Открытый урок по математике во 2 - 4 классе

Раздел Математика
Класс 4 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
Открытый урок по математике во 2 - 4 классе





























Үткәрде:Яңа Чүте урта мәктәбе укытучысы

Мухатдисова Зәримә Махасим кызы



2015 ел.

ТЕМА: 100 эчендә кушу һәм алу.(II кл.). Күбурынлы саннарны кушу һәм алу.(IV).

МАКСАТ:Таблицадан башка һәм таблица буенча тапкырлау, бүлү, кушу,

алу алымнарын ныгыту, мәсьәлә чишә белү осталыгын үстерү, бер-бере-

ңә ярдәм итү хисе уяту, туган якка мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш

тәрбияләү.

ҖИҺАЗ: Сәяхәт картасы, билетлар, автобус рәсеме, кар бөртекләре, ба-

лыклар, кармаклар, магнитофон, тестлар, компьютер, проектор.

ДӘРЕС ТИБЫ:КАБАТЛАУ.

ДӘРЕС БАРЫШЫ:1.ОЕШТЫРУ МОМЕНТЫ.

- Хәерле көн,укучылар!Без сезнең белән математика дәресенә килдек.Дәреснең девизы нинди?(Аз сөйлә,күп эшлә!) Дәреснең максаты

әйтелә, тактага эленеп куела. II.ТӨП ӨЛЕШ.

Балалар, бүген без математик сәяхәткә чыгабыз. Сәяхәтебез күңелле,

кызыклы узсын өчен, сезнең актив, тырыш булуыгыз сорала. Укучылар,

сәяхәткә нинди транспортта барып була?(Җаваплар). Без автобуста ба-

рырбыз. Автобуска утырыр өчен нәрсә алырга кирәк?(Билет). Билетлар

гади генә түгел. Мисалларны дөрес чишкәннәр генә автобуска утыра.

Белмәүчеләргә бергәләп ярдәм итү.

Булдырдыгыз, автобуска утырабыз! Автобус кузгала. 1нче тукталышка

кадәр мәзәк мәсьәләләр чишәрбез.

А).1кг мамыкмы, 1кг тимерме авыррак?

Б).Түтәлдә 5 чыпчык, 1сен песи эләктерде. Түтәлдә ничәсе калды?

В).Каз1 аягында басып торганда 5кг. Әгәр ул 2 аягына басса, ничә кг булыр?

Г). 1йомырка 4мин.та пешә. Шундый 3 йомырка ничә минутта пешә?

1нче тукталышка килеп тә җиттек.Ул ничек дип атала? ("Тырышлар").

Бергәләп биремне үтик.

2нче кл. 4нче кл.

1м * 10 дм 1км **га

45тиен * 1сум 1м ** 950см

4дм8см* 50см 1а **50м

1см* мм 1дм **см

Булдырдыгыз! Юлны дәвам итәбез.

2нче тукталышка җиткәнче җырлап алырбыз.Нинди бәйрәмне билгеләп

үттек? ("Аналар көне"). "Әнием бәйрәме" җыры җырланыла.

"Өлгерләр" тукталышына да килеп җиттек. Мәсьәләләр чишәрбез.

IV cыйныфта карточкалар буенча чишәләр,ә II сыйныфлар дәреслекнең 55нче би-

тендәге 3нче мәсьәләне чишәләр.IV сыйныф.(Урманда 1359 төп каен агачы үсә. Бу

имәннәргә караганда 467 гә артыграк булган. Ничә төп имән үсә?)

II сыйныф.(Бер кәрзиндә 6кг алма, икенчесендә 8кг, ә ящикта, ике кәрзиндә никадәр

булса,шулкадәр алма булган.Ящикта ничә кг алма булган?).(Дәфтәрдә, тактада чи-

шәләр.)

Юлыбызны дәвам итәбез. Кышкы урманга килеп җиттек. Ял итеп алыйк.

Физминутка. Кышкы урманга килдек,

Матур урыннар күрдек.

Тун кигән каен-уңда,

Ямь-яшел чыршы-сулда.

Кар бөртекләре оча,

Әйләнеп җирне коча.

Әнә куян сикерә,

Ул бүредән элдертә.

Без аңардан качабыз

Тапмас безне ул явыз!

Балалар, кышкы урманга хас билгеләрне санап күрсәтик әле. Урманның нинди фай-

дасы бар? Безнең нинди урманыбыз бар? Анда нинди агачлар үсә?

(Компьютерда агач рәсемнәрен күрсәтү,кыскача сөйләү). Урманда үз-үзеңне ничек

тотарга кирәк?(Җаваплар тыңланыла).

Кар бөртекләре дә оча башлады. Алар гади генә түгел. Кечкенәләрендә җиңелрәк

мисаллар, ә зурларында-авыррак.(Тактада һәм дәфтәрләрдә мисалларны чишү.)

Булдырдыгыз! Юлыбызны дәвам итәбез. "Тапкырлар" тукталышына килеп җиттек.

Тестлар чишәрбез.

2нче сыйныф. Җаваплары 0 белән беткән мисалларны яз.

80-30= 59+1=

30-1= 46-6=

60+40= 92-90=

4нче сыйныф.Калдыксыз бүленә торган мисалларны яз.

64:4= 70:8=

66:12= 1000:100=

900:60= 33:10=

Сәяхәтебез ахырына якынлаша. Безгә кайтырга да вакыт җитте. Ләкин авылга кергәндә, Айрат абыйның кечкенә буасы бар. Шунда балык каптырып алырбыз.

Авылыбызда тагы нинди буалар бар? Кемнәрнең балык тотканы бар? Нинди балык-

лар тоттыгыз? (Рәсемнәрен компьютерда күрсәтү,балаларның сөйләве). Кармак бе-

лән балык тоту. Балыклар артындагы мисалларны өйдә эшләп килерсез. Зур балык-

лар артында авыррак мисаллар, кечкенәләре артында җиңелләре.

III.ЙОМГАКЛАУ.

Менә мәктәпкә дә кайтып җиттек. Сәяхәтебез сезгә ошадымы? Нинди тукталыш-

ларда булдык? Нәрсәләр белдек? Анализлау,билгеләрне аңлату.

Безнең сәяхәтебез тәмам. Барыгызга да рәхмәт.

© 2010-2022