Мероприятие по математике Математик көч сынашу

Класстан тыш чара 5- 6 сыйныфларда уздырыла.Кичәнең максаты : балаларда математика фәненә карата мәхәббәт уяту , аларны бу фән белән тагын да кызыксындыру , аларда фикерләү тизлеген , җитезлекне , уйлап табучанлыкны  арттыру ; сыйныф коллективының ныгыуына һәм үсүенә ярдәм итү. Укучыларның бер - берсенә карата ихтирам итү , дуслык хисләре тәрбияләү.Укучыларның математика дәресләрендә алган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү, күренекле математиклар тормышыннан, математика фәне тарихыннан яңа мәгълүматл...
Раздел Математика
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мероприятие по математике Математик көч сынашуМероприятие по математике Математик көч сынашуМероприятие по математике Математик көч сынашуМероприятие по математике Математик көч сынашуМероприятие по математике Математик көч сынашуМероприятие по математике Математик көч сынашуМероприятие по математике Математик көч сынашуМероприятие по математике Математик көч сынашуМероприятие по математике Математик көч сынашу









МББУ "Кармыш гомумбелем бирү мәктәбе"

Татарстан республикасы Чирмешән районы







"Математик ярыш"











Төзеде:

Математика укытучысы

Шарапова Фәүзия Талип кызы















2014 ел.



"Математик ярыш".

Мероприятияне үткәрү максаты:

Укучыларның математика дәресләрендә алган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү, күренекле математиклар тормышыннан, математика фәне тарихыннан яңа мәгълүматлар бирү, математика фәне белән кызыксындыру, фикерләү сәләтен үстерү, укучыларның дәрестән тыш вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү.

Бүген бездә КВН

Кызыклы, матур уен

Бу уенны карагыз

Шатланыгыз, көлегез

Кызыклы мәсьәләләрне

Бик тырышып чишегез.



  1. Оештыру моменты.

  1. Кичәне үткәрүнең максаты һәм программасы белән таныштыру.

  2. Командалар белән танышу.

( Өй эшенә һәр класска үз командасына исем уйларга һәм бу исемне озынайтырга кушыла.)

Жюри белән таныштыру.



  1. "Математик көч сынашу" уен - ярышы.

  1. Разминка.

Һәр команда ун сорауга җавап бирә.Җавапларны тиз, кыска һәм аңлаешлы итеп әйтү таләп ителә.

5 класска сораулар:

  1. Тапкырчыгыш кайчан 0 гә тигез була?

  2. Нәрсәнең башын да, ахырын да табып булмый?

  3. 9*7=

  4. Нинди саннар натураль саннар дип атала?

  5. Турыпочмаклыкның яклары суммасы ничек атала?

  6. 5 нче класс математика дәреслегенең авторларының берсен әйтегез.

  7. Билгесез кушылучыны ничек табалар?

  8. Ике санны тапкырлаудан чыккан нәтиҗә ничек атала?

  9. 1 "1" һәм аннан соң 7 "0" е булган санны әйтегез.

  10. Кайчан өлеш бүленүчегә тигез була?

6 нчы класска сораулар:

  1. Иң кечкенә гади санны әйтегез.

  2. Санаучысы ваклаучысыннан зуррак булган вакланма ничек атала?

  3. 2 дән зуррак, 3 тән кечерәк сан килеп чыксын өчен 2 һәм 3 арасына нәрсә куярга кирәк?

  4. Ягы 100 м га тигез квадратның мәйданы нәрсәгә тигез?

  5. Үтелгән юлны табу кагыйдәсен әйтегез.

  6. Сәгать уклары кайчан җәелгән почмак төзи?

  7. Уртак бүлүчеләре 1 гә тигез булган саннар ничек атала?

  8. Шырпы кабы, кирпеч, аяк киеме тартмасы һ.б.ш. формадагы фигураның геометрик исемен әйтегез.

  9. Бөтен өлеше вакланмалы өлештән "," белән аерылган вакланмалар ничек атала?

  10. Квадратның ягы а га тигез булса, аның мәйданын исәпләү формуласын әйтегез.



  1. Капитаннар ярышы

5 класс

1. Батонны өч кисәккә бүлделәр. Ничә җирдән кисергә кирәк? (2) ( 1 очко)

2. Алсуның бер бөтен, ике ярты, дүрт чирек алмасы булган. аның ничә алмасы бар? (3) (1 очко).

  1. Өстәлдә өч стакан җиләк тора. Марат 1 стаканын ашаган һәм стаканны өстәлгә куйган. Өстәлдә ничә стакан? (3) ( 1 очко)

6 класс

1. Груша алмадан авыррак, ә алма персиктан авыррак. Нәрсә авыррак: грушамы, әллә персикмы ?

(груша) (1 очко)

2. Петя һәм Мишаның фамилияләре Белов һәм Чернов. Һәр малайның фамилиясен әйтегез, әгәр Петя Беловтан 1 яшькә зур булса. ( Миша Белов,Петя Чернов) ( 1 очко)

3. Ир, хатыны һәм энеле апалы баралар. 3 алманы үзләре белән алып баралар, бара торга туйганнар, алманы 1 әрләп бүлгәннәр. Ничә кеше? ( 3- ир, хатын, хатынның энесе) ( 2 очко)

3. "Кем беренче ?".

Бирелгән фигуралар слайдта күрсәтелә.Кайсы команда күбрәк истә калдыра?

Мероприятие по математике Математик көч сынашу

Мероприятие по математике Математик көч сынашуМероприятие по математике Математик көч сынашу

32

4."Мәсьәләләр чишү ярышы".

Командаларга мәсьәләләр бирелә. Укучылар бер - берсе белән киңәшләшеп, мәсьәләләрнең җавапларын кәгазьгә язалар.

Мәсьәләләр:

1. Исәпләргә

(25·4-5·20) ·17

278: (2·5-10 )

2. 7 дус фотолар алмаша. Ничә фотография таратылган? (42 фото.)

3. Көнчыгыштан көнбатышка 50 км/сәг тизлек белән электр поезды бара. Шул ук юнәлештә 8 км/сәг тизлек белән җил исә. Поездның төтене кайсы якка авышыр? (Электропоездның төтене булмый.)

4. 9 акчаның берсе ялган һәм ул чын акчаларга караганда җиңелрәк. Тәлинкәле үлчәү ярдәмендә ике тапкыр гына үлчәп, бу ялган акчаны ничек табарга? (Акчаларны өчешәрләп 3 өемгә бүләргә кирәк. Теләсә кайсы ике өемне үлчәү тәлинкәләренә куеп карарга. Өемдә ялган акча булса, ул тәлинкә өстәрәк калачак. Тәлинкәләр тигез торса, ялган акча өченче өемдә булачак. Ялган акча булган өемдәге акчаларның икесен тәлинкәләргә куеп чагыштырабыз. Тәлинкәләр тигез торса, өченче акча ялган булачак, ә тәлинкәләр тигез тормаса өстәрәк калган тәлинкәдәге акча ялган була.)

Командалар мәсьәләләр чишкәндә тамашачыларга сораулар бирелә. Җавапны белгән укучы кул күтәреп үз фикерен әйтә.

  1. Иң озын тәүлекләр кайда? (Тәүлекләр һәркайда да бертөрле - 24 сәгатькә тигез.)

  2. Таудан төшкәндә автомобильнең кайсы тәгәрмәче әйләнми? (Запас тәгәрмәче әйләнми)

  3. Өч электр лампочкасы яна иде. Икесен сүндерделәр. Ничә лампочка калды? (3 лампочка калды)

  4. Сәгать 13 тапкыр суга. Нинди вакытны күрсәтә? (Сәгатьне ремонтка алып барырга кирәк.)

  5. Бер елда ничә ай 30 көннән тора? (Бер елда 4 ай 30 көннән тора)

  6. Борынгы масса үлчәү һәм акча берәмлеге. (Талант.)

  7. Борынгы Пифагор мәктәбендә белем бирү дүрт бүлектән торган. Алар нинди бүлекләр? (Арифметика, геометрия, астрономия, музыка.)

  8. Борынгы телдә "мантейн" сүзе бүгенге көндә ничек әйтелә? Нинди мәгънәне белдерә? (мантейн - Математика- "укырга һәм белем тупларга" (Учиться и приобретать знания.))

  9. "Саннар дөнья белән идарә итә" дип кем әйткән? (Пифагор сүзләре "Числа правят миром")



  1. Анаграммалар.

«Ребуслар һәм анаграммалар».(бер сүз - 1 балл)

  1. 730( җимеш) 6. Ригуфа (Фигура)

  2. 3почмак 7.семтәик(кисемтә)

  3. 6н (алтын) 8. почлыкрытумак(Турыпочмаклык)

  4. шби(биш) 9. Җ50** (Җил)

5. Атеткмимаа (Математика) 10. Фцир (Цифр)

Командалар анаграммаларны чишкәндә җанатарлар белән эш. Кем тизрәк саный.Мероприятие по математике Математик көч сынашу



  1. Сан кергән мәкальләрне әйтеп бетерергә:

1) җиде кат үлчә, ______________(бер кат кис)

2) бер кашык су белән__________(йотарсың)

3) бер тауга кара, ______________(бер ташка кара)

4) 40 ел яңгыр яуса да, _________(мәрмәр ташка су үтмәс)

5) бер кичкә __________________(кер мичкә)

6) кыш көне җиде җилән кигәнче, ___(бер тун ки)


  1. егет кешегә 70 төрле_________(һөнәр дә аз)

  2. кыңгыр эш кырык ____________(елдан соң да беленә)

  3. бер тамчыдан ________________(диңгез булмый)

  4. 60 адым атлаганчы, ___________(6 тапкыр артыңа кара)

  5. иртә торганга________________(ике өлеш)

  6. бер сынаганны_______________(мең сынамыйлар)



  1. Йомгаклау.

Жюри нәтиҗәләрне әйтә. Иң күп очко җыйган команда җиңүче була.

3


© 2010-2022