«Кушу һәм алуның үзлекләре»

"Описание материала: Максат: 1. Күбурынлы саннарны язып кушу һәм алу күнекмәләрен формалаштыру. 2. Икеурынлы һәм өчурынлы саннарны кушу һәм алу , вакыт берәмлекләр турындагы белемнәрне кабатлау, ныгыту. 3. Укучыларның логик фикерләүләрен , математик сөйләмнәрен үстерү. 4. Сыйныфташларына хөрмәт хисе, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү. Җиһазлау: IV сыйныф өчен математика дәреслеге, компьютер, мультимедия экраны, Биремле карточкалар. Дәрес этабы. Укытучы эшчәнлеге. Укучы эшчәнлеге. Сингапур методы....
Раздел Математика
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Кушу, алуның язмача алымнары.

Максат: 1. Күбурынлы саннарны язып кушу һәм алу күнекмәләрен формалаштыру.

2. Икеурынлы һәм өчурынлы саннарны кушу һәм алу , вакыт берәмлекләр

турындагы белемнәрне кабатлау, ныгыту.

3. Укучыларның логик фикерләүләрен , математик сөйләмнәрен үстерү.

4. Сыйныфташларына хөрмәт хисе, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: IV сыйныф өчен математика дәреслеге, компьютер, мультимедия экраны,

Биремле карточкалар.

Дәрес этабы.

Укытучы эшчәнлеге.

Укучы эшчәнлеге.

Сингапур методы.

I. Оештыру моменты.

1. Исәнләшү.

2. Уңай кәеф булдыру.

-Кәефләрегез ничек укучылар?

- Инде бергәләп девизыбызны

Әйтик тә эшкә керешик.

-Исәнмесез.

-Бик яхшы.

-Вакытны әрәм итмик без.

Күрик, тыңлыйк һәм уйлыйк.

Эзлик, табып эшләп карыйк-

Барын истә калдырыйк.

II. Актуальләштерү.

1.Өй эшләрен искә төшерү.

-Кемнәр мәсьәләне 1 ысул белән чиште? (аңлату).

-Кемнәр мәсьәләне 2 ысул белән чиште? (аңлату).

-Кемнәр җавап бирергә тели? (яки һәр өстәлнең 3 нче укучысы җавап бирә).

2.Үткән дәрес материалын

ныгыту.

-Хәзер укучылар мин сезнең һәр

өстәлгә билгеләмәләр язылган

карточкалар бирәм. Бер-

берегез белән киңәшеп шул

билгеләмәләр арасыннан дө-

ресләрен сайлап алырга тиеш

буласыз.

-Ни өчен анысын сайладыгыз,

аңлатырга.

1 ысул белән: 35+50=85

85:5=17.

2 ысул белән: 1нче ысул:

35+50=85

85:5=17.

2нче ысул:

35:5= 7

50:5= 10

10+7=17.

Карточкалар белән эш.

1.Дистәләрне дә берәмлекләр кебек үк кушалар һәм алалар.

2.Кушу яки алуны баганалап исәпләгәндә дистәләрне дистәләр астына, ә берәмлекләрне берәмлекләр астына язалар.

3.Баганалап кушу һәм алуда эш тәртибе сулдан уңга таба башкарыла.

4.Санга 10 ны кушканда суммага 0 өстәлә.

5. Баганалап кушканда беренче дистәләрне, аннары йөзләрне, соңынтын берәмлекләрне кушабыз.

6.Өчурынлы санда берәмлекләрне уңнан беренче итеп, дистәләрне -икенче, йөзләрне өченче итеп язалар.

ТЭЙК ОФ-ТАЧДАУН.





КОНТИНИУС РАУНД РОБИН.

III. Яңа

Белемнәрне

формалаштыру







1 .- Сез икеурынлы һәм

өчурынлы саннарны кушу, алу

билгеләмәләрен дөрес сайла-

дыгыз. Бүгенге дәрестә күбу-

рынлы саннарны кушуны өй-

рәнеп китәрбез. Күбурынлы

саннарны баганалап язып

кушу һәм алу шул ук тәртиптә

башкарыла. Әйдәгез бергәләп

башкарыйк.

2. Ә хәзер экрандагы язмаларга

игътибар итегез. Бу язмалар

нәрсәне аңлата?

b + 0 = b 0 + C = C

d - 0 = d k - k = 0

(бергәләп аңлату).

Тактада алдан язылып куелган 5724+1235= һәм

9868-3241= гамәлләрен баганалап язып чыгышларын чыгару.



Язмаларны аңлатканнан соң дәфтәрләргә язып кую.

Язмалардан соң 5724+1235 һәм 9868- 3241 гамәлләрен баганалап язып эшләү.









IV. Өйрәнелгән

материалны

кабатлау һәм

ныгыту.

1.Уен.

Сорауларны игътибар белән тыңлау һәм сорауларның җавабы кадәр парлашу.

1.Разрядлар таблицасында ничә класс бар? (4)

2.Һәр класста ничә разряд бар? (3)

3 .10:2=? (5)

4 .2Х2=? (4)

5. 9:3=? (3)

6. Сишәмбе атнаның ничәнче

көне? (2)

7. 120 минутта ничә сәгать? (2)

8. 300 ел ничә гасырга тигез? (3)

9. Ноябрь елның ничәнче ае? (11)

2. Карточкалар белән эш.

Мин сезгә карточкалар таратам.

Шушы карточкадагы гамәлләр-

не чишәсез һәм кара-каршы

утыручы иптәшләрегез белән

алмашып эшләрегезне бәялисез

3. Дәфтәрләрдә эш.

1). № 296.

2). № 297.

Музыкага биеп йөрү, музыка туктагач җавап буенча парлашу.





Карточкалар белән эш.



Дәфтәрләрдә эш.

1). № 296.

2). № 297.

МИКС-ФРИЗ-ГРУП.







РЕЛЛИ РОБИН.

V. Белем-

күнекмәләрне

ныгыту,

йомгаклау.

Сорауларга җаваплар бирү.

-без бүгенге дәрестә нишләргә

өйрәндек?

-күбурынлы саннарны кушу һәм

алу өчурынлы саннарны кушу

һәм алудан аерыламы?

Сорауларга җаваплар бирү.

V. Өйгә эш.

-өйгә эш экранда күрсәтелә,

көндәлекләргә язабыз.

Көндәлекләргә өй эшләрен

язу.

Һәрукучы үз фикерен парковкага язып сала.

Парковка.



© 2010-2022