Кече яшьтәге балаларның сөйләмен үстерүдә татар халык уеннарының роле

Кеше  борынгы заманнардан ук баласын ана теленә өйрәткән,тел хәзинәсенең матурлыгын, аһәңлелеген аның күңеленә сеңдерергә тырышкан.Балаларны үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне ярату, аңа карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә дә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.Балаларны авазларны дөрес әйтеп, җөмләләрне дөрес төзеп,үзләренең фикерләрен тиешле эзлеклелектә, ашыкмыйча сөйли белүләренә ирешү өчен, сөйләм үстерү юнәлешендә даими эш алып барылырга тиеш. Ә бу максатл...
Раздел Математика
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Кече яшьтәге балаларның сөйләмен үстерүдә

татар халык уеннарының роле

Әдһәмова Кадрия Вәсим кызы,

муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

"Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасы"ның

югары квалификацион тәрбиячесе

«Без барыбыз да балачактан»,- дигән атаклы язучы Экзупери. Бу чыннан да шулай. Кем генә булсак та -язучымы, укытучымы, әллә гади бер эшчеме- күңел балачакка еш әйләнеп кайта. Ә балачактагы иң истәлекле, иң кызыклы әйбер- ул уеннардыр, мөгаен. Ниндиләре генә юк аларның? Сүзле уеннар, дидактик уеннар, хәрәкәтле уеннар. Ә минем халык уеннарының да сүзлеләренә тукталасым килә. [5,79 б.]

Бала туган телнең нечкәлекләрен никадәр тирәнрәк танып белсә, туган тел төсмерләре чагылышын шулкадәр яхшырак кабул итә. Аның йөрәге дә сүзнең матурлыгын шулкадәр активрак аңлый һәм ул сүзләр тылсымына да шулкадәр тизрәк төшенә. Сүзләр тылсымына өйрәнү исә кешеләр белән актив аралашу, алаларга ярдәм итү, әңгәмәдәш булу мөмкинлеге бирә.

[ edu.tatar.ru›nkamsk/dou37/page1056515.htm]

Кече яшьтәге балаларга мин халык уеннарының хәрәкәт һәм сөйләм активлыгын үстерүгә юнәлдерелгәннәрен сайлап алам.

Минем нәниләрем белән аралашуым иртәнге сәгатьтән үк, халык педагогикасына нигезләнеп башлана. Һәр баланы каршылаганда, минем яратып әйтә торган сүзләрем бар: "Адилә акыллым", "Сөмбел матурым", "Риназ үскәнем".

Менә ишектә Сөмбел күренә. Әнисеннән аерыласы килмичә, еламсыраган итә. Ә мин аның бүген генә куеп килгән яңа тасмаларын күреп алам:

-Әттә-ти, әттә-ти, бүген Сөмбел бик тәти. Калганнар да "Сөмбел тәти" дип әйтергә ашыгалар. Сөмбелем үсенә, әнисеннән авырсынмый гына аерыла. Каршы алырга чыккач, минем ниндидер яңа сүзләр әйтеп, юатуымны белеп, нәниләрем көтеп үк торалар.

-Сәлам сезгә,-дия, дия, килеп керде Алия,- дим мин, Алияне иптәшләре янына дәшеп. Шул ук вакытта, тиктормас, шаян Ислам ишекне кага.

-Исәнмесез, саумысез? Нигә ишек ачмыйсыз?- Ислам үзе дә миңа кушылып, сүзләр тезә. [3, 44 б.]

Бер арада нәниләремнең үземнең яныма җыелганын күрәм."Чәбәкәй итик",-диләр алар. "Чәп-чәп, чәбәкәй, Айзилә бик бәләкәй, ул акыллы, ул тәтәй, килмә монда кәҗәкәй!", -дия-дия, һәркайсының исемен атап, чәбәкәй уенын уйнап алабыз. [3,117 б.]

Балалар белән узган вакыт сизелми дә. Минем "кыланганнарымның" балаларның эш-гамәлләрендә, телендә, һич булмаса, хәрәкәтендә чагылуы- минем алар белән уздырган вакытымның уңай нәтиҗәсе. Вакыт уза... әнә Илһамия апалары иртәнге ашны да алып кергән. Ә безгә юынып табын янына утырырга гына кала.

"Салкын су, чиста су, Хәйдәрнең битен ю, Таһирның кулын ю..." Әлбәттә инде, бу очракта да, һәр бала үз исемен ишетә. Нәниләрем яхшы кәеф белән табын янына утыралар.

Балаларның уен яратуы табигый халәт. Аның нигезендә нәрсәдер белергә омтылу ята. Уен барышында балалар үз асылларына кайталар, чөнки берәү дә аларга "болай ярамый" дип тормый. Сабыйлар тирә-якны күзәтәләр, үзләре яраткан кешеләргә охшарга тырышалар, үзләре ошаткан сүзләрне отып алалар.

Халкыбызның милли уеннары тел байлыгын, сөйләү мәдәниятын үстерүгә, аны баетуга шактый өлеш кертә. Шуңа да мин ул уеннарны кече яшьтән үк сабыйларны матур сөйләмгә өйрәтүдә отышлы алым буларак кулланам да.

Кечкенәләр мин өйрәткән уен сүзләрен башта тын да алмый тыңлап торалар. Сизгәнегезчә, мин уеннарда балаларның үз исемнәрен атауга игътибар бирәм. Аннан инде кыюрак 2-3 баланы кушып уйныйм. Дүртенче тапкыр уендагы сүзләрне кабатлаганда, инде игътибарсызраклар да кызыксынып, уйнарга киләләр. Соңгылары белән шөгыльләнгәндә минем "беренчеләрем" үзләре үк курчак "уйната" башлыйлар: "Үчтеки, үчтеки, Рәмилә бик кечтеки, үсәр әле зур булыр, бик акыллы кыз булыр". [4, 11б.]

Уеннар кечкенәдән балаларның табигый сәләтләрен ачарга да ярдәм итә. Сау-сәламәт бала сүзле уеннарны уйнарга бик ярата, ә без, өлкәннәр, бу җәһәттән, аларга ярдәм итәргә бурычлы.

Халык уеннарының нәниләр белән яратып уйналганы- бармак уеннары. Балалар сөйләмендә төрле тискәре үзгәрешләр күзәтелсә, аларда төрле дәрәҗәдәге гомумхәрәкәт җитешсезлеге һәм бармаклары хәрәкәтендә тайпылышлар була икән, бу вакытта безгә бармак уеннары ярдәмгә килер.

Аларның бит хәзер йөзләрчә эчтәлектәгесе бар. Ел башында ук без "Бу бармак бабай, бу бармак- әби, бу бармак-әти, бу бармак-әни, бу бармак нәни бәби, аның исеме Аида,- дип өйрәндек. [4, 12 б.] Әлбәттә инде һәр балага үз исемен әйтеп.

Хәзер балаларны өстәл тирәли утыртам, бармакларым өстәл буйлап йөгерә:

"Барадыр идем, барадыр идем, бер курчак күрдем. Курчакны Сөмбелгә бирдем. (Сөмбел янына килеп, кечкенә курчакны бирәм). Бара идем, бара идем, бер аю таптым (Бармаклар туктый). Аюны Ибраһимга бирдем. (Бармаклар өстәл буйлап, бала янына бара). Бара идем, бара идем, бер куян ята. Алып Аязга бирдем. Бара идем, бара идем, бер күмәч ята, алып Саматка бирдем. Бара идем, бара идем, бер конфет таптым, таптым да авызга каптым" [2, 5 б.] Бу уен нәниләремә бик ошый. Эчтәлеген гел үзгәртеп торганга, "бу апа тагын ни уйлап чыгарыр икән?"-, дигәндәй, сабыйларым миңа текәлә. Уен беткәч, аларның сөенешкәннәрен кәгазьгә язып бетерерлек түгел.

Һавасыз яшәп булмагандай, балалар тормышын уеннарсыз күз алдына да китерүе кыен. Уен- балалар өчен тормышка өйрәнү чарасы. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда сөйләм үстерүдән тыш, үз көченә ышану, күмәклелек, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек кебек күркәм сыйфатлар да тәрбияли бит әле.

Нәниләрем белән кыюлык, өлгерлек, тапкырлык, җитезлек тәрбияләүче уеннардан "Эзләп тап!", "Нәрсә яшерелгән?", "Песием", " Аю килә лап-лоп басып" кебек сүзле уеннарны беләбез инде. Хәзер "Кояш-яңгыр", "Кәҗә-мәкәрҗә" уеннарын өйрәнәбез. Балалар зуррак төркемгә күчкәч, мин аларга үзебез уйнап үскән "Лапта", "Көн-төн", "Сукыр тәкә", "Үрдәк атыш", "Убырлы карчык" кебек милли уеннарыбызны өйрәтермен дим. ...Әлегә алар нәни.[1, 34б.]

Менә яныма Рәзилә килде. "Нәрсә уйныйбыз, Рәзилә?". "Кәккүк, чыпчык", ди, инде теле ачылган кызчыгым, минем арттан, сүзләрне тезеп кабатлый.

"Кәккүк, чыпчык, тәрәзәдән очып чык, Рәзиләнең кесәсенә, тәмле кәнфит салып чык". [4, 13 б.] Алисә килә, Талия, Макс. Алар тагын яныма җыйнала. Аларның уйныйсы килә, аларның нидер өйрәнәсе килә. Хәтта әрмән гаиләсеннән булган Макс та чип- чиста итеп, сөенә -сөенә татар сүзләрен тезә.

Халкыбызның әлеге уеннары сөйләмне аңлауда, актив сөйләмгә ирешүдә, балаларның уйнау сәләтен активлаштыруда төп чаралар булып тора. Сүзле уеннар бигрәк тә сабыйларны төрле яктан камиль булырга этәрә. Алай гына түгел, алар балаларда дуслык, гаделлек, зирәклек, тапкырлык кебек сыйфатлар тәрбияли. [5,80 б.]

Кулланылган әдәбият:

1."Ал кирәк, гөл кирәк" уеннар китабы.

2. "Бармакларны уйнатыйк, туган телне өйрәник". "Хәтер", 1997.

3. З.Камаева. Дөрес сөйләшик. Казан,"Школа", 2004.

4."Кәҗә -мәкәрҗә", Казан, "Мәгариф", 1994,

5. "Мәгариф" журналы , №12, 2005,

© 2010-2022