Гольдбах, Виноградов

II.Бирем.

6 яшьлек Колмогоров ачышы.

12 = 1

22 = 1+3

32 = 1+3+5

42 = 1+3+5+7

Бу нинди үзлек? Моннан соң килүче саннар өчен үтәлешен тикшерегез.

3. бирем.

К Гаусс - Немец математигы. 3 яшендә үк әтисенең хатасын төзәткән.

10 яшьтә 1 дән 100 гә кадәр санны кушарга тәкъдим итә.

101х50=5050 дип яза. Сер нәрсәдә?

4. "Кем тизрәк?" Блиц турнир.

1.Мәсьәлә чишү нәтиҗәсе - җавап

2.Озынлык үлчәү берәмлеге - метр

3.Иң беренче математик гамәл - кушу

4.Бер урынлы иң зур натураль сан - 9

5.Бер яки берничә цифрдан торган язма - сан

6.Дүрт урынлы иң кечкенә сан - мең

7.Санның төрләре-җөп - так

8.Уйлап һәм исәпләп чишә торган күнегү - мәсьәлә

9.Ике нокта аша берне генә үткәреп була торган сызык - туры

10.Тигез янлы дүрт почмак - квадрат

11.Сан тулысынча бүленмәсә нәрсә кала? - калдык

12.Саннарның зуррак яки кечерәк икәнен күрсәтүче тамга - тигезсезлек

13.Турының ике ноктаны тоташтыручы өлеше - кисемтә

14.Нурның очы - нокта

15.Исәпләү өче бирем - мисал

16.Сызым өчен кирәкле әсбап - линейка,карандаш

17.Өч яны һәм өч ягы булган күппочмак - өчпочмак

18.Километрның меңенче өлеше - метр

19.Күппочмакның яклары озынлыгы суммасы - периметр

20.Укытучы дәресне нәрсәгә язып аңлата? - такта

21.Алгебра китабы авторы - Макарычев,Миндюк,Нешков,Суворова

22.Әйләнә уртасы һәм сызык тоташтырган кисемтә - радиус

23.Кушу нәтиҗәсе - сумма

24.Ничә цифр беләсез? - 10

25.Почмак үлчәү приборы - транспортир

26.Бер гасырда ничә ел? - 100

27.Туры почмакта ничә градус? - 90

Чара өчен презентациягә сылтама. 16207s028.edusite.ru/p10aa1.html


© 2010-2022