Унарлы вакланмаларны чагыштыру, кушу, алу

Максат: 1.Тема буенча алган белемнәрне  системалаштыру, логик фикер йөртү эшчәнлеген үстерү.2.Уеннар аша белем алуга омтылыш,математика фәненә кызыксыну уяту.3. Зирәклек,тапкырлык,өлгерлек,игътибарлык тәрбияләү.Дәреснең төре: КВН дәресМетод һәм алымнар: әңгәмә,уеннар.Җиһаз: таблицалар,таркатма материал,мультимедиа.     дәреснең барышы:1 уен «Сүзсез генә» дип атала ( 1 слайд)2 уен « Билге куй!» (2 слайд)3 уен « Кайсы дөрес икән?»( 2 командага тестлар бирелә)4. Физкультминут5 уен « Сүзне тап!»6 уе...
Раздел Математика
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Математика, 5нче сыйныф.

Тема: Унарлы вакланмаларны чагыштыру, кушу, алу.

Максат: 1. Тема буенча алган белемнәрне системалаштыру,логик фикер

йөртү эшчәнлеген үстерү.

2. Уеннар аша белем алуга омтылыш, математика фәненә

кызыксыну уяту, алган белемнәрне мөстәкыйль рәвештә куллана

белүне үстерү.

3. Зирәклек, тапкырлык, өлгерлек, игътибарлылык тәрбияләү.

.Дәреснең төре : КВН дәрес

Метод һәм алымнар: әңгәмә, уеннар

Җиһаз: таблицалар,таркатма материал, компьютер.

Дәреснең барышы.

I . Кереш өлеш..

Укытучы сүзе: Балалар, сез унарлы вакланмаларны чагыштырырга,

кушарга,алырга өйрәндегез. Бүгенге дәресебез үзенчәлеклерәк булыр.

Шушы темаларны йомгаклап, КВН дәрес үткәрербез.

Уеннарда каушап,югалып калмассыз дип ышаным калам. Ә моның өчен,

балалар, әйдәгез әле,унарлы вакланмаларны чагыштыру,кушу,алу кагыйдә-

ләрен искә төшереп алыйк әле.( Кагыйдәләр тыңлана)

Беренче төркемнең исеме "Өчпочмак," икенчегезнең , "Дүртпочмак"

булыр. ( Эмблемалар бирелә)

Балалар,әзерме сез? Алайса башлыйбыз!

I уен : "Сүзсез генә" дип атала.(1 слайд)

Мисаллар берәм-берәм күрсәтелә, (Җаваплар язылган карточкалар

алдан бирелә ) җавапларны тиз һәм дөрес итеп күтәрегез!

1,2 + 1,4 6,7 + 1,4

0,7 + 1,1 5,5 - 0,5

2,8 + 0,2 4,5 + 1,5

6,41 - 2,3 9,14 +0,2

4 - 2 ,8 5 + 0,3

Җаваплар: 2,6 ; 1,8; 3 ; 4,11; 1,2 ; 8,1 ; 5; 6; 9,34 ;5,3.

II уен " Билге куй! " дип атала.(2 слайд)

Сезгә саннар бирелә, аларны чагыштырып, зурлык ,кечкенәлек билгеләрен куегыз! Кайсыгыз җитезрәк булыр?

4,008 һ 4,01 2,57 һ 2,5700

0,06 һ 0,051 0,17 һ 0, 169

25,9 һ 25,900 7,18 һ 7,018

III уен " Кайсы дөрес икән? " дип атала.

Сезгә тестлар бирелә. Дөрес җавапларны билгеләп куярга кирәк.

Игътибарлы булыгыз, яме!


Тест ( беренче төркемгә)

1) Ун бөтен меңнән биш саны ничек языла?

А. 10,5 Б. 10,005 В. 10,05

2) Координаталар нурында кайсы сан уңдарак ята?

3,455 һәм 3,457

А. 3,455 Б. 3,457

3) Х урынына нинди сан куйгач, дөрес тигезсезлек барлыкка килер?

Х > 0, 7

А. 0,8 Б. 0,55 В. 0,11

4)Сумманы табарга. 1,13 + 2,9

А. 3,06 Б. 4,03 В. 3,43

5)Аерманы табарга. 2,16 -0,5

А. 2,11 Б 1,66 В. 1,76

6) Тигезләмәне чишәргә. 6,5 + 2 х = 14,5

А. 4 Б. 6 В. 10,5

Дөрес җаваплар: Б, Б,А,Б,Б,А.

Тест ( икенче төркемгә)

  1. Сигез бөтен ун меңнән ике саны ничек языла?

А. 8,5 Б. 8,0002 В. 8,00002

2) Координаталар нурында кайсы сан уңдарак ята?

2,324 һәм 2, 326

А. 2,324 Б. 2.326

3) Х урынына нинди сан куйгач , дөрес тигезсезлек килеп чыгар?

Х > 0,6

А. 0,9 Б. 0,060 В. 0,56

4) Сумманы табарга 1,25 + 2,9

А. 3,75 Б. 3,05 В. 4,15

5) Аерманы табарга 3,26 - 0,7

А. 2,06 Б. 2,56 В. 3,96

6) Тигезләмәне чишәргә 12,4 - 3 х = 3,4

А. 4 Б. 3 В. 2

Дөрес җаваплар: Б, Б,А,В,Б,Б.

IV Физкультминут

Кара каргалар килде, (очу хәрәкәтләре белән)

Түбәдән тамчы тама ( бармак очлары белән парта өсләренә чиертәләр)

Көндез көн җылы була, (кулларын чайкыйлар )

Суыта кичкә таба. (чүгәлиләр )

Тамчылар бии тып та ,тып ( бармакларын парта өстендә биетәләр )

Аларны булмый туктатып,

Алар яз китерәләр. (кул чабалар )

V уен - " Сүзне тап " дип атала. (2 төркемгә дә)

Биремнәрне дөрес итеп үтәсәгез, җаваплар эченә хәрефләр яшеренгән. Барлык биремнәрне үтәгәч,нинди сүз килеп чыгар икән ? Һәм ни өчен ул сүз

алынды икән?

  1. 2,145 + 3,01

  2. 105,11 - 8,7

  3. Тигезләмәне чиш Х - 4,5 = 10,5

  4. Беренче көнне 12,52 м тукыма сатканнар, икенче көнне 19,7 м га

артыграк сатканнар. Ике көндә барлыгы күпме сатканнар?

  1. 9 - 4,28

  2. Х + 1,8 = 7

Бирем

Я

Ә

Р

Х

Й

И

1

5,225

5,2

5,4

5,155

5

5,3

2

96,4

96,41

96,51

97

96

91,2

3

14,9

15,1

15,01

15,3

15

15,5

4

44,84

44,7

44,74

44,8

45

45,1

5

4,70

4,71

4,75

5

4,8

4,72

6

5,2

5

5,1

5,4

5,3

5,21

(Сүз турында фикерләр тыңлана)

VI - "Маршрут " уены.

Иң кечкенә саннан башлап үсә бару тәртибендә уклар белән барырга

1 нче команда:

2,541 0,49

3,07 0,57

2,345 0,4

3,103 0,6 0,43

0,7

2 нче команда:

9,145 0,06

0,19

9,501 0,21

8,923 0,11

8,899 0,09

0,27


VII уеныбыз - "Эстафета"

Тактага һәр командага 3 әр мисал язылган, җаваплары да күрсәтелгән.

Ләкин, җавапларда хата киткән,өтер дөрес куелмаган.

Фикерләү юлы белән генә хаталарны тиз арада табарга.

Ягез, кем тизрәк?

Беренче командага : Икенче командага:

1, 47 + 12,21 = 136,8 2,26 + 17,61 = 1,987

45,7 - 10,34 = 3,536 53,6 - 20,15 = 334,5

100 - 2,78 = 972,2 200 - 4,26 = 19,574

VIII Йомгаклау, билгеләр кую.


© 2010-2022