Итоговое занятие по математике в старшей группе

Математикадан йомгаклау белем бирү эшчәнлеге. Эшчәнлек ФГОС буенча төзелгән. Төп белем бирү өлкәсе: танып белү. Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль- аралашу, физик үсеш, эстетик-сәнгать үсеше, сөйләм үсеше. Аның максаты: балаларның ел буе өйрәнгән белемнәрен ныгыту, гомумиләштерү; логик фикерләүләрен үстерү. Тәрбия бурычы: Балаларда игътибарлылык , коллективизм рухы, гомуми нәтиҗә өчен җаваплылык хисе тәрбияләү.Үстерү бурычы: Атна көннәрен эзлекле рәвештә әйтеп, исемнәрен белүләрен үстерү...
Раздел Математика
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

«Актаныш гомүми үсеш бирүче 7 нче балалар бакчасы»


Математикадан йомгаклау белем бирү эшчәнлеге конспекты

Зурлар группасы тәрбиячесе: Халимова Рузалия Рифкатовна

Максат: Балаларның белемнәрен гомумиләштерү, логик фикерләү сәләтләрен үстерү

Тәрбия бурычы: Балаларда игътибарлылык , коллективизм рухы, гомуми нәтиҗә өчен җаваплылык хисе тәрбияләү.

Үстерү бурычы: Атна көннәрен эзлекле рәвештә әйтеп, исемнәрен белүләрен үстерү, шакмаклы дәфтәр битендә ориентлашу.

Белем бирү бурычы: 10 эчендә уңайга һәм кирегә санау, мәсьәлә төзү һәм чишүне формалаштыру, цифр - сан турындагы белемнәрен ныгыту.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль- аралашу, физик үсеш, эстетик-сәнгать үсеше, сөйләм үсеше.

Методик алымнар һәм чаралар: кызыклы сораулар бирү, уеннар, практик эш, мактау.

Җиһазлау: магнитлы такта, экран, ноутбук, рәсемнәр, цифрлар, туп, геометрик фигуралар наборы,шакмаклы битләр, мәсьәлә төзү өчен рәсемнәр, слайдлар, карандашлар, тамгалар,түгәрәк, өчпочмак ясалган кәгазьләр, эмблемалар, йолдызлар

Эшчәнлек төзелеше:

1. Психологик җайлашу

2.Төп өлеш

- командаларга бүленү;

- өчпочмак һәм түгәрәкләр турында шигырьләр сөйләү;

- " Кем зирәк, әйт тизрәк!"сораулар бирү;

- бирем "Тупны иптәшеңә бир һәм сана!" Уңайга һәм кирегә санау.

- "Рәсемгә кара, ничә предмет? Шул санга туры килгән цифрлар белән тоташтыр!" биреме;

- бирем "Рәсемнәргә карап, мәсьәлә төзе!"

- кара-каршы мәсьәлә төзеп әйтү

- "Бармак " уены "Атна"

- "Тере атна" уены;

- "Сана һәм чагыштыр!"

- "Нәрсә уртак?"

- урында эш: шакмаклы биттә ориентлашу;

- "Күңелле рәссамнар"

3. Практик эш: рәсем ясау.

4. Йомгаклау. Нәтиҗә чыгару.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Әйдәгез әле, бер-берегезгә карап елмаегыз, ә хәзер кунакларга үзебезнең елмаюны бүләк итик.

Елмай әле дускаем,

Елмаю матур була.

Елмайганда кешенең,

Күзләренә нур тула!

Бир кулыңны дус булыйк

Һәрчак елмаеп торыйк!

Безгә бүген күпме кунаклар килгән. Аларга белемнәрегезне күрсәтергә телисезме? Бүген бездә математик викторина. 2командага бүленергә кирәк булачак. Акыллы түгәрәкләр, күңелле өчпочмаклар.

Эмблемалар тагу. Бу геометрик фигуралар турында нинди шигырьләр беләбез әле без?

Әйдәгез, Раиль һәм Әмир командаларның капитаннары булачаклар. Сезне бәяләү өчен жюри кирәк булачак.

I Сезнең игътибарны туплап алабыз:"Кем зирәк, әйт тизрәк!" Һәр командага сораулар бирәм

Барысы: 10 сорау (һәр командага 5әр)

  • Бүген атнаның ничәнче көне?

  • Бүген нинди көн?

  • Хәзер нинди ай?

  • Хәзер нинди ел вакыты?

  • Иртәгә нинди көн булачак?

  • Кичә нинди көн иде?

  • Бер кулда ничә бармак?

  • Өчпочмакның ничә почмагы бар?

  • Кышның ничә ае бар?

  • Җәйнең ничә ае бар?

II Бирем туплар белән "Тупны иптәшеңә бир һәм сана!" Уңайга һәм кирегә санау ( һәр команда аерым)

III "Рәсемгә кара, ничә предмет? Шул санга туры килгән цифрлар белән тоташтыр!"

IV Бирем "Рәсемнәргә карап, мәсьәлә төзе!" Җавапны цифрлар, тамгалар ярдәмендә язарга кирәк.

V Ә хәзер командалар бер-берсенә мәсьәлә төзеп әйтәләр.

VI Киләсе биремне эшләгәнче ял итеп алыйк, "Атна" бармак уены.

VII "Тере атна" уены. Һәр командадан 7 шәр кеше чыга. Өстәлләрдә цифрлар аларны алып, парыгызны табып, рәттән тезелеп басасыз, мин биремнәр бирәм. Сез атна көннәре. Атнада ничә көн? Үзегезнең исемнәрне искә төшерегез.

  • Дүшәмбеләр кулларны өскә күтәрә

  • Чәршәмбеләр минем янга килә.

  • Җомгалар 2 тапкыр чүгәли.

  • шимбәләр кул чәбәкли

  • Сишәмбеләр тыпырдый

  • Пәнҗешәмбеләр урында сикерә

VIII Киләсе бирем "Уртаклык нәрсәдә?" командаларның игътибарын тикшерәбез. Рәсемнәргә карап, нинди уртаклык барлыгын әйтергә кирәк.

IX "Сана һәм чагыштыр!" тамгалар куярга!

X Урында эш. Шакмаклы биттә ориентлашу.

  • 1 рәт 6 нчы шакмакка түгәрәк куй

  • 4 рәт 8 нче шакмакка квадрат куй

  • 6 рәт 3 нче шакмакка кечкенә өчпочмак куй

  • 2 нче рәт 4 нче шакмакка күппочмак куй

XI "Күңелле рәссамнар" Түгәрәк, өчпочмакларны җанландырыгыз. Сез рәссам булсагыз, нәрсә ясар идегез?

Йомгаклау. Нәтиҗә ясау, йолдызлар бирү.



© 2010-2022