Урок по математике «7 саны, 7 цифры»

"Выдержка из материала: Дәрес барышы: I. Оештыру моменты. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.Исәнмесез, хәерле иртә,Хәерле иртә, гөлләр,Хәерле иртә, кошлар,Хәерле иртә, классташлар,Хәерле иртә, безгә килгән кунаклар! - Әйдәгез елмаешыйк. Һәм мин ышанып калам , үзебезнең эшчәнлегебездән дәрес буена яхшы кәефләр сакланыр. Бер-берегезгә уңышлар телик тә ( балалар кул чабалар) , шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлыйк. II. Актуальләштерү. 1. Матур язу күнегүе. 7 цифрын язу. (7цифрының язылышын аңлату) И...
Раздел Математика
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Урок по математике «7 саны, 7 цифры»Урок по математике «7 саны, 7 цифры»Урок по математике «7 саны, 7 цифры»Урок по математике «7 саны, 7 цифры»Урок по математике «7 саны, 7 цифры»Урок по математике «7 саны, 7 цифры»Урок по математике «7 саны, 7 цифры»Урок по математике «7 саны, 7 цифры»ТР Актаныш муниципаль районы Чат башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе


МАТЕМАТИКА

1 СЫЙНЫФ


Тема: 7 саны, 7 цифры


Эшне башкарды:

башлангыч сыйныфлар

укытучысы Бәдертдинова

Зөһрә Баязит кызы


2013 ел

Тема: 7 саны, 7 цифры.

Максат: 7 санын һәм цифрасын танырга, укырга, язарга өйрәтү;

телдән мәсьәләләр чишү күнекмәсен, исәпләү күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен үстерү; үзбәя куярга һәм парларда эшләүне тәрбияләү.

Шәхескә юнәлтелгән УУЭ.

  • Уку эшчәлегенә үзбәя куя белү

  • Математиканы әйләнә-тирә дөнья белән бәйли белү

  • Уку эшчәнлегендә үз урыныңны таба белү

  • Уку эшчәнлегенең максатын һәм нәтиҗәсен бәйли белү

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген әйтү; күмәк төзелгән план буенча эшләү; үткәнгә карап бердәй бәяләү дәрәҗәсендә эш үтәлешенең дөреслеген бәяләү; ясалган хаталарны исәпкә алу һәм эшне бәяләгәннән соң төзәтүләр кертү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә һәм тыңлый белү.

Танып-белү универсаль уку гамәлләре:

Танып-белү максатын билгеләү, кирәкле информация туплау; үткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белү; дәреслектән, тормыш тәҗрибәсеннән, дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга җавап бирү.

Предметара бәйләнешләр: Математика. Әйләнә-тирә. Сынлы сәнгать.

Кулланылган дәреслек һәм ярдәлекләр: Математика дәреслеге 1 класс, 1 кисәк «Математика» Г.В.Дорофеев, Т.Н. Миракова; Эш дәфтәре 1 класс, 1 кисәк. Г.В.Дорофеев, Т.Н.Миракова .

Җиһазлау: Компьютер.

Таратма материал: Цифлар язылган карточкалар, геометрик фигуралар салынган конверт, төсле карандашлар, фломастерлар

Дәрес барышы:


  1. Оештыру моменты. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Исәнмесез, хәерле иртә,

Хәерле иртә, гөлләр,

Хәерле иртә, кошлар,

Хәерле иртә, классташлар,

Хәерле иртә, безгә килгән кунаклар!

  • Әйдәгез елмаешыйк. Һәм мин ышанып калам , үзебезнең эшчәнлегебездән дәрес буена яхшы кәефләр сакланыр. Бер-берегезгә уңышлар телик тә

( балалар кул чабалар) , шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлыйк.

  1. Актуальләштерү.

  • Әйдәгез, укучылар санау күнекмәләрен ныгытып алыйк.

1 дән 10 га кадәр санап карыйбыз.

10 нан 1 гә кадәр санап карыйбыз

  • "Саннарның күршеләрен әйт!" уены.

  • Телдән исәпләү.

Слайдта бирелгән мисалларны исәплибез һәм чыгып дөрес җавапка басабыз.

2+2= ; 3+2= ; 4-1= ; 7-0= ;

  • Ә хәзер "Күңелле мәсьәләр" чишәбез. Сезнең алда санлы карточкалар ята. Җавапларны шул карточкалар ярдәмендә күрсәтергә кирәк.

  • Кош оясыннан 1 томшык күренеп тора. Ояда ничә кош? (1)

  • Тавыкның ничә аягы бар? (2)

  • Минем 1 сары карандашым бар иде, миңа тагын 1 яшел һәм 1 кызыл карандаш алдылар. Минем ничә карандашым булды? (3)

  • Ике тычканның ничә колагы бар? (4)

  • 6 аю баласы җиләк җыярга ашыга икән. Берсе арып артта калган. Ничә аю баласы алга чапкан?(5)

  • Ботакта 3 кызылтүш бар иде. Тагын 3 кызылтүш очып килде. Агачта барлыгы ничә кош булды? (6)

  • Кыр буйлап каз, әтәч, песи чабып үткән. Кырда ничә тәпи чапты икән? (8)

III. Уку мәсьәләсен кую

  • Ә, хәзер шул карточкаларны алдыгызга үсә бару тәртибендә куегыз.

(1,2,3,4, 5,6,8)

  • Нәрсә күрәсез? Нинди сан җитми? 7 санының күршеләрен әйтегез. 7 алдында, 7 артында кайсы сан килә?

  • Димәк, нинди сан белән танышабыз инде?

  • Дөрес 7 саны, 7 цифры белән танышабыз.

  1. Уку мәсьәләсен чишү

  • Тормышта 7 саны кайда очрый соң?

Бу, укучылар, бик тылсымлы сан. 7 саны әкиятләрдә бик күп очрый. "Бүре һәм җиде кәҗә бәтие", Пушкин әкияте "Сказка о мёртовой царевне и семи богатырях", дигән әкиятләрне сезнең ишеткәнегез бардыр инде.

  • Кояшлы, җылы яңгыр яугач күктә нәрсә барлыкка килә? (Салават күпере)

Укучылар, салават күпере 7 төрле төстә икән. (Кызыл, кызгылт сары, сары, яшел, зәңгәрсу, зәңгәр, шәмәхә)

  • 7 саны белән бәйле татар халык мәкальләре дә бар: Җиде кат үлчә, бер кат кис.

Укучылар һәр эшне башлаганда, уйлап эш итәргә кирәк.

  1. Матур язу күнегүе. 7 цифрын язу. (7цифрының язылышын аңлату) Игътибар белән карагыз әле, ничә элементтан тора ул?(3) Һавада язып карау.

Урок по математике «7 саны, 7 цифры»

2. 7 саны составын тикшерү

Яхшы, ручкаларны куйдык. Хәзер без сезнең белән түтәлләргә орлыклар утыртабыз. Менә сезгә җиде орлык. Шушы орлыкларны ике түтәлгә утыртыгыз. Менә матур итеп чәчәкләр үстердек. Түтәлләргә ничек бүлдегез? Римаз, син ничек утырттың? Айбулат, син ничек утырттың? Кем тагын башка төрле утыртты?

7 7 7 7

6 1 5 2 4 3 0 7

Барысы ничә орлык чәчтегез? Ничек чәчтегез?

4+3=7 5+2=7 6+1=7 0+7=7

Бу биремне дә үтәдек.Әйдәгез, алга таба дәресебезне дәвам итик.

  1. Ял итү.

Матур сүзләр уйладык

Ял итәргә туктадык.

Җилкәләрне турайттык,

Тирән итеп суладык,

Башны як-якка бордык,

Чүгәләдек һәм тордык,

Бер урында йөгердек,

Аннары соң сикердек.

Сузылдык -киерелдек.

Югарыга үрелдек.

Соңыннан тынычланып

Шөгыльне дәвам итик.

V. Дәрес материалы өстендә эш.

Дәреслек белән эш.

1. № 2 - 7 сум акча җыю (телдән)

2. №4 - җиде шакмактан төрле фигуралар уйлап тап.

3. №5 - Уен: "Кайсы артык?"

КЫШ

ЯЗ

ҖӘЙ

КӨЗ

ЯКШӘМБЕ

-Ни өчен бу сүз артык?

-Якшәмбе нәрсә соң ул?

-Атнадагы көннәрне тәртип буенча санагыз.

-Якшәмбе тәртип буенча ничәнче тора?
-Атнада ничә көн бар?

-Нинди көннәрдә син укыйсың?

-Нинди көннәрдә ял итәсең?

4. №7 - фишкалар белән эш.

VI. Ныгыту.

1. "Җиләк җый - аюны сыйла" уены. 7 нең составын ныгытуга мисаллар.

2. Рәсем буенча мәсьәлә төзеп чишү.

3.Мәсьәлә чишү. Тактада эш.

4.Мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә биремнәр үтәү.

№1 - 7 цифрасын уклар буенча йөртеп чыгарга.

№2 - күплеккә җитәрлек фигуралар ясарга.

№ 3 - төшеп калган саннарны язарга.

№ 5 - күплектәге элементларның санын чагыштырырга.

5. Геометрик фигуралар белән эш.

6. Бертөрле ике зонтикны тап.

VII. Рефлексия.

  • Әйдәгез, хәзер дәрескә нәтиҗә ясыйк.

  • Нәрсә белдек? 7 саны турында нәрсәләр белдегез?

Димәк 7 - ул:

6 да 1

5 дә 2

4 тә 3

3 тә 4

2 дә 5

1 дә 6

  • Сез нинди сорауларга төгәл һәм тулы җавап бирдегез? Ә кайсы сораулар авырлык тудырды?

Хәзер алдыгызда яткан конверттан түгәрәкләр алыгыз һәм бүгенге дәрестәге үзегезнең эшегезне бәяләгез.

Яшел түгәрәк - дәрес охшады, мин барысын да аңладым.

Сары - дәрес ошады, ләкин бераз аңлап бетермәдем.

Кызыл - мин дәрестә бернәрсә дә аңламадым


© 2010-2022